Татарстанның “Кызыл китабы”.
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Габдуллина Ризифа Фахертдиновна


Экият уку ярдэмендэ балаларны татарстанда сирэк очрый торган хайваннар хэм усемлеклэр белэн таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzyl_kitap.docx18.73 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Татарстанның “Кызыл китабы”. 

Габдуллина Ризифа Фахертдиновна,  МБДОУ №64, Түбән Кама шәһәре

Белем бирү өлкәсен итегральләштерү:матур әдәбият белән таныштыру,  танып белү, физик үсеше , нәфасәти үсеш.

Максат

  1. Кызыл китапка кертелгән хайван, кош һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту. Тыюлыкларның әһәмиятен аңлату.
  2. Балаларны сирәк калган һәм югалып бара торган хайваннар, кошлар һәм үсемлекләр китабы белән таныштыру.

Методик алымнар

  “Кызыл китап” белән таныштыру. Аның буенча әңгәмә куерту. Мәкальләр.  Әкият терапиясе  “Алар яшәргә тиеш!” автор Габдуллина Р.Ф.

  Н. Хакимуллин хикәясен уку.

Җиһазлау

“Кызыл китап”, “Татарстан республикасының кызыл китабы”.  Тыюлык рәсемнәре. Хайваннар, кошлар рәсемнәре. Аудиоязмалар: “Малыш в лесу”, “Звуки природы”, “Малыш и птичка” . Тозлы камыр. Китап күргәзмәсе. Табигатьтә аз санлы калган “Кызыл китапка” кергән үсемлекләр һәм җәнлекләрдән слайд –шоу. Ноутбук.

Г. Хакимова “Табигатьнең сафлыгы – күңелемнең пакълеге”, 44 бит К. В. Закирова “Әдәп төбе – матур гадәт” 66-68 бит.    

Кереш өлеше. Аудиоязма кулланыла.

Тәрбияче балаларны  “Әйдәгез, мин сезгә хәзер бер әкият укып күрсәтәм” дип кызыктыра. (Әкият терапия).

Төп өлеше.

         Борын – борын заманда яшәгән ди ике дус – Табигать һәм Кеше. Алар бик тату яшәгәннәр. Табигать Кешене ашаткан, эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда йөргән, кошлар тавышын тыңлап хозурланган, челтерәп аккан чишмәләрдән су эчеп, су савыл баскан. Шулай итеп, Кеше көчле баһадир булып җитлеккән.

Көннәрдә бер көнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдырган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырылган, елгаларны пычраткан. Табигать ямьсезләнгән, эчә торган сулар кипкән, шифалы үләннәр сулган, сайрар кошлар тынган. Кешегә бик күңелсез калган. Ул яңадан дуслашырга диеп Табигатьне эзләп киткән. Күпме генә эзләсә дә ул үзенең элеккеге якын дустын таба алмаган.

Кеше үзенең ялгышын аңлачак. Дуслыкны яңадан кайтару өчен ул җиң сызганып эшкә тотынган. Тырышып – тырышып югалып баручы үсемлекнәрнең, кошларның, хайванарның, бөҗәкләрнең исемнәрен бер җыентыкка туплый башлаган. Кеше җыентыкны “Кызыл китап” атаган. Кызыл төсне ул кисәтү төсе дип аңлаткан.

Шигырь

И күңелле бу урманда,

Табигать почмагында.

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагылда:

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз.

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул – безнең әни

Табигатьне саклагыз.

Балаларга “Кызыл китап” тәкъдим ителә. Аның битләре арта барган саен  табигатькә куркыныч күбрәк якын.

“Димәк яшәр җиребездә Хәлләр бар шомланырлык. Табигатьтән ни алдык та, Аңарда ни калдырдык?!               (Равил Фәйзуллин)

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле ни өчен китапның тышы кызыл төстә?

Балалар: Кызыл төс – кисәтү төсе ул, әллә каян күренеп тора.

Тәрбияче: балалар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен үсемлекләр күпләп юкка чыга?

Балалар: Чөнки кешеләр күпләп урманнарны кисәләр, кошларны- хайваннарны аулыйлар, болыннарны таптыйлар.

Тәрбияче: Балалар табигатьне саклауга без ничек ярдәм итә алабыз соң?

Балалар: Кошларга җимлекләр эләбез, чәчәкләр утыртабыз, чүпләр җыябыз. Әти-әниләр белән кырмыска ояларын әйләндереп алабыз.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, һәркем табигатьне яратырга, аны сакларга тиеш.

Бер кайчан да рәнҗетмәгез.

Табигать ул – җир ана,

Табигатьнең якын дусты

Булсын иде һәр бала.

Физкультминутка (рефлексотерапия) Аудиоязма кулланыла.

Тәрбияче: Ә хәзер бераз ял итеп алабыз. Без үзебезне урманда итеп хис итик. Урман һавасын барыбыз да иркен итеп сулыйбыз (2-3 кат сулышны чыгарабыз) сукмак буйлап, алга атлыйбыз. Чү, кош оясы төшкән, әйдәгез аны урелеп, сак кына, аяк очларына басып урынына алып куйык. Саф сулы чишмәдән су алып, бит-кулларыбызны юыйк. Як – ягыбызга карап, тирә як итә гүзәллегенә сокланыйк.

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, рекламага бүленәбез. Бик күп язучылар табигать турында әсәрләр язганнар рәссамнәр аларны матур итеп бизәгәннәр. Балалар игътибирына  “Табигатьне саклау – ул Ватанны саклау” (М. Пришвин) дигән тема астында тупланган, табигать турында язылган китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителә: Араларында Нияз Хәкимуллинның “Алар яшәргә тиеш” дигән хикәя дә бар.

Тәрбияче: Балалар, “Кызыл китап” белән танышуны дәвам итәбез. Кошларга багышлаган бүләктәге менә бу матур кошка игътибар итегез әле. Таныйсызмы?

Балалар: Таныйбыз, аккош рәсеме бу.

Тәрбияче: Ә ни өчен соң аккош рәсемен бу “Кызыл китапка” керткәннәр?

Балалар: Димәк аккошларның саны да табигатьтә кими башлаган.

Тәрбияче: Әйе, балалар, аккошларның саны бик аз калган. Табигать сөючеләр югалып баручы тереклек ияләрен “Кызыл китапка” теркәп кенә калмыйлар, ә бәлки аларны саклау һәм үрчетү өстендә дә эш алып баралар. Андый урыннар тыюлыклар дип атыйлар. Безнең Түбән Кама районында “Аккош күле” бар. Анда аккошлар күпләп үрчесен өчен бөтен шартлар тудырылган.  Тыюлыклар дәүләт тарафыннан сакланалар. Ә хәзер балалар, остаханәгә рәхим итегез. Без сезнең белән бүген тозлы камырдан аккош сыннары ясаячакбыз.

Интеграцияләштерү. Кул хезмәте.

Быел безнең, “Аккош күле” тыюлыгында безнең нәни кулларыбыз белән ясап сыннар кадәр аккошлар артсын.

Балалар, хәзер мин  сезне кинозалга чакырам.

Интеграцияләштерү.

Балаларга табигатьтә аз санлы калган “Кызыл китапка” кергән үсемлекләр һәм җәнлекләр слайд –шоу рәвешендә күрсәтелә. Ноутбук кулланыла.

Йомгаклау: Кадерле балалар, табигатьтә үзегезне чын хуҗаларча тотыгыз. Аны саклагыз һәм яклагыз.  Табигатьне саклау ул – киләчәгебезне саклау, өебезне саклау дигән сүз.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Елмаюга ни җитә – елмаю боз эретә”

Максат:         Балаларда халык әсәрләре аша ярдәмчеллек һәм ягымлылык хисе тәрбияләү,тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру. Балаларда халык авыз иҗаты ә...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)

Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

Тема: «Минем яраткан китабым» Өлкәннәр төркеме өчен әңгәмә

Максат:Китап барлыкка килү тарихы белән танышу; китапка кайгыртучан мөнәсәбәт формалаштыру; китап ясаучы кешеләрнең эшчәнлегенә хөрмәт тәрбияләү.Бурычлар:китаплар һәм китап ясаучылар турында бел...

“Тылсымлы китабым”

(“Россиядә - Әдәбият елы”, “Татарстанда – Паркларны һәм скверларны саклау елы” темаларына багышланган “Татар кызы-2015” бәйгесе сценарие....

Конспект: “Татарстанның “Кызыл китабы”. Кызыл китапка кергән “Кыңгырау чәчәк” ( оригами).

Максат:  Кызыл китап турында беренчел мәгъүмат бирү. Кызыл китапка кертелгән хайван, кош һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту. Тыюлыкларның әһәмиятен аңлату.  Табиг...