“Тылсымлы китабым”
материал на тему
(“Россиядә - Әдәбият елы”, “Татарстанда – Паркларны һәм скверларны саклау елы” темаларына багышланган “Татар кызы-2015” бәйгесе сценарие.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
stsenariy_tatar_kyzy_2015_ispr.docx | 20.71 КБ |
Предварительный просмотр:
“Татар кызы-2015” сценарие
“Тылсымлы китабым”
(“Россиядә - Әдәбият елы”, “Татарстанда – Паркларны һәм скверларны саклау елы” темаларына багышлана)
6-7 яшьлек балаларга бәйгедә катнашу өчен ярдәмлек эшчәнлеге.
Максат: балаларның татар милли ядкарьләр турында күзаллауларын тирәнәйтү, татар милли әдәбиятына кызыксыну уяту, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Тәрбия бурычы: балаларда татар булуына горурлык хисе тәрбияләү.
Үстерү бурычы: бәйләнешле фикерләү сәләтен, тел байлыгын үстерү, сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен формалаштыру эшен дәвам итү, татар биюен башкару техникасын камилләштерү.
Белем бирү бурычы: милли киемнәрне аера, аларның исемнәрен, үзенчәлеклүрен әйтә белергә өйрәту, җырларны, биюләрне мөстәкыйль рәвәштә башкарырга булышу.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, матур әдәбият уку, музыка.
Ысуллар һәм алымнар: уен, күрсәтмә ысуллар, алымнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр, өстәмә аңлатма, нәфис сүз, балалар сөйләмен бәяләү.
Җиһазлау: мультимедия, СД – музыка тыңлау җайланмасы, презентацияләр карау, татар халык ядкарьләрен слайдларда күрсәтү, бүләкләр.
Сүзлек өстендә эш: калфак, әдәбият, сөлге, ядкарь.
Алдан үткәрелгән эшләр: татар милләте, милли ашлар турында әңгәмә, татар халкының тарихы белән кыскача танышу,милли киемнәрне карау, “Түбәтәй” уенын уйнау, Г. Тукай, А. Алиш әкиятләрен уку, мультфильмнар карау.
Резидә белән Сылу килеп керәләр.
Сылу. Бар минем бер якын дустым –
Планшет аның исеме.
Мультик карап, уен уйнап
Үткәрәм һәр көнемне.
Планшет ватылган яки “завис” тавышы.
Ай-һай! Нәрсә булды бу? Тагын планшет “завис”! Хәзер нишләргә инде?!
Резидә. Кайгырма, Сылу, менә мин сиңа тылсымлы китап күрсәтәм. Ул мультфильмнан кызыграк. Әйдә карыйбыз!
Бергә зур “тылсымлы китап” янына киләләр.
Сылу. Хәзер интернет заманы,
Айфон, айпад модада!
Һич кенә дә теләгем юк
Китап карап торырга!
Резидә. Интернеттан күпне белеп була,
Тик җиталмый ул чын китапка.
Китапның һәр бите – серле дөнья,
Ул чакыра безне кунакка.
Сылу. Хе, кызык!
Резидә. Әйдә, бер-ике битен бергәләп укыйк.
Резидә “Туган ягым – яшел бишек” дигән битне ача.(муз. фон)
Резидә. Күрәсеңме, “Туган ягым – яшел бишек” дип язылган.
Туган ягым минем – яшел бишек,
Шул бишектә тибрәлеп үстем.
Әбкәемнең гармун көен тыңлап,
Милләтем телен, җырын сөйдем.
Исемем минем – Резидә, Резидәкәй
Зәңгәр гөлдәй гүзәл кыз булам,
Әти-әниемә сөенеч мин,
Җыр-биюдә, спортта бик уңган.
Нәсел тамырларым авылдан.
Бабам авыл чишмәләрен карый,
Булышабыз без дә аңарга
Өлеш кертә энем Рамазан да
Изге чишмәләрне сакларга.
Туган ягыбызның һәр почмагы
Тиңсез матур, чиксез ягымлы,
Җирнең һичбер гүзәл урынына да
Алыштырмам туган ягымны!
Сылу. Нинди акыллы сүзләр, Резидә!
Резидә. Әйе шул, китапта гына акыллы сүзләр. Китап укыган кешенең теле бай була. Әйдә, алдагы битләрне дә карыйк әле...
Резидә “Шигърият дөньясында” дигән битне ача, (муз. фон), кычкырып укыйлар.
Резидә. “Шигърият дөньясында”!.. “Иртә”... Бу шагыйрь Факил абый Сафинның шигыре бит! Мин аны ятлап конкурста катнаштым. Бер өзеген сөйләп күрсәтим әле.
“Иртә”нең беренче куплетын сөйли. (фон – курай тавышы, конкурста сойлеген шигырьнеке)
Сылу. Әйдә әле, тылсымлы китапның тагын бер битен ачыйк.
Резидә “Әкиятләр илендә” дигән битне ача. (муз. фон)
Әдәбиятның иң матур бизәге -
Туган телемдәге әкиятләр!
(китаптагы рәсемнәргә күрсәтеп)
Чукмар белән Тукмар, бу – Үги кыз
Менә бит Сертотмас үрдәк тә!
Ә монда – бөек Тукаебызның
Су анасы һәм Шүрәлесе...
Серле музыка, китап “яктылык чәчә башлый”.
Чү, бу нинди тавыш, нинди могҗиза?
“Микикики! Бә-ә-ә” дигән тавышлар.
Кечкенә Кәҗә белән Сарык бәтиләре керә.
Кәҗә. “Кәҗә белән Сарык” әкиятен
Бик яратканыңны без белдек.
Сарык. Бу бәйгедә сиңа, Резидәкәй,
Уңыш теләргә диеп килдек.
Сылу. Менә бит ул китап тылсымы:
Син яратсаң – ул да ярата.
Әдәбиятта һәм китапта - көч,
Алар безгә белем тарата.
Резидә, Сылу, Кәҗә белән Сарык кулга-кул тотышалар. Тын гына татар көе яңгырый, Резидә сөйли.
Резидә. Алыштырмыйм, дуслар, мин китапны
Иң шәп планшетка, компьютерга!
Китап – тирән белем чишмәсе ул
Һәркем тиеш шуны аңларга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”
Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования. В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...
Тема: «Минем яраткан китабым» Өлкәннәр төркеме өчен әңгәмә
Максат:Китап барлыкка килү тарихы белән танышу; китапка кайгыртучан мөнәсәбәт формалаштыру; китап ясаучы кешеләрнең эшчәнлегенә хөрмәт тәрбияләү.Бурычлар:китаплар һәм китап ясаучылар турында бел...
Минем яраткан китабым.
Беседа...
Татарстанның “Кызыл китабы”.
Экият уку ярдэмендэ балаларны татарстанда сирэк очрый торган хайваннар хэм усемлеклэр белэн таныштыру....
тормыш китабы
тормыш китабы...
Конспект: “Татарстанның “Кызыл китабы”. Кызыл китапка кергән “Кыңгырау чәчәк” ( оригами).
Максат: Кызыл китап турында беренчел мәгъүмат бирү. Кызыл китапка кертелгән хайван, кош һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту. Тыюлыкларның әһәмиятен аңлату. Табиг...
"Башҡорт халҡының биҙәү ҡулланма сәнғәте" китабы буйлап сәйәхәт
Өлкән төркөмдә танып белеү үҫеше буйынса дәрес конспекты...