МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел
проект (старшая группа) на тему
- Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү
- Гаиләләрдә балаларны милли рухта тәрбияләргә теләк уяту.
- Балаларда һәм ата – аналарда милли горурлык һәм туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү
- Балалар һәм ата – аналар, ата- аналар һәм балалар бакчасы арасында җылы мөнәсәбәтурнаштыру
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
gaile.docx | 25.22 КБ |
Предварительный просмотр:
МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Аналар көненә багышланган кичә
"Безнең гаилә – тату гаилә"
Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм ата – аналары катнашында.
Проектның төре: Иҗади
Проектның дәвамлыгы: Дәвамлы проект (1 ай)
Максат: Балаларда әти – әниләрен хөрмәт итү һәм алар белән горурлану хисләре тәрбияләү
Бурычлары:
- Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү
- Гаиләләрдә балаларны милли рухта тәрбияләргә теләк уяту.
- Балаларда һәм ата – аналарда милли горурлык һәм туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү
- Балалар һәм ата – аналар, ата- аналар һәм балалар бакчасы арасында җылы мөнәсәбәтурнаштыру
Проекта катнашучылар: Балалар, ата – аналар,балалар бакчасыхезмәткәрләре
Проектны тормышка ашыру юллары: (балалар белән)
- Балаларның гаиләләре турында булган белемнәрен ачыклау максатыннан “Минем гаиләм ” дигән әңгәмә үткәрү
- Гаилә фотоларыннан торган күргәзмә оештыру
- “Безнең гаилә-тату гаилә ” дигән рәсем конкурсы үткәрү
- Гаилә бәйрәмендә башкару өчен җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнү.
Бакча хезмәткәрләре белән эш төрләре:
- Бәйрәмне үткәрү өчен атрибутлар әзерләү, плакатлар язу.
- Музыка җитәкчеләре катнашында балалар белән башкарыласы җыр- биюләрне өйрәнү.
Ата – аналар белән эш төрләре:
- “Татар халкының гореф гадәтләре һәм йолалары ” дигән анкета үткәрү.
- Анкета нәтиҗәләре буенча белемнәрен тикшерү, гаилә бәйрәмендә катнашу өчен иң белемле, тату гаиләләрне ачыклау.
- Ата – аналар почмагында татар халкының бәйрәмнәре, уеннары, милли ашлары, йолалары, бишек җырларына багышланган стендлар булдыру.
- Бәйрәмдә катнашырга теләк белдергән гаиләләргә өй эшләре бирү
- Гаилә эмблемасын ясау
- Гаилә девизын өйрәнү
- Татар халкыбызның мәкальләре, милли ашлары турында мәгълүмат туплау
- Концерт номерлары әзерләү
Проектны йомгаклау:
“Безнең гаилә – тату гаилә” дигән бәйрәм кичәсе үткәрү.
“Безнең гаилә - тату гаилә” бәйрәменең сценариесы
Гаилә бәйрәме мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның ата-аналары катнашында үткәрелә.
Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдәге стенага “Безнең гаилә – тату гаилә ” дип язылган плакат эленә. Катнашучы гаиләләр санынча өстәлләр куела, ә өстәлләрдә – гаиләләрнең эмблемасы һәм исем – фамилияләре язылган табличкалар. Балалар һәм кунаклар залга кергәндә “Тәфтиләү” көе яңгырап тора.
Алып баручы. Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.
Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта. Хәзербәйрәмебез түренә аларны чакырабыз. Рәхим итегез, хөрмәтле әти – әниләр!
(Алып баручы аларның һәрберсе белән таныштырып чыга.)
1 нче бала.
Бакчабызда – ыгы – зыгы,
Күп кунаклар килгәннәр.
Бездә бәйрәм буласын
Әллә кайдан белгәннәр.
2 нче бала.
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә.
Нигә кояш көлеп карый –
Беләбез һәммәбез дә.
3 нче бала.
Бүген - гаилә бәйрәме,
Бүген бездә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
4 нче бала.
Без бәйрәмнәр яратабыз,
Бәйрәм көннәр еш булсын.
Әти – әни һәм кунаклар
Безгә гел килеп торсын.
Барысы бергә.
Бәйрәмнәр булып торсын!
Бәйрәмнәр гөрләп торсын!
5 нче бала.
Безнең төркем балалары –
Әйтерсең бер гаилә.
Дус, тату, бердәм яшибез,
Күреп торасыз менә.
6 нчы бала.
Күп белергә омтылабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Бию көе яңгыраса,
Ялындырып тормыйбыз.
7.Кая барма, шунда әни йөзе,
Кая барсам, әни күңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп йөри гомергә.
8Рәхмәт яусын безнең әниләргә,
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әниләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
9Җан җылысын тоя күңелебез
Әни көчен тоя кулыбыз!
Үпкәләмәсеннәр! Әниләргә
Гел изгелек кенә кылыгыз
10Бәйрәмебез белән котлап,
Әти – әни ,сезгә дәшәбез,
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
11Сезгә булган чиксез хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык – куанычлар , зур бәхетләр,
Юлдаш булсын гомер – гомергә.
12Авыр вакытларымда
Алар дус һәм киңәшче
Таянычым булганга
Мин үзем һәрчак көчле.
Алып баручы. Бәйрәмнәр бик күп. Ә гаилә бәйрәменең иң тәүгесе кайсы икән? (Туй көне.) Әйе, бер – берсен яраткан яшь егет белән кыз никахлашып, гаиләкорып җибәрә. Гаилә нык, имин булсын өчен аның үз законнары, кануннары барлыкка килә. Алар үзләре дә сизмәстән шушы кануннар нигезендә яши башлый. Ул кануннарны без гаиләнең девизы дип атадык. Кайсы гаилә нинди девиз нигезендә яши икән?
1 конкурс. “Гаилә девизы”
Һәр гаилә үз девизын әйтә, мәсәлән:
1.“Иңне – иңнәргә терәп,
Әби – бабага кирәк
Балаларга без терәк
Булып яшәргә кирәк.”
2.“Картайганчы, тигезлектә
Бергә тормыш көтәргә.
Кайгыны да, шатлыкны да
Һәрчак уртак итәргә!”
3.“Алдашмаска, адашмаска,
Авырлыкта – ташлашмаска!” һ. б.
- Әйе, шундый девизларга таянып яшәгән гаиләләр чынлап та күркәм була. Ә инде дөньяга уртак бала тугач, бу гаилә тагын да матурланып, тулыланып китә. Сабый дөньяга аваз салганчы ук, әти – әнисе аңа исем сайлый. Һәр исем нинди дә булса бер мәгьнәгә ия. Безнең гаиләләр балаларының исемнәре нәрсә аңлатканын белә микән?
2конкурс.“Балагызның исеме нәрсәне аңлата?” (Һәр гаилә үз баласы исеменең мәгънәсен аңлата, мәсәлән: Булат – корыч кебек нык, таза, Камил – тулы, бөтен. Һ.б.)
-Бала тугач та гаиләнең иң кадерле кешесенә әйләнә, ул гаиләне тагын да ныгыта, дуслаштыра. Әти кеше, ир – ат буларак, бала тугач бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырыша. Кайсы әти күбрәк булышты икән? Сынап карыйк әле!
3конкурс. “Кайсы әти баланы тизрәк биләүләп әнисенә тапшыра”.
( Әтиләргә курчаклар һәм биләүлекләр бирелә. Алар курчакны тиз генә төреп әниләргә тапшыра.)
-Ә хәзер чират әниләргә җитте. Бар йөрәкнең җылысын, назын алар бишек җырларына салган. Әниләребез балаларына нинди бишек җырларын җырлады икән?
4конкурс. “ Бишек җырлары”. ( Һәр ана баласына җырлаган бишек җырын башкара.)
-Бала үсеп, тәүге адымнарын ясаганда, беренче сүзләрен әйткәндә, алар белән бик кызык хәлләр булгалый. Һәр гаиләнең күңел түрендә нинди дә булса кызыклы хәл саклангандыр. Шуларны искә төшерик әле.
5конкурс. “ Бала белән булган кызыклы хәл” .
(Һәр гаилә баласы белән булган нинди дә булса кызыклы вакыйганы искә төшереп сөйли.)
-Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуның берсе турында әйтәм:
Кайвакыт ул мамык төсле йомшак,
Кайвакытта корычтай ул каты.
Кайчагында була баллы, татлы,
Ә кайчагында әремнән дә әче.
Бу нәрсә?
-Әйе, тел. Тел – ананың балага биргән иң кадерле бүләге. Ә сез гаиләдә матур итеп сөйләшә, бер – берегезгә тәмле сүзләр әйтә беләсезме икән, сынапкарыйк әле!
6конкурс. “ Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?” (Һәр гаилә чиратлап матур сүзләр әйтә, мәсәлән: 1 нче гаилә: “Матурым” , - ди. 2 нчесе – “Акыллым”. 3 нчесе “Йомшагым”, ди. Ахыргы гаилә матур сүз әйткәннән соң, 1 нче гаилә һәм башка гаиләләр уенны дәвам итәләр. Сүз таба алмыйча туктап калган гаилә уеннан “төшеп кала”.)
-Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да, финанс министры да бар. Балалардан сорыйк әле: Сезнең гаиләдә кем баш? Ни өчен шулай уйлыйсың? Гаиләдә акчаны кем саный? Кем күбрәк “туздыра”?
7 конкурс. “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?” (Идәнгә вак акчалар сибелә. Әтиләр – җыя, балалары – ташып тора, әниләре – саный.)
-Барыбыз да беләбез, бала үскәндә акчаның күпмедер өлеше уенчыклар алуга тотыла. Әти – әниләр балаларына нинди уенчык кирәк икәнен беләме?
8конкурс. “ Күз бәйләп кем тизрәк уенчык сайлый?” ( Һәр әни, күзләрен бәйләп, “Уенчыклар кибете”ннән баласы әйткән уенчыкны капшап таба һәм аңа тапшыра.)
-Уенчыклар белән уйнап бала үсә, бакчага йөри, ә кичләрен гаилә әгъзалары бергәләп ял итәләр, күңел ачалар. Кайсы гаилә ничек ял итә соң?
9конкурс. “ Гаиләләрнең концерт номерлары” ( Һәр гаилә үз талантын күрсәтә.)
-Ә хәзер, хөкемдарлар бәйгеләргә нәтиҗә ясаган арада, сүзне балаларга бирик.
Бию балалар башкара
10 конкурс. “Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорауларга җаваплар бирү.)
-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак.)
-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)
-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк.)
-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)
-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)
-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый.)
-Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк.)
11Конкурс"Гаиләнең яраткан ризыгы" пешереп килгән ризыклар турында сөйләп бирү .
12 конкурс. “Мәкальнең ахырын әйт!”
-Кем эшләми... (шул ашамый.)
-Беләге юан берне егар ... (белеме булган меңне егар.)
-Һөнәрле үлмәс ... ( һөнәрсез көн күрмәс.)
-Казаныңа ни салсаң ... (кашыгыңа шул чыгар.)
-Ана күңеле балада ... (бала күңеле далада.)
-Ата – ананы тыңлаган адәм булган ... (тыңламаган әрәм булган.)
-Атасына карап ... (баласын коч.)
-Оясында ни күрсә ...(очканда шул булыр.)
-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә ... (игелек күрмәс.)
-Үзеңне үзең мактама ... (кеше сине мактасын.)
-Игелекле бала үстерсәң ... (картлыгың бәхетле булыр.)
Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына якынлаша. Безнең әти – әниләргә, әйтер сүзебез бар. Бу нәниләр – безнең киләчәгебез. Аларны яратыгыз, мәрхәмәтле, тәүфыйклы итеп үстерергә тырышыгыз! “Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Әбалаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән?
Алып баручы (балалардан сорый) Балалар(барсы бергә):
-Җирдә сезгә ни кирәк? - Әти һәм әни кирәк.
-Җирдә сезгә ни кирәк? - Без яшәрдәй өй кирәк.
-Җирдә сездә ни кирәк? - Туган үскән ил кирәк.
-Җирдә сезгә ни кирәк? - Туган телебез кирәк.
Алып баручы. Әйе, хөрмәтле әти – әниләр, балаларыбыз дөрес әйтә. Туган теле булган халыкның гына киләчәге бар. Шуны онытмасак иде. Хөкемдарлар нәтиҗә ясаган арада туган телебезгә мәдхия җырлап алсак, бәйрәмебез тагын да ямьләнеп китәр.
Барысы бергә басып “ Туган тел” җырын башкарганнан һәм
нәтиҗәләрясалганнан соң, гаиләләргә “Иң зыялы гаилә”, “Иң күркәм гаилә”,
“Иң тырыш..”һ.б.шундый номинацияләр бирелә, бүләкләр тапшырыла.
А.б. Күңелле булды кичә,
Мичтә бәлешләр пешә.
Хәзер инде ял итик,
Бергәләп чәйләр эчик!
Нәтиҗә:
Бәйрәмдә катнашучы һәр гаилә үткәрелгән чарадан кәнәгать калды. Балалар һәм ата – аналар бергә күңел ачтылар, бер – берсенә ярдәмләшеп, гаилә командасы булып чыгыш ясадылар, уңган – булганлыкларын күрсәттеләр. Үз гаилә әгъзаларының уңышларын күреп шатлану, горурлану хисләре кичерделәр. Татар халкының милли традцияләрен, гореф – гадәтләрен искә төшерделәр, алар буенча булган белемнәрен ныгыттылар, кызыксынуларын арттырдылар.Бу күңел ачу кичәсе татар теленә, аның бөеклегенә мәдхия уку булды! Бәйрәм кичәсе ата – аналар һәм балалар бакчасы арасында булган җылы мөнәсәбәтне ныгытты.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект
Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра. Ата-ана үрнәг...
Занятие по развитию речи в старшей группе "Тату гаилә"
Тема: «Тату гаилә» Максат. Бәйләнешле сөйләм үстерүне дәвам итү, рәсем буенча хикәя төзергә өйрәтү, игътибарлылыкны арттыру, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү; [ә] авазының дөрес әйтелешен ныгыт...
Без дус,тату гаилә
Максат: гаилә темасына кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм кулланырга өйрәтү.Бурычлар:Белем бирү бурычы: гаилә сүзен кулланышта кертү, балаларны Г.Тукай тормышы белән таныштыруны дәвам итү;Үстерешле бур...
"Тату гаилә". - "Дружная семья".
формировать у детей представление о семье; воспитывать интерес и уважительное отношение к членам семьи....
Безнен тату гаилә
Гаилә һәм татарстан символлары...
“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе
Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...
"Безнең гаилә-тату гаилә"
Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....