День знаний
материал (подготовительная группа) на тему
Предварительный просмотр:
Сценарий развлечения “День знаний” на татарском языке.
А.б: Исәнмесез кадерле балалар, кунаклар, тәрбияче апалар. Бүген бездә зур бәйрәм. Балалар белэсезме буген нинди көн? Балалар, менә көзнең дә беренче ае - сентябрь килеп житте. Агачларның яфраклары саргая башлады. Янгырлар ява.
Карагыз әле балалар, безнен бакчагада көз килеп җиткәнме...
Балалар: әйе .
1 бала:
Алтын яфраклар очалар,
Безнең башларга тиеп,
Тиздән укырга барабыз
Матур күлмәкләр киеп.
2 бала:
Ямьле кояш, нурлар чәчеп
Елмаеп карый безгә.
Зур үскәч,хезмәт итәрбез
Без Туган илебезгә.
Бию “ Яфраклар бәйрәме.”
Музыка астында Белмеш керә.
Белмеш: Исәнмесез балалар. Сез нәрсә бәйрәм итәсез?
А.б: Менә көз фасылы да килеп җитте. Көзнең беренче ае сентябрь.
Белмеш:Сон бүген белем бәйрәме бит.
А.б :Әйдәгез бергәләп әйтик әле.
Балалар: Әйе беренче сентябрь. Белем көне.
А.б: Әйдәгез бергәләп әйтик әле - беренче сентябрь. Кечкенә генә булсак та , без дә сезнең белән бу көнне белем иленэ сәяхәт оештырыйк әле.
Бала1
Дуслар бүген нинди көн
Сез беләсездер бәлкем
Белмәсәгез үзем әйтәм
Бүген безнең бәйрәм көн.
Бала 2
Олы бәйрәм бүген бездә
Ул - беренче сентябрь.
Шатлык балкый йөзләрендә
Бүген син дә мин дә бер.
ҖБУ: “Кәрия -Зәкәрия”
Музыка астында Белмәмеш керә.
Белмәмеш: Исәнмесез, балалар, исәнмесез кунаклар. Таныдыгызмы мине?
А.б: Юк. Син кем буласың?
Белмәмеш: Ничек инде кем? Мин – Белмәмеш, жир йөзендә иң акыллы, уңган булган малай. Мәктәпкә бишлеләр алырга ашыгам.
Белмеш : Әйдә белеменне тикшереп карыйк 2+2 күпме була?
Белмәмеш: =5
Белмеш : Дөрес түгел =4
Ике бала чыга
Уен “Мисал”
(Уен 4-3=1, 2+3=5 магнитлы тактада мисал төзиләр. Белмәмеш хата ясый)
А.Б: Белмәмеш сумкаң бик авыр күренә . Ниләр бар икән анда, ни бу?
Белмәмеш: Рогатка, агачка кунган чыпчыкларны куркытырга шәп нәрсә.
А.Б: Кирәк әйбер түгел ул. Ә монысы ?Таш?!Син мәктәпкә әзер түгел. Балалар сиңа булышырлар.
Уен “ Портфель җыю.”
А.Б : Менә хәзер син мәктәпкә эзер.
Белмәмеш. Э мәктәптә нишлиләр …
Бала1:
Алтын сары яфрак белән
Бизәде көзне.
Гел бишкә генә укырга
Өндәде безне.
Бала 2:
Сентябрь,сентябрь
Килеп тә җитте.
Кунак булып хуҗа булып,
Түрләргә үтте.
Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”
Белмеш укыйлар язалар ….балалар тагын …..
Балалар. Бииләр дә. Ә хәзер безнең балалар сезгә биеп күрсәтер.
Бию “Җыр төсле яулыклар”
А.Б: безнең балалар күп нәрсәне беләләр менә син Белмеш син дә Белмәмеш карап тор.
Уен “Күрсәт әле үскәнем”.
Белмеш: Әфәрин, балалар бик күпне беләсез җырлыйсыз да, бии сездә саный да беләсез . Белмәмешне дә өйрәттегез.
Белмәмеш рәхмәт балалар мин дә хәзер мәктәпкә барырга әзер .Саубулыгыз балалар .
Саубулыгыз!!!!
А.б : Балалар бәйрәм ошадымы сезгә? Балалар бүген димәк нинди көн бергәләп әйтик әле белем көне!!!! Димәк, нишлиләр анда?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий праздника День Знаний "Конфеты знаний" старший дошкольный возраст
Сценарий праздника День Знаний "Конфеты знаний" старший дошкольный возраст...
Сценарий праздника День знаний для детей 4-5 лет « День знаний с Кнопочкой и Бабой Ягой».
Сценарий веселого праздника, посвященного Дню знаний....
Праздник День знаний "Как найти конфеты знаний"
Праздник 1 сентября ...
Развлечение в старшей группе «День знаний» Цели и задачи; Познакомить детей с общественной значимости праздника – День знаний; доставить радость, создать веселое праздничное настроение. Развивать художественно – эстетический вкус; самостоятельность и ин
Пролетело лето и мы снова все вместе здесь в нашем детском саду. Вы повзрослели, и вас перевели в старшую группу. Теперь вы старшие дети в детском саду.1 сентября – День Знаний! В этот день все ...
Сценарий на день знаний в ДОУ «Что день знаний нам несёт?»
Простой и весёлый сценарий Дня знаний в детском саду замечательно развлечёт детей и взрослых, поднимет настроение и настроит на позитив перед учебным годом. Сценарий предусмат...
1 сентября День Знаний. Поздравляем всех с праздником и хотим, чтобы он понравился и запомнился всем вам. Этот день открывает учебный год. Пусть он будет для вас увлекательным, интересным и принесёт вам новые знания, открытия и новых друзей.
[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"26056185","attributes":{"alt":"","class":"media-image"}}]]...