"Тукай безнең көннәрдә!"
материал (подготовительная группа)

Сафина Резеда Камилевна

Габдулла Тукай коненэ сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Габдулла Тукай коненэ сценарий31.48 КБ

Предварительный просмотр:

“Тукай безнең көннәрдә” дигән театральлэштерелгэн куренеш .

Сәхнә авыл өе кебек җиһазландырылган.

“Тәфтиләү” көе яңгырый. Өстәл янында бер бала дәрес карап утыра, кыз бала курчак белән уйный, әби көйгә кушылып җырлап та ала. Көй туктала кыз бала җырлый-җырлый тирбәтә башлый.

Кыз: Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Әби тыңлап тора да , кечкенә кызны килеп кочаклап ала.

Әби: И кызым, бигрәкләр матур җырлыйсың! Кайдан өйрәндең, бәбкәм?

Кыз: Әбекәем балалар бакчасында өйрәндек. Анда курчакларыбызны җырлап йоклатабыз. Беләсеңме аны кем язган? Тукай абый!

Әби: Беләм, кызым, беләм! Ә хәзер әйдә бергәләп йоклатабыз курчагыңны.( Бергәләп җырлыйлар).

Әлли-бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем;

Сиңа теләк теләрем,

Бәхетле бул , диярем.

Әби: Менә, кызым, уйнарга чыгарга да вакыт җитте. Абыең дәресләрен хәзерләп бетердеме әле?( Өстәл янына килеп) Улым, дәресләреңне хәзерләп бетердеңме әле? Бик озак утырдың.

Малай: Булды, әбекәй, булды! Шигыремне дә ятлап бетердем,(китапны ябып әбисенә бирә) карап кына бар әле, әбием, яхшы ятлаганмынмы?( сәхнә уртасына барып, матур итеп баса).

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызнын ямен cуы, тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән,

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем;

Абый белән бергәләшеп, кара җирне

Сука белән ертып-ертып сөргәннәрем.

(кыз кулларын чаба)

Кыз: Абый, абый матур сөйләдең.

Әби: Улым, беләсеңме бу шигырьне дә Тукай абыегыз язган бит.

Малай: Беләм, беләм әбием. “Туган авыл” шигыреннән өзек ул.

Әби: Тукай абыең авылны яраткан. Авылның табигатен, тирә-яктагы матурлыкны тоя- күрә белгән.

Иртә. Дөнья җанлана

Мәшрикъ ягы аллана,

Кояш чыгып, нурлары

Төшеп җиргә ялгана.

Менә балакайларым ничек матур итеп язган ул.

Малай: Әбием, син дә Тукай шигырьләрен яттан беләсеңмени? Шигырен дә яттан сөйлисең!

Әби(көлеп): Беләм, улым. Аны белмәгән кеше бармыни? Бөек Тукай, шагыйрь Тукай бит ул?! Милләтебезнең йөзек кашы! Карагыз әле нинди матур көн! Рәхәтләнеп уйнап керегез.

(Шулвакыт бабай керә).

Бабай: И, балакайларымның эшләре дә беткән икән. Кая җыендыгыз әле болай? Күрәм: кәефләрегез бик шәп, миңа да серен әйтмәссезме?

Малай: Минем өй эшләрем бетте.

Кыз: Мин курчагымны йоклаттым.

Әби (көлә): Ә мин сиңа кышка җон носкилар бәйләп куйдым.

Бабай: Кара боларны! Әмин... ә мин балаларга кышка менә дигән чана ясап куйдым.

Малай һәм кыз: Ура! Бабай, син иң шәп бабайларның берсе!(Бабайны кочаклап алалар).

Бабай: Эш беткәч уйнарга ярый дигәнме әле Тукай бабагыз?

И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә - эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш,- дип тә язган бит әле ул.

Малай (әбигә карап): Менә әбекәй, бабай да Тукай шигырен сөйли. Чыннан да шагыйрьне белмәгән кеше юк икән!

Бабай: Ярар балалар, мина да урманга барырга, утын алып кайтырга барасы бар.

Малай: Эбием, ярыймы, без  урамга чыгыйк, эзрэк уйнап алырбыз.

Эби: Ярый балалар, ярый. Э мин бабагызга , ял иткэндэ ашасын дип, тэм-томнар жибэрим.

(балалар чыгып китэ)

Эби бабайга.  Бик тонгэ калма инде картым, юкка гына Тукай урманда жен-албасты яши дип шигырьлэр чыгармагандыр.

Бабаай: Борчылма, барысы да эйбэт булыр, вакытында кайтып житэрмен.

( чыгып китэлэр)

Урман куренеше. Бабай агач кисэ, утын яра. Музыка янгырый. Шурэле чыга.

Бабай: Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.
Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.
Шурэле: Бер дә шикләнмә, егет, син, мин карак-угры түгел;
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Мин әле күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым,
Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.

Бабай: Эби дорес эйткэн, сонрак калдым бугай. Тукай язган Шурэле, менэ шушы була бугай. Балалар, Былтыр Шурэлене нишлэткэн эле?

Балалар эйтэ.

Бабай. ЭЭЭЭЭ, мин болай итэм эле. Шүрәле,эйдэ эле, бас эле уртага, без сина балалар белэн жыр жырлап курсэтербез, синен турында.

Җен дә түгел, җил дә түгел

Күренеп йөри торган.

Шүрәлене саклап тора

Татарда кара урман.

Кушымта:

Шүрәле,Шүрәле

Баларны  күр әле.

Алар бии, алар җырлый

Куллар чабып тор ал әле.

Бер мөгез дә, койрык бер,

Кети, кети уйный ул.

Кием-  салым кими ул,

Балаларга тими ул.

Кушымта:

Шүрәле,Шүрәле

Балаларны  күр әле.

Алар бии, алар җырлый

Куллар чабып тор ал әле.

Шурэле: Ой рэхмэт балалар, мин сезгэ дэ, бабайга да тимэм инде. Сау булыгыз!!!

Бабай: Менэ рэхмэт балалар. Ойгэ кайтыйм инде мин, карангы да тошкэн икэн.

(Оенэ кайтып китэ)

Эби ,оныклары белэн каршы ала.

Бабай: Ай-яй, балалар, Шурэле курдем. Нэкъ Тукай абыегыз сурэтлэгэн кебек, коточкыч ямьсез иде. Ярый эле балалар жыр жырлап кунеллэрен куреп , кире урманга жибэрдек Шурэле абзыйны.

Эби: Ай-яй, менэ бит, безгэ ышанмаган да иден.  Ярый эле кунеленэ хуш килгэнсез.

Малай: Эби,бабай! Э Тукай абый тагын нэрсэлэр ижат иткэн?

Эби: Бик куп шигырь, жыр, экиятлэрдэн башка, Габдулла Тукай язган табышмаклар да бар. Ягез эле жавапларын белерсез микэн?

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт?

Я әйтеп кара!                                        ( Яз көне)

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,

Бу кайчак була?                                ( Җәй көне)

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана,

Бу кайчак була?                                (Көз көне)

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил- буран,

Бу кайчак, туган?                              ( Кыш көне)

Эби: Булдырдыгыз , афэрин! Буген бит балалар зур бэйрэм, Габдулла Тукайнын тууына 135 ел. Эйдэгез эле, бэйрэм хормэтенэ анын « Бэйрэм буген» дигэн жырын жырлыйк эле.

Су анасы керэ. Тэрэзэ шакыгн тавыш ишетелэ.

Су анасы: Кая минем алтын тарак? Кем алды?

( һәр бала янына килеп сорый, яшергән бала таракны күрсәтә, шул арада Су анасы килеп алам дигәндә, балалар таракны түгәрәк буенча җибәрәләр).

Килмим башка сезгә, китәм, тарагымны гына бирегез.( Елый, балалар килеп кызганалар, сыйпыйлар, таракны бирәләр)

Китим тизрәк бу балалар янынан, йөзәсем дә бик килә.

Эби: Тукта инде Су анасы, безнең белән уйнап ал.

( “Күрсәтегез балалар)

Күрсәт әле, Су анасы,

Ничек суда йөзәләр?

Менә шулай, менә шулай

Шулай суда йөзәләр.

Күрсәт әле. Су анасы,

Ничек чәчне тарыйлар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай чәчне тарыйлар.

Күрсәт әле, Су анасы,

Ничек өрәләр этләр?

Һау-һау, һау- һау

Диеп өрәләр этләр.

Күрсәт Әле, Су анасы ,

Ничек куллар чабалар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай  куллар чабалар.

ӘбиТукай телебезне, татар исемен, милләтебезне югары күтәрде.Аны онытырга ярамый!

«Туган тел» жыры белэн тэмамлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби- музыкаль кичә "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә"

Музыкально- литературный вечер с детьми средней, старшей группы посвящённый 125-ти летию Габдуллы Тукая на татарском языке....

Тукай - безнең күңелләрдә

Залның түренә гөлләр белән бизәлгән Г.Тукай портреты куела. Залның бер ягында Г.Тукайның китапларыннан күргәзмә урнаштырыла, балалар ясаган әкиятләргә иллюстрацияләр куела. Балалар ярымтүгәрәк я...

Тукай безнең белән. Конспект.

Тукай безнең белән. Конспект....

Тукай безнең йөрэктэ

Сценарий праздника посвященная ко дню дня рождения Г.Тукая для детей старшей группы...

"Тукай - безнең күңелләрдә"

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе...

Сценарий "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Әлеге сценарий Габдулла Тукайның туган көненә һәм туган тел көненә багышланган....

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә

Балаларның  Г. Тукай турында булган белемнәрен тирәнәйтү, яңа мәгълүматлар бирү...