Сөмбелә
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Камалова Рузалия Фандусвна

күңел ачу

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sombel.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Музыка астында балалар залга керәләр һәм ярым түгәрәк ясап басалар. Зал бизәлгән. (Вальс “Көзге яфраклар”).

А.б. Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле килгән кунаклар, әти-әниләребез. Балалар, без бүген сезнең белән ел да үтә торган көзге бәйрәмгә җыелдык.

Һәр җирдә сары яфраклар,

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак-көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.

Көннәр инде салкынайды,

Кышлар бераз якынайды.

Тирә-як гел сары төстә,

Әллә соң бу алтын аймы?

Ребята! Осень наступила

И все вокруг позолотила:

Луга, поля, траву, леса,

И в зале нашем чудеса!

Давайте споем веселей

И праздник начнем поскорей!

Җыр: “Көз килә”.

Көз килде. Үләннәр

Сагайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Киң болыннарда,

Урман-кырларда

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

Уйсу җирләрдә,

Елга, күлләрдә

Көзге салкыннан

Сулар туңдылар.

Миләшләргә уралып,

Энҗе бөртек коела.

Кызыл чуклы күлмәге

Тамчыларда коена.

Миләшләрнең яфракларын

Җилләр уйнап куалар.

Әйләнгәләп уйнап аргач,

Алар җиргә куналар.

Алтын көзнең бүләген

Рәхәт әйтеп алабыз.

Гөлбакчабыз көзге ямьнән

Балкып тора, карагыз.

Бир кулыңны, бас уртага,

Безнең белән биергә.

Җыелышты нәни дуслар

Алтын көзне күрергә.

Үтте, китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте

Җылы якка, көньякка!

(алып баручыга): Апа, апа!

                              Шыбыр-шыбыр

                              Артыбыздан кем дәшә?

А.б. Беркем дәшми. Көзге яңгыр

        Зонтик белән сөйләшә.

Л. Батыр-Болгариның “Кулчатыр” җыры көенә кызлар зонтиклар белән бииләр.

А.б. Да, не балует нас осень хорошей погодой. Часто идет дождь, на улице - лужи, сыро и холодно. Так чтобы вы не промочили ноги, подарю вам две пары малюсеньких калошек (вынимает2 пары больших мужских калош) и один большой зонт, под который спрячется вся группа (достает маленький зонтик).

Давайте поиграем в игру “Не промокнем!” (Балалар зур галошлар киеп ярышалар, җиңгән команда кечкенә зонтик астында залны әйләнеп үтә).

Көз килде дә, бөтен җирне

Сары төскә буяды.

Яшелгә дә буяр иде,

Юктыр, ахыры, буявы.

Яратам сине

Сары төсне.

Бөтен дөнья

Алтын төсле.

Салкын җилләр исә

Тәрәзәгә чиртә.

Сап-сары яфраклар

Очып җиргә төшә.

Җыр “Яфраклар бәйрәме” Р. Еникеева муз. Л. Лерон сүзләре.

А.б. Так из года в год бывает:

Только осень подойдет,

Добрый праздник урожая

В селах празднует народ.

Знаем мы, что вдоволь будет

Калачей и хлеба нам.

Слава людям, слава людям,

Работящим их рукам!

А.б. Әйе, көз-мул уңыш чоры. Борын-борыннан безнең бабаларыбыз уңыш бәйрәмен зурлап үткәргәннәр. Бүген бездә дә бәйрәм, зур бәйрәм, уңыш бәйрәме. Бәйрәм кунаксыз булмый. Балалар, карыйк әле, безгә кем кунакка килә икән?

Балалар, күрегез әле! Көз, гүзәл безгә кунакка килә! Каршы алырга әзерләнеп алыйк! Көз,  чып-чын табигатнең гүзәл патшабикәсе! Ул чып-чын сихерче! Яфракларны төрле төсләргә буяп дөньяны бизәде. Нинди матур урманнар, кырлар! Ул яфрак бураннары! Ис китмәле! Әйдәгез, бастык! Көз гүзәлент каршы алыйк.

(Вальс көенә Көз керә. Кулында җиләк-җимеш, яшелчәләр салынган кәрзин).

Көз. Исәнмесез, дусларым!

        Исәнмесез, кунаклар!

        Сезне бәйрәм белән котлыйм!

Балалар. Исәнме, Көз! Әйдә, түрдән уз, рәхим ит.

Көз. (җырлый):

Гөлбакчага алып килдем,

Миләшемнең җырларын.

Тәкыялар бүләк итәм

Сезгә нәни дусларым.

Куш. Алтын яфрак кулларымда

          Минем сезгә бүләгем.

          Кызыл миләш  белән чиккән

          Минем сары күлмәгем.

Уен “Көз һәм балалар җыры”. Г.Гәрәева муз. Һәм сүзл.

1. -Көз, көз, әйт әле

    Кәрзинеңдә ниләр бар?

    -Кәрзинемдә кыярлар,

    Помидорлар, алмалар.

2.  –Көз, көз, әйт әле,

     Кәрзинеңдәниләр бар?

     -Кәрзинемдә яңгырлар,

     Җылы, суык көннәр бар.

3.  –Көз, көз әйт әле,

     Кәрзинеңдә ниләр бар?

     -Кәрзинемдә алтын-сары

      Кызыл матур төсләр бар.

(Көз кәрзиннән яшелчәләр һәм җимеш рәсемнәре ясалган башлыклар алып балаларга кидертә.)

Балалар шигырьләр сөйлиләр.

Яшелчәләр арасында

Иң тәмлесе мин-кыяр.

Җәй буена ашап туйгач,

Калганын тозлап куяр.

Яшелчәләр арасында

Мин дә үсәм бит, туган.

Ашны тәмләндерим, дисәң,

Күберәк утырт суган.

Мин-кәбестәне ашыйлар

Яшьлщре ёщм картлары.

Тщмемне белгщч абзыйлар

Күп утырта башлады.

Яшелчәләр арасында

Иң әчесе мин-борыч.

Борычны базарда сатып

Акча алырсың бер уч.

Мин-чөгендер-кешеләргә

Бик күп файда китерәм.

Кешедәге авыруларны

Вакытында бетерәм.

“Алма” дисәң дә, алалар,

Нәрсә соң, балалар?

Көз балаларны мактый, уен тәкъдим итә. Уен: “Яшелчәләр”.

(Балалар “яшелчәләр”, “Бакчачы”, “Сатып алучы”.)

Сатып алучы.

-Тук-тук!

-Кем бар?

-Мин.

-Син кем?

-Кеше. Сатып алучы.

-Нәрсә кирәк?

-Яшелчә.

-Нинди?

-Шалкан.

“Шалкан” йөгерә, сатып алучы аны куа, бала тотылса, уеннан чыга. Уен соңында “Яшелчәләр җыябыз” дигән шаян бию башкарыла. Балалар урыннарга утыралар, Көз поднос белән ипи ала һәм уртага баса.

А.б. Спасибо осени за все ее щедроты,

        Спасибо хлеборобам за работу-

        Трудились на полях они на славу!

         Еще богаче стал любимый край.

А.б.  Әйе, көзнең иң зур байлыгы-икмәк.

         “Ипи, тоз-якты йөз” ди халык.

Бала “Икмәк булса” шигырен укый.

Р. Миңнуллин

                   Ипи басуда үсә,

                   Аннан амбарга күчә.

                   Аннары мичтә пешә,

                   Кызарып мичтән төшә.

                   Шуннан килә өстәлгә,

                   Безгә куәт өстәргә.

                   Ипи булса табында,

                   Булдырам мин барын да.

А.б. Җыр “Көз төсе”.

       Күңелегез һәрчак аяз булсын,

       Килмәсеннәр сагыш-борчулар.

       Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

       Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!

       Күңелләргә якты нур өләшеп,

       Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

       Үз муллыгы белән көзләр килә,

       Йомгак ясап җәйге хезмәткә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценариесе

Сценарий на татарском языке...

Сөмбелә бәйрәме

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Сөмбелә күңел ачу кичәсе.

Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту...

Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә"

Конспект развлечения для детей старшего дошкольного возраста "Сау бул,Сөмбелә!"....

Сөмбелә - көз бәйрәме.

Сөмбелә - көз бәйрәме.(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)«Гомуми үсеш бирүче №7 нче Актаныш...

"Сөмбелә".

Көзге бәйрәм....

"Сөмбелә "

" Көз бәйрәме" - җырлы - биюле чара...