1 кечкенәләр төркеме өчен сценарий "Иң кадерлем син минем"
план-конспект занятия (младшая группа)
Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше -әни. Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул Әни!
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
1 кечкенәләр төркеме өчен сценарий "Иң кадерлем син минем" | 22.3 КБ |
Предварительный просмотр:
Иң кадерлем син минем
Максат: әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын балаларга тагын бер тапкыр аңлату; - әниләргә ихтирам, хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү; сәләтле балаларны ачыклау; логик фикер йөртү сәләтен үстерү.
Бәйрәм футаж карау белән башланып китә. Фон куела.
А.б. Әниләрнең назы белән
Без керәбез һәр көнгә.
Кояш кирәк җир йөзенә,
Әни кирәк һәркемгә.
Чыннан да, җир йөзендәге иң матур сүз - әни. Ул - һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы яңгырый. Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.
Хәерле кич, исәнмесез безнең бүгенге кичәбезне бизәүче, кадерле, әниләребез, хөрмәтле кунаклар! Сезне чын күнелдән шушы матур бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, балаларыгызның игелеген куреп, алар өчен сөенеп яшәргә язсын. Ә хэзер сүзне бакчабыз мөдире Гөлзилә Мәсхутовнага бирәбез.
А.б.: Шушы матур теләкләргә кушылып, без дә кичәбезне алга таба дәвам итик . Бүгенге бәйрәмебездә әниләребез карап утыручылар гына түгел, ә балалар белән бергә актив катнашучылар да булырлар. Безне кызыклы уеннар, җырлы-биюләр көтә. Сез әзерме? Димәк, башлыйбыз!
Балалар керә.
А.б.: Балалар, сез әниләрегезне яратасызмы? Кычкырып җавап бирегез әле. (Әйе)
Сезне кысып-кысып кем ярата? Әни, әни.
Иртә белән н йокыдын кем уята? Әни, әни.
Китапны кем укый? Әни, әни.
Сезгә тәмле ашлар кем пешерә? Әни, әни.
Балалар, әйдәгез, әниләребезне сәламлибез һәм воздушный поцелуй җибәрәбез.
А.б: Дөньяны әниләр йөрәге җылыта. Әниләр йөрәге армасын-талмасын, әнкә җылысыннан кеше бер үк мәхрүм калмасын.
Ана – гүя дала, Колачы киң, йөзе кояшлы. Ана җирдә бөтен игелекнең, Изгелекнең гомер юлдашы.
Әйдәгез, балалар, әниләребезгә бер матур җырыбызны буләк итик әле.
Җыр “Солнышко ”.
А.б: Рәхмәт, балалар. Бик матур жырладыгыз (Сюприз момент.) Карагыз әле, балалар, безгә кемдер килә ахыры?
Төлке: (як-ягына каранып керә) Кая килеп элэктем мин?
Ал.б: Сез балалар бакчасына килдегез. Бүген бездә бәйрәм.
Төлке: Э нинди бэйрэм сездэ?
Ал.б: Бездә әниләр бәйрәме!
Төлке: Эээ, Әниләр бәйрәмеее. Балалар, мине дә котлагыз алайса. Минем дә бит бу бәйрәм. Әйбәт, вакытында килеп әләктем әле мин.
А.б.: Толке дускай, мактанма инде. Нинди синен бэйрэм булсын ул.
Төлке: (Сумочкасыннан козгесен алып) (Мактанып) Әлбәттә, минем бәйрәм. Күрәсенме мин нинди матуууур, туннарым баааай, койрыгым йомшаааак. Менә, иң матуры инде мин.
А.б: Төлке дус, карале, монда нинди күп балалар һәм кунаклар җыелган. Син исәнләшергә дә оныттың бугай?
Төлке: Исәнмесез, шук малайлар, матур кызлар һәм хөрмәтле әниләр!
А.б.: Әйдә, тургә уз. Балар белән уйнап, күңел ачып китәрсең.
Төлке: Ярар,инде мин килгәч, болай гына китмим. Берәр хәйлә корырга кирәк инде. Нишләтергә? (дип уйлана 1-2 секунд).
А.б: Алай ярамый инде Төлке. Бездә бит бәйрәм. Бу көнне алдарга да, хәйлә эшләргә дә ярамый.
Төлке: Алары булмагач, кызыгы юк бит инде ул бәйрәмнең.
А.б.: Тукта эле Толке, болай булмый. Хэзер берэр хэйлэ эшлэсэн, син балаларнын кэефлэрен тошерэсең. Алар бит Энилэрен котлап жыелганнар.
Төлке: Ярар инде алайса, кире уйладым. Мин тылсымлы капчык алып килдем. Анда әниләребез өчен уен бар.
“Шалкан” әкияте. Әниләр музыкага бииләр. Музыка туктаганда капчык кемдә кала, шул әни капчыктан маска алып, киеп бара. Маска алган әниләр әкиятне сәхнәләштерәләр.
Төлке: Молодцы, әниләр! Сез бик оста актерлар да икәнсез.
А.б.:Менә бит Төлке дус, хәйләләрсез дә була бит.
Төлке: Әле мин әниләр өчен тагын уеннар алып килдем. Әйдәгез әле бергәләп уйнап алыйк.
“Үзеңнең баланы таны” уенын уйнап алабыз. (бәйләнгән күзләр белән).
Төлке: Молодцы. Безнең әниләребез дә бик зирәк икән. Балалар, ә сез әниләрегезгә матур җырлар, биюләр өйрәндегезме соң? Минем дә сезнең белән уйныйсым, җырлыйсым килә.
А.б.: Әйдә, төлке дус. Безнең балалар бик унганнар, булганнар. Матур җырлар, биюләр дә өйрәнделәр. Әйдәгез әле балалар төлке дә күрсен әле безнең әниләрне ничек яратканны. Тагын бер матур җыр җырлап алыйк әле.
Җырлы-бию “Түгәрәк уен”.
А.б.: Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гузәл әниләр.
Сездә яши сүрелмәслек хисләр,
Йөзегездә шәфкать нурлары.
Сезнең җырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары.
Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз һәм шигырьләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен, кадерле әниләр.
Төлке: Балалар, мин сезгә буш кул белән килмәдем, сезгә бүләкләр дә алып килдем. (Колокольчиклар өләшә).
Сезнең каршыгызда уен кораллары ансамбле. “Әпипә” көенә уен коралларында уйнау.
А.б.: Кем тегә матур күлмәкләр,
Кем ясый асыл бизәкләр,
Кем тәмле ашлар пешерә,
Гел сине искә төшерә?
Кая барсаң, күз алдыңда,
Һәрчак күңелеңдә яши?
Ул – безнең иң якын кеше,
Ул, белегез, безнең әни. (“Безнең әни” Ф. Рәхимголова)
Төлке: Әйе, әниләрнең эшләре күп: ашарга пешерергә, ризыклар сатып алырга, тагын уенчыклар да җыештырырга һ.б. Ләкин бүген әниләр бәйрәме, шуның өчен уенчыкларны әниләр тарата, ә балалар җыя.
“Уенчыкларны җый” уены.
Төлке: Молодцы, бик күңелле булды.
А.б. Балалар биюгә әзерләнгән арада, без экранга күз салыйк.
Кечкенәләр башкаруында “Колобок биюе”.
А.б.: Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр ул. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен, рәхмәт сезгә!
Чәчәк букетлары бүләк итсәк,
Чәчәк букетлары корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,
Югалтмассыз, мәңге торыр ул.
Ә хәзер, сезнең өчен иң кадерле, балаларның үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне кабул итеп алыгыз. (Балалар бүләкләрен өләшәләр).
Бәйрәмебез шуның белән тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)
Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....
"транспорт төрләре" шөгыль коспекты (кечкенәләр төркеме)
Максат: Балаларны транспорт төрләре белән таныштыру,аларда игътибарлылык,ярдәмчеллек,хәлгә керә белү сыйфатлары тәрбияләү.Җиһазлар: Телевизор макеты,транспорт рәсемнәре,төзелеш материаллары,уенчык эт....
Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)
“Кечкенә шырпы – зур бәла”( II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...
Урманга сәяхәт(икенче кечкенәләр төркеме өчен)
балаларның җиләк-җимеш,яшелчәләр ,урман җәнлекләре турындагы белемнәрен ныгыту.Урманга"бару"."серле агач"белән очрашу.ял иту."серле капчык"җәнлекләрне сыйлау.бүлмәгә кайту....
Көз бәйрәме икенче кечкенәләр төркеме өчен
Көзге бәйрәм!!!Алып баручы залга керә, исәнләшә һәм килгән кунакларны котлый. - Исәнмесез кадерле кунаклар, әти –әниләр һәм әби-бабайлар. Хәзер әйдәгез без әзерләгән бәйрәм кичәсен карап узыйк.К...
Беренче кечкенәләр төркеме өчен уен “Минем гаилә” с применением ИТК
Максат:1. Гаилә турындагы белемнәрен ныгыту,гаилә әгъзалары белән таныштыру2. Сүз байлыгы булдыру, сөйләмдә активлаштыру. 3. Гади диалогта катнаша белү, хәтер, зиһен үстерү.4. Бер-береңне тыңлау,...