Кыш бабай бездә кунакта
материал (подготовительная группа) на тему

Камалова Рузалия Фандусвна

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен яңа ел программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_elga_programma.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

Зал матур итеп бизәлгән. Уртага чыршы куелган. Яңа ел турында матур көй яңгырый. Төрле маскалар кигән балалар бүлмәгә керәләр һәм чыршы янына басалар.

А.б. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз!

Нинди гаҗәп:

Һәр кешегә бәйрәм бүген

Бар да матур киенгән

Яңа елда, җирне бизәп

Гүя энҗе сибелгән.

1 бала.

Монда бит урман сафлыгы.

Ылыс исе түз генә.

Купшы чыршыбыз яныннан

Китәм димә тиз генә.

2 бала.

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайныкаршыларбыз

Яңа җырлар җырларбыз.

3 бала.

Нинди матур безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

Бергә: Котлы булсын Яңа ел!

Бакча мөдире бәйрәм белән котлый.

4 бала.

Әйдә, Яңа ел,

Шатлык белән кил.

Сине каршылый

Бөтен туган ил.

А.б. Балалар, әйдәгез бәйрәмне буыннан-буынга күчеп, яратып җырлана торган җыр белән башлап җибәрик.

Җыр: “Чыршы янында”.

А.б.

Җырлыйбыз да, уйныйбыз да,

Борчылырга урын юк.

Ә нишләптер, ни өчендер

Кар кызыбыз һаман юк.

Кирәк урманга барырга.

Кар кызын эзләп табарга.

Җиңелчә музыка астында шаяннар чыршы артыннан чыгалар.

1 шаян. Мин көчле, мин кыю,

Бер нидән дә мин курыкмыйм.

Урманга үзем барам,

Кар кызын эзләп табам.

2 шаян. Мин дә барам. (Җитәкләшеп чыршыны урап киләләр)

1 шаян. Нинди матурлык монда

Энҗе-мәрҗән сибелгән.

Каен, имән, усаклар

Бар да актан киенгән.

Монда сихри бер тынлык,

Ул әкияттән күчкән.

Әйтерсеңлә, бу җирдән

Йокы патшасы үткән.

2 шаян. Кышкы урман караңгы,

Кайда булыр кар кызы?

Тукта, тукта тынычлан,

Бер тавыш килә сыман.

Кемдер анда калтырый

Ике төймә ялтырый.

(Чыршы артыннан аю тавышы килә)

Аю: Шаян дусларым килгән.

Курыкмагыз сез миннән.

Берәр ярдәм кирәкме?

Беләм тик йөрмәгәнне.

1 шаян. Аю дускай кил

Берәр киңәш бир.

2 шаян. Кар кызын эзлибез.

Урман юлын белмибез.

Аю: Урман юлын мин беләм.

Кар кызын көн дә күрәм.

Әнә аның боз өе.

Яңгырый моңлы көе.

(кар кызының өе янына киләләр)

Шаяннар бергә: Әй кар кызы чык әле,

Кемнәр килгән күр әле.

(өйдән кар кызы чыга)

К. Кызы. Исәнмесез, дусларым!

Ап-ак өемдә яшим мин

Кыш бабаем белән.

Өебездә мич тә юк

Бик дус без салкын белән.

1 шаян: Кар кызы, сине эзләп килдек без,

Синсез бәйрәм күңелсез.

К. Кызы:Барам, дуслар, бер сүзсез.

Аю: Инде сезгә серем бар.

Сөйләп бирим шаяннар.

Урмандагы җанварлар да

Буран диеп тормыйлар,

Бүген бәйрәм ясыйлар.

(Шаяннар җилкә сикертә)

К. Кызы: Күрәм сезгә бик сәер

Җанварларның бәйрәме.

Яңа ел бит аларның да

Көтеп алган бәйрәме. (Аю, шаян утыралар)

Кар кызы бер куянны чакыра.

К. Кызы: Куян, дустым, йөгереп чап,

Җанварларны эзләп тап.

1 куян. Күзләмә мине төлкекәй,

Иң яхшысы-ярдәм ит.

Урманда бәйрәм була, дип

Җәнлекләргә хәбәр ит.

Төлке: Зур бәйрәм! Нинди бәхет!

Уен, көлке, тамаша.

Ул күлмәгем, ул читегем

Хәттә күзләр камаша. (Бүре килгәнен күреп, качып бармак янап)

Әй, син, бүре туганкай.

Соңгарак калдың бугай.

Кызык итәм мин сине (балаларга)

Тик сез сатмагыз мине. (кача)

Бүре: Ахры соңга калдым,

Эшләпәмне көчкә таптым.

Ничек минем камзулым,

Дөресме галстугым?

А.б.: Бар да яхшы, матур.

(Чыршы артыннан әтәч кычкырган тавыш ишетелә.)

Бүре: Бу бит бәрән тавышы.

Әнә тояк кагышы.

Бәрән итен яратам

Хәзер сикереп тотам.

А.б: Бүре дускай, бу бит төлке сине шаярта.

Төлке: (кылтаеп алга чыга.)

Ачуланма, туганкай

Шаяртып алдым шулай.

Бик тиз хәзер дуслашабыз.

Бергәләп биеп алырбыз.

(Бию: Бүре, Төлке. Утыралар.)

Куяннар чыга.

1 Куян: Без кыюлар, уңганнар,

Кыска койрык-куяннар.

Без күңелле җәнлекләр,

Җитезләр һәм өлгерләр.

2 куян: Урман безнең калабыз.

Без дә биеп алабыз.

Куяннар биюе.

К.к. Кыңгыравымны алам

Урманга хәбәр салам. (шалтырата)

Очыгыз кар бөртекләрем,

Минем янга, сеңелләрем.

( Шалтыратып, балалар яныннан йөреп чыга, кызлар чыршы алдына тезеләләр)

1 кыз: Без кышның бизәкләре.

Энҗе кар бөртекләре.

2 кыз: Без җитезләр, без йчан.

Без моңлылар, без җырчан.

3 кыз: көне төне биибез,

Аруны һич белмибез.

4 кыз: Без матурлар, без серле.

Дуска-дус игелекле.

5 кыз: Без кышның зур яме,

Икмәктә кар тәме.

6 кыз: Менә без ниндиләр,

Сөйкемле бөртекләр.

К. Кызы: Очыгыз кар бөртекләрем,

Минем газиз сеңелләрем.

Бергәләп күңел ачыйк.

Уйнап, әйләнеп очыйк.

(Кар бөртекләре биюе, Утыралар.)

К. Кызы: Безне балалар чакырды.

Яңа ел бәйрәменә.

Әйдәгез киттек дусларым

Чыршы әйләнәсенә.

Җәнлекләр барсы да чыршы артына китәләр. Бүләкләр алып марш астында чыршы алдына чыгалар. Һәрберсенең үз бүләге: Аю-бал, Бүре-шишка, Төлке- балык, Куяннар кишер.

Җәнлекләр, Кар кызы: Исәнмесез!

К. Кызы: Соңарсак та буш килмәдек,

Бүләкләр алып килдек.

Бүре: Бүредән-бөре.

Аю: Аюдан-тәмле бал, зур рәхмәтләр әйтеп ал.

Төлке: Ә төлкедән бүләк балык, телегезне йотарлык.

Куяннар: Без куяннар-тыйнак халык, сезгә менә кишер алдык.

Кар кызы: Миннән зәңгәр кыңгырау, аның белән уйнарсыз,

Мине искә алырсыз. (Баш ияләр).

А.б.: Бүләкләрегез өчен зур рәхмәт. Безнең бәйрәмгә рәхим итегез.

Кунаклар бүләкләрне чыршы төбенә куялар. Барып утыралар.

5 бала: Безнең кыш бабабыз

Нигә кичекте икән?

Әллә инде урманда

Адашты микән?

А.б.: Әйе шул балалар. Кыш бабабыз да күренми? Әйдәгез чакырып карыйк аны.

Балалар: Кыш бабай. (чакыралар)

Көй астында капчык тотып Песи керә.

Песи: Балалар, мин-тылсымлы, кызыл борынлы Кыш бабай.

Бу матур бәйрәмдә сезне күрүгә без бик шат.

Сезне Яңа ел белән котлыйм, һәм менә ниләр телим....

Капчыгыннан ашамлыклар ала.

Песи: Күбрәк симез тавыклар,

Зур табак казылыклар.

(Муенына казылык элеп куя)

А.б.: Кыш бабай, нигә синең теләкләрең бер дә Яңа елныкына охшамаган?

Песи: И-и-и балакайларым, картайдым инде, бар нәрсә дә онытыла башлады.

А.б.: Ә чыршыны ничек кабызырга кирәген онытмадыңмы соң?

Песи: Бер сүзсез яндырам мин аны хәзер. (кесәсеннән шырпы алып яндырмакчы була) 

А.б.: Син нәрсә бабакай тылсымыңны оныттың мени?

Песи: Ә! Әйе, тылсым.

Бер, ике, өч давай

Янма син чыршыкай!

А.б.: Сез ялгышкансыздыр бабай, сезгә бит чыршының утларын яндырырга кирәк, сүндерергә түгел.

Кар кызы: Менә сиңа “Кыш бабай”. Балалар бу песи Кыш бабайның юлын аркылы кисеп киткәндер әле. Кара ничек оста ялганлап маташа. Мин булмасам тәки ышандырып китәсе. Ялганларга ярыймы әле ул балалар?

Балалар: Юк, алдашу начар гадәт.

К.к.: Ишеттеңме песи, алдашып йөрмә икенче.

А.б.: Килгәч, бәйрәмдә калсын инде, тәртипкә өйрәнер. Калсынмы, балалар?

Балалар: Калсын.

Чыршыдагы утлар сүнеп яна.

7 бала: Утлар да яна чыршыда,

Бар кунаклар да монда.

Кыш бабай ник килми икән?

Әллә онытты микән? (Утлар сүнә)

А.б. Балалар чыршыбызның уты сүнде. Димәк, Кыш бабай якында гына. Чакырыйк аны.

Балалар: Кыш бабай... Без сине көтәбез.

К. Бабай. (Ерактан) Килә алмыйм. Шаян җил миңа күрсәтмәс бүреген кидерде һәм җибәрми.

А.б.: Ә без нишлик? Сиңа ярдәм итеп буламы?

К.б.: Була! Балалар минем якка өрсеннәр. Көчле җир күтәрелерһәм ул күренмәс бүрекне алып ташлар.

А.б.: Әйдәгез, балалар. Кыш бабайга булышабыз. Нык ите өрәбез. (Өрәләр)

К.б.: Булдырдыгыз. Тагын әзрәк,көчлерәк. Нинди көчле җил чыкты, күрсәтмәс бүрекне алып ташлады.

Марш астында Кыш бабай керә.

К.б.Исәнмесез, балалар! Исәнмесез бар кунаклар! Сезне күреп шатландым. Бәйрәм теләгем сезгә, шат яшәгез гомергә.

А.б.: Рәхмәт сиңа бабакай.

Чыршы китергән өчен.

Яңа елга һәммәбезне

Матур бизәгән өчен.

Җыр “Һай. Кыш бабай”.

К.б. Чыршыбызның уты янмый икән, балалар бергәләп яндырыйк әле.

Балалар: Чыршы, чыршы кабын син,

Утларыңны балкыт син.

Чыршы утлары яна.

Җыр “Төрле-төрле утлар яна”

8 бала: Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең сөйгән кунак син.

Ямьле үтсен кичәбез.

Безне көлдер, уйнат син.

К.б.: Бер-бер артлы барасыз,

Түгәрәктә каласыз.

Кыланыгыз минемчә,

Тырышыгыз ничек тә.

1 (Уен “Миңлебай”. Чаңгыда йөрү, конькида шуу хәрәкәтен К. Бабай күрсәтә)

К.б.: Уф, балалар, сез уйнарга яратасыз икән.

2. “Киез итекләр киеп чыршы тирәли йөгерү.”

3. Туңдыру”.

К.б.: Мин ерак юлдан килдем, аякларым талдылар. Бераз ял итим. Картайдым, ни хәл итим. Онытып торам. Сез өйрәнгән шигырьләрне дә капчыкка тутырасым бар.

А.б.: Безнең балалар син килешкә бию дә өйрәнделәр. Син карап, ял ит.

Бию: Күмәк татар биюе.

Балалар үзләре өйрәнгән шигырьләрен Кыш бабайга сөйлиләр.

Җыр “Бие әйдә, Кыш бабай”.

Кыш бабайны биетү.

9 бала: Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да,

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

10 бала: Яңа ел, яңа бәхет.

Яңа карлар ява җиргә.

Яңарган төсле урам.

Искесен күмәргә теләп,

Тузынып йөри буран.

11 бала: Яңа бәхет, яңа шатлык

Алып килсен Яңа ел.

Яңа җиңүләре белән

Котлы булсын Яңа ел.

Яңа ел керә.

К.б.: Исән-имин генә килеп җиттеңме балам. Түрдән уз! Шатлык, муллык, тынычлык алып кил. Төкле аягың белән! Әйдә түрдән уз!

Яңа ел: Мин Яңа ел, ат елы.

Ашыга-ашыга килдем сезгә.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

 Алып килдем һәммәгезгә

Куян елы үтеп китте,

Килдем менә ат елы.

Һәрберебез күңелендә

Яңгырасын шатлык җыры.

“Яңа ел” җыры.

К.б.: Менә сезгә күчтәнәчләр,

Рәхим итеп алыгыз.

Яңа елның күчтәнәчен

Өйгә алып кайтыгыз.

Чәй эчегез бергәләшеп

Әти-әниләр белән

Сезнең белән саубуллашып.

Тагын бер елга китәм.

Кыш бабай, кар кызы саубуллашып китеп бара.

А.б.: Күңелләрдә шатлык та бар

Бераз моңсу да никтер.

Син яңа ел инде безгә

Матурлык кына китер.

Ныгысын дуслык, татулык.

Иман бир балаларга.

Саулык, сәламәтлек китер

Озын озак елларга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

"Йомшаккай" бездә кунакта

Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлег...

Мияубикә бездә кунакта

I кечкенәләр төркемендә рәсем буенча шөгыль...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Мияубикә- бездә кунакта.

Балаларга песинең йорт хайваны булуын аңлату. Гадәти булмаган алым белән песинең аяк эзләрен рәсемгә төшерү....