Гаиләм – җылы учагым.
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”
Гаилә бәйрәме
“Гаиләм – җылы учагым”
Логопед төркеме балалары һәм әти-әниләре белән үткәрелгән бәйрәм.
I кв.категорияле тәрбияче
Ганиева Л.М.
4 нче март, 2015 ел.
Гаиләм – җылы учагым.
Малай: Син беләсеңме, бүген көн нигә шундый матур икән?
Кыз: Әллә шуны да белмисеңме? Бүген бит бездә гаилә бәйрәме. Син әти-әниеңне бәйрәм белән котламадыңмени әле?
Малай: Нихәл итим инде, бөтенләй онытканмын. Әти-әнием миңа үпкәләгәннәрдер инде.
Кыз: Әти- әниләр үпкәләсәләр дә сиздермиләр алар. Алар һәрвакыт безне яраталар, кичерәләр. Борчылма, әле соң түгел, җитешерсең әти-әниеңне бәйрәм белән котларга.
Малай: Кара әле, бүген безнең әти-әниләр кунакка килгәннәр бит. Аларны бәйрәм белән котлыйк, әйдә, балаларны чакырыйк.
Кыз: Дусларым, рәхим итегез!
Тәрбияче: Исәнмесез, хәерле кич хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Бәхетле булу өчен бик күп нәрсә: сәламәтлек, тамак туклыгы, өс бөтенлеге, көнкүреш уңайлыгы кирәк. Тулы бәхет өчен сине бик нык ярата торган кешеләр – әти-әниләрнең һәрвакыт синең белән бергә булуы кирәк. Тату гаиләдә үскән бала үзен бәхетле итеп тоя. Гаиләләрегез нык булсын, тату яшәсен дигән теләктә бәйрәмебезне башлап җибәрәбез.
Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар. Аларны һәркем үзенчә үткәрә. Шул бәйрәмнәрнең берсе 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне һәм 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне. Гади генә әйтсәк – әтиләр һәм әниләр бәйрәме. Без бүген шушы бәйрәмнәрне берләштереп, “Гаиләм – җылы учагым” дигән исем астында гаилә бәйрәме итеп үткәрергә булдык.
Бакчабызда ыгы-зыгы,
Күп кунаклар килгәннәр.
Бездә бәйрәм буласын,
Әллә каян белгәннәр.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
Без бәйрәмнәр яратабыз,
Бәйрәм көннәр еш булсын.
Әти-әни һәм кунаклар,
Безгә гел килеп торсын.
Бергә: Бәйрәмнәр булып торсын!
Бәйрәмнәр гөрләп торсын!
Тәрбияче: Әти! Нинди матур яңгырашлы, йөрәккә ятышлы җылы исем. Ә аның янәшәсендә “Әни” сүзе дә торса, ул тагын да матуррак ишетелә. Әти белән әни булганда гына көр күңел белән, кайгы – хәсрәтсез яшисең.
Бүген бәйрәм бакчабызда,
Шундый рәхәт, күңелле.
Чөнки кунак булып безгә
Әти-әниләр килде.
Бүген бәйрәм көнендә
Без аларны котлыйбыз.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.
Зур шатлык күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Барыгыз да беләсездер,
Гаилә бәйрәме бездә.
Тәрбияче: Әйе, бүген бездә гаилә бәйрәме. Әти-әниләрбез бүген бакчабызның кадерле кунаклары. Хәзер балалар башкарачак җыр сезнең өчен, кадерле әти- әниләр.
Җыр: “Яз җыры”.
Тәрбияче:, Ил терәге ир-егетләр булса, гаилә терәге – әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә дә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә дә сез балаларыгызга һәрвакытта да - ашаганда да, сөйләшкәндә дә, эшләгәндә дә үрнәк булыгыз. Кирәк вакытта аларга файдалы киңәшләрегезне биреп, аларга үрнәк булып яшәгез.
Әти – безнең терәгебез,
Әти- безне яклаучы.
Авырлыклар китермичә.
Давыллардан саклаучы.
Минем әти эш сөючән.
Бик көчле, бик күңелле.
Тагын әле шаян да ул,
Күтәрә белә күңелне.
Әтием белән икәү,
Без гел бергә йөрибз.
Бергә утын кисәбез,
Бергә карлар көрибез.
Минем әти дә күптән,
Солдатта хезмәт иткән.
Әле егет чагында
Торган Ватан сагында.
Үскәч солдат булырмын,
Әтием кебек мин дә.
Кирәк булса әтиләр күк,
Утлар сулар кичәрбез.
Илебезне саклау өчен
Батыр булып үсәрбез.
Җыр: “Минем әти”.
Я подарок папе стала рисовать,
Выглянуло солнце и зовет гулять.
Солнце, солнце, не сердись,
Лучше рядышком садись.
Папин праздник раз в году,
Нарисую и пойду.
Папин праздник – главный праздник
Всех мальчишек и мужчин.
И поздравить пап любимых
Мы сегодня так спешим.
Җыр “Песенка про папу”.
Балалар әтиләргә бүләк тапшыралар.
Тәрбияче: Җир йөзендә иң гүзәл, иң олы сүз, иң матур сүз – әни!. Әни ип безнең телебез ачылган. Иң тәүге адымнарыбызны да әни ярдәмендә атлап киткәнбез. Сиңа ничә яшь булса да – 5 яшьме, әллә 50 ме, һәрвакыт әни кирәк, аның назлы карашы, кайгыртуы кирәк. Әниеңнең яратуы никадәр зур булса, яшәвең шулкадәр якты, шатлыклы булыр.
Нинди матур залыбызда,
Карагыз әле, услар.
Ничек матур малайлар,
Чәчәккә охшаш кызлар.
Ә әниләр, әниләр,
Бүген бигрәк тәтиләр.
Бәйрәмчә киенгәннәр,
Кунакка дип килгәннәр.
Әниләрнең назы белән,
Без керәбез һәр көнгә.
Кояш кирәк җир йөзенә,
Әни кирәк һәркемгә.
Дөньяда иң газиз кеше,
Әниләр – һәркем белә.
Аларның җылы сүзләре
Җанга рәхәтлек бирә.
Әни бит ул изге кеше,
Изгеләрнең изгесе.
Аннан башка тормыш бармый
Әни – тормыш көзгесе.
Көнгә ничә тапкыр Әни дибез,
Рәхәт тә соң Әни диюләр.
Чын күңелдән җырлар бүләк итик.
Ул җырларда наз һәм сөю бар.
Җыр: “Әнием хакында”.
Әниләргә бүләк тапшыру.
Тәрбияче: Әни - кояш кебек берәү генә. Аларны борчымагыз, аларга булышыгыз, аларны яратыгыз. Әниегез сезне матур сүзләр белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллылыгы, дөньядагы күп нәрсәне белүе белән сөендерә. Әтиләр дә, әниләр кебек балаларны яраталар. Кулларына алып иркәләүче дә, төрле шаян сүзләр әйтеп уйнатучылар да – әтиләр.
Әтиләрегез – гаиләгездә иң зур кеше, чөнки әтиләр гаиләнең башка кешеләре турында кайгырта. Өйдәге иң авыр эшне дә әтиләр эшли. Әйдәгез, иң кадерле кешеләребез турында мәкальләр әйтик.
Әткәй шикәр – әнкәй бал.
Әти беләк- әни йөрәк.
Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.
Ана җылысы – кояш җылысы.
Дөньяда иң йомшак нәрсә – әнием кулы.
Уеннар:
- Әти-әниләргә мәкальләр.
- Ата йөрәге таудан өлкән, ана йөрәге диңгездән тирән.
- Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да, кайтара алмассың.
- Әти-әниләргә сораулар:
- Ул бар кешедә дә бар.
Бер карауда туа, озак еллар яши.
Ул шатландыра да, көендерә дә, елата да, сөендерә дә.
Аннан башка яшәп булмый, олыгайган көннәрдә дә
Венера Ганиева да шулай дип җырлый. (Мәхәббәт).
- Аны барлык кеше дә ярата.
Ул бер дә искерми.
Ул елата да, моңландыра да, күңелне дә күтәрә.
Арыган чакта ял иттерә.
Нәни балаларны йоклатканда кирәк. (җыр).
- “Әпипә” җырын төрлечә башкару ( әниләр балалар булып җырлыйлар, әтиләр солдатлар булып җырлыйлар).
- Машина белән шакмак ташу. (әтиләр).
Хусаеновалар гаиләсе башкаруында җыр.
- Әтиләр әниләрне котлый (эшләпә, күзлек кигертә, чәчәк бирә).
- Эз буенча барып матур сүзләр әйтергә. (әниләр)
Бию: “Морячка”.
- Башка куеп шар җыю.
- Кер юу (әни юа, әти чайкый, бала элә).
- Су кабып сүз әйтергә.
Тәрбияче: бер-берегезгә беркайчан да начар, ямьсез сүзләр әйтмәгез. Әйтәсе килгән вакытларда авызыгызга су кабыгыз. Гаиләләрегездә бары тик матур сүзләр генә яңгырасын.
Тәрбияче: Гаиләләребездә тагын бик тә якын кешеләребез бар. Алар – кадерлеләрдән кадерле, сөйкемлеләрдән сөйкемле, шәфкатьле, миһырбанлы, олы җанлы әбиләребез, дәү әниләребез, көчле, нык, туры сүзле бабайларыбыз, дәү әтиләребез. Сез картаймыйча, оныкларыгызны итәгатьле итеп тәрбия кылырга ярдәм итеп яшисез, урыныгыз һәрчак өйнең түрендә булсын.
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле,
Алар безнең әбиләр.
Бабай янымда булганда,
Бернәрсәдән курыкмыйм мин.
Аның сүзе миңа закон,
Бабамны тыңлыймын мин.
Җыр: “Әбием, әбекәем”.
Кызлар, малайлар бер –берсен котлыйлар, бүләк тапшыралар.
Безнең төркем балалары –
Әйтерсең бер гаилә.
Дус, тату, бердәм яшибез
Күреп торасыз менә.
Күп белергә омтылабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Бию көе яңгыраса
Ялындырып тормыйбыз.
Бию: “Татар халык биюе”.
Мин бәхетле җир йөзендә,
Кояш көлеп торганда.
Һәрбер бала бәхетледер
Әти-әни булганда.
Гаиләм минем – якты оям.
Күңелгә җылы бирә.
Әти-әни, туганнарым
Һәрчак ярдәмгә килә.
Без юлларга чыктык кына,
Күңелдә якты теләк.
Иң дөрес, иң тугры юлны
Сайлашырга сез кирәк.
Сүнгән чакта өметебез,
Калмаган чакта терәк.
Күз яшьләрен сөртә- сөртә
Юатырга сез кирәк.
Җыр: “Җирдә миңа ни кирәк”.
Тәрбияче: Хөрмәтле әти-әниләр! Сезне тагын бер тапкыр узган һәм киләчәк бәйрәмнәр белән тәбрик итәбез. Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, озын гомер телибез.
Күкләребез һәрчак аяз булсын, гаилә учагы сүнмәсен, аның җылысы сезне һәрчак җылытып торсын.
Без телибез имин көннәр,
Гел шатланып типсен йөрәкләр.
Гаиләдә бәхет, муллык, сәламәтлек булсын.
Кабул булсын әйткән теләкләр.
Гаилә бәйрәме белән!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.
Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...
Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.
Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....
МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел
- Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү- Гаиләләрдә балаларны милли рухт...
"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)
Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...
“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе
Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...
Саубуллашу учагы. Сценарий вечера для подготовительной группы детского сада
Для подгтовительной группы составлен сценарий праздника выпускного вечера. Все дети задействованы. На празднике дети поют песни, расскказывают стихи, в том числе слова благодарсности всем работникам д...