Мәктәпкә әзерлек төркемендә «Жыен бәйрәме» темасына сценарий
методическая разработка (подготовительная группа)

Галиахметова Разиля Рауфовна

Җыен – татар халкының борынгыдан килгән йола буенча үткәрелә торган милли бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_zhyen.docx30.68 КБ
Файл stsenariy_zhyen.docx30.68 КБ

Предварительный просмотр:

Җыен бәйрәме

Сценарий

(Балалар бакчасында Җыен бәйрәмен күрсәтү)

Җыен – татар халкының борынгыдан килгән йола буенча үткәрелә торган милли бәйрәме.

Алып баручы чыга. Аның өстендә балаитәкле чуар ситса күлмәк. Башында ак яулык. Аягында чигелгән читек яки чүәк.

Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле кунакларыбыз! Балалар бакчасында бәйрәм бүген. Без бүген халкыбызның бик матур, милли, әмма онытылып барган бәйрәме – Җыен уздырырга булдык.

Нинди бәйрәм ул? Аны ничек уздырганнар? Бу сорау балаларны гына түгел, күпләрне кызыксындырадыр. Әйдәгез әле, бергәләп Җыен хакында сөйләшик, бәйрәм мизгелләрен искә төшерик.

Кызганыч, без Җыен хакында китаплардан укып кына беләбез. Кунакларыбыз арасында җыен хакында белүче өлкән буын кешесе юкмы? Шул бәйрәмне үз күзләре белән күргән, бәйрәмдә катнашкан кеше булса, бик әйбәт булыр иде.

Кунаклар арасыннан бер бабай торып баса. Алып баручы бабайны бәйрәм тамашасы карарга килгән кунаклар каршындагы урындыкка утырта.

Алып баручы: Яше йөзгә якынлашса да картаюны белмәгән, хәтере искиткеч яхшы булган, элекке йолалар, гореф-гадәтләрне онытмыйча хәтерендә саклап, оныкларына, онык балаларына җиткерүче Хәкимулла бабайны хөрмәтләп кул чабыйк әле, балалар.

Балалар, килгән кунаклар кул чабалар. Бер малай белән кыз бабайга чәчәк  бәйләме  бирә.

Бабай: Хөрмәтегез өчен рәхмәт, балалар. Карт кешене хөрмәт иткән кеше, картлыгында үзе дә хөрмәтле булыр. Онытмагыз, яме! (Алып баручыга карап сөйли) Оныгым: “Безнең садикта җыен була бүген”, – дип әйткәч, “Моны оештырган кешенең кулын кысыйм әле”, – дип килергә булдым.  Бик кирәкле эш башлагансыз, рәхмәт. Күптән кирәк иде, тик, әле дә соң түгел. Үземнең хәтеремдә булганнарның барысын да сөйлим, әлбәттә. Шундый матур бәйрәмнәребез, гореф-гадәтләребез онытылганга йөрәгем әрни минем. Оныттырмаска иде бит!

Алып баручы: Килгәнегез өчен рәхмәт, Хәкимулла бабай. Чыннан да, татар халкының бәйрәмнәре бик матур, җанга якын, кадерле. Аларны онытырга безнең хакыбыз юк. Нәни балаларыбызга гореф-гадәтнең ни икәнен дә аңлатып китсәң иде, Хәкимулла бабай.

Бабай: Аңлатабыз аны. Балалар, гореф-гадәт – сезнең ерак бабаларыгызның көнкүрешендә булган, күп еллар буена үзгәрмичә, шушы көннәргә килеп җиткән тормыш гадәтләре ул. Бу гадәтләрне белергә кирәк. Әгәр дә сез аларны белмәсәгез, онытсагыз, бабаларыгыз гадәтләре буенча яшәмәсәгез, милләтебезне дә, телебезне дә, динебезне дә саклап кала алмассыз. Шундый куркыныч хәлләр килеп чыкмасын өчен, үткәндәге гадәтләрне белеп, тормышта кулланып яшәү кирәк. Ишеттегезме?

Балалар: Ишеттек, бабай!

Алып баручы: Хәкимулла бабай, йола турында да бер-ике сүз әйтсәң иде.

Бабай: Йола – борынгыдан килгән тормыш-көнкүреш тәртибе, дин кануннарын үтәү була. Гореф-гадәтләрнең дә, йолаларның да максатлары бер үк: милләтебезне тән һәм рух чисталыгына, горурлыкка, дингә хөрмәт белән карарга өйрәтәләр.

Алып баручы: Балаларның Җыен хакында тулырак беләселәре килә. “Җыен ясыйбыз” дигәч, аптыратып бетерделәр, алар өчен таныш булмаган сүз булды. Нинди бәйрәм ул Җыен? Аны иң беренче тапкыр кайчан, ничек уздырганнар? Шул хакта беләселәре килде.

Бабай: Элек бәйрәмнәрне үткәрү тәртибен язып бармаганнар. Шуңа күрә, иң беренче Җыен кайчан уздырылганын белеп булмый инде. Минем әти дә белми иде аны, ул буыннан-буынга, телдән генә тапшырылып килгән. Ә менә ничек уздыруларын бик яхшы хәтерлим. Башта әтигә ияреп йөрдем, егет булгач, оештыруда үзем дә катнаша башладым.

Алып баручы: Хәкимулла бабай, алай булгач, бәйрәм дилбегәсен сиңа тапшырабыз. Син күңел түреңдә яткан хатирәләрнең барысын да сөйләрсең, кайбер күренешләрне без балалар белән уйнап күрсәтербез.

Бабай: Бик яхшы булыр, кызым, балаларның хәтерләренә ныграк сеңеп калыр. Әйдәгез, алайса, Җыенны башлыйбыз.

Гармунда борынгы “Урам көе”н уйныйлар. Хәкимулла бабай сөйли башлый.

Бабай: Әй ул вакытлар! Сагынып сөйләргә генә калды шул... Язгы чәчү тәмамлангач, ил тук булса, Җыен үткәрү эшләре башлана иде. Озакка сузмыйлар, печәнгә төшкәнче, авылның олы буын кешеләре ашыктыра башлый инде. Җыелып сөйләшәләр дә, кемнәрне чакырасын хәл итәләр, аннан соң ул авылларга илче җибәрәләр. Алар кунакка килергә риза булсалар, илче булып барган кеше киләсе кунаклар санын, килү вакытын белеп кайта. Гадәттә, илле-алтмыш кеше була, кайвакытта җитмеш булырга мөмкин, артыгын җыймыйлар иде.

Шуннан соң кунак каршыларга әзерлек башлана. Ир-атлар кунакларны сыйларга күпме ризык кирәклеген исәпли, хуҗабикәләр савыт-саба җитәрме дип кайгыра. Самавыр, казан кирәк буласы... Ашъяулык, тастымал, эскәтер, җәймә... Күңелле мәшәкатьләр, бәйрәмчә ыгы-зыгы.

Бер бала: Бабай, ашъяулык нәрсә ул? Беребез дә аңламадык.

Бабай: Белмисездер шул, балалар, белмисездеееер... Ашъяулык – аш өстәленә, табынга җәя торган җәймә ул, улым. Рәхмәт игътибар белән тыңлап утыруыгызга, сөйләгәннәрем колакларыгызга керә икән, күңелем булды. Менә хәзер онытмыйсыз инде. (Хәйләләп сорый) Балалар, кайда калган идем әле, бабаегыз онытып җибәрде бит.

Балалар: Бәйрәмгә әзерләнә идек!

Бабай: Ә-ә-ә, шулай бит әле, рәхмәт искә төшерүегезгә... Җыен өчен киң, тигез җирдә мәйдан ясала. Бөтен авыл халкы өмә белән мәйданны ясап куя, берәү дә читтә калмый. Хатын-кызлар, ирләр ясаган куышта кунакларны йоклатыр өчен урын әзерли, савыт-сабаларны барлый. Бер кырыйда мал чалалар, яр буенда казаннар урнаштыралар... Бөтен кеше мәш килеп, кунак каршыларга әзерләнә. Кемнәрдер утын кисә, кемдер самавыр кайнатырга күмер ясый.

Бер бала: Ә безнең әти шашлык пешерергә күмерне кибеттән ала.

Бабай: Хәзер шулай итәләр шул, улым. Безнең вакытта башкача иде. Элекке кеше бөтен нәрсәне үзе ясый иде. Сезгә хәзер сәер дә тоелыр, әмма ул вакытларда мондый бәйрәмнәрдә катнашу зур бәхет иде. Кунакның күңеле булсын өчен, актык малын чалган кешеләр дә булган ул елларда.

Бөтен авыл мәйдан ясаган вакытта, берничә кеше бер нәзек колга тотып, авылга яңа төшкән киленнәрдән тастымаллар, тукыма кисәкләре җыеп йөри. Ярышларда җиңгән батырларга биреләсе бүләкләр шулай җыела.

Алып баручы: Хәкимулла бабай, шушы урында син ял итеп ал. Без балалар белән бүләк җыябыз.

Бабай: Әйдәгез әле, балалар, үсә төшкәч, сез дә Җыеннарда катнашырсыз, үзегез үк оештырып та йөрерсез. Күрсәтүегез минем өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен булыр.

Берсе колга, икенчесе кечкенә гармун тоткан ике малай: “Кайсы йортта килен бар, ач капкаңны керәбез, чиккән тастымал булса, уңганлыгын беләбез!” – дип такмак әйтеп керәләр, кызлардан чиккән тастымаллар, тукыма кисәкләре алып, колгага бәйлиләр. Үзләре: “Уңган килен икәнсең, тастымалың матур чигелгән”, “Кулыңнан куан, җиңги, бик матур чигәсең икән”, “Карагыз әле бу тукыманы, күз явын алырлык матур, яшь килен юмарт икән” дип сөйләнәләр. “Уңган киленнәр икәнсез, күрдек, инде бер биеп тә күрсәтегез”, – дип бүләк бирүчеләрне биетәләр.  “Төшкән җирегездә таш булыгыз, уңган киленнәр икәнсез, эшли дә, бии дә беләсез икән, рәхмәт яусын сезгә”, – дип саубуллашып чыгып китәләр.

Бабай: (Дулкынланып сөйли) Рәхмәт, балалар! Яшь вакытларны искә төшердегез... Сүземне дәвам итәм. Төш вакыты җитә, килгән кунакларны кочаклап каршы алалар, күрешкәч, дугаларында кыңгыраулар зеңгелдәгән җигүле атларда урам әйләндерәләр. Кайбер елларда кунаклар арасында шаян кешеләр була. Алар үзләрен танытмаска тырышып, төрле киемнәр киеп киләләр. Шаян сүзләр, булмастай әйберләр сөйлиләр, мәзәкләре белән кешеләрне көлдерергә тырышалар. Уен-көлке, шау-шу башлана. Җырлыйлар, такмак әйтәләр, гармун тарталар. Күңелләр дәртләнеп китә, йөзләр яктыра... Кунакларны аерым бер кеше сыйлап, сөйләштереп, үзе дә кызык хәлләр турында сөйләп тора. Һәр самавыр төбендә кунакларны чәй эчереп сыйлый торган кеше утыра. “Аш-су тәнгә шифа, дуслык-татулык җанга шифа”, “Куышыбыз тар, сыебыз аз булса да, күңелебез киң” дип, хуҗалар-кунаклар бер-берләренә матур сүзләр әйтешәләр. Берәр кеше скрипкәдә уйный белсә, аның да дәрәҗәсе бик зур була. Скрипкә уйнатуны җыелган халык бик ярата, йотлыгып тыңлый иде. Җыенга килгән кунакларны ике кич кундыралар. Кунаклар арасында олы буын кешеләр булса, хөрмәт йөзеннән аларны мәйдан хуҗалары өйләренә алып кайталар.

Җыенның икенче көне тагын да кызыграк була. Бу көнне хуҗалар белән кунаклар көне буе ярышалар. Авылның бала-чагасы, яшүсмерләре йөгерешне башлап җибәрәләр. Йөгерештән соң балалар, яшүсмерләр көрәше була. Бу гадәт аларны ярышка өйрәтү, алардан йөгерешчеләр, көрәшчеләр әзерләү максатында эшләнә иде. Аннан соң иң кызыгы,зурлар көрәше башланып китә...

Бер бала: Бабай, син Сабантуй турында сөйлисең бугай. Мин авылга әбием янына кайткач, Сабантуйга барган идем. Анда да син сөйләгәнчә булган иде.

Бабай: Юк, улым, мин сезгә Җыен турында сөйләдем. Җыенда ат чабышы булмый. Ат чабышы өчен махсус чаптар кирәк, эш аты, сабан аты ярамый. Чаптар атларга солы ашаталар, сабанга җикмиләр. Аннан соң, җыенда җыр-бию, төрле уеннар, күңел ачуларга бик күп вакыт бирелә. Уен кораллары – гармун белән скрипкә... Сабантуенда үткәрелә торган ярышларның күбесе җыенда булмый. Җыенда ат чабышы булмагач, егетләр ат җигеп, бер авылдан икенчесенә барып, күңел ачып йөриләр иде. Сабантуена кызларны кертмиләр, алар ерактан гына күзәтеп торалар иде. Ә Җыенда кызлар бәйрәмнең үзәгендә. Алар егетләр белән бергәләп күңел ачтылар, кичке уеннарда катнаштылар. Кыз күзләү, яр сайлау өчен иң әйбәт бәйрәм иде ул Җыен. Шуңа күрә халык, аеруча яшьләр, җыеннарны көтеп ала идек.

Алып баручы: Балалар, Хәкимулла бабайга “Кичке уен” күрсәтәбезме?

Балалар: Әйе, күрсәтәбез!

Малайлар кулларын бер-берсенең җилкәсенә куеп, “Урам көенә” җырлыйлар.

Без урамнан үткән чакта

Ачулана агайлар.

Ачуланмагыз, агайлар,

Без дә әйбәт малайлар.

Малайлар кызлар каршысына килеп басалар.

– Кызлар, исәнмесез!

– Исән булмасак, нишләтерсең?

– Кара син аны, абзасына тел чарлый!

– Башта буеңны үстер әле, абзаң, имеш.

Кызлар көлеп таралышалар. Малайлар аптырашта.

– Әйдәгез, бәйрәм көнне кызларны үпкәләтмик, гафу сорыйк, егетләр! Кызлар, мең кәррә гафу!

– Нәрсәди ул, кәрлә диме? (Кызлар кабат көлеп таралышалар).

– Кызлар, әйдәгез, Түгәрәк уен уйныйбыз.

Малайлар, кызлар, җырлап, түгәрәк ясап, әйләнеп йөриләр.

Зәңгәр чәчәк, зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Матур җырлар ярата.

Түгәрәктәгеләр:

“Чия, чия, чия чияләгәндә,

Чия матур, алсу була

Яңгыр сибәләгәндә”, – дип җырлап, кул чабып торалар, уртада малай белән кыз бии.

Шулвакыт татар бию көе яңгырый, егетләр кызларны кулларыннан тотып, биергә чакыралар. Күмәк бию.

Бабай: Сөбхәналла, балалар, табан асларыгыздан ут чыга язды. Рәхмәт, маладислар икәнсез, сезнең белән биергә үзем дә җилкенеп куйдым. Болай булгач, өмет бар әле. Җыеннарның кире кайтуы да мөмкин. Иң мөһимен әйтми торам икән сезгә...

Җыеннар тәртип һәм әдәп белән уза иде. Исерткеч эчемлек бөтенләй булмый. Җыенны оештыручылар, катнашучылар элеккедән килгән йолаларга, гореф-гадәтләргә ихтирам белән карыйлар. Ярышлар вакытында гадел эш итәләр. Уеннарда тәртип бозу, хәрәмләшү кебек ямьсез күренешләр бөтенләй дә булмый иде. Хәзер аңладыгызмы, Сабантуй белән бутап буламы Җыенны?

Балалар: Җыен Сабантуйдан матуррак икән!

Бабай: Әле сезгә кунакларны озату турында сөйләмәдем. Иң кызыгы шунда...

Иртәнге чәйдән соң кунакларны мәйданнан өйләргә алып кайтып кунак итәләр. Башта хушлашу ашы ашаталар. Өстәл артында саубуллашу сүзләре әйтелә, җырлар җырлана. Кунакларга хөрмәт шулкадәр зур, арба көпчәкләрен майлап, атларын җигеп бирәбез. Кунаклар үзләрен озатырга килүчеләр белән кул бирешеп, кочаклашып хушлашалар. Монда бөтен кеше туганлашып бетә инде. Берничә кат саубуллашкач, матур сүзләр, рәхмәт сүзләрен берничә тапкыр кабатлагач кына, кунаклар китәргә кузгалалар. Хуҗалардан берничә кеше кунакларны бер-ике чакрым озата бара.

Менә, балалар, кунак хөрмәтләү өчен иң кулай, хәмерсез, хәрәмсез бәйрәм шушы Җыен инде. Кунакларны шулай хөрмәтли алуыбыз җаннарны кинәндерә иде. Кунак сыйлаганда, авыл өч көн буе шатлыкта-сөенечтә яши. Алдагы көннәргә өмет уяна, күрше авылда гына синең авыр чагыңда яныңа килеп ярдәмен күрсәтә торган  якын дустың яшәгәнен белеп тору да рәхәт. Икенче юлы алар да сине авылдашларың белән чакырып, Җыен ясап, синнән дә артыграк хөрмәт күрсәтеп кунак итәчәкләрен дә белеп торасың. Менә, балалар, дуслык җепләрен гел шулай ныгытып тору бик кирәкле гадәт. Тикмәгә генә Җыенны “Күңелгә рәхәтлек һәм тынычлык бирә торган милли бәйрәм” дип атамаганнар инде.

Җыеннарның кирәклеген, мөһимлеген белсә иде хәзерге кеше! Бу бит күңел ачу, бәйрәм итү генә түгел. Авыллар, кешеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту, бер-береңә мәхәббәтле күренү, гореф-гадәтләрнең онытылмавы, буыннар ныклыгын саклау. Дус булып, тату яшәүгә берни дә җитми, балалар. Бер-берегез белән дус-тату яшәгез.

Балалар: Ярый, бабай, сүз бирәбез, дус булырбыз!

Бабай: Хәкимулла бабай әйтте дип, өйләрегезгә кайткач, сөйләп күрсәтегез. Элекке кеше “Дуслык яуның башына җитә” дип әйтә торган иде. Дус булып яшәр өчен бердәмлек кирәк. Сугышта гына түгел, тыныч тормышта да бик кирәк ул. “Бүленгәнне бүре ашар, аерылганны аю ашар” дип, борынгылар белми генә әйтмәгәннәр.

Алып баручы: Балалар, Хәкимулла бабайның сөйләгәннәрен аңладыгызмы?

Балалар: Әйе, аңладык!

Алып баручы: Сезгә Җыен ошадымы?

Балалар: Әйе, бик ошады!

Алып баручы: Хәкимулла бабайга нәрсә дибез?

Балалар: Бабайга бик зур рәхмәт әйтәбез! Киләсе ел Җыенында очрашырга насыйп булсын!

Бабай: Рәхмәт, балалар! Мин сезгә ышанам, борынгыларның гореф-гадәтләрен саклап яши торган кызлар, егетләр булып үсәрсез. Әби-бабаларыгызның исән чакларында кадерләрен белегез, үлгәч каберләренә юлларны онытмагыз. Исән кеше үзенең тамырларын, аларның гадәтләрен белергә тиеш. Шушы бурычларыгызны онытмагыз! Сау булыгыз, балалар!

Балалар: Сау бул, бабай! Безнең янга тагын кил!

Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, балалар! Менә безнең җыеныбыз тәмамланды. Нинди матур бәйрәм икән Җыен! Хәкимулла бабайга рәхмәтебезнең иң олысы! Аяклы тарихыбыз ул. Безнең генә түгел, балаларның күңел түрләренә дә нинди матур хатирә орлыклары чәчте бүген. Ул орлыклар беркөн шытып чыгарлар да онытылып барган Җыен бәйрәменә кабат җан өрерләр. Килер ул көн дә, ышанабыз.

Киләсе Җыенга кадәр сау булыгыз!

Тәмам.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль.

1 не кушу һәм алуга мисаллар эшләү, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Уңайга һәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр эшләү. Геометрик фигуралардан булган рәсемне ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:- ел  фасыллары турында белем;- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;- сүрәтләү хикәясе төзү;- алдан өй...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Доктор Айболитка ярдәм итәбез” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Балалар белән ел дәвамында өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау,  ныгыту:-атна көннәре;-рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү;-ел фасыллары турындагы белем;-иҗек-аваз анализы ясау;-авазларны ишетеп...

Мәктәпкә әзерлек төркемендәге "Мияуның туган көне" темасына белем бирү эшчәнлеге

Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы  сүзләре исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү (рус балаларын татар теленә өйрзтү)....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Теле барның – иле бар” темасына үткәрелгән ачык-шөгыльнең план-конспекты

Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Барлык халыкларның иң зур, изге, якты хыялы – һәрьяклап үскән, белемле, көчле ихтыярлы, матурлыкка омтыла белә, төрле телләрдә аралаша белә торган камил шәхес тәрбиялә...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә «Сабан туе – милләтебезнең иң матур бәйрәме» темасына сценарий

laquo;Сабан туе – милләтебезнең иң матур бәйрәме» темасына сценарий...