Мәктәпкә әзерлек төркемендә «Сабан туе – милләтебезнең иң матур бәйрәме» темасына сценарий
методическая разработка (подготовительная группа)

Галиахметова Разиля Рауфовна

«Сабан туе – милләтебезнең иң матур бәйрәме» темасына сценарий

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Биектау «Байгыш» катнаш төрдәге балалар бакчасы» мәктэпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе»

Мәктәпкә әзерлек төркемендә

«Сабан туе – милләтебезнең иң матур бәйрәме»

темасына сценарий

(Номинация: «Иң яхшы милли бәйрәм»)

                                                                                                                                                                                     Тозеде: 1 нче категорияле тәрбияче                      

                                                                Галиахметова Рәзилә Рәүф кызы                                                    

Биектау, 2021 ел

Максат: балалар бакчасында балаларга милли балалар тәрбия бирү, гореф – гадәтләр белән таныштыруны дәвам итү.

Тәрбия бурычы: балаларда милли традицияләргә нигезләнеп үзара аралашу культурасы тәрбияләү.

Үстерү бурычы:  балаларның сүз байлыгын үстерү  һәм активлаштыру.

Белем бирү бурычы: балаларның хәтер сәләтен һәм иҗади күзаллауларын үстерү, сөйләм культурасын тәрбияләү.  

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сүзле һәм хәрәкәтле уеннар.

Жиһазлау: участокны бизәү, уеннарга атрибутлар, бүләкләр.

Алдан үткэрелгән эшлэр:  татар халкының гореф – гадәтләре турында әңгәмә, темага кагылышлы җырлар, шигырьләр һәм биюләр өйрәнү; ата – аналарны “Сабантуй” бәйрәмен оештыру эшенә җәлеп итү.

Сценарий барышы:

Алып баручы чыга. Ул татар хатын-кызларының милли киемен кигән. Аягында читек, башында артка чөеп бәйләнгән ак яулык.

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле нәни дусларыбыз, бәйрәмгә килгән кунакларыбыз! Бүген бездә бәйрәм. Буыннардан-буынга күчеп килеп, һәр буынның күңелендә якты хатирәләр калдырган, милләтебезнең йолалары, бәйрәмнәренең иң-иңе булган – Сабан туе бәйрәме.

Талгын гына көй уйнап тора.

Кем син? Ниләр уйлап яшисең? Җиде буын әби-бабаларыңны беләсеңме? Аларның гореф-гадәтләрен саклап яшисеңме? Халкыңның милли ашларын әзерлисеңме? Эшләп арыгач, ничек ял иткәннәре хакында ишеткәнең бармы? Әйдәгез әле, бүген, менә хәзер бергәләшеп шушы бәйрәмнең матур мизгелләрен барлыйк, уеннарында катнашыйк. Рәхим итегез бәйрәмебезгә!

Дусларым, бәйрәм кунаксыз булмас, диләр. Бүген безнең белән бергә бәйрәм итәргә халкыбызның  гореф-гадәтләрен, йолаларын, көнкүрешен бик яхшы белгән, онытмыйча күңелендә саклап, безгә дә ирештерергә теләгән Бибисара әби дә килде. Әнә ул, каршы алыйк әле, балалар.

Милли киемнәр кигән бер малай һәм бер кыз әбине каршы алалар, җитәкләп утырасы урынга алып киләләр. Әби җыелган халыкка карап утыра.

Әби: Рәхмәт, балалар. Өлкәннәрне хөрмәт итә белсәгез, үзегез дә хөрмәтле булырсыз.

Бер бала: Әбекәй, бик сөенеп килдем бу бәйрәмгә, дидең. Сабан туе хакында безгә дә сөйләрсең, бәлки?

Икенче бала: Ул нинди бәйрәм? Элек аны ничек итеп бәйрәм иткәннәр? Без дә белик.

Әби: Сөйлим, балалар, рәхәтләнеп сөйлим. Сабан туе – татар халкының, язгы кыр эшләрен тәмамлагач,  бөтен халык бергәләшеп ял итә торган хезмәт бәйрәме. Ел буе яхшы эшләгән тракторист, комбайнчы, сыер савучыларны, бер көн эштән калмый эшләгән гади колхозчыларга шушы бәйрәмдә бүләкләр биреп, мәйдан әйләндерә, бөтен халык кул чабып, хөрмәт күрсәтә иде элек.  Шундый хөрмәт күргән кеше тагын да тырышып эшли, хезмәтен яхшы башкара бит. Сабан туе – милләтебезнең иң матур, җырлы-биюле, кояшлы бәйрәме ул.

Алып баручы: Бибисара әби, бәйрәмгә әзерлек ничек бара иде?

Әби: Сабан туеның көне билгеле булгач, кунакка чакырып, еракта яшәгән туган-тумачаларга хат җибәрә идек. Бәйрәмгә дигән бүләкләрне кыштан ук әзерләп куябыз, кемдер бәйли, кемдер чигә, тегә. Кемгә килен төшкән, кайсы йортта бала туган, алары аерым бүләк әзерләп торалар. Кызлар сөлге башлары чигеп, көрәш батырларына бүләк әзерлиләр. Иртәгә сабан туе дигән көнне,  гармун уйнатып, җырлап-биеп, бизәлгән ат арбасында егетләр-кызлар бүләк җыеп йөриләр иде.

Шушы урында балалар белән бүләк җыю күренеше күрсәтелә. Карап утыручылар арасыннан әти-әниләрне чакырырга мөмкин. Бүләк җыючылар барысы да милли киемнән. Бер баланың әтисе  баш яулыклары, чигелгән сөлгеләр бәйләнгән колга тоткан. Бер балада уенчык булса да гармун, берсе йомырка салу өчен чиләк күтәреп йөри. Алар җырлап керәләр.

Әйдә, дуслар, җырлыйк әле,

Гармун кулларыбызда.

Алсу гөлләр чәчәк атсын

Йөргән юлларыбызда.

Бер малай: Исән-сау гына торасыңмы, әбекәй? (Кул биреп күрешә.)

Икенче малай: Сабан туе котлы булсын, әбекәй! (Кул биреп күрешә.)

Әби (Колгага яулык бәйли, чиләккә ике йомырка сала). Әмин, шулай булсын, балалар! Еллар тыныч булсын, сугыш-фәлән булмасын. Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын.

Бер малай:  Бүләгең өчен рәхмәт, әбекәй, озын гомерле бул. Хәзер без сиңа биеп күрсәтәбез. Әйдә әле, гармунчы, сыздыр бию көйләрен!

Малайлар татар егетләре биюен башкаралар.

Әби: Рәхмәт, балалар, сөендердегез. Менә сезгә шуның өчен Бибисара әбиегездән күчтәнәч.

Әби балаларга кәнфит-прәннек өләшә.

Балалар: Әбекәй, рәхмәт! Икенче елга тагын килербез, исән-сау тор, яме.

Балалар җырлый-җырлый  китәләр. Әби кул болгап кала.

Сабан туе, сабан туе,

Сабан туе гөрләсен.

Бөтен халык шат яшәсен,

Кайгы-хәсрәт белмәсен.

Алып баручы: Бик дулкынландыргыч, матур күренеш, шулай бит, дуслар! Эх, онытылмасын иде бу матур гадәтләр!.. Бибисара әби, сүз сиңа,  дәвам ит.

Әби (Балалардан сорый): Кайда калган идек әле, карт кешенең хәтере кыска була шул, онытып җибәрдем бит.

Балалар барысы бергә: Сабан туена бүләк җыйдык!

Әби (Елмаеп): Әйе бит әлеее...  Авыл читтән кайткан кунаклар белән тула. Еракларга, шахта ягына эшкә китеп, шунда яшәргә  калган авылдашлар да сабан туен көтеп алалар. Бер-берсеннән еракта яшәгән туган-тумачалар бергә җыелышып,  йортта таба исе чыгарып, шатланып бәйрәм итәләр, мунча керәләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Кемгә генә керсәләр дә, кергән кешене якты чырай белән каршы алалар, кунак итәләр. Кунаклар да буш кул белән йөрми. Фәлән әбигә дигән француз яулыгын, такта чәен, лимонын, өреген алып кайта.

Алып баручы: Бик күңелле яшәгәнсез, көнләшеп куйдым. Нигә ул гадәтләр еллар тузанында югалып калды икән?.. Сүзеңне бүлдердем, Бибисара әби, дәвам ит инде.

Әби: Көн саен чыш-пыш май кыздыру, таба ашлары пешерү. Аларның исләре урамга тарала... Яшереп куйган җирдән корты да, каз ите дә чыга, гөбәдиясе пешә, каз итеннән бәлеше... Кетердәп пешкән коймак һәр йорт өстәлендә булыр иде. Әй ул вакытларны сагынганымны белсәгез! (Күзләрен сөртеп куя.) Бәйрәм бер көнне бер, икенче көнне икенче авылда була. Ул бизәлгән атлар, ул матур итеп киенгән егет-кызлар, кайткан кунаклар... Ул елларда яңа кием алсаң, сабан туена дип саклап торасың, сабан туе үтмичә киеш юк иде. Һәр гаилә үз атын бизәп, барысын бер арбага төяп мәйданга китә. Анда инде җыр-бию, өздереп уйнаган гармун тавышлары. Мәйдан тирәли гармун уйнап, җырлап әйләнә торган гадәт бар иде. Читтән кайткан кунаклар аеруча өздереп, тавышларын йөрәктән чыгарып җырлыйлар иде. Алар шулай итеп туган якны сагынуларын басканнардыр.

Алып баручы: Бибисара әби, шундый итеп сөйлисең, куанып бетә алмыйбыз сине чакыруыбызга. Аяклы тарих икәнсең бит син!

Әби: Минем кебек йөзгә кадәр яшәсәң, син дә аяклы тарих булырсың, кызым.

Алып баручы: Арымаган булсаң, мәйдандагы уеннар хакында да сөйләп китсәң иде.

Әби: Арымадым, кызым. Ул истәлекләрне сөйләү минем үземә дә бик рәхәт. Тыңлаучы булса, сөйлим дә сөйлим мин,  үзегез “җитте” дип әйтерсез. Тыңлагыз, хәтерегезгә салыгыз, онытмагыз... Уеннар башлангач, бөтен кеше мәйдан тирәсенә тыгызланып баса. Башта күз бәйләп, җепкә тезелгән уенчыкларны кисәргә балалар чыга. Аннан соң алар йөгерешкә китәләр. Таяк тарту, чүлмәк вату уенына бөтен кеше дә чыкмый, ансат түгел ул. Әйләнә-тирәдәгеләр ничек башларын бутый аларның! Кызык бит, бәйрәм  булгач, беркем беркемгә үпкәләми. Уйнамагач, шаярмагач, бәйрәм буламыни...

Алып баручы: Йә, балалар! Кайсыгыз чүлмәк ватарга чыга?

Кулларына таяк тоткан бер-ике малай чүлмәк ватарга чыга. Күзләре яулык белән бәйләнгән. Калган балалар “уңга”, “сулга”, “сук”, “сукма” дип кычкырып, көч биреп торалар. Карап утыручылар арасыннан берәр әти кешене чакырырга була.

Алып баручы: Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз! Чын сабан туенда кебек хис иттем үземне. Инде ял итеп алсагыз да була... Бибисара әби, шуннан соң нинди уеннар уйный идегез?

Әби: Шуннан соң капчык сугышы башлана. Мәйдан уртасында җирдән бер метрга күтәртелеп куйган бүрәнәгә аякларын чалыштырып менеп утыралар да, салам тутырылган капчык белән бер-берсен тукмый башлыйлар. Кайберләре бер сугудан аска әйләнеп төшә. Кайберсе ничек атланса, шулай утыра, аны берсе дә бәреп төшерә алмый. Аңа бүләк эләгә инде. Бүләк, димәктән, колгага менү бар бит әле, очына кадәр менеп җитсәң, колга башындагы кирза итек сиңа була. Иии, тилмерәләр иде шунда менәр өчен. Барыбер бер кеше табыла иде очка кадәр менеп җитә алган. Кулына итекне тотып селкегәндә, башкалар көнләшеп карап торырлар иде. Аягыңа таман булса, гомерең буе кия торган итек бит ул, тузмый, череми торган аяк киеме. Әнә шундый юклыкта да бәйрәмнәр матур уза иде. Йөгерештән балалар кайта башлый, аларны өлкәннәр көтеп ала. Бүләкнең иң күбе артта килгән балага эләгә. Кемдер сәдака итеп бирә, кемдер адарынган була (нәзер әйткән), кемнеңдер якын кешесе авырый... Агач кашыкка чи йомырка салып йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу да бик күңелле иде. Мәйдан уртасыннан әйләнгәндә, кемнең кашыгыннан йомырка төшеп китми, шул бүләк ала. Бик сирәге генә булдыра, йомырка түгәрәк бит ул, кашыктан төшә дә кала.  Ә кызлар чиләкләрендәге суны түкмичә йөгереп үтәргә тиешләр. Бу ярышта уңган кызлар күп була иде. Ул вакытта иңбашыннан көянтә төшми иде бит, суны көн дә чишмәдән, коедан көянтә-чиләк белән ташый идек. Бүләккә малайларга чиккән кулъяулык, кызларга уч төбе кадәр генә көзге бирәләр. Зур бүләк иде ул да вакытында.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез, без дә шул уеннарны уйнап алыйк.

Берничә  малай әтиләре белән кашыкка йомырка салып йөгерү уенында катнаша. Калган балалар аларның исемнәрен әйтеп кычкырып, көч биреп тора. Алардан соң кызлар әниләре белән көянтә-чиләк белән су ташуда ярышалар. Бүләкләр бирергә мөмкин.

Алып баручы: Балалар, сез урыннарыгызга утырыгыз, ял итеп алыгыз. Бибисара әбинең сөйләгәнен яхшылап тыңлагыз, яме. Хәзер инде без тарих битләреннән генә укып белә торган вакыйгалар сөйли әбекәй.

Әби: Ат чабышы турында сөйләмәдем бит әле. Кыш буе авыр эштә эшләп, тирес түккән, салам ташыган, урманнан бүрәнә тарттырган эш атлары ярыша иде сабан туенда.  Берни уйламый мәйдандагы уенны карап утырган вакытта кем дә булса берсе “Атлар китте!” дип сөрән сала. Беразга мәйдан тирәсендәге тәртип чуалып китә. “Кем аты беренче килер?” Бөтенесен шул сорау борчый. Бәхәсләшеп тә алалар. Менә бераздан кайсыларыдыр: “Атлар кайта!” – дип кычкыралар. Мәйдан уртасындагы уеннар тукталып тора. Беренче, икенче, өченче урынны алган атларны мәйдан уртасына кертеп, йөртәләр. Бөтен халык кул чаба. Җиңүче атны бигрәк тә зурлыйлар. Кемдер аның ялына матур яулык бәйләп китә. Икенчесе атның муенына чиккән сөлге сала. Ат шул зурлауны, үзен хөрмәт итүне сизә,  әлсерәгән җиреннән туктап, халыкка башын селки торган иде.

Уен дисәң дә, җиңгән кешегә рәхәт була иде. Бүләкләр бирәләр, ел буе шул хакта сөйлиләр бит. Бу бигрәк тә көрәштә җиңүгә кагыла иде. Сабан туеның иң матур өлеше диләр иде элек көрәшне. Башта мәйданга кечкенә малайлар чыга, аннан соң мәктәп балалары, шуннан соң егетләр, көрәшче ирләр... Кем көндәшен җиргә сырты белән сала, шул җиңүче була. Чын көрәш була иде элек. Көрәштә җиңүченең муенына тәкә салып, мәйдан әйләндерәләр, аннан соң чиккән сөлге бирәләр. Җиңүче егет кеше булса, йөргән кызының сөлгесен муенына элә. Башка егет җиңеп, ул кызның сөлгесен алса, егетенә хурлык санала иде. Менә шундый хикмәте дә бар иде сабан туеның.  

Алып баручы: Бибисара әби, тагын нинди мизгелләре белән хәтереңдә калды сабан туе?

Әби: Тагынмы? Сабан туенда яшьләр үз парларын табып, кавышалар иде. Бөтен авыл халкын, ерактагысын-якындагысын бергә җыя торган бәйрәм иде ул. Башка бер генә бәйрәмгә дә халык алай итеп җыелмый иде. Урындык җитмәсә дә, иләк-таба сорап та күршеңә йөгерәсең. Ул инде үзенә җитмәсә дә сиңа биреп чыгара. Күршеңнең кунагы да синеке була иде. Үзеңдә урын җитмәсә, күршеңнең келәте буш булса, шунда кунасың. Менә шулай кунакның да, күршелекнең дә кадерен белергә өйрәткән ул бәйрәм.

Мәйданнан таралган халык, бераз эшләрен эшләп, ял итеп алгач, су буена төшеп, кичке уеннар оештыра иде. “Наза”, “Күз бәйләш”, “Йөзек салыш”, “Куып тотыш”... Иң матуры “Түгәрәк уен” иде. Бер-береңне җитәкләп, җырлый-җырлый түгәрәк ясап әйләнәсең, җыр беткәч, ошаткан кешеңнең каршысына биеп килеп, аны уртага чакырып чыгарасың да, парлап биисең. Шунда бераз сөйләшеп алырга да өлгерәсең. “Йөзек салыш” дигәне дә кызык уен. Тезелешеп утырганнарның учларын сыпырып киткәндә, сиздермичә генә, берсенең учына йөзек салып үтәсең. Шуннан соң: “Йөзек кемдә, йөгереп чык!” – дисең. Учында йөзек булучы сикереп торып чыгарга тиеш. Әгәр аны тотсалар, җәза биреп үтәтәләр дә, уеннан чыгаралар. Таң алдыннан гына бетә иде су буендагы тавышлар. Әйдәгез, балалар, бергә-бергә “Түгәрәк уен” уйнап алабызмы?

Әби балалар белән бергә түгәрәк әйләнеп җырлап-бии,  әти-әниләр дә уенга кушыла.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Берне түгел, икене.

Җырламас идем икене,

Сез дусларым сөйкемле.

Кушымта:

Чия... чия...

Чия чияләгәндә,

Чия матур алсу була,

Яңгыр сибәләгәндә.

Түгәрәк уртасында ике бала бии, калганнар кул чабып тора.

Җыр-бию туктала.

Алып баручы. Балалар, ошадымы сезгә сабан туе?

Балалар барысы бергә: Ошадыыыыы!

Алып баручы: Бибисара әбигә рәхмәт әйтәбезме?

Балалар барысы бергә: Әбекәйгә  зур рәхмәәәәт!

Алып баручы. Балалар, Бибисара әбине хөрмәтләп кунак бүлмәсенә озатыйк, ул анда милли ризыкларыбыз белән чәй эчә торсын.

Малай белән кыз әбине җитәкләп кунак бүлмәсенә кадәр озаталар, калганнар кул чабып басып торалар.

Алып баручы: Сабан туе күчтәнәче – табындагы гөбәдия, гөлбәнәк, кош теле, кабартма, сумса, чәкчәк белән чәй эчәргә сез дә рәхим итегез, әти-әниләр!

Хөрмәтле дусларыбыз, кунакларыбыз! Бүгенге бәйрәмебез тәмам булды. Килгәнегез, уеннарга катнашуыгыз, кул чабуларыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтләребезне белдерәбез. Милләтебезгә хас булган гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, милли ризыкларыбызны, туган телебезне онытмыйк! Әби-бабаларыбызның васыятен искә төшереп, шуларны үтәп яшик. Татар икәнбез, татар телен яхшы белик. Телебезне онытсак, аның сабан туе да онытылыр. Онытылмасын иде ул, оныкларыбызга, алардан соң килгән буыннарга да асылын югалтмыйча барып ирешсен иде.  Сабан туе – бик матур бәйрәм, шулаймы, балалар?

Балалар барысы бергә: Әйееее!

Алып баручы: Сабан туен тагын күрәсегез киләме?

Балалар барысы бергә: Киләәәә!

Алып баручы: Еллар имин торсын да, киләсе елга да сабан туенда очрашырга насыйп булсын.

Мәңге яшә, мәңге гөрлә, чаптар атлы, Сабантуйлы, Ак әбиле, моңлы- җырлы Татар илем!

Тәмам. 

Методик ярдәмлек:

1. К. В. Закирова, “Күңел ачыйк бергәләп: Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен ярдәмлек”. – Казан: Мәгариф, 2003.

2. В. Г. Гомәрова, Ф. Я. Зарипова, “Балалар бакчалары тәрбиячеләренә, сыйныф җитәкчеләренә ярдәмлек” - Казан: Мәгариф, 2005. 

3. Диск “Шома бас” Зөлфия Ибрагимова.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль.

1 не кушу һәм алуга мисаллар эшләү, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Уңайга һәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр эшләү. Геометрик фигуралардан булган рәсемне ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:- ел  фасыллары турында белем;- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;- сүрәтләү хикәясе төзү;- алдан өй...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Доктор Айболитка ярдәм итәбез” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Балалар белән ел дәвамында өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау,  ныгыту:-атна көннәре;-рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү;-ел фасыллары турындагы белем;-иҗек-аваз анализы ясау;-авазларны ишетеп...

Мәктәпкә әзерлек төркемендәге "Мияуның туган көне" темасына белем бирү эшчәнлеге

Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы  сүзләре исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү (рус балаларын татар теленә өйрзтү)....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Теле барның – иле бар” темасына үткәрелгән ачык-шөгыльнең план-конспекты

Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Барлык халыкларның иң зур, изге, якты хыялы – һәрьяклап үскән, белемле, көчле ихтыярлы, матурлыкка омтыла белә, төрле телләрдә аралаша белә торган камил шәхес тәрбиялә...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә «Жыен бәйрәме» темасына сценарий

Җыен – татар халкының борынгыдан килгән йола буенча үткәрелә торган милли бәйрәме....