Уенчыклар кибете.
материал (младшая группа) на тему
Икенче кечкенәләр төркеме өчен 8-март бәйрәменә сценарий.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
uenchyklar_kibete.doc | 55.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Алып баручы:
Беренче тамчылар тама,
Яз килүгә шатланып.
Язлар җиткәч, таңнар ата
Зәңгәрләнеп, сафланып.
Рамир
Бакчабыз гөрләп тора,
Шаулап тора күрегез.
Без бит бәйрәмгә җыелдык,
Әллә шуны белмисез?
Камилә
Газиз әниләрне котлап,
Җырларбыз да, биербез.
“Бәйрәм белән сине ,әни!
Бәхетле бул!”- диербез.
Даша
Много звездочек на небе!
Много колосков в полях!
Много песенок у птицы!
Много листьев на ветвях!
Только солнышко одно-
Греет ласково оно!
Только мамочка –
Всех роднее мне она!
Илшат
Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Җырлап алыйк, әйдәле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме.
Җыр “Әниләр өчен бию”
Алып баручы:
- Балалар, без сезнең белән бүген яз бәйрәменә җыелдык. Урамда – яз, кояш! Яз килгәнгә, барлык табигать шатлана, йокысыннан уяна. Безнең күңелләрдә дә яз шатлыгы.
(Матрешка керә)
Матрешка:
-Исәнмесез балалар! Исәнмесез әниләр, әбиләр! Сез мине таныйсызмы? Мин күңелле Матрешка, җырларыгызны ишетеп сезнең бакчага килдем. Сез нинди матур итеп киенгәнсез, сездә әллә бәйрәмме? Нинди бәйрәм? Әйтегез! (балаларның җаваплары) Ә, миңа сезнең бәйрәмдә калырга ярыймы?
Алып баручы:
-Әлбәттә, Матрешка, кал безнең белән!
Матрешка:
-Ай, рәхмәт! Минем күптән сезнең балалар белән уйныйсым, күңел ачасым килгән иде!
Алып баручы:
-Кадерле әниләр, әбиләр! Бүген без сезне, балаларыгызның иң яраткан кибете – уенчыклар кибетнә чакырабыз!
Матрешка:
-Безнең кибет гади түгел. Ул безнең тылсымлы. Андагы уенчыклар сөйләшә, уйный һәм җырлый беләләр!
Алып баручы:
Кибетебез ачыла,
Уенчыклар сатыла.
Әйдә, рәхим итегез,
Сатып-алып китегез!
Матрешка:
Безнең бүлеккә килегез,
Уенчыклар алырга.
Менә нинди матур аю,
Оят алмый калырга!
Эмилия (Амелия)
Мишка косолапый,
По лесу идет.
Шишки собирает,
Песенки поет.
Вдруг, упала шишка,
Прямо мишке в лоб...
Мишка рассердился,
И ногою топ!
Бию: “Аю белән курчак биюе”
Алып баручы:
-Ә, бу бүлемдә – матрешкалар!
Карагыз әле, нинди матурлар!
Чуар күлмәкләрен киеп,
Төп-төз басып торалар!
Малика(1 гр.)
Ах, матрешечка – матрешка
Хороша, не рассказать!
Очень любят с тобой детки
В нашем садике играть.
Щечки яркие, платочек,
А на платье цветики.
Весело кружатся в танце
Яркие букетики.
Җыр: “Матрешкалар”.
Алып баручы:
Менә нинди матур песи,
Утыра ул моңаеп...
Әйдәгез, уйныйк бергәләп,
Торсын әле елмаеп!
Айсылу (Фәридә 1гр.)
Песи, песи, пескәем
Соры синең төскәең,
Йомшак синең йоннарың,
Җылы синең туннарың.
Азалия (1гр.)
Мыраубикә кызык та соң
Мыр, мыр, мыр, мыр итә.
Әбиемнең итәгендә
Гыр, гыр, гыр йоклап китә.
Җыр: “Песи, песи...”
Матрешка:
Менә нинди матур курчак,
Исемнәре Әнисә.
Үзе җырлый, үзе бии,
Уңган курчак, Әнисә!
Җырлы-бию “Әнисә”.
Алып баручы:
Туп-туп тубыбыз,
Син безнең матурыбыз,
Тишмәбез дә, югалтмабыз,
Оста тота кулыбыз.
Уен: “Туп-туп, матур туп”.
Алып баручы:
Бу бүлектә уенчыклар,
Никтер үпкәләшкәннәр.
Үпкәләшү начар гадәт,
Шуны да белмәгәннәр!
Бию: “Поссорились-померились”
Алып баручы:
-Менә безнең балалар ничек тату итеп яшиләр!
Матрешка:
Алсу хәзер зур инде,
Аңа да өч яшь тулды.
Чынаякларны юып,
Барсын да каплап куйды.
Җамыякка сөт алды,
Май, шикәр һәм тоз салды,
Ә, аннары он салып,
Барсын бергә бутады.
Гаиләсен сыйларга,
Камыр баса ул хәзер.
Куллары аның өлгер,
Пәрәмәчләре әзер.
Җыр: “Мин пешерәм”.
Сөмбел (2гр)
Мама! Из-за нас порой грустит.
Мама! Пожалеет и простит.
Мама! В этом слове солнца свет.
Мама! Лучше слова в мире нет!
Ясмина Ш (1гр.)
Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы.
Нинди бәхет –
Һәр баланың
Үз әнисе булуы.
Кәрим:
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк!
Камиль (1гр)
8 март –әни бәйрәме,
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
Айгөл (1гр)
Ничек табарга
Кайда чәчәк бар?
Кая карама – каплаган ак кар.
Асия
Бәйрәм бүләксез булмый ул,
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны
Хәзер менә күрерсез.
Руслан
Нәни кулларым белән мин
Тик сиңа, диеп кенә
Әзерләдем бүләгемне
Бик зур көч куеп менә.
Инзилә:
Биедек тә, җырладык та,
Шигырьләр дә сөйләдек.
Бәйрәм итеп уйнап алдык,
Матур көйләр көйләдек.
Азалия:
Бәйрәм киче бетеп килә,
Әниләргә әйтик шуны:
Сәламәтлек, бәхет телик,
Һич белмәсеннәр борчуны.
Мәдинә:
Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә,
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.
Руслан:
Тышта яз әле,
Яңа башлана.
Тамчылар тып-тып
Түбәдән тама.
Җыр “Яз, яз, яз җитә...”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ДИДАКТИЧЕСКАЯ ИГРА "МАГАЗИН" (КИБЕТ)
УЕН “КИБЕТ” Максат:Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.Бурычлар:1. Сөйләмне аралаш...
Дидактическая игра "Кибет"
Дидактическая игра "Кибет". Цель: закреплять пройденные слова по теме "Магазин"на татрском языке....
Конспект занятия с использованием УМК по обучению детей татарскому языку в старшей группе "Яшелчәләр кибете"
Конспект занятия с использованием УМК по обучению детей татарскому языку в старшей группе...
Проект "Киемнәр кибете" по УМК "Говорим по-татарски"
Игра является потребностью растущего организма. Игра в дошкольном возрасте влияет на развитие всех сторон личности. В игре дошкольники лучше усваивают новые зн...
Дидактик уен "Кибет"
Дидактическая игра "Магазин" предназначена для детей старшего дошкольного возраста.Цель игры:- закрепить названия одежды, цветов....
сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты Тема: “Уенчыклар илендә кунакта” Мустафина Г.К. Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар ”
Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча шөгыль конспектыТема: “Уенчыклар илендә кунакта” Мустафина Г.К.Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар &rdquo...
Дидактик уен "Уенчыклар кибете"
Дидактик уен «Уенчыклар кибете» (Мәктәпкә әзерлек төркеме)Максат:Сүзләрне иҗекләргә бүлергә өйрәтүБурычлар:Сүзгә аваз анализы ясау күнекмәсен камилләштерү;сүз байлыгын арттыру,...