Кичке уен
методическая разработка (старшая группа) на тему

Ямалова Гулфара Мунавировна

Мили гореф гадәтләрне балаларга өйрәтү,балаларны халык  мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итү,балаларның күңелен    күтәрү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл maksat.docx18.81 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:  Мили гореф гадәтләрне балаларга өйрәтү,балаларны халык  

                  мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итү,балаларның күңелен    

                  күтәрү.

Җиһазлар: Зал матур итеп бизәлә, татар милли киемнәре, сөлгеләр, ашъ-  

                      яулыклар куела.

                      Язгы алан-яфраклар яра башлаган каеннар. Каен ботакларында

                      “сандугачлар” куелган.

Тәрбияче (татар мили киеменнән)

Карап тормый ара еракка,

Дуслар килгән безгә кунакка.

Дуслык бит ул- тормыш үзәге,

Дуслык бит ул- бәйрәм бизәге.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да.

Халкыбызның йолаларын

Искә төшерик әле,

Күңелле итеп бүген

“Уен” үткәрик әле.

(Туган як турында көй яңгырый)

Тәрбияче:

Язның бер матур кичендә, сандугачлар сайрап, агачлар яфрак ярганда, авыл яшьләре елга буена- кичке уенга җыелалар.

Аланга Әби белән Бабай килеп керә.

Исәнләшәләр.

А.б. Исәнмесез, Хәерле кич! Нишләп йөрисез кичен, Әбекәй? 

Бабай: Шушы аланлыкта кичке уен буласын ишетеп яшьчакларны искә төшерик, дип килдек, кызым.

А.б.  Дөрестән дә, без аларны

           Искә тошерик әле.

        Халык йоласын кайтарып,

        Бер уйнап алыйк әле.

Бабай: Соңга калабыз дип куркып, иртәрәк килдек, ахры......

(“Сандугачлар”сайравы ишетелә)

Әби: Аптырама карт карәле,

         Ничек матур аланда.

         Сандугач сайрый өздереп,

         Җыры сарыла җанга

         Карыйм, карыйм,

         Тик күрәлмим

         Кайда соң үзе, кайда?

(Әби үрелеп-үрелеп ачач башына карый)

Бабай: Нинди матур, моңлы тавыш ишетелә, күңелем тулып җырлыйсы килә башлады.

(Авыл көен җырлыйлар)

А.б. Бигрәк матур җырлыйсыз.

Бабай: Яшь вакытта болай гына җырламый идек шул, кызым. Үү, яшьләр килә түгелме?

(Матур милли киемнәр кигән кызлар керә)  (“Матур булсын” 1 куплет)

(Исәнләшәләр)

Бабай: Исәнмесез, исәнмесез, балакайларым! Кичке уенга чакырган өчен зур рәхмәт сезгә!

Әби:Инде кунак булыйк кичен,

         Бергә күңел ачыйк бүген.

 

    Су буенда ялгыз гына,

Үсеп утыра ак каен.

1 кыз:                                       Бәхетле бул, озак яшә,

      Ялгыз булма, дускаем,

       Онытма син бу дөньяда

     Бәхет дигән сүз барын

            Шатлык кына килсен сиңа

  Тик боекма, дускаем.

Әйдәгез, дусларым уен уйнап алыйк.( Йөзек салыш)

Залга, җырлап егетләр керә  (“Каз канаты каурый -каурый”)

1 малай:

 Исәнмесез кызлар

Һавадагы йолдызлар.

Кызлар: Исәнмесез! кемнәр дисәк, безнең малайлар икән.

2 малай:

Әйдә, дуслар, җырлыйк әле,

Уйнаган  гармуннарга,

Ал чәчәк күп яшик әле

Туган якларыбызда.

 Җыр:“Челтәр элдем читәнгә”              ( кара каршы җырлау)

3 малай:

Барысы да шундый уңган

Барысы да шундый булган,

Йөзләре кояш кебек

Торалар нурлар сибеп.

 4 малай:

Ә хәзер биеп алыйк әле

Сезне матур бии, диләр,

Биетеп карыйк әле.

 

(Татар биюе башкарыла)

Бабай:

И-и, балалар, күңелем бигрәк яшәреп китте. Без яшь чакта әле менә мондый уеннар да уйный идек.

(Капкалы уен уйнау)

2 кыз: Без биибез тыпыр- тыпыр

             Без биибез топ та топ.

             Бер бии башласак ,

             Безне булмый туктатып.

( Башкорт биюе)

Әби: Ай рәхмәт яугырлары, бигрәк матур биисез.

3 кыз: 

Туктатмагыз гармунны

Чакырыйк без кызларны

Бергә-бергә җырлыйк әле

Без яраткан җырларны.

Бабай: Йөрәкләрне җилкетә торган көй. Белмим ничек түзәргә?

(Бии)

А.б.       Бас,бас, катырак бас,

              Бии икән дисеннәр

              Безнең яшьләр табаныннан

              Ут чыгара дисеннәр.

Әби:     Җитәр, җитәр, уздырдың

              Бигрәк тузан туздырдың

              Аягыңны шакылдатып

              Колагымны тондырдың.

Бабай: Әбиеңнең кәҗәсе-

              Бакчада кәбестәдә

              Биемәгәч җырламагач,

              Мин монда нәмәстәгә.

(Җыр “Әнисә”)

    “Вальс”

 Хәзер әйдәгез бер уен уйнап алыйк.

(“Чума үрдәк ,чума каз”)

1кыз:  Сандугачлар, былбыллар,

             Тургайлар парлы була.

             Кем уенда парсыз кала,

             Шундук җәзасын ала.

“Парлашып калу ”  уены (Көй уйнаганда таралып биеп йөриләр, көй туктагач парлап калалар,  парсыз калганга җәза бирелә)

Уеннар бит дусларым,

Витамин кебек алар.

Күңелләрне үстерә,

Йөрәкләргә көч бирә.

               Милләтемнең гасырлардан килгән

Истәлекле гадәтләре бар.

     Күркәм гадәтләрне яшәтүче

 Олуг телем-татар теле бар.

Туган телем, тургай  җырлы телем,

Айланасың  алсу таңнарда.

Син  илһамлы, назлы  һәм  ягымлы,

Сөенәмен  һаман  шуңарга.

         Чал тарихлы горур кешеләр  без,

          Тынмас моң бар безнең каннарда

    Ата- бабай мирас иткән сымак

Дәвам итәр юлын без барда.

Онытылган гореф-гадәтләрне

Яңартабыз хәзер көннән-көн

Уен йолалары, җыр-биюе,

Һәр киләчәк көнне бизәсен.

Рәхмәт сезгә Әтиләр!

 Килеп яхшы иткәнсез.

                          Безнең бакчабызның шау тормышын

        Күреп китик әле, дигәнсез.

 

Әби белән бабай:

Рәхмәт, рәхмәт барыгызга

Күңелле ял иттердегез.

Яшь чакларны искә төшереп

Йөрәкләрне җилкеттегез.

Күмәк җыр. “Матур булсын”

( Табын янында Әтиләр белән бергәләп чәй эчү. Әтиләргә бүләкләр тапшыру)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

"Пумала патшабикә" турында әкият.

Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....

Әкият – Матур йорт (портфель). Сценарий выпускного.

Балалар бакчасыннан чыгарылыш кичәсе.Сценарий выпускного в детском саду на татарсклм языке....

Әкият аша экологик белем һәм тәрбия.

В данной статье приводится пример как через сказку мы можем дать экологическое воспитание....

«Дуслар җыелган җирдә” Өлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе.

Развлечение  с детьми старших групп на татарском языке "Дуслар жыелган жирдэ" с использованием фольклора татарских и русских народов....

Әкият иленә сәяхәт

Балалар белән математика шөгылендә әкият  иленә сәяхәт итү. Санау күнекмәләрен ныгыту, геометрик фигуралар белән танышуны дәвам итү. Уеннар ярдәмендә балаларның белемнәрен ныгыту....