Г. Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен мәктәпкә әзерлек төркемендә драмалаштыру
творческая работа учащихся (подготовительная группа)

Гатина Гузель Хаметхафизовна

Сценарий драмат театра "Кәҗә белән сарык" в подготовительной к школе группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soenariy_kzh_beln_saryk.docx24.51 КБ

Предварительный просмотр:

Г. Тукайның  “Кәҗә белән Сарык” әкиятен мәктәпкә әзерлек төркемендә драмалаштыру

Максат: 1. Матур әдәбият шөгылләрендә алган белемнәрен ныгыту, Г. Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтүдә социаль – коммуникатив сыйфатларын үстерү. Татар телен өйрәнүне дәвам итү. Балаларга мимика, эмоциональ тавыш , жестлар ярдәмендә  ролләрне башкарырга  ярдәм итү.

2. Хәтерләрен, сөйләм телләрен, игътибарлыкларын  үстерү, сүзлек запасын баету. Коллектив  бердәмлеген булдыру.

3. Үз – үзеңә ышаныч, коюлык  хисләрен тәрбияләү. Коммуникация  һәм  сөйләм телен үстерү ярдәмендә балаларда креатив, иҗади шәхес сыйфатларын тәрбияләү. Әкияткә карата кызыксыну уяту.

Катнашалар:

  • текстны укый – тәрбияче;
  • Кәҗә – Тагир;
  • Сарык – Камил;
  • Әби – М. Самира;
  • Бабай  – Искәндәр;
  • Бүре – Ислам;
  • Бүре – Арслан;
  • Бүре – Алмаз;
  • Бүре – Салават.

Атрибутлар:

Агач, учак, өй, эскәмия,  капчык, бүре башы, чиләк, казан.

Киемнәр: әби, бабай башлыклары, кәҗә, сарык, 4 бүре маскалары, 10 зур яулык.

Көй: татар көе (салмак), курку, шок.

Театр барышы:

Зал уртасында учак. Аның янында агачлар. Учак тирәли 4 бүре утырган.

Бер кырыйда авыл өе, эскәмиядә, өй каршысында әби белән бабай ишегалдында себерәләр.

Татар моңы яңгырый. Тәрбияче әкиятне сөйли башлый.

Тәрбияче:

- Борын заман бер ир белән хатын торган.

  Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;

  Асраганнар бер Кәҗә белән бер Сарык,- (Кәҗә белән Сарык чыга)

  Болар булганнар берсеннән берсе арык.

  Әйтә бер көн ире:

Ир:

  • “Кара монда, хатын!

Үзең яхшы беләсең бит печән хакын.

Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык.

Ашап ята бушка гына алар азык”

Тәрбияче:

  • Хатын күнде, диде:

Хатын:

  • “Ирем, ярар, ярар,

Бу икене кумаклыкка булсын карар;

Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән,

Аларны соң асрап торып ни файда бар?”

Тәрбияче:

  • Нишли инде мескен Кәҗә белән Сарык?

Булмый хуҗа кушканына каршы барып;

Икесенә бер зур гына капчык тегеп,

Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.

Моңсу көй яңгырый.

Китте болар. Бара, һаман бара, бара,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба.

Куркыныч көй яңгырый

Курка башны кузгатырга Кәҗә куркак,

Күптән инде куркаклыкка сарык уртак,

Баш янында болар икәү тора куркып,

Әйтешәләр бер- берсенә “Син тот, син тот!”

Кәҗә әйтә:

Кәҗә:

  • “Сарык абзый, син көчлерәк”

Тәрбияче:

  • Сарык әйтә:

Сарык:

“Син, Сакалбай, гайрәтлерәк”.

Тәрбияче:

  • Бүре башын кулга тотып кузгатырга

Юлдашларның берсенең дә җитми йөрәк.

Озак торгач шунда Кәҗә белән Сарык,

Бүре башын тоталмыйча, куллар барып,

Башны икәү тотып ике колагыннан,

Юнәлделәр капчыклары эченә салып.

Бара болар, тукталмастан хаман бара,

Күрә болар: ерак түгел бер ут яна.

Утны күргәч, иптәшенә әйтә Сарык:

Сарык:

  • “Әйдә, Кәҗә, куныйк бүген шунда барып.

Ут янына бүреләр дә киләлмаслар,

Безнең анда кунганлыкны беләлмаслар”

Тәрбияче:

  • Сарыкның бу киңәшенә Кәҗә күнде:

Кәҗә:

  • “Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде”.

Тәрбияче:

  • Кәҗә, Сарык ут янына якын барса,

Мескеннәрнең күз алдында менә нәрсә:

Куркыныч көй яңгырый

Өч – дүрт бүре утырганнар каршы утка,

Тырышып – тырышып пешермәктә алар ботка.

Кәҗә, Сарык күргәч ошбу тамашаны,

Калды куркып, һәрберсенең ярты җаны.

Кәҗә, Сарык:

  • “Исәнмесез, дуслар, бүре әфәнделәр!”-

Тәрбияче:

  • Диләр болар, күрсәтмичә курку хәле.

Куаналар өч – дүрт бүре моны күргәч

Алларына Кәҗә белән Сарык килгәч:

Бүреләр:

  • “Ашыйбыз, бит бу икесен, тотабыз да,

Менә ничек бит ит таптык безнең боткабызга!”

Тәрбияче:

  • Кәҗә әйтә:

Кәҗә:

  • “Кайгырмагыз, бездә ит күп,

Ул ит белән хәркайсыбыз булырбыз тук!

Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык!

Капчыктагы бүре башын китер алып”

Тәрбияче:

  • Сарык шунда капчыктагы бүре башын ала,

Барча бүре куркуыннан шашып кала;

Кәҗә әйтә:

Кәҗә:

  • “Микикики! Микикикики!

Капчыктагы бүре башы бит унике!

Ах уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык,

Моннан зуррак бүре башын китер табып!”

Тәрбияче:

  • Сарык та тиз аңлап ала бу алдашны,

Капчыктагы ул алып килә шул ук башны.

Куркыныч көй яңгырый

Өч – дүрт бүре чынлап инде куркыштылар

Бер – берсенә күзләренә йөрештеләр.

Түгел хәзер бүреләргә ашау кайгы,

Тиз – тиз генә бу урынны ташлау кайгы;

Бүреләр:

  • “Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын?”

Тәрбияче:

  • Һәрбер бүре шуңа салган бөтен уен.

Торып әйтә шул арада өлкән бүре.

Картайган һәм күп эшләрне үткән бүре:

Бүре:

  • “Туктагыз, мин тиз генә су китерим,

Суы бик аз, безнең ботка пешәр коры”

Тәрбияче:

  • Шулай итеп, өлкән бүре суга китә,

Кайтмый, ләкин озак кына заман үтә.

Тагын берсе суга таба китте торып:

Бүре: “Туктагыз, мин эзләп кайтыйм”

Тәрбияче:

Кайтмый бу да, әллә ничә сәгат үтә,

Мәҗлес халкы көтә һаман, көтә, көтә.

Бүре:

  • “Дуслар, мин учакка утын эзләп кайтыйм”

Бүре:

  • “Тукта, мин дә барам, бер үзеңә авыр була”

Тәрбияче:

  • Өч – дүрт бүре берсе соңра кача берсе,

Өченчесе, аннан соңра дүртенчесе, -

Болар качкач, Кәҗә белән безнең Сарык

Китә инде рәхәтләнеп, ирек алып.

Утыралар аяк бөкләп каршы утка,

Болар инде тәмләп кенә ашый бутка.

Ашап туеп, рәхәт кенә, тыныч кына

Кәҗә, Сарык бу төннәрен шунда куна.

 ( Әтәч кычкырган тавыш)

Иртә белән иртүк торып, таң аткач ук,

Кулларына бүре башы салган капчык,

Тагын болар урман буйлап сәфәр китте,

Шуның белән безнең әкиятебез дә бетте.

Рефлексия:

Тәрбияче:

  • Балалар, сезгә театр ошадымы? Театрда катнашмаган балалар персонажларга бәя бирәбезме хәзер?
  • Сезнең каршыда 8 төстә берничә түгәрәк, сары, яшел, зәңгәр, кызыл, кара, ак, керән, соры. Хәрбер персонажга нинди төс бирер идегез? Ни өчен?
  • (Балаларның җаваплары)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

“83 нче гомуми үстерешле балалар бакчасы”

муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Г. Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен

мәктәпкә әзерлек төркемендә

драмалаштыру

(83 нче балалар бакчасында узган “Русча да яхшы бел,

татарча да яхшы бел“ семинарында чыгыш ясау конспекты)

Төзеде:  тәрбияче Гатина Г. Х.

Түбән Кама

2020


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль.

1 не кушу һәм алуга мисаллар эшләү, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Уңайга һәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр эшләү. Геометрик фигуралардан булган рәсемне ...

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә "Бәби карау" шөгеленә план конспект.

Балаларга татар халкының гореф гадәтләрен өйрәтү.                              ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә 8 март бәйрәме

“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!”(мәктәпкә әзерлек төркеме)...

Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә «Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

Сценарий 8 марта для подготовительной к школе группе, изложенный на татарском и русском языках....

“Ал кирәк, гөл кирәк”. Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән күңел ачу кичәсе.

“Ал кирәк, гөл кирәк”(мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән күңел ачу кичәсе).Алып баручы:  Исәнмесез кадерле кунаклар, нәни дуслар! Хәерле көн! Без бүген сезнең белән “Ал кирәк, гөл кирәк” дигә...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә    сөйләм үсеше    Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча  перспектив план ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә  грамотага әзерлек буенча переспектив план...