Безнең гаилә бәйрәме!
методическая разработка (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа)

Сагитова Диляра Василовна

Гаилэ ул- тормышнын нигезе.Әти-әни анын тоткасы булса, балалар гаиләнен көзгесе.Әгәр тотка купмасын, ватылмасын дисэн, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргэ кирэк. Гаилә ул- жылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгэн жылылык шулкадәр көчле була. Шуңа күрә һәр кеше гаилә ныклыгын сакларга тиеш!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл beznen_gail_byrme.docx25.18 КБ

Предварительный просмотр:

Кадерле әти-әниләр, балалар! Сезнең барыгызны да гаилә бәйрәме белән чын күңелебездән котлыйбыз.Сезгә сәламәтлек , шатлык-куанычлар ,гаилә бәхете телибез.

      Кояш сезгә бөтен нурын сибә,

      Сезнең өчен йөзә болытлар.

      Сезнең өчен сайрый бөтен кошлар

      Сезнең өчен уйный дулкыннар.

      Ал кояш----күгебездә

      Ә шатлык---күңелебездә

      Килегез , кунаклар безгә

      Гаилә бәйрәме бездә.

      Безнең бакчада—бәйрәм,

      Бик күңелле көн бүген.

      Иртәдән үк кояш көлә,

      Бизәп  зәңгәр күк йөзен.

Сыздыр әйдә гармуныңны

Без җырлаган көйләргә.

Бәйрәмебезне башлыйбыз—

Калсын сагынып сөйләргә.

                 Җыр:  «Кояш гомере телим »

Бала – җаның,

 Бала – уртак каның

Буыннарга барыр киләчәк.

Бала – назың,

 Бала – гүзәл язың,

Бала – ачылачак ут чәчәк.

Бала – бәгырь,

Бала – татлы сөенеч,

Бала – күтәрүче күкләргә,

 Кулдан китсә, кайчак – кайгы-хәсрәт,

 Күз яшьләре була күпләргә.

Бала – җылың,

Бала – йөрәк җырың,

 Гасырларга барыр тавышы,

 Бала, бала! Барлык аналарның

Бәхете һәм... ачы язмышы.

Ә хәзер  сезгә балаларның чыгышын тәкъдим итәбез. Сез аларны куәтләп, алкышлап  утырырсыз.

Шигырь

Безнең төркем балалары –

Әйтерсең бер гаилә.        

Дус, тату, бердәм яшибез,

Күреп торасыз менә.

Бию

Күп белергә омтылабыз,

Матур җырлар җырлыйбыз.

Бию көе яңгыраса,

Ялындырып тормыйбыз.

ҖЫР: “Әнием!”

Ә хәзер әйдәгез, хөрмәтле әти-әниләр сезнең дә сәләтләрегезне тикшереп алыйк.

Уеннар һәм ярышлар-

Витамин кебек алар.

Күңелләрне күтәрә,

Йөрәкләргә көч бирә.

1 нче уен

Кем тапкыр,кем зирәк,

Әйтеп бирсен тизрәк.

Без табышмак әйтәбез,

Сездән җавап көтәбез.

1.Сырлы-сырлы,сырлы ул,безнең белән җырлый ул.

                                              (Гармун)

2.Өстәлдә ак үгез,маңгаенда бер мөгез.

                                                  (чәйнек)

3.Сыер түгел-мөгезле,аягы юк йөгерә.(Велосипед)

4.Ике тавык бер төптө,аерылмыйлар бөртектә. (чалбар)

5.Һәркемдә дә бар.(исем)

6.Койрыгы юк башы юк үзе 4 аяклы.(өстәл)

7.Туганда ук сакаллы,беркемдә шаккатмады.(кәҗә)

8.Мине тотып ашамыйлар миннән башка туй да  ясамыйлар. (тоз)

9.Ике корсагы дүрт колагы бар.(мендәр)

10.Корыч атның коерыгы киндер.(энә,җеп)

11.Куәте күп булса да,Кызыл күргәч туктый.(машина)

12.Өй түбәсендә аю бии.(төтен)

13. 8 Март бәйрәменең символ-чәчкәсе? (мимоза)

14.Җир шарында иң гүзәл хатын-кыз? (Әни)

15.Гашыйлар өчен оҗмах кайда? (шалашта)

16.Хатын-кызларыбыз 8 Март көнне Ир-егетләребез нәрсә көтә? (Чәчәкләр)

 (БҮЛӘК-  НӘФИС СҮЗ ОСТАСЫ )

2 нче уен.

Бала чакта кем генә артистларга карап сокланмаган да, кем генә алар булып кыланмаган. Яки ак халат киеп, врач булып ,курчакларны дәваламаган. Шофер булып, машиналардан  ничек кенә җилдермәгән. Яңадан бер мәртәбә бала чактагы хыялларыбыга кайтыйк әле.

 “Ромашка” уены. Ромашка чәчәге таҗлары өстенә, төрле биремнәр язылган.  Һәрбер кеше үзенә тиешле таҗны сайлап ала.

1). Сез – күренекле артист. (Шамкай, Шәрәфи,Данир Сабиров һ.б.) Зал сезне көтә. Рәхим итегез!

2). Сезгә бүген 3 яшьтулды. Әти-әниегез котлап, яңа уенчык машина бүләк итте. Әй, уйнадыгыз да соң инде! Безгә дә уйнап күрсәтегез әле (әтиләргә). 3).Кечкенә чакта өйрәнгән иң беренче җырыгызны нәкъ шул вакыттагыча җырлап күрсәтегез.  

4).Әни кеше  өйдә юк. Бишектә бәби елый. Һич туктамый. Әти кеше берәр җаен  тап, зинһар өчен!

5). Иртә белән балагызны балалар бакчсына озату күренешен күрсәтегез.

6). Балагыз белән бәйле булган ниндидә булса кызык хәл турындасөйләгез. 7). Әти кеше эштән бик ачулы кайткан, сез аны ничек көйлисез?

8). Сезнең кесәдә бер тиен акчагыз юк, кибеткә ревизия киләсе бар, бурычка бирмиләр.  Балагыз мороженое сорый, сез нишлисез?

9). Хатыныгызның  сездән башка кунакка барасы бар, сезгә бала карап каласы була. Сез ничек җавап кайтарасыз?  Хатыныгыз белән шул әңгәмәне  күрсәтергә.

10). Сезнең хатыныгызның (ирегезнең) бүген юбилее. Сез аңа нинди сюрприз ясыйсыз?  (“ИҢ ЗИРӘК КЕШЕ”)

Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да, финанс министры да бар. Балалардан сорыйк әле: Сезнең гаиләдә кем баш? Ни өчен шулай уйлыйсың? Гаиләдә акчаны кем саный? Кем күбрәк  “туздыра”?

 “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?” (Идәнгә вак акчалар сибелә. Әтиләр – җыя, балалары – ташып тора, әниләре – саный.)

(“АКЧА ТУЗДЫРУЧЫ”)

3 нче уен.

Туган телгә иксез–чиксез дөнья киңлегенә алып керә торган рухи чыганакларның  берсе – бишек  җырлары.  Баланы бишектә чакта ук җырлап юаталар, көйләргә өйрәтәләр. Ә хәзер әтиләр бәбиләрне киендерә,   ә әниләребез бишек җырын җырлап, бәби йоклату күренешен күрсәтәләр.

(“ИҢ ОСТА ҖЫРЧЫ”)

4 нче уен.

“Кем күбрәк шакмаклар җыя?” Күзләрне бәйләгән килеш үзеңнең помагыңа шакмаклар җыю. Кем күбрәк шакмак җыя?

5 нче уен. Безнең әниләр, әбиләр аш-суга оста, тәмле-тәмле ашлар пешерәләр. Өстәлләребездә тәмле ризык, сый –хөрмәт булганда яшәү ямьле була. Шул пешергән ризыкларны “Ой, ӘНИСЕ бигрәк тәмле булган!” дип мактап җибәрсәләр, без күкнең җиденче катында булабыз. Хәзерге уен “Сез ризыкны таныйсызмы?” дип атала. Ике әтине чакырабыз. Кадерле әниләр, сезне яраткан парларыгызны ашатырга чакырабыз.

Ә хәзер татар халкының милли ашларын сез беләсезме?

- Эченә бәрәңге яки тары ярмасыннан эчлек салып пешерелгән ашамлык (кыстыбый).

- Бик үзенчәлекле ашамлык. Эчлеге рәт –рәт итеп тезелә. (гөбәдия)

- Күркәм ризык, туй мәҗлесенең бизәге (чәк-чәк).

 - 2 сүздән тора. Татар халкыныңмиллиризыгынакерә (кош теле).

 - Көн саен кулланыла торган ризык. Аннан башка ашау үтми. Аңа халык дан җырлый (икмәк)

- Аш пешергәндә кулланыла. Татар халкына хас ризык (өйтокмачы)

“АБЖОР”

6 нчы уен

Барыбыз да беләбез, бала үскәндә акчаның күпмедер өлеше уенчыклар алуга тотыла. Әти – әниләр балаларына нинди уенчык кирәк икәнен беләме?

 “ Күз бәйләп кем тизрәк уенчык сайлый?” ( Һәр әни, күзләрен бәйләп, “Уенчыклар кибете”ннән баласы әйткән уенчыкны капшап таба һәм аңа тапшыра.)

 Татар халкы әдәпле, дөрес сүзле, пакъ халык. Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге. Хөрмәтле әти-әниләр, балалар! Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерегез. - Оста барда кулың тый... (Белгән барда телең тый). -Эшлегә көн җитми... (Эшсезгә көн үтми). -Чит илдә солтан булганчы... (Үз илеңдә олтан бул). -Яхшы гадәт адәм итәр... (Яман гадәт әрәм итәр). -Ана күңеле балада... (Бала күңеле далада). -Җиде кат үлчә... (Бер кат кис). -Ата – анасына изгелек күрсәтмәгән, Олыгайгач үзе дә...(игелек күрмәс). -Ата –анасын хурлаган, Үзен... (хурлаганбулыр).6 Рәхмәтсезг

Җиденче  уеныбыз “Артистлар” дип атала. Әти-әниләргә төрле ситуацияләр күрсәтергә:

•        Сезне эт тешләде.

•        Бармагыгыз ишеккә кысылды.

•        Сез карбыз ашыйсыз.

•        Энәгә утырдыгыз.

•        Туңдырма ашыйсыз.

•        Әминәне бии-бии сөйләргә.

Гөлләр дә елмаеп баш ия.

Яшәгез, кадерле әниләр, әтиләр.

Сез булган урында

Мәңгелек язларның яме бар.

Сигезенче уен ”Тузан суырткыч”(йомарланган кәгазьләрне таяк белән этеп залның икенче башындагы сызылган түгәрәк эченә җыю)

Тугызынчы уен”Кыстыргыч җыю” (Әтиләр күз бәйләп әниләрдән кыстыргыч җыялар)

Унынчы уен “Баламны кулыннан таныйм”(Күз бәйләнгән килеш әниләр балаларын танырга тиеш.)

Хөрмәтле  әти-ниләр! Балалар!

 Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә!

Шатлык-куаныч һәм зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә!

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен,

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге кимәсен!

Җир йөзенең бөтен  матурлыгын,

 Килә сезгә бүләк итәсе,

 Дөньядагы матур сүзләрне дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен!

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

 Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Шуның белән бәйрәмебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең гаилә"

Конспект занятия с использованием УМК по обучению детей татарскому языку в средней группе "Безнең гаилә"...

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

Проект "Безнең гаилә"

Балалар бакчасында проект эшчәнлеге. Икенче кечкенәләр төркемеПроект эшчәнлегенең темасы: Минем гаилә...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...

Безнең гаилә

Бәйрәменең сценариесыАлып баручы. Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык....

"Безнең гаилә-тату гаилә"

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....