Безнең гаилә
материал
Бәйрәменең сценариесы
Алып баручы. Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
beznen_gail.docx | 28.67 КБ |
Предварительный просмотр:
“Тату гаилә - бәхетле гаилә”
бәйрәменең сценариесы
Алып баручы. Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.
Гаиләң булу-чын бәхет ул,
Берни юк кадерлерәк.
Якыннар да,балалар да
Булсын һәрчак сәламәт!
Тигезлектә,иминлектә
Үтелсен иде еллар.
Гаилә,дигән зур корабны
Аудармасын дулкыннар!
Шатлык керсен һәрбер өйгә,
Борчу ишек какмасын!
Дус-туганнар белән бергә
Тормышлар гөрләп барсын!
Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче иң матур гаиләләр - бүгенге кичәбезнең геройлары.
Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта. Хәзербәйрәмебез түренә аларны чакырабыз. Рәхим итегез, хөрмәтле әти – әниләр!
(Алып баручы аларның һәрберсе белән таныштырып чыга.)
1 нче бала.Нурбәк
Бакчабызда – ыгы – зыгы,
Күп кунаклар килгәннәр.
Бездә бәйрәм буласын
Әллә кайдан белгәннәр.
2 нче бала.Сәйдә
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә.
Нигә кояш көлеп карый –
Беләбез һәммәбез дә.
3. Камил Нигә бүген бакчада
Бик күңелле, бик ямьле?
Чөнки бүген кунакка
Әти-әниләр килде.
4 нче бала.Аяз Бүген - гаилә бәйрәме,
Бүген бездә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
5. Зилә Һәр җирдә бер хикмәт көтә
Бүген гади көн түгел.
Бүген- Гаилә бәйрәме
Шуңа шатлана күңел.
6. Ренас
Әти янымдабулганда
Бернәрсәдән курыйкмыйм мин.
Аның сүзе миңа закон-
Әтиемне тыңлыйм мин.
7. Кәрим Әти – безнең терәгебез,
Әти безне яклаучы.
Авырлыклар китермичә
Давыллардан саклаучы.
8. Муса Яшәсен әти-әниләр,
Сәламәт һәм шат булып
Кызларының, улларының
Кадерлеләре булып.
9. Гөлсылу Бәхетле без бу дөньяда
Әти-әни булганга.
Туган җирем күкләренең
Күге аяз булганга.
10.Ранил Бәхет кайда? Безнең өчен
Ул бары янда гына.
Әти-әниле булу
Зур бәхет була безгә!
11.Ясминә Әниләрне – иң кадерле дибез,
Әтиләрсез яшәп буламы?
Таба алмам алмаштырыр кеше
Әйләнсәм дә бөтен доньяны.
12. Альбина «Балам»,- диеп дәшүе дә бит,
Җылы сала җанга, күңелгә.
Кайгыртуың өчен рәхмәт әти,
Шулай булсын иде гөмергә.
13.Зөһрә Мин бәхетле, чөнки пар канатлы,
Җылы безнең гаилә учагы.
Ул учакны сүндермичә тота
Әниемнең җылы кочагы.
14.Ренас Әтиемнең гадел киңәшләре,
Гаиләбезне түм-түгәрәк итә,
Өйне нурлы, ә безне бәхетле
Итү өчен шулар бик җитә.
15 нче бала.ФирүзәБез бәйрәмнәр яратабыз
Бәйрәм көннәр еш булсын.
Әти – әни һәм кунаклар
Безгә гел килеп торсын.
Хор б-н җыр "Кояш гомере"
Алмадык сатып бүләкләр.
Без үзебез ясадык.
Үзең хезмәт куйган әйбер
Зур бүләк дип санадык ( әти- әниләргә бүләкләр тапшыру)
Алып баручы. Бәйрәмнәр бик күп. Ә гаилә бәйрәменең иң тәүгесе кайсы икән? (Туй көне.) Әйе, бер – берсен яраткан яшь егет белән кыз никахлашып, гаиләкорып җибәрә. Гаилә нык, имин булсын өчен аның үз законнары, кануннары барлыкка килә. Алар үзләре дә сизмәстән шушы кануннар нигезендә яши башлый. Ул кануннарны без гаиләнең девизы дип атадык. Кайсы гаилә нинди девиз нигезендә яши икән?
I конкурс. “Гаилә девизы”
Һәр гаилә үз девизын әйтә, мәсәлән:
1.“Иңне – иңнәргә терәп,
Әби – бабага кирәк
Балаларга без терәк
Булып яшәргә кирәк.”
2.“Картайганчы, тигезлектә
Бергә тормыш көтәргә.
Кайгыны да, шатлыкны да
Һәрчак уртак итәргә!”
3.“Алдашмаска, адашмаска,
Авырлыкта – ташлашмаска!” һ. б.
- Әйе, шундый девизларга таянып яшәгән гаиләләр чынлап та күркәм була. Ә инде дөньяга уртак бала тугач, бу гаилә тагын да матурланып, тулыланып китә. Сабый дөньяга аваз салганчы ук, әти – әнисе аңа исем сайлый. Һәр исем нинди дә булса бер мәгьнәгә ия. Безнең гаиләләр балаларының исемнәре нәрсә аңлатканын белә микән?
IIконкурс. “Балагызның исеме нәрсәне аңлата?” (Һәр гаилә үз баласы исеменең мәгънәсен аңлата, мәсәлән: Булат – корыч кебек нык, таза, Камил – тулы, бөтен. Һ.б.)
-Бала тугач та гаиләнең иң кадерле кешесенә әйләнә, ул гаиләне тагын да ныгыта, дуслаштыра. Әти кеше, ир – ат буларак, бала тугач бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырыша. Кайсы әти күбрәк булышты икән? Сынап карыйк әле!
III конкурс. III конкурс “Үз балаңны эзләп тап”.
Безнең балаларыбыз әтиләрен яратуларын дәлилләп күрсәттеләр, ә хәзер әтиләрне тикшереп карыйк әле. Алар үзләренең балалар эзләп таба алырлар микән.
III конкурс “Үз балаңны эзләп тап” дип атала. Әтиләрнең күзләрен бәйлибез һәм алар шулай балаларын эзләп табырга тиеш булалар.
V "конкурс портрет ясау"
Хэзерге вакытта безнен энилэребез безнен яраткан этилэребезннен тормыш иптэше,гомер юлдашы.эйдэгез эле сез аларны ничегрэк бэялисез микэн?(берничэ эти чыга,ак бит ,фломастерлар бирелэ,энинен портретын ясау,лэкин шартлы билгелэр белэн(акыллы – китап рэсеме ,кайгыртучан –носки,хужабикэ—чэнечке,)уз эшенне анлатып бирэ белу )
IV конкурс “Шарыңны сакла”
Хәзер әзрәк биеп ял итеп алыр өчен бирегә әниләребезне чакырабыз. Сезнең аякларга шарлар бөйлибез, сез үзегезнең шарыгызны сакларга тиеш буласыз. Шарын шартлаткан әни шар эчендә язылган биремне үти һәм уеннан чыгып бара.
Vl конкурс “Кем тапкыр, кем тизрәк”
Безнең икенче конкурсыбыз “Кем тапкыр, кем тизрәк” дип атала. Мәкальләр әйтешеп ярышабыз. Мин чиратлап һәр командага мәкаль әйтәм, сез җавап бирәсез, белмәсәгез каршы команда да әйтә ала җавапны.
-Кем эшләми... (шул ашамый.)
-Беләге юан берне егар ... (белеме булган меңне егар.)
-Һөнәрле үлмәс ... ( һөнәрсез көн күрмәс.)
-Казаныңа ни салсаң ... (кашыгыңа шул чыгар.)
-Ана күңеле балада ... (бала күңеле далада.)
-Ата – ананы тыңлаган адәм булган ... (тыңламаган әрәм булган.)
-Атасына карап ... (баласын коч.)
-Оясында ни күрсә ...(очканда шул булыр.)
-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә ... (игелек күрмәс.)
-Үзеңне үзең мактама ... (кеше сине мактасын.)
-Игелекле бала үстерсәң ... (картлыгың бәхетле булыр.)
-Эткэй шикэр, энкэй( бал)
-Ата-ананы тынлаган –адэм булган, тынламаган-(эрэм булган)
-Ана соте белэн кермэгэн-( тана соте белэн кермэс)
-Оста барда кулың тый... (Белгән барда телең тый).
-Эшлегә көн җитми... (Эшсезгә көн үтми).
-Чит илдә солтан булганчы... (Үз илеңдә олтан бул).
-Яхшы гадәт адәм итәр... (Яман гадәт әрәм итәр).
-Ана күңеле балада... (Бала күңеле далада).
-Җиде кат үлчә... (Бер кат кис).
-Ата – анасына изгелек күрсәтмәгән, Олыгайгач үзе дә...(игелек күрмәс).
-Ата –анасын хурлаган, Үзен... (хурлаган булыр).
Хөрмәтле әти-әниләр! Кичәбез ахырына якынлашып килә. Кичә ахырында бөек кешеләребезнең канатлы сүзләрен сезгә киңәш итеп җиткерәсе килә.
“ Балаларны тавык та ярата. Ә менә аларны тәрбияли белү- талант һәм тормышны киң белүне таләп итә торган дәүләт күләмендәге мөһим эш ул” – дигән рус язучысы М.Горький.
“Балагызны бәхетсез итүнең төп сәбәбе нәрсәдә икәнен беләсезме? Ул- балаларның бөтен теләкләрен дә үтәү һәм аларның шуңа күнегүе” Жан Жак Руссо.
“ Кырыслык һәм назны дөрес бүлүдә чама хисе, кыл урталык, ниндидер гармония биш яшьтә дә, алтыда да, җидедә дә- һәрвакыт булырга тиеш” –дигән бөек педагог А.С.Макаренко.
Сезнең бәхет капкасын
Кайгы хәсрәт какмасын.
Бәла каза дигән нәрсә,
Сезнең өйне тапмасын.
Кулыгыз-кулга тотынсын,
Бәхетегез мул булсын.
Ахыр сулуларга кадәр
Нигезегез бер булсын
Тигезлектә тиңлектә
Гомер итеп иректә,
Аерылмыйча, каерылмыйча,
Картаегыз берлектә.
Укытучы шигырь укый.
Ата-ана хакы дигән
Кануннар яшәп калсын.
Гаиләләр һичкайчан да
Кыйбласын югалтмасын.
Ата-анадан башка
Бар нәрсә дә табыла.
Һәр бала ата-анага
Изге итеп табына.
Биедек тә, җырладык та
Шигырьләр дә сөйләдек.
Бәйрәм итеп уйнап алдык
Матур көйләр көйләдек.
Бәйрәмебез бетеп килә
Гаиләләргә әйтик шуны:
Сәламәтлек, бәхет телик,
Һич белмәсеннәр борчуны.
Гаиләләргә татулык, ил-көннәребезгә тынычлык теләп калабыз.
Укучылар хоры башкаруында “Бәхеттә-шатлыкта” дигән җыр яңгырый.
Ахырдан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итә.
(Һәр гаилә баласы белән булган нинди дә булса кызыклы вакыйганы искә төшереп сөйли.)
-Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуның берсе турында әйтәм:
Кайвакыт ул мамык төсле йомшак,
Кайвакытта корычтай ул каты.
Кайчагында була баллы, татлы,
Ә кайчагында әремнән дә әче.
Бу нәрсә?
-Әйе, тел. Тел – ананың балага биргән иң кадерле бүләге. Ә сез гаиләдә матур итеп сөйләшә, бер – берегезгә тәмле сүзләр әйтә беләсезме икән, сынапкарыйк әле!
VI конкурс. “ Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?” (Һәр гаилә чиратлап матур сүзләр әйтә, мәсәлән: 1 нче гаилә: “Матурым” , - ди. 2 нчесе – “Акыллым”. 3 нчесе “Йомшагым”, ди. Ахыргы гаилә матур сүз әйткәннән соң, 1 нче гаилә һәм башка гаиләләр уенны дәвам итәләр. Сүз таба алмыйча туктап калган гаилә уеннан “төшеп кала”.)
-Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да, финанс министры да бар. Балалардан сорыйк әле: Сезнең гаиләдә кем баш? Ни өчен шулай уйлыйсың? Гаиләдә акчаны кем саный? Кем күбрәк “туздыра”?
2нче алып баручы:Барыбыз да беләбез, бала үскәндә акчаның күпмедер өлеше уенчыклар алуга тотыла. Әти – әниләр балаларына нинди уенчык кирәк икәнен беләме?
IXконкурс. “ Күз бәйләп кем тизрәк уенчык сайлый?” (2 командадан да 1әр әни, күзләрен бәйләп, “Уенчыклар кибете”ннән баласы әйткән уенчыкны капшап таба һәм аңа тапшыра.)
1нче алып баручы:Уенчыклар белән уйнап бала үсә, бакчага йөри, ә кичләрен гаилә әгъзалары бергәләп ял итәләр, күңел ачалар. Кайсы гаилә ничек ял итә соң?
X конкурс. “ Гаиләләрнең концерт номерлары” ( Һәр гаилә үз талантын күрсәтә.)
VII конкурс.
VIII конкурс. “ Күз бәйләп кем тизрәк уенчык сайлый?” ( Һәр әни, күзләрен бәйләп, “Уенчыклар кибете”ннән баласы әйткән уенчыкны капшап таба һәм аңа тапшыра.)
-Уенчыклар белән уйнап бала үсә, бакчага йөри, ә кичләрен гаилә әгъзалары бергәләп ял итәләр, күңел ачалар. Кайсы гаилә ничек ял итә соң?
IX конкурс. “ Гаиләләрнең концерт номерлары” ( Һәр гаилә үз талантын күрсәтә.)
-Ә хәзер, хөкемдарлар бәйгеләргә нәтиҗә ясаган арада, сүзне балаларга бирик.
5 нче бала.
Безнең төркем балалары –
Әйтерсең бер гаилә.
Дус, тату, бердәм яшибез,
Күреп торасыз менә.
6 нчы бала.
Күп белергә омтылабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Бию көе яңгыраса,
Ялындырып тормыйбыз.
(“Без биибез” дигән көйгә ( Р. Гатауллин музыкасы) җырлы бию башкарыла.)
X конкурс. “ Кем ачкычны тизрәк таба?” ( Әниләргә йозаклар һәм ачкыч бәйләмнәре бирелә. Кайсы әни йозакка тиешле ачкычны тизрәк таба, шул җиңүче була.)
Алып баручы. Әйдә, сынап карыйк!
XII конкурс. “Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорауларга җаваплар бирү.)
-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак.)
-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)
-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк.)
-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)
-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)
-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый.)
-Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк.)
XIII конкурс. “Мәкальнең ахырын әйт!”
-Кем эшләми... (шул ашамый.)
-Беләге юан берне егар ... (белеме булган меңне егар.)
-Һөнәрле үлмәс ... ( һөнәрсез көн күрмәс.)
-Казаныңа ни салсаң ... (кашыгыңа шул чыгар.)
-Ана күңеле балада ... (бала күңеле далада.)
-Ата – ананы тыңлаган адәм булган ... (тыңламаган әрәм булган.)
-Атасына карап ... (баласын коч.)
-Оясында ни күрсә ...(очканда шул булыр.)
-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә ... (игелек күрмәс.)
-Үзеңне үзең мактама ... (кеше сине мактасын.)
-Игелекле бала үстерсәң ... (картлыгың бәхетле булыр.)
Бичура. (Иң күп дөрес җавап биргән гаиләне сайлап ала, алар янына килеп)
Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына якынлаша. Безнең әти – әниләргә, әби – бабайларга әйтер сүзебез бар. Бу нәниләр – безнең киләчәгебез. Аларны яратыгыз, мәрхәмәтле, тәүфыйклы итеп үстерергә тырышыгыз! “Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Әбалаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән?
Алып баручы (балалардан сорый) Балалар(барсы бергә):
-Җирдә сезгә ни кирәк? - Әти һәм әни кирәк.
-Җирдә сезгә ни кирәк? - Без яшәрдәй өй кирәк.
-Җирдә сездә ни кирәк? - Туган үскән ил кирәк.
-Җирдә сезгә ни кирәк? - Туган телебез кирәк.
Бәйрәм чәй эчү мәҗелесе белән тәмамлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Безнең гаилә"
Конспект занятия с использованием УМК по обучению детей татарскому языку в средней группе "Безнең гаилә"...
МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел
- Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү- Гаиләләрдә балаларны милли рухт...
"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)
Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...
Проект "Безнең гаилә"
Балалар бакчасында проект эшчәнлеге. Икенче кечкенәләр төркемеПроект эшчәнлегенең темасы: Минем гаилә...
“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе
Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...
"Безнең гаилә-тату гаилә"
Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....
Безнең гаилә бәйрәме!
Гаилэ ул- тормышнын нигезе.Әти-әни анын тоткасы булса, балалар гаиләнен көзгесе.Әгәр тотка купмасын, ватылмасын дисэн, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргэ кирэк. Гаилә ул- жылы учак. Гаилә ника...