праздник национальный-перед посевной
методическая разработка (подготовительная группа) на тему
Праздник проводится перед посевом урожая. Это старинный обычай татарского народа, приносить зерно соседям, радоваться, веселиться, чтобы урожай был хорошим в будущем..
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
сценарий праздника | 167.5 КБ |
Предварительный просмотр:
“Шыйлык бэйрэмэ”
/праздник перед посевом/
Цель: Познакомить детей с национальным праздником “Шайлык”, с обычаями соседних национальностей(русский, удмуртский, марийский, узбекский); воспитывать патриотические чувства у детей к малой родине, уважать свою и чужую культуру, соблюдая обычаи.Вызвать у детей положительные эмоции от праздника.
Материал: зал оформлен в виде комнаты в избе соответствующей национальности(татарская изба), костюмы разных н6ародов( татарский, русский, удмуртский, марийский, узбекский), посуда, утварь данных национальностей, две лопаты.
Алып баручы: Ачылды ак калын юрган,
Исте апрел җилләре.
Кошлар кайта, сагындыра
Туган-үскән җирләре.
Көннәрен юлда үткәреп,
Куанышып очалар.
Канатларында күтәреп,
Яз китерә ич алар
/ “Яз килә” күнегү /
Кош: чив-чив, туем җитте, бар-бар.
Чив-чив, матур язлар алып килдек.
/чыгып китәләр/
Алып баручы: Язгы чәчү алдыннан авыл кешеләре бер өйгә җыелып күп
икмәк булуын,игеннәр уңуын,табаннарыбызнын, һәрвакыт
мул булуын теләгәннәр. Үзләре белән килгәндэ сый һәм
чүлмәккә салып бөртекләр алып килгәннәр. Теләкләр
теләнеп беткәч, сыйдан авыз иткәннәр. Менә тагын яз җитте. Моңа кадәр булган кебек, авылларда язгы чәчү башланыр. Без дә, балалар, сезннң белән үзебезнең бакчабызда бәрәнңге,кишер,суган һәм башка яшелчә утыртырбыз. Ә шуңа кадәр, бергә җыелып, матур итеп Шыйлык Бәйрәмен уздырырбыз.
/матур итеп авыл өе кебек бизәлгән залда Алып баручы балаларны
каршы ала, татар халык биюе яулыклар белән башкарыла/.
Алып баручы: Исәнмесез, кадерле туганнар, кадерле кунаклар!
Әйдәгез, түрдән узыгыз!
Кунаклар: Исәнмесез, Алсу апа!
1 нче кыз: Бу безнең бөртекләр-рәхим итеп кабул итегез.
Кунакка килдек без сезгә, изге сүзләр әйтегез...
2нче кыз: Менә сезгә ак эремчек! Безнең күңелләребез шушы эремчек кебек
ак булсын!
Алып баручы: Рәхмәт сезгә, әйдәгез, утырызыз.
/удмурт биюе кашыклар белән башкарыла/
Гости: Чырткемесь Алсу апай!
Ведущая: Здравствуйте дорогие гости, проходите.
1 мальчик: Мы принесли вам семена, гостинец и
наши пожелания.
2 мальчик: Вот вам мёд, и пусть жизнь ваша
будет такой же полезной.
Ведущая: Спасибо вам, присаживайтесь.
/русский хороводный танец с платочками/
Гости: Здравствуйте, тётя Алсу!
Ведущая: Здравствуйте гости дорогие,
проходите.
1 девочка: Мы принесли вам семена,
гостинец и наши пожелания.
2 девочка: Вот вам белая вкусная сметана
и пусть все желания ваши
будут светлыми.
Ведущая: Спасибо вам, присаживайтесь.
/марийский хороводный танец/
Гости: Салам лийже Алсу кокай!
Ведущая: Здравствуйте дорогие гости, проходите.
1 девочка: Мы принесли вам семена, гостинец и
наши пожелания
2 девочка: Вот вам яйца и пусть ваши столы
ломятся от изобилия.
Ведущая: Спасибо вам, присаживайтесь
Малайлар: Карагыз! Карагыз! Чит ил кунаклары
килә!
/ парный узбекский танец /
Кадерле: Исәнмесез, Алсу апа!
Алып баручы: Исәнмесез, кадерле балалар!
Әйдәгез, рәхим итегез!
1 нче бала: Бу безнең бөртекләр-рәхим итеп
кабул итегез.Кунакка килдек без
сезгә, изге сүзләр әйтегез...
2 нче бала: Менә сезгә татлы йөзем! Безнең
тормышыбыз шушы йөзем кебек
татлы булсын, ямҗле булсын!
Алып баручы: Рәхмәт сезгә,түрдән узыгыз, И-и, нинди юмарт икәнсез!
Күпме сый алып килгәнсез! Эремчек тә бар, бал да бар,
каймак та бар, күкәй де бар, йөзем да бар – бар да бар!
Карагыз бу ризыкларга – бодай да бар, борчак та бар, карабодай да бар! Рәхмәт сезгә! Тиздән язгычәчүләр башланыр, ял итәргә вакыт та калмас. Әйдәгез, бүген күңел ачыйк, бөтен сәләтебезне күрсәтик. Бөтенебез бергә җыелгач, күңелле итеп җырлап алыйк.
/”Күңелне ачыйк әле” җыры/
Алып баручы: Ә хәзер, балалар, күңел ачуны дәвам итик. Сез яз турында,
хезмәт турында, мәкальләр беләсезме?
/мәкальләр әйтү/
1.Хезмәт төбе сары алтын.
2. Эш сөйгәнне – ил сөяр.
3. Эше барның – ашы бар.
4. Тирләп эшләсәң, тәмле ашарсың.Кем эшләми – шул ашамый.
/бабай керә, узе белән ике көрәк алып керә/
Бабай:
Исәнмесез, кадерле кунаклар! Ярый,
һөнәрләрегез күп икән. Менә хәзер тагын уйлап
карагыз әле: түтәлләр казарга чыккач, күредем
мин ике көрәк, белмим, кемнәрдер аларны
коймага куйган сөяп...
Хәзер менә алып килдем, икесен кулга тотып:
ник монысы көмеш
балкый, ә монысын баскан тутык?
1 нче бала: Берсе аның күп эшләгән, көмеш төсле шунлыктан.Икенчесе гел
тик яткан, ялкаулыктан тутыккан.
Бабай: Зирәк икәнсез, эш сөйгәнлегегез әллә кайдан күренеп тора.
/ бабай чыгып китә, балалар “Яз полҗкасы” бииләр/
Алып баручы: Менә без сезнең белән биедек тә, җырладык та, матур итеп ял
иттек. Тик без нәрсәгә дип җыелган идек соң? Әйдәгез,
үзебезнең изге теләкләрне телик әле.
1 нче бала: Безнең бөртекләребез тишелеп чыгып мул уңыш бирсеннәр!
2 нче бала: Яңгыр да безне онытмасын, җирне дымландырсын!
3 нче бала: Бөртеген дә югалтмыйчы, игенне безгә җыеп длырга насыйп
булсын!
4 нче бала: Икенче уңыш алуга кадәр өстәлләребез мул булсын!
Бергә: Игеннәр уңсын!
Алып баручы: Игеннәр мул булсын, елларыбыз тыныч булсын, һәрвакыт
шат булыйк! Ә хәзер безнең сыйдан авыз итегез!
Возьмёмся за руки друзья
и встанем в хоровод,
И встанут рядом ты и я,
и все, кто к нам пришёл.
/песня “Хоровод дружбы/
Разработка Ж.Ф.Галлямовой -
музыкальный руководитель с
участием коллектива
МДОУ-д/с№1 “Золотой ключик”
Республика Татарстан, г.Агрыз
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Квест-игра "Весенняя посевная"
Цель: Поддержать у детей интерес к подвижным играм народов, проживающих в Поволжье. Желание использовать физические упражнения национального характера в самостоятельной деятельности....
Квест-игра Весенняя посевная
квест-игра...
Познавательно-творческий проект «Посевная машина для дедушки» для детей старшего дошкольного возраста
Пояснительная запискаНаука развивается, а вместе с ней, развиваются и роботы. В настоящее время большую популярность в работе с дошкольниками приобретает такой вид деятельности как конструирование. Ос...