"Тукай безнең йөрәкләрдә"
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Конспект развлечения для детей подготовительной группы "Тукай безнең йөрәкләрдә". Знакомство детей с  жизнью и творчеством великого татарского поэта.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_tukay.docx25.48 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного  вида  № 75 «Гвоздичка»




            «Тукай иленә сәяхәт»

Подготовили:
воспитатель по обучению детей

 татарскому языку высшей категории

                                                                                       Саломатова Г.Н.

           воспитатель по обучению

татарскому языку

                                              Метуданова А.О.

                                                         

                                                     

г. Набережные Челны

                                      2016 год

                        Аңлатма язуы

Габдулла Тукай – татар халкының күренекле шагыйре. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Г. Тукай иҗатын тирәнтен белү, балалар өчен язылган шигырьләрен аңлап уку бик зарур. Бөек шагыйрь Г. Тукай иҗатын өйрәнү, аның әсәрләре белән балаларны тирәнтен таныштыру татар теле тәрбиячеләренең зур максаты булып тора . Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Г. Тукай иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнү безнең алдыбызда түбәндәге бурычларны куя:

  • Балаларны Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру;
  • әдәби әсәрләрне тыңлый һәм сөйли белүләренә ирешү;
  • күренекле шагыйрь Г.Тукайга балалар күңелендә ихтирам тәрбияләү;
  • шагыйрь мирасы белән мөмкин кадәр тулысынча таныш булу;
  • шагыйрьнең әсәрләреннән рухи азык алу;

Г. Тукай әсәрләрен үзләштерү  максатлары:

  • балаларның сөйләмен үстерү – аның активлыгын арттыру; уйлау алымнарына өйрәтү, логик фикерләү сәләтләрен үстерү,  уен үзе теләп әйтеп бирергә күнектерү;
  • әхлак тәрбиясе бирү.

Г. Тукайның иҗаты белән балаларны таныштыру өчен төрле эш формалары   кулланыла: китаплар күргәзмәсе, викториналар, шөгыльләр, экскурсияләр,театральләштерелгән эшчәнлек, китаплар презентациясе, уеннар; тәрбиячеләр, ата-аналар белән эш.

Габдулла Тукай әсәрләре аша балалар татар халкының гореф-гадәтләре белән таныша ала, һәм олыларга карата кайгыртучанлык, игътибар һәм ихтирамхисләрен, балаларда эшчәнлек, гаделлек, батырлык, тыйнаклык, җаваплылык, белем алуга омтылыш тәрбияли, үз телең – ана теленең биеклеген белеп яшәргә һәм аны өйрәнүне һәрвакыт дәвам итәргә кирәклеген төшендерә.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Стенада – Габдулла Тукай портреты, өстәлдә чәчәкләр белән ваза һәм шагыйрьнең  китаплары куелган, стенада балаларның Тукай әсәрләре буенча ясалган рәсемнәре эленә. Сул  якта – урман күренеше, уң якта – күл күренеше ясалган.

Тукай маршы яңгырый, балалар залга үтәләр.

(Татар халык көе астында  татар милли киемнәрендәге алып баручылар бәйрәмне башлап җибәрә).

1нче алып баручы: Исәнмесез балалар! Хәерле көн, кадерле кунаклар!

2 нче алып баручы: Зәңгәр күк йөзенә язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне йокыдан уятып, туган ягыбызга матур апрель ае килеп җитте. Моннан 130 ел элек нәк менә шушы апрель аенда безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай Кушлавыч авылында дөньяга килә.

1нче алып баручы:  Буыннан буыңга күчә

                                    Синең күпме әсәрең,

                                    Үзеңдә белгәнсеңдер

                                    Алар күпме яшәрен

2 нче алып баручы:Кечкенәдән ятим калып,

Кулдан-кулга йөргәнсең,

Язмышның ачы-төчесен

Бала-чактан күргәнсең.

(Сәхнәгә чәчәчкләр тотып, татар халкының милли киемнәрендә алты бала чыга)

1нче бала:                  Илдә кояш, җирдә кояш

Йөздә кояш, күздә кояш

Көндәгечә көлә кояш

Әмма бүген үзгә кояш.

2нче бала:                  Туган якта язгы аваз,

Чыр-чу килә кошлар иле.

Чыңлап тора тавышлары

Тукай көне, Тукай көне!

3нчебала:                   Буген аның каршысына

                                     Канаталанып чыккан бөре

                                     Авыз сала томшыклары,

                                     Тукай көне, Тукай көне!

4нче бала:                  Иң кадерле, иң газиз тел

Ул үз телең – туган тел,

Әни – бабаң, эткәң – әткәң

Син сөйләшә торган тел

5нче бала:                  Бәйрәмнәрең алда икән әле

Кара, шагыйрь бүген текәлеп

Халкың килде сиңа мәхәббәтең

Ал чәчәкләр итеп күтәреп

6нчы бала:                Тукай! Син милләтебезнең

Сөенече, горурлык.

Шигырьләрең дә күңелдә

Мәңгелеккә калырлык.

(Балалар Тукай портреты астына чәчәкләр куялар һәм урыннарына утыралар).

Көй яңгырый. Залга күбәләк очып керә, чәчәкләр тирәли биеп йөри, чәчәккә куна. Малай йөгереп кереп күбәләкне тотмакчы була.

Малай:                       Эйт әле күбәләк,

Сөйләшик бергәләп

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Күбәләк:                    Мин торам кырларда,

Болында, урманда

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда

 (Күбәләк залдан очып чыгып китә, малай күл буена китә).

Малай: Монда нинди матур күл бар! Мин хәзер суга чумам...И рәхәт!

1нче алып баручы: Балалар, малай су керсен, ә без сезнең белән уен уйнап алабыз.

(Интерактив уен “Кайсы әкияттән”)

(Залда аккан су тавышы ишетелә башлый)

2нче алып баручы :Балалар, карагыз әле кем анда утыра!

Балалар: Су анасы!!!

Су анасы:            Суларга карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле.

Чумып, бакалар белән

Бер уйнап алыйм әле!

(Су анасы чәчен тарап бетерәдә суга чума. Малай чыга, таракны күрә).

Малай: Мин алтын тарак таптым!

Су анасы: Качма, качма, тукта, тукта, и карак

Ник аласың? Ул бит минем алтын тарак!

(Малай куркып, балаларга алтын таракны бирә. Балалар бер-берсенә таракны бирәләр, су анасы таракны алмакчы була. Су анасы таракны тоткач, уен бетә).

Су анасы: Балалар, рәхмәт сезгә, уйнаттыгыз, йөгерттегез, мин күптән инде болай шаярмадым!

(Су анасы алтын тарак белән суга чума).

Кәҗә белән сарык керәләр

Сарык: Шулай итеп без кәҗә дустым белән теге бүре башын шәһәрдә базарда сатып, шул акчага бабайга түбәтәй, ә әбигә башмак алып кайтып киләбез. Әле капчыкта буш урын калды, сезнең шигырьләрне дә шунда тутырабыз. Кайткач әби белән бабайга тыңлатырбыз.

(Балалар Г.Тукай шигырьләрен сөйлиләр: “Гали белән Кәҗә”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “”)

Кәҗә: Бер килгәч, түбәтәй һәм башмак белән уйнап та алабызмы әллә?

Татар халык уеннары “Башмакчы”, “Түбәтәй”.

(“Шүрәле” балеты музыкасы астында Шүрәле чыга)

Шүрәле: У-у-у-у-у, коткарыгыз мине бу бәладән! Зинһар өчен ярдәм итегез! Кысты, кысты бармагымны, Былтыр кысты, бик авыртааааа!

1нче алып баручы: Шүрәле, дус, бармагыңны былтыр кыскач ник быел кычкырасың соң?

Шүрәле: Нишләп былтыр кыссыннар, быел гына булды бу хәл, аны Былтыр исемле егет кысты, ай-яй, бигрәк авырта бармакларым

2 нче алып баручы: Балалар, әлле соң Шүрәлегә булышабызмы, бигрәк кызганыч бит,бичаракай.

Балалар: Эйе (кулларын ычкындыралар)

Шүрәле: И рәхмәт балалар, сез бигрәк мәрхәмәтлеләр икәнсез, менә хәзер кулларым бушады, сөенечтән мин сезнең белән уйнап, җырлап алам әле, сез ризамы?

Җырлы-биюле уен “Шүрәле”

(Шүрәле күчтәнәчләрен тарата.)

1 нче алып баручы: Балалар сез Г.Тукай шигырьләрен, әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы аласыз. Сез яшь Тукайчылар.

2 нче алып баручы: Изге туган телебезгә, газиз татар теленә Тукай кебек тугры булып үсәсез. Рәхмәт сезгә. Ә хәзер бәйрәмебезне Г. Тукайның “Туган тел” җыры белән төгәллик.

Җыр “Туган тел”.

                                 

Кулланылган әдәбият

  1. “Туган телем – Тукай теле”, Яр Чаллы, 2009
  2. Закирова К.В. Балачак аланы: балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия.-Казан:РИЦ,2011.-560 бит.
  3. Закирова К.В., Мортазина Л.Р. Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма. – Казан: Редакционно-издательский центр, 2012.
  4. Туган телдә сөйләшәбез:5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек / Төз.: З.М. Зарипова, Л.Н. Вәҗиева, Р.С. Зөфәрова һ.б. – Казан: ФОЛИАНТ, 2012.-304 Б.
  5. Туган телем – бөек анам теле – мәктәпкәчә тәрбия учрежденияләрендә тәрбияләнүче уртанчылар төркеме өчен ана теленнән дәрес планнары / Яр Чаллы, 2011 ел.
  6.  Закирова К.В., Мортазина Л.Р. Әй уйныйбыз, уйныйбыз ...: Балалар бакчасында хәрәкәтле уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма. – Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.
  7. Салават күпере журналы / №3, 2006 ел.
  8. Габдулла Тукайның балалар өчен шигырьләр җыентыгы/ “Татар мультфильм”, 2011


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби- музыкаль кичә "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә"

Музыкально- литературный вечер с детьми средней, старшей группы посвящённый 125-ти летию Габдуллы Тукая на татарском языке....

Тукай - безнең күңелләрдә

Залның түренә гөлләр белән бизәлгән Г.Тукай портреты куела. Залның бер ягында Г.Тукайның китапларыннан күргәзмә урнаштырыла, балалар ясаган әкиятләргә иллюстрацияләр куела. Балалар ярымтүгәрәк я...

Тукай безнең белән. Конспект.

Тукай безнең белән. Конспект....

Тукай безнең йөрэктэ

Сценарий праздника посвященная ко дню дня рождения Г.Тукая для детей старшей группы...

"Тукай - безнең күңелләрдә"

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе...

Сценарий "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Әлеге сценарий Габдулла Тукайның туган көненә һәм туган тел көненә багышланган....

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә

Балаларның  Г. Тукай турында булган белемнәрен тирәнәйтү, яңа мәгълүматлар бирү...