О себе
Балачак иле сихри дә, гүзәл дә, могҗизалы да.
Шушы серле дөньяга мин 1988 елда Яр Чаллы педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, тәүге адымнарымны атлап кердем.
Август аеның бер көнендә мин МТС бистәсендә урнашкан балалар бакчасына юл тоттым. Кайдадыр якында гына шау-гөр килеп уйнаган балалар тавышы ишетелә. Яшеллеккә күмелеп утырган өйләр арасыннан балалар бакчасын мин тиз эзләп таптым. Һәм менә минем алдымда аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыручы бакча. Бу гади генә бакча түгел, ә “Каенкай” балалар бакчасы иде.
Менә 27 ел вакыт үзенең мәшәкатьләре, борчу-сөенечләре белән сизелми дә үтеп киткән. Мин эшли торган балалар бакчасы районда һәм республикада иң алдынгылардан санала.
Тәрбияче – үзенчәлекле һөнәр. Мин бу һөнәрне сайлавым белән чиксез горурланам. Бу һөнәр балаларны нәрсәгәдер өйрәтү генә түгел, ә көн саен алар белән аралашып, үземә яңалык ачуым белән дә кадерле.
Мин беләм, әгәр тәрбияче күп белә икән, аңа балалар белән эшләве җиңелрәк һәм кызыграк була. Балачак иле – гаҗәеп ил.
Заманча шартларда тәрбияче булу кыен да, җаваплы да, чөнки һәр яктан белемле булу гына җитми, һәрвакыт иҗади эзләнергә, үз эшеңә яңалыклар кертергә, заманнан артта калмаска кирәк. Мин үз алдыма шундый максат куйдым – һәрвакыт эзләнергә, яңалыклардан артта калмаска. Шул максаттан мин яңа методик кулланма әсбаплар белән һәрдаим танышып барам, үз белемемне күтәрү курсларына йөрим, интернеттан күп мәгълүмат алырга тырышам.
Мин балаларда кече яшьтән үк кешелек сыйфатлары тәрбияләргә тырышам. Туган йортка, туган урамга, балалар бакчасына, туган авылга, туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләү аша гына үз илеңне ярату, аның батырлыгына соклану, горурлану хисе тудырырга мөмкин икәнлеген һәрчак истә тотам.
Үземнең шөгыльләремдә, балалар үткән теманы тирәнрәк төшенсеннәр өчен, төрле дидактик материаллар кулланам. Ул материалларның күбесен мин үз кулларым белән ясадым. Әмма шулай да мин иң кулай эш төре итеп уенны сайлыйм. Бакчабызда логопед төркеме ачылган көннән башлап, мин шул төркемдә тәрбияче булып эшлим. Төркемебезнең бурычы “Балаларның сөйләмендә булган кимчелекләрне эффектлы коррекцияләү”. Бу бурычка нигезләнеп күп кенә эшләр башкарабыз. Төркем бүлмәсе, аның җиһазланышы, үсеш бирүче тирәлек хәзерге заман таләпләренә туры килә һәм балалар өчен уңайлы, кызыклы. Балаларның күпкырлы үсеше өчен бар уңайлыклар да тудырылган: дидактик уеннар, сюжетлы-рольле уеннар өчен материал, иҗадилыкларын үстерү өчен кулланма материаллар җитәрлек дәрәҗәдә.Мин логопед төркемендә эшлим һәм балалар белән коррекцион эшкә зур игътибар бирергә тырышам. Төркем бүлмәсендә коррекцион почмак булдырылды, авазларны автоматлаштыруга дидактик уеннар, методик материаллар баетылды. Эшчәнлек барышында балаларның фонематик ишетү сәләтен үстерү, артикуляцион күнекмәләрен үстерү, кулның вак моторикасын үстерү эшләре алып барам. Үземнең максатыма ирешүдә хәзерге заман техник чараларын еш кулланам. Мин тәрбияләгән балалар төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар алалар.
Книги, которые сформировали мой внутренний мир
З.Кадырова "Көтеп узган гомер", "Сагынырсың, мин булмам", Г.Әбсәләмов "Ак чәчәкләр".
Мой взгляд на мир
ТАБИГЫЙ СӘЛӘТЕМ, ЯШӘҮ РӘВЕШЕМ – БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ТӘРБИЯЧЕСЕ.
Мои достижения
Почётная грамота министерства народного образования Татарской АССР, 1992 год;
Почётная гармота РОО Актанышского муниципального района, 2006 год.
Диплом I степени участника конкурса методических разработок, проводившегося в рамках международного проекта "Инициатива HSBC и Эко - Школ по сохранению климата" в 2010/ 2012 учебном году.
Диплом "Туган телем - шагыйрьләр теле" республикакүләм фәнни - эзләнү конференциясендә җиңүче. 2013 ел.
Моё портфолио
Бөек галим мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхреддин безгә мәңге онытылмаслык шундый нәсихәт язып калдырган: “Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Бу бөек сүзләрнең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүче тәрбияченең нинди җаваплы эш башкаруын аңларга мөмкин.
Тәрбияче... бу сүзләр никадәр тирән мәгънәгә ия. Кем соң ул тәрбияче? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
Минем белән һәр кеше дә килешер: ТӘРБИЯЧЕ олы йөрәкле дә, иҗади да, һәрнәрсәдән хәбәрдәр дә булырга тиеш.
Синең яныңдагы балаларның төрлелеген санап бетерү мөмкин түгел : тыныч һәм шыпыртлар, күп белүчеләр, кызыксынучылар, бик тавышлылар, берни белмәүчеләр... Тәрбияче әнә шуларның барысы белән дә кызыксынырга тиеш. Алар сине шатландырырга да, сокландырырга да тиеш. Тәрбияче эшенә көн саен яратып барырга, аннан көн саен ниндидер канәгатьләнү хисе алырга тиеш.
Тәрбияче бик күп белергә тиеш, чөнки балалар белән аралашу – һәрвакыт үзенә күрә бер имтихан. Бу кечкенә, әмма зирәк балалар сине чыдамлыкта, ныклыкта сыныйлар, шул ук вакытта сине эретерлек итеп үз мәхәббәтләре белән чорныйлар. Ә саф мәхәббәтнең сере гади: аларның күңеле чиста һәм риясыз.
Күп еллар балалар белән эшләү дәверендә мин бер гыйбәрәне истән чыгармадым: “Тәрбияче – үзе тәрбияле булырга тиеш”. Ә тәрбияле булу – ул зур төшенчә. Киң күңелле, олы йөрәкле, тәмле телле, балаларны үз баласыдай якын күрүче, ярата алучы гына тәрбияче була аладыр.
Без гаҗәеп катлаулы чорда яшибез. Әмма хәзерге заман моңарчы күрелмәгәнчә, әле бик каршылыклы да. Замана тәрбиячесе нинди булырга
тиеш соң? Ул балаларны яратырга, алар тормышы белән, уй-хыяллары белән янып яши белергә тиеш. Тәрбия эше зур сабырлык, күңел юмартлыгы таләп итә торган озакка сузылган эшчәнлек. Шунлыктан, тәрбияче бик күп белергә, балалар өчен һәрчак кызыклы, кабатланмас булырга тиеш. Ә моңа эзләнүчән, белемеңне һәрчак баетып торганда, үз эшенең чын остасы булганда гына ирешергә мөмкин. Яңача тәрбия алымнары, яңа технологияләр, традицион булмаган методлар куллану белән беррәттән, әдәби мирасыбыз — халык авыз иҗаты әсәрләрен, милли-региональ компонентларны да онытмаска тиеш.
Балалар белән эшләү теләге миндә кечкенәдән үк зур хыял иде. Мин кечкенәдән үк курчакларым белән укытучылы-тәрбиячеле уйный идем. Үзем балалар бакчасына йөрмәгәгәдер инде , анда уйнаган балаларны, тәрбияче апаларының балалар белән “мәш” килүләрен койма ярыгыннан гына күзәтеп, алар кебек буласым килеп кызыга идем. Бу вакытта миңа бу һөнәрдән дә кызыграк, мавыктыргычрак һөнәр юк сыман тоелды, вакытлар үтү белән минем бу фикерем үзгәрмәде.
Балалар бакчасына беренче тапкыр атлап керүем бугенгедәй хәтеремдә.
Башымда төрле уйлар... Мин нинди тәрбияче булырмын? Балалар мине үз итәрме?
Группага керү белән мине шау-шулы кечкенә генә нарасыйлар уратып алды. Алар зур кызыксыну белән миңа, ә мин аларга карап тордым. Эчтән мине мең сорау борчыды. “Мин бу сабыйлардан яхшы күңелле, аңлы, зирәк кешеләр ясый алырмынмы? Хаталар җибәрмәсменме? Эшне нәрсәдән башларга?”Аларның кызыксынучан күзләренә карап шуны аңладым: мин аларга ачылмаган галәм, барлык сорауларга җавап бирүче энциклопедия. Һәм мин аларның бу кызыксынучанлыкларын хупларга, аларны яратырга, икенче әниләре булырга, алар мине үзләренең балачак иленә, әкияти фантазияләр дөньясына алып керүләренә ирешергә тиешмен.
Балалар – тормыш гөлебез. Чәчәкләр өстәмә туклануга мохтаҗ булган кебек, балага да яхшы тәрбия кирәк. Без, тәрбиячеләр — бакчачылар. Ә бит бакчачы чәчәкләрен төрле ашламалар белән тукландыра, ә без — зирәк , яхшы кешеләр тәрбияләү өчен балаларның аңына күңеленә кешелеклелек сыйфатларын салабыз. Минем фикеремчә экологик шартларсыз чын Кеше тәрбияләү мөмкин түгел. Без – табигать балалары аны яратырга, сакларга тиешбез. Табигатьне яраткан бала тәрбиясез булып үсә алмый. Без дә балалар белән төрле ачышлар ясыйбыз, эклогик әкиятләр сәхнәләштерәбез, табигый материаллардан уенчыклар ясыйбыз. Мин аларны матурлыкны күрә белергә, сакларга, ярдәм итәргә өйрәтәм. Балаларыбыз күңеленә нәни чакта салынган миһербанлык, изгелек орлыклары киләчәктә шытып чыгып, сабыйларның үзләренә, аларның якыннарына гел изгелек булып кайтсын иде. “Минем һәр балам” тормышта үз урынын табар дип өметләнәм.Ә инде берәрсе “балалар бакчасы тәрбиячесе” һөнәрен сайласа мин бик шат булыр идем.
27 ел тәрбияче булып эшләү дәверендә тәрбияче эше һөнәрем генә түгел, ә минем тормышым, яшәешемә әйләнде. Бу елларда гомеремне балалар арасында уздырганга үкенгәнем булмады. Киресенчә бу әкияти балачак илендә мин барлык тормыш мәшәкатләремне онытып үземне яшь, энергияле, сәламәт итеп хис итәм. Мин бу һөнәремне бик яратып башкарам. Көн дә шул гөнаһсыз сабыйлар янында булу, аларның уй-хисләрен уртаклашып яшәү үзе зур бәхет түгелме? Мин язмышыма бу авыр хезмәтне башкарырга ярдәм иткәне өчен чиксез рәхмәтлемен. Хыял канатларым чиксез минем. Үземә, үз балаларыма ни теләсәм, балалар бакчасында үзем тәрбияләгән сабыйларга да шул теләктә мин. Киләчәктә тәүфикълы, иманлы, тәрбияле балалар булып үсүләрен, үзләре сайлаган зур тормыш юлыннан “күкрәк киереп”, горур атлауларын телим.
Добавить грамоту в портфолиоПортфолио: