ПРОГРАММА КРУЖКОВОЙ РАБОТЫ “ БАЛАЧАК-УЙНАП-КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК”
календарно-тематическое планирование по развитию речи (младшая группа) на тему
ПРОГРАММА КРУЖКОВОЙ РАБОТЫ “ БАЛАЧАК-УЙНАП-КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК”
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kruzhokstaryy.docx | 276.11 КБ |
Предварительный просмотр:
МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ
ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ –ДЕТСКИЙ САД №1
«ЗОЛОТОЙ КЛЮЧИК»ГОРОДА АГРЫЗ АГРЫЗСКОГО
МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Утверждаю:
Заведующий МБДОУ- д/с№ 1
________ Г.Р.Шурманова
ПРОГРАММА КРУЖКОВОЙ РАБОТЫ
“ БАЛАЧАК-УЙНАП-КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК”
(Вторая младшая группа)
Составил: воспитатель по
обучению татарскому языку
I кв категории
Давлетшина Н.Н.
План кружка утвержден
на педагогическом совете
МБДОУ-д/с №1:
Протокол №1
от “3”сентября 2015 г.
2015 ел
Эчтәлек:
1. Аңлатма языу....................................................................................... 3
2. Программаның аерым үзенчәлекләре һәм яңалыклары..................... 3
3. Программаның актуальлелеге……………………………………….. 3
4. Норматив документлар исемлеге.......................................................... 4
5. Түгәрәкнең максаты һәм бурычлары..................................................... 5
6 Төркемгә кыскача характеристика..........................................................5
7. Түгәрәкнең укыту-тематик планы......................................................... 7
8. Көтелгән нәтиҗәләр. .................................................................... 22
9. Методик әсбаплар һәм җиһазлар......................................................... 22
10. Файдаланылган әдәбият....................................................................... 22
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
БаБалалар бакчасында тел өйрәтү эше-методика фәнендә аерым бер катлаулы өлкә. Бакчадаа балаларының телне белү дәрәҗәсе төрле.Берәүләр татар бакчасында тәрбияләнәләр һәм ана телен яхшы беләләр.Күбрәк рус телендә аралашучы, татар телен аз белүче яки бөтенләй белмәүче балалар да бар.Тел өйрәткәндә, балаларның телен белү дәрәҗәсенә карап, махсус методика таләителә.
Тәрбиянең нигезендә аралашу чарасы буларак тел ята. Татар халкының атаклы галиме, педагог, мәгърифәтче Каюм Насыйри фикеренчә, һәр бала уз ана телендә белем алырга тиеш.
Туган тел-бала тугач та үзләштерә башлана торган олы хәзинә. Ул ана теле дип йөртелә.
Балаларыбызга ана телен өйрәту төп алымнарының берсе- халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф-гадәтләренә таяну.
Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең тагын бер мөһим бурычы- балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш.Ә бу максатны тормышка ашыруда нәфис сүз, әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте гаять зур.
«Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татар стан Республикасы Законында һәм Татарстан Респуб ликасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасында мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдыру каралган. Бу республикабызда эшләп килә торган милли балалар бакчалары өчен кадрлар әзерләү, аларның белемен күтәрү һәм методик ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен үз эченә ала. 2010—2015 елларга мәгариф системасын үстерү стратегиясендә дә балалар бакчаларында балаларга туган телне өйрәтү, сөй ләм үстерү юнәлешен тормышка ашыру максаты куелган. Туган телдә сөйләшергә өйрәтү гаиләдә башлана һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәвам итә. Мәктәпкәчә учреждениеләр, мәгариф системасының беренче баскычы буларак, нәниләрне туган телгә өйрәтүдә башлангыч роль уйный..
Туган телне өйрәнүгә юнәлдерелгән түгәрәк эшенең төп темалары Н.Е. Веракса, Т. С. Комарова, М. А. Васильева редакциясендә чыккан «Туганнан алып мәктәпкә кадәр. Мәктәпкәчә мәгарифнең якынча төп белем бирү программасы» нигезендә төзелде.
2. ПРОГРАММАНЫҢ АЕРЫМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ ҺӘМ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
Программаның төп үзенчәлеге булып татар балаларын туган телгә өйрәтү, аларның сөйләмен үстерү тора.Буыннар арсындагы бәйләнешне саклау, туган телгә, торган төбәккә, милләтеңә мәхәббәт тәрбияләү, янәшәдә яшәүче башка халыкларның горыф-гадәтләрен, йолаларына кызыксыну уяту тора.
3. ПРОГРАММАНЫҢ АКТУАЛЬЛЕЛЕГЕ
Программаның актуальлелеге балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт итәгать тәрбияләргә үзләренә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итүдә.
4. НОРМАТИВ ДОКУМЕНТЛАР ИСЕМЛЕГЕ
- Федеральный закон от 29.12.2012 N 273-ФЗ (ред. от 23.07.2013) «Об образовании в Российской Федерации»,
- Приказ Минобрнауки России от 30.08.2013 N 1014 «Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - образовательным программам дошкольного образования»,
- ФЗ от 24.07.1998 № 124 – ФЗ (редакция от 25.11.2013 г.) «Об основных гарантиях ребенка в Российской Федерации»,
- Приказ Минобрнауки РФ от 17.10.2013 «Об утверждении федерального государственного образовательного стандарта дошкольного образования»,
- Основная общеобразовательная программа дошкольного образования «ОТ РОЖДЕНИЯ ДО ШКОЛЫ». / Под ред. Н. Е. Вераксы,Т. С. Комаровой, М. А. Васильевой,
- Постановление Главного государственного санитарного врача РФ от 15.05.2013 N 26 «Об утверждении СанПиН 2.4.1.3049-13 «Санитарно-эпидемиологические требования к устройству, содержанию и организации режима работы дошкольных образовательных организаций»
- Приказ Министерства труда и социальной защиты РФ от 18.10.2013 №544 «Об утверждении профессиональных стандартов педагога»;
- Устав ДОУ
- Профессиональный стандарт педагога (педагогическая деятельность в′ сфере дошкольного, начального общего, основного общего, среднего общего образования). (Приказ Министерства труда и социальной защиты РФ от 18.10.2013. №544н).
- Комментарии к ФГОС дошкольного образования (методические′ рекомендации Минобрнауки России от 28.02.2014 г. №08-249)
- Согласно приказу Министерства народного образования ТАССР № 108 от 04.03.1991 года «О мерах по улучшению изучения родного языка в дошкольных учреждениях» введены ставки воспитателя (по обучению детей татарскому языку) на 6 групп, с условиями оплаты по действующему законодательству.
- Положение о кабинете татарского языка.
- Постановление от 30.12.2010г. №1174 «Об утверждении стратегии развития образования в республике Татарстан на 2010-2015 годы «Киләчәк», «Будущее».
- Закон Республики Татарстан «О языках народов Республики Татарстан». Приказ от 29.06.2001г. № 463 «О мерах по улучшению изучения родного, татарского, русского языков в ДОУ».
- Закон РТ от 12.01.2013г. №1-ЗРТ «Об использовании татарского языка как государственного языка Республики Татарстан».
- Методические рекомендации № 15588/13 от 08.11.2013г. по организации обучения детей татарскому и русскому языкам в дошкольных образовательных организациях.
- Методические рекомендации № 4886/8 от 05.08.2008г. по организации обучения детей татарскому (русскому) языкам в дошкольных образовательных учреждениях.
- Письмо от 29 января 2013 г. № 968/13 «Об эффективном внедрении новых УМК». 4.8. Письмо от 6 февраля 2012 г. № 1279/12 «Об обеспечении ДОУ новыми УМК» с приложением.
5. ТҮГӘРӘКНЕҢ МАКСАТЫ
-татар халык авыз иҗаты белән таныштыру
-халкыбыз иҗатына кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү, уеннан ләззәт алу.
- өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә ныгыту, сөйләм үстерүне дәвам итү.
-бер-берсе һәм тәрбияче белән сорау-җавап биреп әңгәмә кора белергә өйрәнү;
-сөйләм культурасын тәрбияләү;
ТҮГӘРӘКНЕҢ БУРЫЧЛАРЫ
-балаларны аваз төзелеше буенча җиңел әйтелешле сүзләр әйтергә өйрәтү;
-сөйләмне активлаштыру;
-балаларны матур әдәбият әсәрләре белән кызыксындыру.
-җиңел аңлаешлы кыска хикәяләр, шигырләр, мәзәкләр, халык җырлары, юаткычлар, әкиятләр тыңларга күнектерү;
-әкиятләр, халык җырлары, язучыларның әсәрләрен тыңларга, эчтәлеген аңлый белергә өйрәтү;
-шигырьләрне, кыска хикәяләрне аңлау;
-хәрәкәтле, тыныч уеннар уйнарга өйрәнү.
ТҮГӘРӘКНЕҢ СТРУКТУРАСЫ
Түгәрәк уку елы буена атна саен- һәр чәршәмбе көнне көннең икенче яртысында уеннар уйнау, күнегүләр ясау, шигырләр өйрәнү, сөйләү,әкиятләр уку формасында уздырыла,айга бер тапкыр айның дүртенче атнасында йомгаклау шөгыле үткән материалны кабатлау, ныгыту формасында уздырыла.
Барлык сәгатләр саны - 36
Төркемнәр саны- 2 (төркем №3,№1)
Айлык сәгатләр саны - 4
Түгәрәкнен дәвамлыгы - 15 минут
Атнаның шөгылләнә торган көне – чәршәмбе
Балалар саны-20 (төркемчекләргә бүленеп 10 бала алына)
Һәрбер шөгыльнең структурасы аның эчтәлегеннән тора.Һәр шөгыль төп өлешләрдән тора:
1.Балаларны яңа темага алып кереп китү.
2.Яңа теманы карау, аңлау.
3.Теманы ныгыту
4.Йомгак ясау.
8. КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР
- Сүз байлыгы булдыру, сөйләмдә активлаштыру;
- Кыска гына шигырләрне, җырларны, эндәшләрне, әкиятләрне истә калдыру;
- Гади диалогта катнаша белү, хәтер, зиһен үстерү.
6. БАЛАЛАРНЫҢ ЯШЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
3-4 яшьлек балаларның карашлары акрынлап гаилә чикләрен үтеп чыга башлый. Аларның хәтере һәм игътибарлыгыгы үсә.Олылар тәкъдиме белән балалар 3-4 сүз һәм 5-6 предмет исемен истә калдыралар.Балалар арасында мөнәсәбәтләр бигрәк тә уен эшчәнлегендә ачык чагыла. Алар күбрәк бергәләшеп түгел , ә янәшә уйнауны өстен күрәләр. Балаларның сүрәтләү эшчәнлеге аның предмет турында күзаллауларына бәйле.Бу яшьтә ул әле формалаша гына.Бу яшьтә балалар аңлы рәвештә үз тәртипләре белән идәрә итә белмиләр, күбесенчә баланың тәртибе ситуациягә бәйле. Өченче яшьтәге балалар белән оештырылган эшчәнлек уен характерын ала. Эшчәнлек төрләрендә сөйләм үсешенең сүзлек эше, сөйләмнең грамматик төзелеше өстендә эш, аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур әдәбият һәмхалык иҗаты белән таныштыру бурычлары хәл ителә. Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү мәсьәләләрен чишкәндә, өйрәтүнең төрле методлары, алымнары, чаралары кулланыла. Шундый чараларның берсе — бармак уеннары. Хәрәкәтләнү активлыгы югарырак булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала. Бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә, интеллект үсешенә уңай йогынты ясый. Чыннан да, физиологлар, психологлар үткәргән тикшеренүләр (Л. С. Выготский, И. П. Павлов,А. Р. Лурия, А. А. Леонтьев һ.б.) хәрәкәтләнү һәм сөйләм мото-
рикасының үзара бәйле булуын исбатлыйлар.Эшчәнлек барышында төрле предметлар тотып биюләр, уеннар киң кулланыла. Нәниләр уенчыкларны яшерәләр, эзлиләр, табалар. Мондый уеннар балаларда зур кызыксыну уята,тәрбияче күрсәткән хәрәкәтләрне балалар тырышып кабатлыйлар: “куян булып сикерәләр”, “кошлар булып очалар”, “җим чүплиләр”, “аю кебек алпан-тилпән йөриләр”, “әтәч булып кычкыралар” һ.б. Бу уеннарда музыка әсәрләрен куллану балаларның фонематик ишетү сәләтен, ритмикасын, эмоциональ сферасын да баета, үстерә.Нәниләр белән эшләгәндә, “җанлы” картиналар куллануаеруча отышлы. «Җанлы»картиналар үзләренең тышкы сурәтләрен көтмәгәндә үзгәртәләр һәм шуның белән балаларның игътибарын җәлеп итәләр. Алар, эчтәлеккә карап, ике-өч төрле эшчәнлек өчен кулланыла ала. Мондый очракта эшчәнлекнең аерым эпизодларын үзгәртергә кирәк. Мәсәлән, катнашучыларның санын киметергә яки арттырырга, яңа элементлар кертергә мөмкин. “Җанлы” картиналарны темалар буенча сайлау мөһим:урам, йорт, кибет, кошлар, кыргый хайваннар һ.б. белән таныштыру.
Балаларның игътибарын туплау, эшчәнлеккә карата кызыксыну уяту, ял иттерү (релаксация) максатыннан, шигъриәсәрләргә зур игътибар бирелә. Бу әсәрләрне укыганда, балалар, эчтәлек кә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар: “яфраклар, карбөртекләре кебек очалар”, “кер юалар чайкыйлар,сыгалар”, “кояшны сәламлиләр”һ.б.Матур әдәбият, халык иҗаты, күрсәтмәлелек, предметлар белән уен хәрәкәтләре, кошларның, җәнлекләрнең образларын имитацияләү-болар
барысы да нәниләрне туган телгә өйрәтүдә, аларның сөйләмен үстерүдә зур әһәмияткә ия.
ТҮГӘРӘККӘ ЙӨРҮЧЕ ТАТАР БАЛАЛАРЫ ИСЕМЛЕГЕ
ТҮГӘРӘКНЕҢ
УКЫТУ-ТЕМАТИК
ПЛАНЫ
сентябрь 2015 ел-май 2016 ел
№ | Вакыты | Бүлекләр | Тема |
1 | Сентябрь 1 атна | Без балалар бакчасында | Минем исемем бар |
2 | 2 атна | Йомшаккай бездә кунакта | |
3 | 3 атна | Ә.Бикчәнтәеваның “Туп ”шигырен яттан өйрәнү. | |
4 | 4 атна | Мультфильм карау. УМК дан анимацион сюжетлар. | |
5 | Октябрь 1 атна | Көз | Көз.Ә. Ерикәйнең “Көз” шигырен яттан өйрәтү. “Җил исә” уенын уйнау |
6 | 2 атна | Мультфильм карау. УМК дан анимацион сюжетлар. | |
7 | 3 атна | “Аю белән бабай ”әкиятен уку. | |
8 | 4 атна | “Үсәм” уенын уйнау | |
9 | Ноябрь 1 атна | Мин һәм минем гаиләм | Минем гаиләм. Бармак уеннары “Бу бармак-”, “Баш бармак...” |
10 | 2 атна | Ш.Маннурның “Яратам” шигырен яттан өйрәтү. | |
11 | 3 атна | «Гаилә» сюжетлы-рольле уен. | |
12 | 4 атна | Дидактик уен “Бу өйдә кем яши?” | |
13 | Декабрь 1 атна | Яңа ел бәйрәме | .”Ап-ак куян утыра” уенын уйнарга өйрәнү. |
14 | 2 атна | Б.Рәхмәтнең “Кыш бабай”шигырен яттан өйрәтү. | |
15 | 3 атна | ”Ак куян” җырын өйрәнү. | |
16 | 4 атна | Ә.Ерикәйнең “Беренче кар”шигырен уку. “Чыршыкай-матуркай” җырын тыңлау. | |
17 | Январь 2 атна | Кыш | Һ.Такташның “Ләйлә” шигырен уку |
18 | 3 атна | Ә.Бикчәнтәеваның “Салкын саф һава”шигырен ятлау | |
19 | 4 атна | Мультфильм карау. УМК дан анимацион сюжетлар | |
20 | Февраль 1 атна | Әтиләр, әниләр, бабайлар, әбиләр | “Кәккүк-чыпчык”уены |
21 | 2 атна | З.Туфайлованың “Шофер булам”дигән шигырен уку | |
22 | 3 атна | “Кап та коп! уены” | |
23 | 4 атна | “Күрсәт әле үскәнем”уены | |
24 | Март 1 атна | Әтиләр, әниләр, бабайлар, әбиләр | Муса Җәлил “Маэмай” шигырен уку. |
25 | 2 атна | З.Туфайлованың “Әни сүзе”шигырен ятлау | |
26 | 3 атна | “Карга әйтә” эндәше. | |
27 | 4 атна | “Тәгәрмәчкә тын өрәм” уенын уйнау. | |
28 | Апрель 1 атна | Яз | “Тыпыр-тыпыр басамын”уенын уйнау |
29 | 2 атна | “Аюлар һәм куяннар” уенын уйнау | |
30 | 3 атна | “Теремкәй” әкиятен уку, сәхнәләштерү | |
31 | 4 атна | “Кояш чык...”эндәшен уку | |
32 | Май 1 атна | Җәй | “Нәниләр”җырын тыңлау, бию. |
33 | 2 атна | Г.Тукай.”Гали белән кәҗә”шигырен ятлау. | |
34 | 3 атна | Мультфильм карау | |
35 | 4 атна | Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау |
ТҮГӘРӘКНЕҢ ЕЛЛЫК
КАЛЕНДАРЬ
ПЛАНЫ
Сентябрь 2015 ел
Беренче шөгыль Тема: БЕЗ БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА . МИНЕМ ИСЕМЕМ БАР
Бурычлар: 1) баланы үзенең һәм иптәшләренең исемен әйтергә өйрәтү, исем нәрне истә калдырырга, оялчанлыкны җиңәргә ярдәм итү;
2) тәрбияче әйткәнне ишетергә һәм аңларга, кайбер фразаларны (Минем исемем — Алсу) кабатларга күнектерү; балаларның хәтерен, игътибарын үстерү;
3) балаларда зурларга һәм яшьтәшләренә карата ягымлылык, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Җиһазлар: Йомшаккай исемле уенчык песи, күңелле бию көе- нең аудиоязмасы.
Эшчәнлек барышы. Тәрбияче балаларны урындыкларга утырта. Ишек шакыйлар. Йомшаккай керә, балалар белән исәнләшә.
Тәрбияче. Балалар, безгә кунак килгән. Аның исемен сорыйк әле: «Синең исемең ничек?» (Активлаштыру.)
Й о мш а к к а й . Минем исемем — Йомшаккай. (Актив лаш- тыру.)
Т ә р б и я ч е . Балалар, Йомшаккайның исемнәрегезне беләсе килә. Аңа исемегезне әйтегез әле. Йом шаккай балалар янына килә, һәр баланың исемен сорый. Й о м ш а к к а й . Бигрәк матур икән исемнәрегез! Ә тәр бия- че апаның исемен беләсезме? (Йомшаккай тәрбияче ярдәмче- сенең һәм әти-әниләренең исемнәрен сорый. Балалар җавап бирә.) Балалар, сез уйнарга яратасызмы? (Яратабыз.)
Балалар Йомшаккай белән саубуллашалар.
Икенче шөгыль: ЙОМШАККАЙ БЕЗДӘ КУНАКТА
Бурычлар: 1) уенчыкларны карарга һәм аларның аерым өлеш ләрен билге- ләргә өйрәтү, уенчыкларның исемнәрен, өлешләрен әйтү; төсен, хәрәкәтен белдерә торган сүзләрне актив сүзлеккә кертү;
2) тәрбияче соравына кычкырып җавап бирү осталыгын үстерү;
3) сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубулла- шу) кулланырга гадәтләндерү, кызыклы уенчыклар белән уйнаудан тәм табу, шатлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлар: Йомшаккай исемле уенчык песи, төрле кызык лы уенчыклар: әтәч, тавык, чеби һ.б., «Чебиләр зарядкасы» (Л. Хәй- ретдинова көе, М. Фәй зуллина сүзләре) җырының аудиоязмасы.
Эшчәнлек барышы.
Кулына «тылсымлы» тартма тотып, Йомшаккай керә.
Тәрбияче. Балалар, безгә кунак килгән. Нинди ку- нак? (Йомшаккай.) Әйе, Йомшаккай. Исәнме, Йомшаккай! Балалар, карагыз әле, Йомшаккай нәрсә алып килгән? (Тарт- ма.) (Активлаштыру.) Әйе, «тылсымлы» тартма. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: «тылсымлы» тартма». Йомшаккай, син утырып тор, ә без балалар белән тартманы карыйк. (Тәр- бияче тартманы ала һәм әкрен генә селкетә.) Балалар, тартма эчендә нәрсә бар икән? Ачмыйча гына, тартма эчендә нәрсә бар икәнен әйтеп буламы? (Юк.) Дөрес, балалар, тарт маны ачып карарга кирәк. Әгәр дә мин тартма эчендәге уенчык «кикрикүүк» дип кычкыра дисәм, сез аның нәрсә икәнен әйтә аласызмы? (Балалар әйтә алмасалар, өстәмә сорау бирелә.) Нәрсә «кикрикүүк» дип кычкыра? (Әтәч.) (Активлаштыру. Тәрбияче, тартманы ачып, әтәчне ала.) Бу нәрсә? (Әтәч.) Әйдәгез, әтәч белән исәнләшик әле: «Исәнме, әтәч!» (Исән- ләшкәч, тәрбияче әтәчне балаларга якын китерә, алар аны то- тып карый, сыйпый алалар. Борып әйләндерә торган уенчык булса, тагын да отышлы.) Әтәчнең башын күрсәтегез әле. Марат (Алия, Илһам, Айсылу һ.б.), син әтәч нең кайсы җирен күрсәттең? (Активлаштыру.) Әтәчнең башында нәрсәләре бар? (Күзләре, томшыгы, кикриге.) (Активлаштыру.) Әтәчнең тагын нәрсәләре бар? (Канатлары, койрыгы, тәпиләре.) (Тәрбияче балаларны әтәчнең өлешләрен күрсәтергә чакыра һәм бергәләп кабатларга тәкъдим итә. Тәрбияче уенчык әтәчне кычкырта.) Әтәч нишли? (Кычкыра.) Әйдәгез, бергәләп кабат- лыйк: «Әтәч кычкыра». (Активлаштыру.) Әтәч ничек кыч- кыра? («Кикрикүүк».) Балалар, әтәч менә шулай канат ларын кага, җилпи. (Тәрбияче хәрәкәтләрне күрсәтә.) Әйдә гез, әтәчнең ничек итеп канат какканын күрсәтик әле. (Бала лар күрсәтәләр.) Хәзер канатларын матур итеп җилпеп, кагынып кычкыра торган әтәч булып күрсәтегез әле. Менә шулай! Әйе, ул йомшак. (Активлаштыру. Тәрбияче уенчык чебинең җим чүпләгәнен күрсәтә.) Чеби нишли? (Җим чүпли, чирәм ашый.) (Күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар.) Балалар, чебиләр зарядка ясарга яраталар. Әйдәгез, без дә чебиләр белән зарядка ясыйбыз:
Нәни чебиләр барсы да
Сары майка кигәннәр.
Зарядка ясарга диеп,
Бер урынга килгәннәр.
Корт, корт, корт, корт,
Бер урынга килгәннәр.
Балалар җыр тыңлыйлар һәм күнегүләр ясыйлар. 37 Тәрбияче. Йомшаккай, күрдеңме, безнең балалар нин- ди акыллы һәм игътибарлы. Сорауларга җавап бирәләр, за- рядка ясыйлар, көләләр, шатланалар. Булдыралар! Әйдәгез, үзебезне мактап кул чабыйк. (Балалар кул чабалар.)
Өченче шөгыль: Тема: Ә.Бикчәнтәеваның “Туп ”шигырен яттан өйрәнү.
Бурычлар: 1)шигъри әсәрнең эчтәлеген аңларга һәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү; сорауларга җавап бирүгә күнектерү;
2) балаларның аңга алуларын, игътибарын, хәтерен, интонацияле сөйләмен үстерү;
3) балаларда кечкенәләр турында кайгыртучанлык хисе тәрбияләү; бергә шөгыльләнергә теләк уяту
Туп
Әминә елый үкереп,
Тубым суга төште, дип
. – Чү, Әминә, елама,
Туп батмый ул елгада.
Ә.Бикчәнтәева
Дүртенче шөгыль: Тема: Мультфильм карау. УМК дан анимацион сюжетлар.
Октябрь 2015 ел
Беренче шөгыль: Тема:.Көз.Ә. Ерикәйнең “Көз” шигырен яттан өйрәтү. “Җил исә” уенын уйнау
Бурычлар: 1) шигъри әсәрнең эчтәлеген аңларга, аны истә калдырырга һәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү; шигырьдәге килде, саргайды, шиңде, сибелде фигыльләре хисабына сүзлекне баету;
2) балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарларын үстерү;
3) көзге матурлыкка соклану хисе, күзәтүчәнлек тәрбияләү.
Җиһазлар: көзге урман сурәтләнгән рәсем, «Яфрак бәйрәме» җырының аудиоязмасы (Р. Еникеева көе, Л. Лерон сүзләр
Көз
Көз килде.Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Ә. Ерикәй
Тәрбияче шигырьне тагын бер тапкыр укый. Балалар аңа ярдәм итәләр.
Тәрбияче
Көз (килде). Үләннәр
(Саргайды, шиңде).
Сап-сары (яфраклар)
Җиргә (сибелде)
Икенче шөгыль: Тема:. Мультфильм карау. УМК дан анимацион сюжетлар.
Өченче шөгыль: Тема:. “Аю белән бабай ”әкиятен уку.
Бурычлар: 1) әкиятнең эчтәлеге белән таныштыру, сорауларга аңлап җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү; үсемлекләр турындагы белемнәрен киңәйтү; сүзлекләрен баету һәм активлаштыру;
2) балаларның игътибарын, аңга алуларын, диалогик сөйләмнәрен, кулның вак моторикасын үстерү;
3) халык авыз иҗаты әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлар: фланелеграф (коврограф); аю, бабай, шалкан,
Эшчәнлек барышы. Сораулар биреп, Аю белән бабай сүрәтләрен фланелеграфта күрсәтә бару
Дүртенче шөгыль: Тема:. “Үсәм” уенын уйнау
Мин әле бик кечкенә. Балалар алга таба иеләләр.
Миңа бары өч кенә. Күтәреләләр.
Үсә, үсә зур булам, Ике кулның да имән
Бик матур малай (кыз) булам. бармакларын бит урталарына куеп,
башларын чайкыйлар.
– Булдырдыгыз, балалар! (Кул чабалар).
Ноябрь 2015 ел
Беренче шөгыль: Тема:. .Минем гаиләм. Бармак уеннары “Бу бармак-”, “Баш бармак...”
Бурычлар. 1) шигъри әсәрнең эчтәлеге аша бармак атамаларын истә кал- дыру, бармак уеннары өйрәнү;
2) балаларның аңга алуларын, хәтерен, сәнгатьле сөйләмен, бармакларының хәрәкәтчәнлеген үстерү;
3) халык авыз иҗатына хөрмәт тәрбияләү.
Эшчәнлек барышы Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бу – минем кулларым. Үз кулларыгызны күрсәтегез әле. Балалар, әйдәгез, үзебезнең кул- ларыбызны яратыйк әле, сыпырыйк. Балалар, куллар безгә ни өчен кирәк? (Ашау өчен, рәсем ясау өчен, уйнау өчен, юату өчен, ярату өчен һ.б). (Активлаштыру). Балалар, һәр бармакның үз атамасы бар. Бу бармак - баш бармак. (Тәрбияче күрсәтә). Бу нинди бармак? (Баш бармак). Ә бу бармак - имән бармак. Бу нинди бармак? (Имән бармак). Бу бармак уртада урнашкан. Шуңа аның исеме дә урта бармак дип атала. Бу бармакның исе- ме ничек? (Урта бармак). Ә бу бармакның атамасы юк. Шуңа күрә аны атсыз бармак диләр. Балалар бу нинди бармак? (Ат- сыз бармак). (Активлаштыру). Балалар, ә монысы нинди бармак икән? (Нәни, кечкенә). Әйе, балалар, бу бармак кечкенә, аның исеме - чәнти. (Чәнти). Балалар, мин хәзер сезне бармак уены белән таныштырам, тыңлагыз әле. (Тәрбияче шигъри әсәрне сөйли).
Баш бармак бау ишә,
Имән бармак имән кисә,
Урта бармак утын кисә,
Атсыз бармак ат җигә,
Чәнти бармак чәй эчә.
– Балалар, баш бармак нәрсә эшли? (Бау ишә). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Имән бармак нәрсә кисә? (Имән кисә). Ә урта бармак нәрсә кисә? (Утын кисә). Атсыз бармак нәрсә эшли? (Ат җигә). Ә чәнти бармак ни эшли? (Чәй эчә). – Балалар, шигъри әсәрне тагын бер тапкыр укыйм, игътибар белән тыңлагыз. (Тагын бер кат укый ). Балалар, ә хәзер әсәрне сөйләргә сез ярдәм итәрсез. Баш бармак ...(бау ишә), Имән бармак ...(имән кисә), Урта бармак ...(утын кисә), Атсыз бармак ...(ат җигә), Чәнти бармак ...(чәй эчә). – Булдырдыгыз, балалар, матур итеп, сәнгатьле итеп сөйләдегез. Бу бармак уенын башка вакытта да кабатларбыз, уй- нарбыз.
Бу бармак — бабай,
Бу бармак — әни,
Бу бармак — әби,
Бу бармак — бәби,
Бу бармак — әти,
Аның исеме — чәнти!
Икенче шөгыль: Тема:. Ш.Маннурның “Яратам” шигырен яттан өйрәтү.
Бурычлар: 1) шигырнең эчтәлеген аңлауларына ирешү; сүзлекне ба- ету һәм активлыштыру; гаилә сүзен сөйләмдә кулланырга күнектерү;
2) шигъри әсәрне яттан сөйләргә теләк уяту; аңга алуларын, хәтерне, игътибарны үстерү;
3) гаиләгә карата хөрмәт, туганлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлар: гаилә сурәтләнгән рәсем: әти, әни, абыйлы-энеле ике малай һәм бишектәге кыз бала.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче балаларга гаилә сурәтләнгән рәсем күрсәтә. Тәрбияче. Балалар, бу рәсемгә игътибар белән карагыз әле. Рәсемдә кемнәр сурәтләнгән? (Әти, әни, ике малай (абыйлы- энеле) һәм бишектәге кечкенә кыз). Балалар, бу ике малайга игътибар итегез әле. Аның зуррагын кем дип атыйбыз? (Абый). (Активлаштыру). Кечерәк малай зур малайга кем була? (Энесе була). Ә бишектәге кыз аларга кем була? (Сеңел). Балалар, бу өйдә әти, әни, абыйлы-энеле ике малай һәм аларның сеңелләре яшиләр. Икенче төрле аларны ничек итеп әйтергә була? (Гаилә). (Сүзләрне активлаштыру). Игътибар белән аларга карагыз әле. Бу гаиләдәге кешеләр бер-берсен яраталар дип әйтеп буламы? (Әйе). Нәрсәдә күренә ул? (Алар елмаялар, өйләрендә тәртип, чисталык). Сез үзегезнең гаиләгезне яратасызмы? (Әйе). Ә хәзер гаилә турында шигырь тыңлагыз.
Яратам
Яратам мин өемне,
Әти белән әнине,
Абый белән энемне,
Бишектәге сеңлемне.
Ш. Маннур
Тәрбияче шигырьне икенче кат укый, ә балалар аңа ярдәм итәләр. Тәрбияче. Балалар, мин шигырьне икенче кат укыйм. Ә сез миңа булышыгыз. Яратам мин (өемне), Әти белән (әнине), Абый белән (энемне), Бишектәге (сеңлемне). – Балалар, гаиләдә бар кеше дә бер-берсен яратсын, хөрмәт итсен. Шул вакытта гына гаилә тату, дус, андагы кешеләр сәламәт була. Ә хәзер без сезнең белән «Гаилә» уены уйнарбыз. (Тәрбияче сюжетлы-рольле уен оештыра).
Өченче шөгыль: Тема:. «Гаилә» сюжетлы-рольле уен.
Дүртенче шөгыль: Тема:. Дидактик уен “Бу өйдә кем яши?”
Бурычлар: 1) төркемгә йөрүче балаларның исемнәрен истә калды рырга ярдәм итү, фигыльләрне хәзерге һәм киләчәк заманда кул ла на бе- лергә өйрәтү, сорауны белдерә торган сүзләрне кулланырга күнек- терү;
2) игътибарны, кабул итү сәләтен, диалогик сөйләмне үстерү;
3) бер-береңә карата игътибарлылык тәр бияләү.
Җиһазлар: фланелеграф, «Теремкәй» әкияте персонажлары су- рәт ләре, картоннан ясалган өй.
Эшчәнлек барышы. Тәрбияче балаларга рус халык әкияте «Теремкәй»не сөй ли. Сөйләвен җәнлекләрнең контурлы сурәтләрен демон страцияләү белән бергә алып бара. Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, без дә бергәләп «Бу өйдә кем яши?» дигән уенны уйнап алыйк. Менә безнең өебез. (Картоннан ясалган өйне китереп куя.) Әдилә өй янына килә, ишек шакый һәм сорый: «Бу өйдә кем яши?»— ди. Кил әле, Әдилә, кабатла мин әйткәнне. (Әдилә картоннан ясалган өй янына килә һәм сорауны кабатлый.) Әдиләгә беркем дә җавап бирмәгән. Ул өйдә яши башлаган. (Әдилә өй артына кереп китә. Тәрбияче үзе янына Камиләне чакыра.) Камилә өй яныннан үтеп бара икән. Ул ишеккә шакыган. К а м и л ә . Бу өйдә кем яши? Ә д и л ә . Мин — Әдилә, ә син кем? К а м и л ә . Мин — Камилә, мине өйгә керт әле, бергә яшәр- без. Тәрбияче. Әдилә Камиләне өйгә керткән, алар бергә яши башлаганнар. Булат өй яныннан үтеп бара икән. Ул ишеккә шакыган. Б у л а т . Бу өйдә кем яши? Ә д и л ә . Мин — Әдилә. К а м и л ә . Мин — Камилә. Ә син кем? Б у л а т . Мин — Булат, мине өйгә кертегез әле, бергә яшәр- без. (Шулай итеп, төркемдәге барлык балалар да, «өй» янына килеп, үзләренең исемнәрен атыйлар.) Шулай итеп, балалар бу өйдә яши башлаганнар. Балалар, безнең төркемгә йөрүче балаларның исемнәре бик матур: Булат, Әдилә, Мәрьям, Әмир... Әти-әниләрегез сезгә бик мәгънәле исемнәр куйган. Бер-берегезгә ягымлы итеп эндәшегез. Мин сезнең барыгыз- ны да яратам!
Декабрь 2015 ел
Беренче шөгыль: Тема:. ”Ап-ак куян утыра” уенын уйнарга өйрәнү.
Бурычлар: 1) тәрбияче һәм иптәшләре белән ирекле аралашырга өйрәтүне дәвам итү; та- выш көчен дөрес куллану осталыгы формалаштыру;
2) игътибарны үстерү, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәүдә күнек- терү;
3) нәфис сүз белән кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлар: «тылсымлы» тартмага салынган куяннар (һәр балага җитәрлек), уенчык төлке; «Куяннар һәм төлке» аудиоязмасы (татар халык сүзләре, В. Вәлиева көе).
Ап-ак куян утыра,
(Балалар чүгәләп утыралар.)
Колакларын селкетә
(Куян колаклары ясап, кулларын башка куялар һәм селкетәләр.)
Менә шулай, менә шулай
Колакларын селкетә.
Аңа тик тору кыен,
Җылыта ул тәпиен. (Кулларын сыйпыйлар, уалар.)
Һап, һап, һап, һап, (Кулларын чәбәклиләр.)
Җылыта ул тәпиен.
Куян тик торса туңа, (Кулларын билгә куеп, куян кебек сикерәләр.)
Сикергәли ул шуңа
. Һап, һап, һап, һап,
Сикергәли ул шуңа.
Кем куянны куркытты?
Куян сикереп качты. (Балалар, куян кебек сикереп,)
Ай, качты, качты, качты, (тәрбияче янына киләләр.)
Куян сикереп качты.
Булдырдыгыз, балалар! Сез бик җитез, өлгер куяннар булдыгыз!
Икенче шөгыль: Тема:. .Б.Рәхмәтнең “Кыш бабай”шигырен яттан өйрәтү.
Бурычлар: 1) эчтәлеген аңлауларына, тәрбияче сорауларын аңлап җавап бирүләренә ирешү; шигырьне яттан сөйләүгә омтылышларын хуплау, сорауларга текст сүзләре белән җавап бирергә күнектерү;
2) балаларның аңга алуларын, хәтерен, сүзлеген, игътиба- рын, хәрәкәтләр төгәллеген үстерү;
3) балаларда Кыш бабайга, Яңа ел бәйрәменә карата уңай хисләр тәрбияләү.
Җиһазлар: уенчык Кыш бабай.
Кыш бабай
Кыш бабай килгән,
Ап-ак тун кигән.
Көтә: кем генә
Чыгар дип өйдән.
Чыксаң чеметә,
Битне өшетә,
Менә шул аның
Бөтен эше дә.
Б. Рәхмәт
Өченче шөгыль: Тема:. .”Ак куян” җырын өйрәнү.
Ак куян, йомшак куян
Безгә кунакка килгән.
Койрыгы кыска гына, (Күрсәтәләр.)
Колагы озын икән. (Күрсәтәләр.)
Әйдәгез, кунакны без
Кишер белән сыйлыйбыз. (Күрсәтәләр.)
Менә, шулай, менә шулай (Сикерәләр, йөгерәләр.)
Сикерешеп уйныйбыз.
Дүртенче шөгыль: Тема:. Ә.Ерикәйнең “Беренче кар”шигырен уку. “Чыршыкай-матуркай” җырын тыңлау.
Бурычлар: 1) шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү, әсәр аша та- бигать дөньясына җәлеп итү, кышкы табигать турында мәгълүмат бирү; йомшак, ап-ак сыйфатлары хисабына сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру;
2) катлаулы сорауларга җавап бирү осталыкларын, хәтерен, уңай эмоцияләрен үстерү;
3) табигатькә мәхәббәт уяту.
Җиһазлар: кәгазьдән ясалган «кар бөртекләре».
Эшчәнлек барышы. Тәрбияче. Балалар, хәзер елның кайсы вакыты? (Кыш.) Дөрес, кыш. Кыш көне урамда ничек була? (Салкын бу ла. Кар ява. Җил исә. Буран дулый.) Балалар, кар нинди төс тә? (Ак.) Ул катымы, әллә йомшакмы? (Йомшак.) Кар каян ява? (Һавадан, күктән.) Аны тотып буламы? (Әйе.) Хә зер мин сезгә кар турында шигырь укыйм.
Көне буе кар яуды,
Бөтен җирне каплады.
Ап-ак булды болыннар,
Ап-ак булды киң кырлар.
“Чыршыкай-матуркай” җырын тыңлау.
Январь 2016 ел
Беренче шөгыль: Тема:. 1.Һ.Такташның “Ләйлә” шигырен уку.
Бурычлар: 1) шигъри әсәрнең эчтәлеген аңлауларына, сорауларга дөрес җавап бирүләренә ирешү; тәрбияче артыннан аерым сүзләрне, фразаларны кабатларга теләк уяту; ел фасыллары турындагы белемнәрен тирәнәйтү;
2) балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарын, хәрәкәтләр төгәллеген үстерү;
3) кышкы табигатьнең матурлыгын күрә, соклана белүләренә шартлар тудыру.
Җиһазлар: уенчык чана, курчак.
Эшчәнлек барышы Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, миндә нинди уенчыклар бар. (Чана һәм курчак күрсәтә). Бу нәрсә? (Чана). Чана елның кайсы вакытында кирәк? (Кыш көнендә). Чана ни өчен кирәк? (Шуу өчен). (Активлаштыру). Дөрес, балалар, чанага утырып таудан шуып төшәләр, боз өстендә шуалар, утырып йөриләр. - Ә бу нәрсә? (Курчак). Курчаның исеме ничек? (Ләйлә). Ба- лалар, Ләйлә кыш көне, сезнең кебек, чанада шуарга бик ярата. Әйдәгез, аны чанасына утыртыйк. Хәзер Ләйлә турында ши- гырь укыйм. Игътибар белән тыңлагыз:
Ләйлә
Урамнар бүген сөенгән,
Ап-ак кардан киенгән.
Ләйлә чанасын өстерәп
Чыгып китте өеннән
. Һ. Такташ
– Балалар, менә Ләйлә турында нинди матур шигырь языл- ган. Сезгә шигырь ошадымы? (Балаларны активлаштыру). Шигырьдә кайсы ел вакыты турында сүз бара? (Кыш турында). Кыш турында икәнен каян белдегез? ( Урамнар ап-ак кар белән капланган. Урамнарга ап-ак кар яуган). (Балаларны активлаш- тыру). Ләйлә нәрсә өстерәп чыгып киткән? (Чана). Тәрбияче шигырьне икенче кат укый, балалар кайбер сүзләрне аның артыннан кабатлыйлар. Тәрбияче. Урамнар бүген (сөенгән), Ап-ак кардан (киенгән). Ләйлә чанасын (өстерәп) Чыгып китте (өеннән).
Икенче шөгыль: Тема:. Ә.Бикчәнтәеваның “Салкын саф һава”шигырен ятлау
Бурычлар: 1) балаларны шигъри әсәрнең эчтәлеге белән таныштыру, кышкы табигать турындагы белемнәрен тирәнәйтү, шигъри тек- стны истә калдырырга ярдәм итү;
2) сәнгатьле сөйләмнәрен үстерү;
3) шигъри әсәргә карата кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлар: мольберт, шигырьнең эчтәлеге сурәтләнгән рәсем, күңелле бию көе (аудиоязма), кар бөртекләре.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче. Балалар, хәзер елның нинди фасылы? (Кыш). Кышын көннәр җылымы, салкынмы? (Салкын). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Ә һава нинди? (Балаларның җаваплары). Әйе, һава саф. Балалар, кышын нәрсә ява? (Кар). Кар нинди? (Кар ак). Кар катымы, әллә йомшакмы? (Йомшак). Әйдәгез, бергәләп кабатлагыз әле: «Йомшак кар ява». Бик яхшы! Дөрес итеп кабатладыгыз. Кар яуганда, өскә нәрсә куна? (Кар бөртекләре). Дөрес, кар бөртекләре өстеңә куна. Әйдәгез, бергәләп кабатлагыз әле: «Кар бөртекләре өстеңә куна». (Күмәк кабатлау). Кар бөртекләре матурмы? (Матур). Кар бөртекләре салкынмы? (Салкын). Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: « Үзләре матур һәм салкын була». Балалар, кар яуганда урамга чыккач, битләр нишли? (Кызара). Дөрес, балалар, битләр кызара. Хәзер бергәләп кабатлыйк: битләр кызара. Балалар, салкын саф һава турында мин сезгә бер шигырь укыйм . Игътибар белән тыңлагыз. Тәрбияче кышкы пейзаж сурәтләнгән рәсемне мольбертка куя.
Салкын саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
Шигырьне укыганда тәрбияче шигырьнең эчтәлеге буенча хәрәкәтләр ясый. Балалар тәрбияче белән хәрәкәтләрне кабатлыйлар.
Өченче шөгыль: Тема:. Мультфильм карау. УМК дан анимацион сюжетлар.
Февраль 2016ел
Беренче шөгыль: Тема:. “Кәккүк-чыпчык”уены
Бурычлар: 1) [ч] һәм [к], [қ] авазларын дөрес һәм ачык итеп әйтергә өйрәтү, сүзлекне активлаштыру;
2) балаларның эмоциональлеген үстерү;
3) фольклор әсәрләре белән кызыксыну тәрбияләүне дәвам итү.
Җиһазлар: кәккүк һәм чыпчык рәсемнәре, кәккүк һәм чыпчык тавышлары аудиоязмасы. Эшчәнлек барышы.Балалар, «Кәккүк — чыпчык» уенын уйнаганда әйтелә торган сүзләрне тыңлагыз әле.
Кәккүк, чыпчык,
Тәрәзәдән очып чык,
Галиянең өстенә
Матур күлмәк биреп чык.
Тәрбияче балаларга «Кәккүк — чыпчык» уенының тәрти бен өйрәтә. Бер баланы арка кочып, алга-артка селкенү хәрә кәтләре ясап, уен үткәрә.
Кәккүк, чыпчык,
Тәрәзәдән очып чык,
Галиянең өстенә
Матур күлмәк биреп чык.
Аннары тагын бер баланы чакыра, ә калганнары, үзләре утырып, алга-артка селкенү хәрәкәтләре ясап, тәрбияче белән бергә кабатлыйлар
Икенче шөгыль: Тема:. З.Туфайлованың “Шофер булам”дигән шигырен уку.
Бурычлар: 1) балаларны шигырьнең эчтәлеген белән таныштыру, сорауларга аңлап җавап бирә белүләренә ирешү, сүзлекләрен бае- ту һәм активлаштыру;
2) балаларның аңга алуларын, игътибарларын, конкрет-об- разлы фикерләүләрен үстерү; 3) шофер хезмәтенә карата кызыксынуларын үстерү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген төшендерү.
Җиһазлар: тылсымлы капчык, уенчык машина, ши- гырь эчтәлегенә туры килгән рәсем, С. Низаметдинов көе, Ф. Рәхимголыва сүзләренә «Шофер» җыры аудиоязмасы.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, минем кулымда нәрсә? (Тылсымлы капчык). Аның эчендә нәрсә бар икән? Капчыкта нәрсә бар икәнен белү өчен нишләргә кирәк? (Ачып карарга). Бу капчыкта малайлар ярата торган уенчык яшеренгән. Айдар, кил әле, капчыкны ачмыйча гына капшап кара әле. Бу нәрсә икән? Ничек уйлыйсың? (Машина). Әгәр бала әйтә алмаса, тәрбияче уенчыкның детальләрен (тәгәрмәч, кабина) атый. – Бу нәрсә? (Машина). Машинаны кем йөртә? (Шофер). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). – Хәзер мин сезгә «Шофер булам» шигырен укыйм.
Мин дә, әтием шикелле,
Шофер булырга уйлыйм.
Шуның өчен һәрвакыт
Машинам белән уйныйм.
Тизрәк үсеп, шофер булсам,
Нишләргә белер идем:
Урамдагы бар баланы
Утыртып йөрер идем.
З.Туфайлова
Тәрбияче балаларга шигырьнең эчтәлеге буенча рәсем карарга тәкъдим итә һәм шуның буенча сораулар бирә.
Өченче шөгыль: Тема:. “Кап та коп! уены”
Без, без, без идек
Без унике кыз идек
Базга төштек бал ашадык
Келэткә кердек май ашадык
Бер тактага тезелдек
Таң атканчы юк булдык
Кап-коп
Дүртенче шөгыль: Тема:. “Күрсәт әле үскәнем”уены
Күрсәт әле үскәнем
Ничек йөри аюлар?
-менә шулай, менә шулай
Шулай йори аюлар
Күрсәт әле үскәнем
Ничеккуян сикерә?
-менә шулай, менә шулай
Шулай куян сикерә
Күрсәт әле үскәнем
Ничеккошлар очалар?
-менә шулай, менә шулай
Шулай кошлар очалар
Март 2016ел
Беренче шөгыль: Тема:. .Муса Җәлил “Маэмай” шигырен уку.
Бурычлар: 1) шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү, бармак театры элементларын өйрәтүне дәвам итү, сүз байлыгын арттыру;
2) кабул итү, хәтердә калдыру сәләтен үстерү;
3) йорт хайваннарына карата шәфкатьлелек тәрбияләү.
Җиһазлар: уенчык эт.
Эшчәнлек барышы. Тәрбияче балаларга уенчык эт яшерелгән кәрзин күрсәтә.Тәрбияче. Балалар, кәрзин эченә бер уенчык яшерелгән. Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын тапсагыз, кәрзин эчендә нинди уенчык барлыгын белерсез. (Кәрзин эченнән этнең селкенгән койрыгы күренә.) Бу нәрсә кой- ры гы икән? (Эт, көчек, маэмай.) (Активлаштыру. Тәрбияче кәрзин эченнән этне алып күрсәтә, балалар эт белән исән- ләшәләр, аны карыйлар.) Эт нинди? (Йонлач, йомшак, кеч- кенә һ.б.) Балалар, эт ничек өрә? («Һау-һау!») Сез дә эт кебек өреп карагыз. («Һау-һау!») Эт нәрсәләр эшли белә? (Өрә, йөри, сөяк кимерә, йөгерә, утыра, койрыгын селкетә, исни.) Хәзер эт турында шигырь тыңлагыз. (Тәрбияче шигырьне ике тап- кыр укый.)
Минем бар бер маэмаем,
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә...
Маэмайның кушаматы (исеме) ничек? (Акбай.) Аның борыны нинди төстә? (Кара.) Акбай нәрсәләр эшли белә? (Йөгерә, өрә, ишетә, күрә.) (Тәрбияче шигырьне өченче тапкыр укый. Шигырьдәге кайбер сүзләрне тәрбияче балалардан әйттерә.)
Минем бар бер ... (маэмаем),
Кара борын ... (Акбаем.)
Күп ... (йөгерә), күп ... (өрә),
Күп ... (ишетә), күп ... (күрә).
Әйдәгез, кул бармакларыннан эт ясап карыйк: уң кул- ның учын кабыргасы белән үзегезгә каратып куегыз. Баш бармак өскә караган, имән бармак бөгелгән, калган ике бар- мак бергә кушылган, чәнти бармак аска таба тартыла. (Уен күнегүе берничә тапкыр кабатлана.)
Икенче шөгыль: Тема:. З.Туфайлованың “Әни сүзе”шигырен ятлау
Бурычлар: 1) балаларны шигырь белән таныштыру; истә калдыру мак- сатыннан, тәрбияче биргән сорауларга шигырь сүзләре белән җавап бирүгә тарту;
2) балаларның аңга алуларын, хәтерен, сәнгатьле сөйләмен, сенсор сәләтләрен үстерү, аларда уңай эмоцияләр тудыру;
3) әниләргә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлар: шигырь эчтәлеге буенча рәсем
. Эшчәнлек барышы Тәрбияче. Балалар, һәрбер кешенең әнисе бар. Әниләр безнең иң яраткан, иң кадерле кешеләр. Сезнең дә һәрберегезнең әнисе бар. Әйдәгез, әниләрегезнең исемнәрен искә төшерегез әле. Балалар әниләренең исемнәрен атыйлар. – Булдырдыгыз, балалар! Әниләрегезнең исемнәре бигрәк матур икән. Тиздән әниләр бәйрәме җитә. Әйдәгез әле, әниләр турында шигырьне игътибар белән тыңлыйк. Шигырь «Әни сүзе» дип атала. Тәрбияче шигырьне сөйли.
«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.
З.Туфайлова
– Балалар, бу шигырь ничек атала? («Әни сүзе»). Шигырьдә кем турында сүз бара? (Әни турында). Бала «Әни» диеп кай- да язып куйган? (Ак карга) Нинди карга язып куйган? (Яңа яу- ган ак карга) Әйдәгез әле, бергәләп кабатлыйк әле: Яңа яуган ак карга. Карга язылган «Әни» сүзен таптарга ярыймы? (Юк). Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: «Таптамагыз! Һич ярамый «Әни» сүзен таптарга!» (Күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар) Балалар, хәзер шигырьне тагын бер тапкыр тыңлагыз һәм истә калдырырга тырышыгыз. Шигырьне үзегез яттан сөйләрсез. Тәрбияче шигырьне тагын бер тапкыр сөйли. Аннан соң хәтере яхшы булган баланы чакырып, шигырьне сөйләвен үтенә.
Өченче шөгыль: Тема:. “Карга әйтә” эндәше.
Бурычлар: 1) шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү, балаларның кошлар турында белемнәрен арттыру һәм ныгыту, аларның тыш- кы кыяфәтенә игътибар итү, сүз байлыгын арттыру; [к] һәм [қ] авазларының дөрес әйтелешенә ирешү;
2) балаларның игътибарын үстерү;
3) кошлар белән кызыксыну уяту.
Җиһазлар: мичкә куелган бәлеш һәм карга рәсеме; карга тавы- шы аудиоязмасы. Эшчәнлек барышы. Тәрбияче. Балалар, тиздән нинди бәйрәм якынлаша? (Яңа ел, чыршы бәйрәме.) Әйе, балалар, тиздән Яңа ел бәй- рәме җитә. Бәйрәмдә кунаклар килә, сез дә кунакка барасыз. Балалар, сез кунакка барырга яратасызмы? (Активлаштыру.) Кунаклар килүгә нәрсәләр пешерәләр? (Активлаштыру.) Әйе, кунаклар килгәч, бәлеш пешерәләр. Менә шундый бәлеш. (Рәсемнән күрсәтә.) Балалар, бәлеш исен карга да сизгән һәм кунакка килгән. Тәрбияче эндәшне укый:
Карга әйтә: «Кар, кар,
Мичтә бәлеш бар, бар
Мичтән бәлеш алыр идем
Өйдә кунак бар, бар»
.Балалар, карга нәрсә дип әйтә? («Кар-кар!») Әйдәгез, бер- гәләп кабатлыйбыз: «Карга әйтә: «Кар, кар!» Карга тагын нәрсә ди? (Мичтә бәлеш бар, бар.) Мичтән бәлеш алыр идем, өйдә кунак бар, бар. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйбыз: «Мич тән бәлеш алыр идем, өйдә кунак бар, бар». (Тәрбияче эн дәшне көй ләп кабатлый. Балаларга да үзе белән бергә ка бат ларга куша.) Балалар, әйдәгез, уйнап алыйк әле. Мин эндәшне укыйм, ә сез һәр сүз саен карандаш белән идәнгә шакып алыгыз. (Һәр юлга дүрт шаку.) Балалар, әйдәгез, кар галар булып очып алыйк әле. Каргалар салмак кына, тыныч кына 157 очалар. (Балалар дулкын сыман хәрәкәтләр белән кулларын ян-яктан, учларын өскә каратып, баш очына күтәрәләр, учла- рын аска каратып төшерәләр.) Ә хәзер каргалар очалар, әйлә нәләр. Кояш нурларында коеналар. Безгә рәхәт, җиңел, күңелле, иркен. Хәзер каргалар җиргә төшәләр. (Кулларын төшереп чүгәлиләр.
Дүртенче шөгыль: Тема:. “Тәгәрмәчкә тын өрәм” уенын уйнау.
Тәгәрмәчкә тын өрәм (Балалар насос белән тын өрү хәрә кәте ясыйлар.)
Һәм моторны кабызам. (Ачкычны борып, машинаны кабызалар.)
Машинама утырам, (Рульне уңга-сулга борып йөгерәләр.)
Бик еракларга китәм. Би-биип! (Сигнал тавышын кабатлыйлар.)
Апрель 2016ел
Беренче шөгыль: Тема:. “Тыпыр-тыпыр басамын”уенын уйнау
Тыпыр-тыпыр басамын, (Аяклар белән тыпырдыйлар.)
Аннары әйләнәмен. (Әйләнәләр.)
Башны уңга борамын,
Башны сулга борамын, (Башны, ике кул белән тотып, уңга-сулга боралар.)
Ә аннары сикерәмен. (Сикерәләр.)
Икенче шөгыль: Тема:. “Аюлар һәм куяннар” уенын уйнау
Хәзер аюлар һәм куяннар булып уйнап алыйк.
Аюның өе зур, (Кулларын өскә күтәрәләр.)
Куянныкы кечкенә. (Чүгәлиләр.)
Аю йөри алпан-тилпән, (Алпан-тилпән йөрү хәрәкәтен күрсәтәләр.)
Ә куяннар сикерә. (Кулларыннан тәпиләр ясап, куян булып сикерәләр.)
Өченче шөгыль: Тема:. “Теремкәй” әкиятен уку, сәхнәләштерү.
Бурычлар: 1) балаларны яңа әсәр белән таныштыру, әкиятне аңлап кабул итүләренә ирешү;
2) балаларның игътибарын үстерү;
3) халык иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлар: өстәл театры фигуралары (куян, бака, тычкан, бүре, аю) яки фланелеграфта (коврографта) күрсәтү өчен әкият персо- нажларының сурәтләре.
Эшчәнлек барышы. Бу әкиятне балаларга уку түгел, ә сөйләү отышлырак булыр. Тәрбияче башта әкиятне күрсәтмәлелектән башка гына сөйләп чыга. Балаларга әкиятнең эчтәлеге буенча үз кичерешләрен белдерергә мөмкинлек бирә. Тәрбияче. Балалар, әкият сезгә ошадымы? (Активлаш- тыру.) Әкияттә нинди хайваннар очрады? (Активлаштыру.) Әкияттәге Куян, Бака, Тычкан, Бүре, Аю дус яшәгәннәрме? (Активлаштыру.) Әйе, балалар, өйдә, гаиләдә дус яшәргә ки- рәк. (Әкиятне икенче кат сөйләгәндә, өстәл театры фигура- лары кулланыла яки фланелеграфта (коврографта) әкият персонажларының сурәтләре күрсәтелә.)
Дүртенче шөгыль: Тема:. “Кояш чык...”эндәшен уку
Бурычлар: 1) балаларга эндәшнең эчтәлеген аңларга, сюжетны истә калды- рырга ярдәм итү; 2) балаларның тыңлый белү осталыгын, уңай эмоцияләрен үсте рү;
3) күмәк эшчәнлек белән кызыксындыру.
Җиһазлар: болытлар артыннан чыгып килүче кояш, казанда пешә торган ботка, базарга баручы әти, кашык рәсемнәре.
Эшчәнлек барышы. Тәрбияче фланелеграфта рәсемнәр күрсәтә: болытлар артыннан чыгып килүче кояш, казанда пешә торган ботка, кашык, базарга баручы әти. Тәрбияче. Балалар, рәсемдә сез нәрсә күрәсез? (Болыт- лар.) Кояш кайда? (Кояш болытлар артына качкан.) Әйдә- гез, бергәләп кабатлыйк: «Кояш болытлар артына качкан». (Активлаштыру.) Әйдәгез, кояшны чакырыйк. (Тәрбияче эндәшне укый һәм фланелеграфта күрсәтеп бара.)
Кояш, чык, чык, чык,
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Әти китте базарга,
Тәти кашык алырга.
Тәти кашык саф алтын,
Кирәкми безгә салкын!
Тәрбияче эндәшне өч тапкыр кабатлый, күрсәтмәлелеккә мөрәҗәгать итә. Аннары эндәшне балалар белән бергәләп кабатлыйлар.
Кояш ... (чык, чык, чык),
Майлы ботка ... (казанда),
Тәти кашык ... (базарда).
Әти китте ... (базарга),
Тәти кашык ... (алырга).
Тәти кашык ... (саф алтын),
Кирәкми безгә ... (салкын)!
Тәрбияче эндәшнең башын әйтә, балалар дәвам итәләр. Тәрбияче, актив катнашкан балаларны мактап, фланелеграфка елмайган кояш рәсеме куя.
Май 2016 ел
Беренче шөгыль: Тема:. “Нәниләр”җырын тыңлау, бию.
Икенче шөгыль: Тема:. Г.Тукай.”Гали белән кәҗә”шигырен ятлау.
Бурычлар: 1) шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү, кәҗә, чирәм, сакал сүзләре хисабына сүз байлыгын арттыру, хәрәкәтләр өйрәтүне дә- вам итү;
2) кабул итү сәләтен, игътибарны, уңай эмоцияләрне үстерү;
3) балаларда бер-берсенә һәм хайваннарга карата кайгыртучан- лык тәрбияләү
. Җиһазлар: Г. Тукайның «Гали белән кәҗә» әсәренә иллюстра- ция.
Эшчәнлек барышы. Тәрбияче.
Безнең ... (Гали) бигрәк тату ... (кәҗә) белән,
Менә ... (кәҗә) карап тора ... (тәрәзәдән).
Гали аны ... (чирәм) белән кунак итә,
Кәҗә ... (рәхмәт) укый: ... (сакалын) селкетә.
Әйдәгез, хәзер уйнап алыгыз әле. Бармаклардан кәҗә ясыйбыз: кулны алга сузабыз, учлар алга караган, имән һәм чәнти бармаклар бөгелмәгән, алга карап торалар. Урта һәм исемсез бармак учка каратып бөкләнгән, баш бармак алар өстенә куелган. Менә шулай (күрсәтә):
Кәҗәнең бар мөгезе,
Сөзә күрмәсен сезне!
Булдырдыгыз! Әйдәгез, кабатлыйк әле: «Без булдырабыз!» (Балалар кабатлыйлар, кул чабалар.)
Өченче шөгыль: Тема:. Мультфильм карау
Дүртенче шөгыль: Тема:. Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау
икенче кечеяшьтәгеләр төркемендәге балаларның сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү уздырыла.
Түгәрәк эшенә йомгак ясала
Фотографияләр буенча презентация әзерләнелә.
Нәтиҗәләр буенча ата-аналар өчен стенгазета ясала
9. МЕТОДИК ӘСБАПЛАР ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР
- компьютер;
- проектор, татарча җыр җыентыклары, әкиятләр дисклары;
- атрибутлар, сюжетлы рәсемнәр , дидактик уеннар.
- Материаллар: тәриячеләр өчен методик кулланмалар.
- Г.Тукай, М.Җәлил, Ш.Галиев, Ә.Кари, Җ .Тәрҗеманов
китаплары.
10. ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
1.“Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү: программа, методик киңәшләр, диагностика»/ «Обучение русскоязычных детей татарскому языку в детском саду», авт. З.М. Зарипова, Р.Г. Кидрячева, Р.С. Исаева и др.
2.Учебно-методический комплект «Говорим по-татарски» («Татарча сөйләшәбез»), по обучению русскоязычных детей 4-7 лет татарскому языку, авторы Зарипова З.М., Исаева Р.С., Кидрячева Р.Г.
3.Региональная программа дошкольного образования, авт. Р.К. Шаехова.
4.Методическая разработка “Туган телдә сөйләшәбез”/ Хазратова Ф.В.,Шарафетдинова З.Г., Хәбибуллина И.Җ.-Казан:Фолиант, 2013
5.Туган телдә сөйләшәбез.Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү (беренче кече яшьтәгеләр төр кеме):тәрбиячеләр өчен мето дик кулланма/ Ф.В.Хәзрәтова, З. Г. Шәрәфет динова, И. Җ. Хәби бул ли- на.— Казан : Татар. кит. нәшр., 2012.— 191 б.
6.Туган телдә сөйләшәбез. Методик кулланма / Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибулина И.Җ. – Казан: Фолиант, 2013.- 224 б.
7.”Учимся говорить по- татарски» А.Ш. Ассадуллин Казан “Мәгәриф” 1993ел
8. “ Татар телен өйрәнә нәниләр” Ф.М. Хисамова, Р.А. Борһанова, Казан Мәгәриф 1994.
9.” Уйный-уйный усэбез” К.В.Закирова “Мэгариф” нашрияте 2005 ел
10. “Сөмбеләне кем белә?” Г.З.Гарәфиева казан-тарих-2003 ел
11. .К.В.Закирова «Уйный –уйный усэбез»2005 ел
12. К.В.Закирова «Балачак аланы»2011 ел
13.Балалар бакчаларында эшлэуче тэрбиячелэр очен кулланма «Голбакча»2001 ел
14. “Балачак-уйнап-көлеп үсәр чак”Методик кулланма / К.В.Закирова, Л.М.Мортазина.-Казан: Редакционно-издательский центр,2012.-192б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Программа кружковой работы для детей старшего дошкольного возраста по ручному труду и экологии "Кладовая Республики Адыгея"
Многие дошкольники в наше время мало общаются с живой и неживой природой, природными материалами. И очень жаль, ведь знакомство с природой и изготовление поделок из природного материала развивает в до...
Программа кружковой работы: "С чего начинается Родина"
Методическая разработка содержит тематическое и перспективное планирование для работы кружка по патриотическому воспитанию детей старшего дошкольного возраста. Занятия могут использоваться и самостоят...
Программа кружковой работы по развитию ручной умелости и подготовки руки к письму «Умные пальчики».
Раскрыта технология проведения кружковой работы по подготовке руки к письму....
Рабочая программа кружковой работы «Работа с бумагой « Квиллинг»
Cчитаю, что развитие мелкой моторики детей дошкольного возраста – это одна из актуальных проблем, потому что слабость движения пальцев и кистей рук, неловкость служит одной из причин, затрудняющих овл...
Программа кружковой работы по тестопластике: «Вот какое тесто». Выборочные конспекты и фото работ.
Обучать детей различным техникам лепки из солёного теста; обучать культуре речевого общения, выразительной речи, эмоциональному настрою; умению планировать свою деятельность, предвидеть результат, дов...
Рабочая программа кружковой работы по дополнительной общеразвивающей программе дошкольного образования по нетрадиционной технике рисования «Волшебные пальчики» для детей от 3 до 4 лет
Данная рабочая программа предназначена для работы с детьми младшего дошкольного возраста (3-х до 4-х лет) и является дополнительным видом образования в форме кружковой работы п...
Рабочая программа кружковой работы «Волшебные краски» Нетрадиционная техника рисования Возраст 2-3 года Срок реализации программы 2022 – 2023 учебный год
laquo;Истоки способностей и дарования детей - на кончиках пальцев.От пальцев, образно говоря, идут тончайшие нити – ручейки,которые питают источник творческой мысли. Другими словами,чем больше ...