В наших сердцах - ты Тукай!
методическая разработка (подготовительная группа) на тему

Сценарий посвященный ко Дню рождения татарского поэта Габдуллы Тукая. В Республике Татарстане большим масштабом отметили 130-летие Г. Тукая. В нашем саду был провен праздник. Дети и родители принимали активное участие.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл v_nashih_serdtsah_-_ty_tukay.docx16.11 КБ

Предварительный просмотр:

Шагыйрь Габдулла Тукайның

туган көненә багышланган

әдәби-музыкаль кичә.

    Залның бизәлеше: чәчәк белән уратып алынган Тукай портреты,Тукай

әсәрләреннән иллюстрацияләр, китаплар күргәзмәсе, почмакта өй күренеше.

    Цитаталар:                    Син күрмәгән яңа буын килде,

                                            Котлап бүген туган көнеңне.

                                            Киләчәккә барган улларыңнан

                                            Ишетәсең туган телеңне.

                                                                          (Ш. Галиев)

                                                               

“Туган тел” көе яңгырый.

 Алып баручы: Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Хәерле көн! Тыңлагыз әле, нинди гаҗәеп матур көй ишетелә?! Кемнең сүзләренә язылган җыр бу?

Балалар: “Туган тел ” җыры. Тукай абый язган.

Алып баручы: Әйе шул, кар сулары аккан чакта, күк йөзендә кояш балкыганда шаулап-гөрләп яз ае-апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Без дә бүген аның туган көн кичәсенә җыелдык. Чөнки ул балаларны – сезне бик яраткан һәм сезгә бик күп шигырь-әкиятләрен язып калдырган. Үз әсәрләрендә ул хезмәтне сөяргә, зурларны хөрмәт итәргә, татар телебезне яратырга өндәгән.

                                          Тарих бик күп исемнәрне белә,

                                           Бөек шәхесләргә дөнья бай.

                                           Сәнгать дөньясында маяк булып,

                                           Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

    Бала:                              Кая гына карама син

                                            Бөтен җирдә- тантана:

                                            Әтиләр дә, әниләр дә

                                            Балалар да шатлана.

    Бала:                              Нилектән бу, нилектән бу?

                                            Берәрегез беләме?

                                            Ник белмәскә! Бүген,

                                            Бүген Тукай бәйрәме!

Алып баручы: Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районының Кушлавыч авылында туа. Балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авылларында үтә. Кырлай авылында аның истәлегенә багышланган музей бар.

Җыр: “Тукай абый” (М.Шәмсетдинов көе, З.Туфайлова сүзләре.)

 Алып баручы: Балалар, ә сез беләсезме, Тукай, кечкенә вакытында балалар бакчасына йөрмәгән. Габдулла кечкенәдән үк әти-әнисез кала, әле аны бер гаилә үзенә ала, әле икенче гаилә. Җәен-кышын иптәшләре белән урамда уйнаган, әти-әниләренә булышкан .

   Тукай авылны, аның табигатен  бик яраткан, кечкенәдән үк нечкә күңелле булып үскән. Табигать кочагына чыккач һәр бөҗәк, кош, үлән белән серләшкән.  Кечкенә дүрт аяклы дусларыбызга карата мәрхәмәтле булган.

Әйдәгез, Тукай абыегыз язган кайбер әсәрләрне тыңлап китик.  

   

Бала: “Безнең гаилә” шигырен укый.

(Мәтәлчек ата-ата эт киемендә малай килеп керә. Ул уйный,ауный. Бераздан малай керә.)   

Бала: «Кызыклы шәкерт» шигырен укый. 

Алып баручы: Тукай абыегызның балачагы авылда үткән. Балык тоткан, иртәнге чыкта яланаяк йөргән, елгада су кергән.    

                                       Җыр “Туган авыл”

                                                  (Г. Тукай сүз., А. Монасыйпов көе.)

(Музыка яңгырый. Күбәләк булып киенгән кыз һәм малай керә.)

Алып баручы: Табигатне яратып, хайваннар, кошлар, бөҗәкләрне аңлап, алар белән аралашып үскәнгә, ул олы җанлы шәхес булып җитешә. Г.Тукай үзенең шигырьләре аша сезне тәртипле, тырыш булырга өнди.

                                           Җыр “Бала белән күбәләк”

                                                         (Г. Тукай сүз., З. Хабибуллин көе).      

    Алып баручы: Инде шигырьләр дә, матур җырлар да тыңладык. Әйтегез әле, сез тагын Г. Тукайның нинди әсәрләрен беләсез һәм яратасыз? (Балалар әкиятләрен атыйлар)

(Көй яңгырый. Су анасы тарак эзләп йөри.)

    Су анасы: Тукта, тукта, карак! Кая минем алтын тарак? Кая качты ул малай? Балалар, сез монда малай күрмәдегезме? Алтын тарагымны урлап качты. Эх-х! Миңа нишләргә хәзер? Игътибар белән карагыз әле, тарагым монда гына түгелме икән?

(Балалар һәм Су анасы таракны эзлиләр, алдан куелган бер урындык астыннан табып алалар.)

    Су анасы: Бик кайгырган идем, тарагым табылды, рәхмәт сезгә. Сезнең арада карак балалар юк икән.  Рөхсәтсез кеше әйберләрен алмагыз. Минем  сезнең белән уйнап аласым килә. Уйныйбызмы.

Уен: “Алтын тарак “

(Музыка уйнала, балалар таракны кулдан-кулга җибәрәләр. Көй туктагач, тарак кемдә кала,шуңа “җәза” бирелә.)

  1. Өзекне танып әйт.
  2. Табышмакка җавап тап.
  3. Шигырьнең ахырын әйт.

(Су анасы рәхмәт әйтеп чыгып китә.)

 Алып баручы: Бервакыт, Тукай, чоландагы сөт чүлмәгенә төшкән тычканны күргән.  Тычканның иреккә чыгу теләге турында, шигырь иҗат иткән.

Бала: «Сөткә төшкән тычкан» шигырен укый.        

(Кинәт  Шүрәле йөгереп керә.)

Шүрәле: Әле сез, миннән башка гына Тукай абыегызның бәйрәмен үткәреп  ятасызмы? Ничек инде ул, Шүрәледән башка гына бәйрәм буламыни ? Хәзер бөтенегезне кытыклап...

Алып баручы: Тукта әле, Шүрәле. Син безгә ачуланма. Без сине бик яратабыз.

Шүрәле: Шулаймы. Минем белән уйныйсызмы соң?

Алып баручы: Рәхәтләнеп. Синең турында балалар, җыр беләләр. Әйдә, җырлап-уйнап алабыз.

Шүрәле: Сөенечемнән сезнең белән уйнап, җырлап алам.

Җырлы-биюле уен “Шүрәле”.

Шүрәле: Рәхмәт, балалар, миңа урманыма китәргә вакыт . Мин сезне җиләк, гөмбәләр җыярга көтеп калам.

(Шүрәле чыгып китә.)

Алып баручы: Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Бәйрәм кичәбез ахырына якынлашты. Изге туган телебезгә, газиз, татар теленә Тукай кебек тугры булып калыгыз.

                                            Тукай! Нинди бөек исем

                                            Ул безнең йөрәкләрдә.

                                            Бу исем йолдыз кебек

                                            Нур чәчә еракларга.

                                 “Туган тел” җыры белән бәйрәм тәмамлана.            

                                                                               

 

       

                                                                                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай - в наших сердцах

Сценарий праздника, посвященному великому татарскому поэту Г.Тукаю...

Конспект занятия по развитию речи:"Габдулла Тукай в наших сердцах".

Это занятие систематизирует знание детей о творчестве Габдуллы Тукая, совершенствует навыки выразительного чтения стихотворений, вызывает у детей радость от участия на занятии, воспитывает интерес к т...

Игра- Конкурс "Г.Тукай в наших сердцах".

Цель:Познакомить детей подготовительной группы с жизнью и творчеством Габдуллы Тукая.Воспитывать в детях любовь и бережное отношение к произведениям Габдуллы Тукая.Формировать у детей честность, правд...

Тукай в наших сердцах

Сценарий приздника, посвященного Г.Тукаю. Дети знакомятся с героями сказок, стихотворений великого татарского поэта....

Проект"Габдулла Тукай в наших сердцах"

Имя Габдуллы Тукая известно не только в Татарии, но и далеко за её пределами.Его знают все, кто ценит искусство, кто любит поэзию.Важно, что через его произведения дети изучают традиции татарского нар...

Конспект развлечения для детей подготовительной группы "Тукай живет в наших сердцах"

Воспитывать интерес к творчеству татарского поэта Г.Тукая....

Г.Тукай в наших сердцах

Презентация для детей ДОУ по творчеству Г.Тукая...