Г.Тукай - в наших сердцах
план-конспект занятия (старшая группа) по теме
Сценарий праздника, посвященному великому татарскому поэту Г.Тукаю
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
novyy_god.doc | 43.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Алып баручы: Әй Яңа ел, Әй Яңа ел,
Кил син безгә тизерәк.
Җыйналышып түгәрәккә
Басыйк дуслар бергәләп.
1 нче бала. Килеп җитте кыш та,
Ай – яй салкын тышта.
Өч ай торыр торса,
Аның гомере кыска.
2 нче бала. Салкын кыш килде.
Ак карлар яуды.
Буран уйнады,
Таулар ясалды.
Җыр ” “
Алып баручы: Балалар, чыршыбыз бигрәк матур бизәлгән. Әйдәгез бергәләп чыршыны карап чыгыйк әле. Бигрәк матур чыршыбыз, ләкин утлары кабынмаган.Әйдәгез әле бергәләп әйтик әле: Бер, ике, өч утыңны кабыз!(чыршының утлары кабына)
Алып баручы: Менә чыршыбыз тагын да ямьләнеп китте.
Анда төрле утлар нурларын сипте!
3 бала: Сиңа карап сокланабыз,
Сиңа карап биибез.
Әйдә әле, бергәләшеп,
Бер әйләнеп җырлыйбыз.
Җыр “ “ (утыралар)
Алып баручы: Чү, балалар, туктагыз, тынычлыкны саклагыз.
Яңа ел әкиятен тыңлагыз!
(Урманда җырлап Карчәчәк йөри. Кулында курай. )
Карчәчәк: Мин кар чәчәк, карчәчәк.
Яшим урманда бик шәп.
Җәнлекләр белән мин дус,
Гомерләрем узмый буш.
Кыш бабай курай бирде,
Ул бик тылсымлы диде.
Курай тавышын ишетсәм
Килеп җитәрмен диде.
Алып баручы: Урманда салкын һава,
Ап – ак йомшак кар ява.
Кар бөртекләре белән
Карчәчәк биеп ала.
“Кар бөртекләре биюе”
Алып баручы: Бию белән онытылып
Курай бүкәндә кала.
(Кинәт аланга төлке килеп чыга һәм күзе курайга төшә.)
Төлке: Бу нинди әйбер икән, мин моны алыйм микән?
(кулына алып каранып торганда Карга килә)
Карга: Ал син аны, Төлкебикә,
Тылсымлы курай бит ул.
Кыш бабайдан Карчәчәккә
Бирелгән бүләк бит ул.
Кушкан аңа кыш бабай
Курайны уйнатырга.
Шуны ишеткәч, Кыш бабай
Килә ди, балаларга.
Төлке: Бик шәп булыр, курайны үземә алыйм әле.
Киңәш сорарга бүрегә барыйм әле.
(төлке китә, карчәчәк курайны эзли башлый)
Карчәчәк: И ходаем, кая киткән?
Курайкаем югалган.
Шушы бүкәндә иде бит,
Кем эше икшн, кем алган?
Барыйм тизрәк дусларыма –
Ярдәм сорап кяннарга-
Алар күрмәде микән.
Кем алып китте икән?
Ау! Куяннар, ау!
(карчәчәк чыршыны әйләнеп чыгып, куяннарны чакыра. Куяннар бии башлыйлар)
Куяннар биюе.
Карчәчәк: Ау, куяннар! Сез кайда?
Ярдәм тегез миңа!
Куян: Нәрсә булды карчәчәк?
Ник торасың аптырап?
Карчәчәк: Бар иде минем кураем
Кем алды икән шуны?
Куян: Без беләбез: курайны
Төлке бит алды аны.
Урманга кереп югалды.
Бүре янына юл алды.
Карчәчәк: Рәхмәт сезгә куяннар.
Булыштыгыз сез миңа.
( куяннар утыралар)
Төлке белән бүре очраша.
Төлке: Бүре дускай, тукта әле,
Миндә табыш бар бит әле.
Уйната алсак курайны
Кыш бабай йөгереп килер,
Безгә бүләкләр бирер.
Бүре: Тукта, тукта бир әле.
Мин өреп карыйм әле.
Алып баручы: Алай өреп карый ул,
Болай өреп карый ул.
Төлкебикә: Бир әле миңа тизрәк,
Синнән буламени ул?
(алар тарткалашканда карчәчәк килеп чыга)
Карчәчәк: Бирегез минем курайны.
Мин уйный башлыйм аны.
Тылсымлы курай бит ул.
Явызларга уйнаймый .
Төлке, бүре: мә Карчәчәк, мә
Без шаярдык кына.
Балаларга бүләк булгач.
Без бит шатландык кына.
Карчәчәк: Алай булгач, ашыгыйк.
Безне балалар көтә.
(чыршыны урап чыгалар)
Карчәчәк: Исәнмесез, балалар!
Сезгә кунакка килдек
Алып баручы: Кыш бабай да юк бит әле
Тизрәк чакырыйк аны.
Хәзер килеп җитәр ул,
Уйнатсаң кураеңны.
(карчәчәк уйный, кыш бабай керә)
Кыш бабай: Исәнмесез, балакайлар
Юксынмагыз, килдем мин.
Миннән башка бәйрәм булмас,
Көтәсездер дидем мин.
Күрәм чыршыгыз бизәлгән.
Сез дз үсеп җиткәнсез!
Рәхмәт сезгә балалар
Мине сагынып көткәнсез.
Әйдәгез килгез тизрәк.
Уйныйк , җырлыйк бергәләп.
Җыр “ Кыш “
Алып баручы: Әйлән – бәйлән уйнадык
Биедек тә , җырладык.
Инде хәзер балалар.
Шигырь сөйләп карарлар.
Шигырьләр: 1
2.
3.
4.
Кыш бабай: Балар әйдәгез әле уйнап көлеп алыйк әле. Сезгә минем курай охшыймы? Кем беренче йөгереп килә, курай шуңа була. Әйдәгез башта төлке белән бүре сез уйнап карагыз әле.
Уен “Кем тизрәк”
Кыш бабай: Бигрәк җитез икәнсез, балалар .
Безгә вакыт китәргә
Кирәк барып җитәргә.
Башка балалар көтә
Бәхетләр телим сезгә
Менә дусларым сезгә
Яңа ел бүләкләре.
Матур рәхәт яшәгез
Шул минем теләкләрем.
(бүләк тарата)
Бәйрәм бетә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект занятия по развитию речи:"Габдулла Тукай в наших сердцах".
Это занятие систематизирует знание детей о творчестве Габдуллы Тукая, совершенствует навыки выразительного чтения стихотворений, вызывает у детей радость от участия на занятии, воспитывает интерес к т...
Игра- Конкурс "Г.Тукай в наших сердцах".
Цель:Познакомить детей подготовительной группы с жизнью и творчеством Габдуллы Тукая.Воспитывать в детях любовь и бережное отношение к произведениям Габдуллы Тукая.Формировать у детей честность, правд...
Тукай в наших сердцах
Сценарий приздника, посвященного Г.Тукаю. Дети знакомятся с героями сказок, стихотворений великого татарского поэта....
Проект"Габдулла Тукай в наших сердцах"
Имя Габдуллы Тукая известно не только в Татарии, но и далеко за её пределами.Его знают все, кто ценит искусство, кто любит поэзию.Важно, что через его произведения дети изучают традиции татарского нар...
Г.Тукай в наших сердцах
Презентация для детей ДОУ по творчеству Г.Тукая...
«Габдулла Тукай в наших сердцах»
laquo;Габдулла Тукай в наших сердцах»Звучит веселая музыка Заходят дети и садятся.Ведущий: Здравствуйте дети! Сегодня мы собрались на праздник, посвященный дню рождения Габдуллы Тукая.Дор...
Развлечение "Габдулла Тукай в наших сердцах"
Развлечение...