Яңа ел бәйрәме (зурлар торкеме)
материал (подготовительная группа)

Хуснуллина Эльвира Рамисовна

Сценарий 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_byrme.docx22.9 КБ

Предварительный просмотр:

                                             Исәнме, чыршы!

Зал матур итеп бизәлгән. Яңа ел турында көй яңгырый. Балалар залга керәләр,  ярым түгәрәк ясап  басалар.

Тәрбияче. Хәерле көн, дуслар! Исәнмесез. Барыгыз да: олыгыз да, кечегез дә, яшегез дә, картыгыз да. Туган җиребезгә Яңа ел килә.  Без дә бүген Яңа елны каршы алу бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

 Яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

Тәрбияче. Балалар, без бүген Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Карагыз әле безгә нинди матур чыршы кунакка килгән.  Әйдәгез әле бәйрәмебезгә  багышлап аңа матур шигырьләребезне сөйләп күрсәтик әле.

К Фаиль             1.   Исәнме,чыршы,исәнме

                                    Яңа ел килеп җитте.

                                    Күңелле чыршы бәйрәмен

                                    Балалар күптән көтте.  

Булат                       2.   Бүген Кыш бабай

                                        Бәйрәмгә килә

                                        Без нәниләргә

                                     Күп бүләк бирә.

Лилия                      3.  Кунак булып

                                       Яшел чыршы килгән безгә

                                       Ул ямь өстәп тора

                                       Безнең бүлмәбезгә.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле,безнең чыршыбыз бигрәк матур, уенчыклары да бик күп. Ә никтер чыршының утлары янмый. Әйдәгез, бергәләп “Чыршы, чыршыкай, утларыңны кабызчы” дип әйтик. Бәлки, ул  утларын кабызыр?

Балалар. “Чыршы,чыршыкай, утыңны кабызчы!”

(Балалар 2-3 тапкыр шул сүзләрне әйткәннән соң,чыршыда утлар яна, балалар кул чабалар.)

Тәрбияче. Ә хәзер утларга өрегез. Утларны сүндереп уйныйбыз.( Чыршының утлары сүнә) Балалар, әйдәгез, тагын кул чабыйк әле.  (Чыршыда утлар кабына.)

Җыр: “Чыршы янында”.( Г.Гәрәева сүзләре һәм музыкасы.)

  1.  Ямь-яшел ылыслары.

 Балкып тора утлары.

 Чыршыкай, чыршыкай,

 Бигрәк матур чыршыкай.

  1.     Сиңа килгән кунаклар-

    Аюлар һәм куяннар.

    Чыршыкай, чыршыкай.

    Бигрәк матур чыршыкай.

  1. Әйлән-бәйлән уйныйбыз,

Биибез дә җырлыйбыз.

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Тәрбияче. Ярый, балалар,җырладык та, уйнадык та. Ә хәзер чыршыбызга карап сокланыйк әле, анда нинди уенчыклар эленгән икән.( Караган булалар).

Карагыз әле, балалар , мин нәрсә таптым. Кыңгырау. Кемнеке икән бу?

Тавышы нинди матур. Балалар, мин аны хәзер шалтыратып карыйм, бәлки безгә кунакка кем булса да килер. Шалтырата.  (Шул вакытта Кар кызы керә.)

Кар кызы.   Исәнмесез,нәни дусларым!

                       Мин Кар кызы булам.

                      Кардан йолдызлар ясап

                      Җир өстенә яудырам.

                      Каплыйм җирне кар белән.

Кар кызы.  Кем кыңгырау шалтырата, кем мине чакыра?

Тәрбияче. Карчәчәк, бу синең кыңгырау түгелме? Без аны таптык.

Кар кызы. Әйе. Рәхмәт сезгә. Мин аны югалткан идем.

Тәрбияче. Балалар,бу – Карчәчәк _Кыш бабайның кызы. Карагыз әле: нинди матур күлмәге! Син безгә кунакка килдеңме, Карчәчәк?

Кар кызы. Әйе. Бик рәхәтләнеп сезнең белән бәйрәм итәрмен.  

Кар бөртекләре биюе.

Тик бәйрәмебез Кыш бабайсыз күңелсез булыр. Әйдәгез  аны да чакырыйк.

Тәрбияче. Балалар, Әйдәгез “Кыш бабай , Кыш бабай дип кычкырыйк.

Барысы бергә. Кыш бабай, Кыш бабай, ау-у! (Кыш бабай керә.)

Кыш бабай.  А-уу. Мин монда. Сезнең бакчаны бик озак эзләдем, сезнең тавышны ишетеп килдем. Исәнмесез, кунаклар, исәнмесез, балалар. Сезне Яңа ел белән котлыйм. Акыллы, дәү булып үсүегезне телим. Ә-ә, минем яраткан кызым да монда икән. Ә мин сине югалттым.

Кар кызы.  Мин адаштым бит, бабакай, кыңгыравымны да югалткан идем. Ярый әле балалар тапкан. Алар мине чакырып китерделәр.

Кыш бабай. Рәхмәт балалар. Ә сез ничек матур киенгәнсез. Ничек дәү үскәнсез. Чыршыгыз да- минем урмандагы иң матур чыршы. Нинди матур итеп бизәлгән. Бииселәр килеп китте.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, без җырлыйк, ә Кыш бабай биеп алсын әле.

(Кыш бабай белән күмәк җыр башкарыла)

Кыш бабай.  Ай ардым, ардым, аякларым бетте.

Тәрбияче. Кил бабакай, син утырып ял итеп ал.(утырталар) Ә балалар сиңа үзләре өйрәнгән шигырьләрен сөйләрләр.

           Мәриям.     1. Уянып бүген иртән

                                    Карасам тәрәзәгә.

                        Ак сакаллы Кыш бабай

                        Кар алып кигән безгә.

Фаяз       2.     Рәхмәт сиңа, Кыш бабай

                         Чыршы китергән өчен

                         Яңа елда барыбызны

                         Сөендергәнең өчен.

Арслан    3.      Кыш бабай. Кыш бабай

                           Безне бик ярата

                           Ул безгә яңа ел

                           Бүләге тарата.

Юльгизә    4.     Кыш бабай килгән

                             Ап-ак тун кигән

                             Көтә кем генә

                             Чыгар дип өйдән.

                             Чыксаң чеметә

                              Битне өшетә

                              Менә шул аның

                              Бөтен эше дә.

Инзилә     5.        Кыш бабай, суык бабай

                              Балаларны ярата.

                              Яңа ел белән котлап

                              Бүләкләр дә тарата.

Алинә   6.     Ямьле Кыш бабай

                       Килдең син безгә

                       Кунак булырсың

                       Кер өебезгә.

       К. Фаиль  7.      Әй Кыш бабай, Кыш бабай

                                    Ягымлы сөйләшәсең

                                    Алып килгән буләкләрне

                                    Кемнәргә өләшәсең.

       Платон  8.         К нам пришел Дед Мороз
                                  Будем веселиться, 
                                  Будем петь и плясать, 
                                  С музыкой кружиться. 

          Яна 9.             Радует, радует

                                  Радует всех

                                  Падает, падает

                                  Падает снег.

Матрешкалар җыры.

 Кыш бабай. Ай-яй, матур шигырьләр җырлар өйрәнгәнсез балалар! Тырыш, булган икән үзегез. Ә уйнарга яратасызмы соң? (Уен “Өшетәм” ) Хәзер мин сезгә кар-бураннарымны җибәрәм, кулларыгызны өшетәм.Саклап кала алырсыз микән кулларыгызны. Яле кулларыгызны сузыгыз, ә мин килгәндә, яшерегез. Өш-ш-өш-ш итәм.( уйныйлар)

Сез бик җитез, батыр балалар икәнсез.Кызым, (Кар кызына өндәшә), син дә балаларны уйнатып ал инде балаларны.

(“Күрсәт әле, үскәнем” җырына биеп уйныйлар.)

Кар кызы.  Бу юлы да сынатмадыгыз, балалар.

Тәрбияче.  Безнең балалар уңганнар, акыллылар бит Кар кызы.

Кар кызы. Шулай икән шул. Бабакай, әйдә күчтәнәчләрне өләшик инде, балаларны шатландырыйк.

Кыш бабай.  Әй хәтер диген, онытып та җибәргәнмен. Менә бит ул күчтәнәчләр. (бүләкләр өләшәләр) Менә балалар, безнең бәйрәм узып та бара. Безгә дә сезнең белән хушлашырга вакыт. Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез, авырмагыз, әйбәт булыгыз, олыларны ихтирам итегез, аларның сүзләрен тыңлагыз, дус, тату яшәгез. Ә хәзергә хушыгыз( саубулашып чыгып китәләр, балалар да кул селкеп “Саубулыгыз”диләр.)

Тәрбияче.  Без дә кайтыйк бүлмәбезгә, бәйрәм бизәге булган чыршыга да рәхмәт әйтик.

Сау бул инде. Чыршыкай,

Ямьләндердең бүлмәне.

Онытмабыз беркайчан,

Без бүгенге бәйрәмне.

Ә хәзергә хуш сау бул! (Чыгып китәләр,)


         

                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

"Музыка иленэ сэяхэт"-музыка шогыле (М.хэзерлек торкеме)

Мэктэпкэ хэзерлек торкемендэ уткэрелгэн музыка шогыле...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

Уртанчылар торкеме балалары очен шөгыль конспекты

Уртанчылар торкеме балалары очен шөгыль конспекты...

“Фликер - балаларга иң яхшы дус” (Зурлар торкеме балалары һәм әти-әниләр катнашында мастер-класс)

Мастер классның максаты:   тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр арасында яктылыкны кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыру.Бурычлар:Ата-аналарның  балаларның юлда куркынычсызлыгы...