Сөмбелә бәйрәме
материал (подготовительная группа) на тему

Фардиева Лилия Мирсаяфовна

Сценарий к празднику осени для подгоовительной группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombele.docx21.59 КБ

Предварительный просмотр:

СӨМБЕЛӘ БӘЙРӘМЕ

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана,-

Бу кайчак була?

 Көз. Көз. Көз.

Сине көттек без.

Алма, кавын һәм карбыз

Өлгерми синсез.

 Көз. Көз. Көз.

Көзсез күңелсез.

Алтын-сары яфраклар да

Өлгерми синсез.

 Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Җыр “Яфрак бәйрәме”

Уңыш җыелды,

Аккошлар китте.

Матур көз ае

Килеп тә җитте.

Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып беттеләр.

Урман аланнарына

Алтын келәм ябылган

Миләш тәлгәшләренә

Назлап кояш сарылган.

Яхшы күңелле агачлар

Җирне дә онытмыйлар.

Төрле-төрле бизәк төшкән

Кием белән котлыйлар.

Снова осень за окошком,

Дождик сыплется горошком,

Листья падают шурша,

Как же осень хороша!

Листья золотом расшиты,

Тропки дождиком умыты,

В ярких тапочках грибы,

Все нам, осень, даришь ты!

Урамнар буйлап килә

Көзбикә көлә-көлә.

Яфракларны сибә-сибә

Шаяра, уйный, көлә.

(Музыка астында Сөмбелә керә).

Сөмбелә.Исәнмесез, дусларым,

Килдем мин сезгә тагын.

Мин көз кызы-Сөмбелә,

Көзге байлык кулымда.

Мичләрдә пешә күпереп,

Кызарып яңа икмәк,

Бу көз бәйрәме, димәк.

“Көз һәм балалар” җыры.

Рәхмәт сиңа, көз-Сөмбелә,

Синең барлыгың өчен.

Тормыш чыганагы булган

Барлык байлыгың өчен.

Сөмбелә.Бәйрәм итик бергә-бергә,

Мул уңыш хөрмәтенә.

Күрәм бакчагызда мул уңыш үскән. Әйдәгез яшелчәләрнең үзләрен тыңлап карыйк әле.

Кишер. Минем исемем – Кишер,

Теләсәң болай пешер.

Теләсәң ашка тура,

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

Кабак.

Таныйсыздыр инде мине.

Әйе, әйе, мин-кабак.

Минем тәмне белим дисәң,

Бәлешемне ашап бак.

Суган. Әче булса да суган,

Һәркөн мин кирәк , туган.

Минсез ашлар тәмьсез,

Минсез бакча ямьсез.

Кәбестә. Мин булам – Кәбестә,

Үзем яшькелт төстә.

Күлмәгем күп катлы,

Үзем бик тә татлы.

 Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

Чөгендер.Мин-чөгендер-

Мин дә кирәк

Кешеләргә ашар өчен.

Борщ пешерер өчен һәм

Венегрет ясар өчен.

Бәрәңге.

Мин-бәрәңге.Пешерсәң,

Мин тәмле булам бик тә.

Мине йөртәләр хәтта

Икенче икмәк дип тә.

Кыяр.

Кыярны һәркем таный.

Кыяр салатка ярый.

Әгәр дә куйсаң тозлап,

Кыяр саклана озак.

Помидор.Кызарып пешкән помидор

Бигрәк алсу йөзем.

Зур уңышымны алдылар

Бакчада быел көзен.

Шалкан.Шалкан агаң- мин булам,

Аягымда нык торам.

Ай-һай, нинди калынмын,

Нәкъ имән төбе сыман.

Карбыз.Менә, юлдан тәгәрәп,

Мин –карбыз килеп җиттем.

Үсәм-үсәм ди торгач,

Зурайдым , җитлектем.

Тәрбияче.Хәзер барлык яшелчәләр

Түгәрәккә басабыз.

Әйлән-бәйлән әйләнәбез,

Җырлап күңел ачабыз.

 

Җырлы-биюле уен“Огородная –хороводная”

Тәрбияче.Яшелчәләребез өлгерде, хәзер уңышны базга салыр вакыт җитте.

“Уңыш җыябыз” җыры.

Сөмбелә. Балалар, мин сезгә “Табышмак әйтәм- тап” уены алып килдем.

        Озын, яшел-түтәлдә,

        Сары, тозлы-кисмәктә. (Кыяр).

        

Һәр көн диярлек

Елап яшь коя.

Килгән кошларны

Көньякка куа. Бу кайчак?(Көз)

Туныйсың, тунаганда елыйсың (Суган).

Тәрбияче. Сөмбелә, балалар үзләре дә сиңа табышмаклар әзерләделәр.

Алсу битле кыз үсте

        Кызарып җиргә төште. (Алма)

        

Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә).

Җир астында алтын казык (Кишер).

Сөмбелә.

Мин “Көз һәм яңгыр” уены алып килдем.

Саумы, нәни дусларым!

Сезне сагынып килдем мин,

Сезгә аяз көннәрдә

Яңгыр алып килдем мин.

Балалар. Яңгыр яу, яу, яу, яу!

Сөмбелә. “Яу-яу-яу!” дип телисез, ә үзегез качып йөрисез.

Җыр “Көз килә” . Җырлый Нурия.

Сөмбелә. Агачтагы бар яфракны,

Чәчәкләр, үләннәрне,

Сап-сары төсләргә керттем,

Басуда игеннәрне.

Тәрбияче. Алтын-сары яфракларны

Кулларыбызга җыйык.

Җиңел бию көенә

Булмаса, биеп алыйк.

Яфраклар белән бию.(“Листопад”)

Көз килде, салкын һава

Курку салды кошларга.

Торналар оча туктаусыз

Җылы якка кышларга

Һәркайсы җилпи канатын

Очканда авыл аша.

Әйтерсең лә , каңгылдап

Җәй белән саубуллаша.

Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте

Җылы якка, көньякка.

Кошлар биюе.

Китсә дә бездән,

Җәйнең зур яме.

Алмашка килде

Уңыш бәйрәме.

Сөмбелә. Кадерле нәни дусларым, кунаклар! Минем китәр вакытым да җитте.

Көзем бик моңсу булса да,

Сезнең янда күңелле.

Башка балалар да көтә

Калып булмый, билгеле.

Сезнең алгы көннәрегез

Мактау белән үтсеннәр.

Барлык бакча балалары

Хезмәт сөеп үссеннәр.

Менә сезгә күчтәнәчем

Сыйланырсыз утырып.

Алмаларны алып килдем

Кәрзинемне тутырып.

Тәрбияче.Балалар, тагын бер тапкыр көзнең матурлыгына сокланыйк  һәм яраткан җырыбызны җырлап алыйк.

Җыр “Сөмбелә”.

Сөмбелә саубуллашып чыгып китә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценариесе

Сценарий на татарском языке...

Сөмбелә бәйрәме

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Сөмбелә күңел ачу кичәсе.

Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту...

Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә"

Конспект развлечения для детей старшего дошкольного возраста "Сау бул,Сөмбелә!"....

Сөмбелә - көз бәйрәме.

Сөмбелә - көз бәйрәме.(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)«Гомуми үсеш бирүче №7 нче Актаныш...

"Сөмбелә".

Көзге бәйрәм....

"Сөмбелә "

" Көз бәйрәме" - җырлы - биюле чара...