БАЛАЧАК – УЙНАП – КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК
материал на тему

Сулейманова Рамзия Салиховна

Максат: балаларны халык уеннары белән таныштыру; иҗат мөмкинлекләрен ачу; мөстәкыйльлекләрен оештыру сәләтен арттыру һәм төркемнәр белән оешып уйнауга күнектерү; дуслык, өлгерлек, сабырлык сыйфатлары тәрбияләү; 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sportivnoe_razvlechenie_ko_dnyu_fizkulturnika_2015.docx30.91 КБ

Предварительный просмотр:

БАЛАЧАК – УЙНАП – КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК

Әбинең Туган көне

(Җәй көнендә урамда үткәрү өчен чара)

Максат: балаларны халык уеннары белән таныштыру; иҗат мөмкинлекләрен ачу; мөстәкыйльлекләрен оештыру сәләтен арттыру һәм төркемнәр белән оешып уйнауга күнектерү; дуслык, өлгерлек, сабырлык сыйфатлары тәрбияләү;

Катнашучылар: әби, бабай, балалар: кызчык, эт, песи, тычкан, аю, бүре, козгын.

Атрибутлар: зур шалкан, өй макеты, маскалар: аю, бүре, эт,песи, куяннар, бакалар, кәҗә бәтиләре, тавык, козгын, ак калач, түбәтәй.

Алдан үткәрелгән эшләр: балалар белән хәрәкәтле халык уеннарын өйрәнү, авылда әби – бабайлар тормышы турында әнгәмә үткәрү.

Барышы: Балалар төрлесе төрле шөгыль белән мәшгуль вакытта, уен башлаучы бала уенга җыю җырын башкара. Башка балалар, әкрен-әкрен генә уенчыкларын, эш коралларын җыеп, иптәшлере янына уенга җыелалар, җырга кушылып җырлыйлар.

Уенны башлаучы балалар

  1. Әйдәгез, дуслар, җыелыйк,

Җитәкләшеп тезелик.

Түгәрәктә бергәләп

Күңелле уйныйк, көлик!

  1. Зурлар безгә соклансын,

Читтән карап торсыннар,

Безнең дуслыкка сөенеп,

Бертуган дип белсеннәр.

  1. Чү, әйдәгез, без теләгәнчә

Уйныйк, шау-шу килик,

Яшь чагыбыз, шат чагыбыз –

Шатланыйк, сөеник, көлик!

  1. Җыелганнар кошкайлар –

Безнең нәни дускайлар:

Песнәк, чәүкә, саескан,

Күгәрчен артка поскан.

Син, карга, син, чыпчык,

Тәрәзәдән очып чык!

Сөйләүче балалар  китә, өйдән әби, бабай чыга.

Әби, бабай бакчада эшлиләр. Бакчада кишер, шалкан, кәбестә түтәлләре ясалган.

“Шалкан” әкияте сюжеты.

  • Әби, күр әле, шалканыбыз нинди зур үскән! (шалканны тартып карый)  
  • Әби, кил әле, шалканны тартып чыгарырга булыш әле. (Әби бабайга, бабай шалканга тотына. Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар. Әби кызны чакыра.)
  • Кызым, кил әле, шалканны тартып чыгарырга булыш әле. (Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотына. Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар. Кыз этне чакыра.)
  • Акбай, кил әле, шалканны тартып чыгарырга булыш әле. (Эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотына. Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар. Эт песине чакыра.)
  • Миябикә, кил әле, шалканны тартып чыгарырга булыш әле. (Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотына. Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар. Песи тычканны чакыра.)
  • Тычкан, кил әле, шалканны тартып чыгарырга булыш әле. (Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотына. Тарталар, тарталар, тартып чыгаралар. Шатланышалар.)

– Уф ардык, бераз өйдә ял итик, кунаклар килгәнен көтик. Ә син, Акбай, бакчабызны сакла инде. (өйгә кереп китәләр)

“Куяннар” уены.

Балалар - «куяннар». Алар «ояларында» - җиргэ сызылган түгәрәк сызыклар эчендә торалар. Аларга каршы якта «яшелчә бакчасы», ә аның янында «сакчы этнең оясы».

Куяннар бакчага кәбестә һәм кишер ашарга китәләр, яшелчә тутәлләре арасында (сызыклар буйлап) сикереп йөриләр. Кинәт тәрбияче: «Эт килә!» - дип кычкыра. Куяннар, йөгерешеп, уз ояларына качалар, ә эт аларны куа. 2-3 куян тотылганнан соң, яңа «эт» билгеләнә.

Уенга курсәтмәләр

• Эт оясының яшелчә бакчасыннан ераклыгы куяннар эттен качып китеп өлгерерлек булырга тиеш.

• Уенны аңлатканда, балаларга бер сызыктан икенчесенә кадәр ничек сикеререп барырга кирәклекне күрсәтергә кирәк.

• «Эт килә!» дигән сигналдан соң гына качарга ярый.

• Тотылган куянны эт узенең оясына алып ките. Куяннарны ояларында вакытта тотарга ярамый.

•   Бу уенны мәйданчыкта уткәрергә тәкъдим ителә.

Әби өйдән чыга, “кәҗә бәтиләрен” болынга куа.

“Соры бүре” уены 

Уйнаучылардан берсе «буре» итеп билгеләнә. Ул өнендә (мәйданчыкта сызып билгеләнгән урында) утыра. Калган балалар «кәҗә бәтиләре» булалар. Алар көтүәе (болында) улән ашап йөриләр, сикерәләр, уйныйлар һәм түбәндәге сузләрне әйтәләр:

Тәмле улән ашыйбыз,

Бүреләрдән качмыйбыз,

Ашап туйгач, чабышып,

Тагын өйгә кайтабыз.

Соңгы сузне әйткәннән соң, буре, өненнән чыгып, кэҗә бәтиләрен куа башлый. Ике кәҗә бәтие тотылганнан соң, яңа «буре» сайлана, һәм уен яңадан башлана.

Уенга курсәтмәләр

  • Кечкенәләр белән бу уенны яз яки җәй көнендә уйнарга кирәк. Елның бу вакытларында балалар җиңел киемнәрдән булалар, иркенләп хәрәкәтләнәләр. Шуның белән беррәттән, алар коллективта уйнау, йөгерү күнегүләрен дә шактый узләштерә башлаган булалар.
  • Уенны өйрәнү этабында тәрбияче узе балалар белән бергә кәҗә бәтие булып уйнарга һәм уендагы сузләрне үзе башлап әйтергә тиеш.
  • Шигырьне әйтеп бетергәннән соң гына, кәҗәләр йөгерергә, ә буре куарга тиеш.

Бабай өйдән чыга. Башына эшләпә кигән. Кулына кармак тоткан.

  • Балыкка барыйм әле, әбинең туган көненә күчтәнәч кирәк.

Күл буенда “бакалар” уены 

Берничә бала «бака» итеп билгеләнә. «Бакалар» тугәрәкләп тезеп куелган урындыкларга утыралар. Уртада түгәрәк сызыла - ул «күл» була. Бакалар тугәрәк күл янында «ике аяклап» сикерешәләр. Калган балалар, тәрбияче белән бергәләп, түбәндәге шигырь юлларын әйтәләр:

Юл буенда бакалар

Сикерә-сикерә чабалар.

Куа-куа-куа, куа-куа-куа,

Сикерә-сикерә чабалар.

Шигырьнең ахырында балалар кул чабалар - бакаларны куркыталар. Бакалар кулгә сикерәләр һәм тын гына «чүгәләп утыралар».

Яңа «бакалар» сайлана, уен яңадан башлана.

“Кармак” уены.

  • Балык та тота алмадым, балаларны ярдәмгә чакырыйм әле. Балалар, әбиегезгә җиләк җыеп кайтыгыз әле.

“Аю янында урманда” уены  (рус халык уены)

Бу уенны иң нәни балалар белән дә уйнарга мөмкин. Катнашучылар арасыннан бер бала «аю» итеп билгеләнә. Мәйданчыкта ике тугәрәк сызыла, беренчесе – “аю өне”, икенчесе - зуррагы – балалар өчен “өй”. 

Уен башлану белән, балалар өйләреннән чыгалар һәм жырлыйлар:

Аю янында урманда

Жиләк, гөмбәләр жыям,

Аю үзе йокламый,

Безне тотарга тели.

Балалар шул сузләрне әйтү белән, аю өненнән йөгереп чыга һәм балаларны куа башлый. Үз өйләренә кереп өлгергән балаларга аю тия алмый, ә тотылган баланы үз өненә алып китә.

Балаларны, матур итеп киенеп бабай каршы ала. Башына түбәтәй кигән. Балалар аның әйләнә - тирәсенә басып “түбәтәй” уены уйныйлар.

  • Мине бик мактап җырладыгыз, ә үзегез тапкырлар микән сынап карыйм эле.

“Очты, очты” уены

Уйнаучылар кулларын тезләренә куеп утыралар. Бабай, уртага чыгып, уенны алып бара. Ул, һәртөрле оча һәм очмый торган әйберлернең исемнәрен буташтырып әйтеп, «очты» диген саен, кул күтәрә. Балалар оча торган нәрсәләргә генә кул кутәрергә тиешләр. Ялгышып, очмый торган әйбергә кулларын күтәргән бала уеннан чыгарыла.

Мәсәлән:

  • Очты, очты, каргалар очты!
  • Очты, очты, арбалар очты!..
  • Очты, очты, торналар очты!
  • Очты, очты, тырмалар очты!
  • Очты, очты, чыпчыклар очты!
  • Очты, очты, очкычлар очты!
  • Очты, очты, ябалаклар очты!
  • Очты, очты, тагараклар очты!
  • Очты, очты, сандугачлар очты!
  • Очты, очты, алмагачлар очты!

Матур итеп киенеп, кулына күчтәнәч тотып өйдән әби чыга.

“Ак калач” уены

  • Безгә килеп, безне сөендергәнегез өчен зур рәхмәт, балакайлар! Сау-сәламәт булыгыз! Сезне тагын көтеп калабыз. Саубулыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Семинар-практикум "Хезмәт ит тә, мактан; уйнап көл дә, шатлан”

Тәрбиячеләрнең сюжетлы-рольле уеннарны оештыруда белем һәм осталык дәрәҗәсен күтәрү, катлаулы педагогик ситуацияләрдән чыга белү осталыкларык камилләштерү, сюжетлы-рольле уеннарны оештыру...

"Уйнап, җырлап үсәбез". Непосредственная образовательная деятельность по развитию связной речи через поэзию у детей дошкольного возраста.

Во время этой деятельности дети побывают в гостях у кошки, у зайца, поиграют с ними в разные игры. Они узнают очень многое об этих животных, в том числе, и о том, что кошка - домашнее животное, а заяц...

Цикл развивающих игр по УМК с использованием информационно – коммуникативных технологий «Уйнап үсә сабыйлар» авторская разработка

Воспитатели по обучению татарскому языкувысшей квалификационной категорииДавлетшина Р.М.Леонтьева Х.Ф. Үстерешле уеннарМәктәпкәчә яшьтәге балалар ѳчен уен  - дѳньяны танып белү чарасы. ...

Авторская программа "Уйнап - көлеп үсәр чак"

Уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше  процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөняга карашын, торм...

ПРОГРАММА КРУЖКОВОЙ РАБОТЫ “ БАЛАЧАК-УЙНАП-КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК”

ПРОГРАММА КРУЖКОВОЙ РАБОТЫ “ БАЛАЧАК-УЙНАП-КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК”         ...

Балачак- уйнап-көлеп үсәр чак

Сообщение из опыта работы по национальному воспитанию...

методичка Балачак-уйнап -көлеп үсер чак

Методичка для педагогов детских садов и родителей по теме развмтие речи...