СӨМБЕЛӘ БӘЙРӘМЕ .
материал (подготовительная группа) на тему

Газизова Гульназ Явдатовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombele.docx23.17 КБ

Предварительный просмотр:

СӨМБЕЛӘ БӘЙРӘМЕ .

Алып  баручы.  Исәнмесез,  кадерле  кунаклар,  нәни  дуслар. Без бүген  Сөмбелә бәйрәменә  җыелдык.  Сөмбелә  бәйрәме  көн  белән  төн  тигезләшкәндә  бәйрәм  ителгән. Бу  вакытта  инде  уңыш  җыю  эшләре   тәмамлана, көзге  чәчү  эшләре  бетә.  Бәйрәм килә.  Бәйрәмнең  хуҗабикәсе  Сөмбелә  исемле,  алтын-сары толымлы кыз булган. Әйдәгез,  балалар,  без  дә  бүген  бәйрәм  итик.

 Музыка  яңгырый,  бии-бии  Сөмбелә  керә.

Алып баручы. Зифа буйлы, җитен чәчле,

Зәңгәр күзле бу кызның

Исемнәре ничек икән,

Әйтегезче, кем белә?

Балалар. Сөмбелә!

Сөмбелә.  Исәнмесез, нәни дусларым! Исәнмесез, кадерле  кунаклар! Минем  исемем Сөмбелә.

Алып баручы. Исәнме, Сөмбелә. Без сине сагынып көттек. Синең киләсеңне белеп, бәйрәмгә әзерләндек.

Сөмбелә. Яфраклар саргайган, кошлар да җылы якларга очып киткэн. Нинди бәйрәм  үткәрәсез?

Балаларның җаваплары.

Сөмбелә.  Я, әйтегез, сөйләгез, ниләр китердегез көзгә, нәрсәләр уңды сездә?

Җыр  «Ничек  итеп  килә  көз»

Алып баручы.  Хәзер кечкенәләргә сүз бирәбез, алар да бер матур җыр җырлап күрсәтсеннәр инде. “Листик жёлтый”

Сөмбелә. Ай, нинди  матур  яфраклар  җирдә  яталар. 

(балаларның урындыклары астыннан төрле төстәге яфракларны ала , нинди төстә булулары турында сораулар бирә, яфраклар белән биергә тәкъдим итә).

Бию «Сары-сап сары»

Сөмбелә.   Мин, Сөмбелә, килдем сезгә

                    Көзге байлык кулымда.

                    Муллык белән байлык  телим,

                    Кем очраса  юлымда

Быел уңыш бигрәк мул булды, күп алып итеп килдем. Әйдәгез әле  алар белән уйнап алыйк.

Алып баручы. Әйдәгез, балалар,  уенга чыгабыз.

УЕН  «ЯШЕЛЧӘНЕ ТАНЫ»

Сөмбелә.  Балалар, ә сез көз турында шигырьләр  беләсезме?

Алып баручы. Беләләр, Сөмбелә. Балалар, әйдәгез әле Сөмбеләгә шигырьләр сөйләп китик.

                               Шигырьләр сөйләү.

Алып баручы. Ә хәзер әйдәгез, бер биеп алыгыз әле!

                            «Әйлән-бәйлән»

                  Музыка астында  Шомбай керә, үзенең сыерын дәшә.

Шомбай. - Кая соң син бәгырем, Манька, кояшым минем. Ау!

Алып баручы. Кем икән икән ул, балалар? Ә-ә Шомбай икән! Кемне эзлисең син?

Шомбай.   (бүлдереп)Исәнмесез, әйе мин Шомбай. Ого-го мондагы

халык!!! Сездә бик кызык икән. Нигә җыелдыгыз?

 Алып баручы. Быел уңыш  бик бай  булды, шуны бәйрәм итәргә,  җырларга, уйнарга җыелдык.

Шомбай. Нишләп утырасыз соң?  Әйдәгез уйнап алыйк.

Алып баручы.  Ә хәзер уенга чыгабыз. “Чыпта” уенын уйнап алырбыз. Чыпта сүзе койма дигәнне аңлата. Элекке вакытта коймалар булмаган, аның урынына кешеләр чыбык-чабыклардан чыпта үргәннәр. Хәзер бездә сезнең белән чыпта ясарбыз. Ике командага бүленәбез, кайсы команда тизрәк җыелып бетә, шул уенны беренче булып башлый.

( УЕН « ЧЫПТА - ПЛЕТЕНЬ» )

Ә хәзер тагын бер уен уйнап алыйк. Уен “Өйләр һәм кошлар” дип атала. Көз җитүгә күп кенә кошлар җылы якларга китәләр, ә кайберләре безнең якларда калалар. Без сезнең белән менә шул калган кошларга әйләнербез. Без башта очарбыз, җим чүпләрбез, су эчәрбез. Көй туктауга өйләргә урнашырбыз. ( «ӨЙЛӘР - ДОМИКИ»)

                                    (персонажлар да катнаша)

Шомбай. Аи- яй, сезнең белән онытылып  киттем. Мин бит яраткан Манька исемле  сыерымны эзли идем. Ул бит үзем кебек,  кайда кызык шунда бара. Сезнең тавышыгызга мин дә килдем, Манечкам мондадыр дип уйладым. Күрмәдегезме сез аны?

Алып баручы. Юк шул, без  сыерны курмәдек.

Шомбай. (елый башлый) Кая югалды икән - Манечкам, кояшым минем!

Шомбай .Балалар, ә сез Карачкының кем икәнен беләсезме? Ни өчен бакчада басып тора? Нинди яшелчәләрне саклый? Нинди кошларны  куркыта,куа?

Балаларның җаваплары.

Сөмбелә. Шомбай, бәлки синең Манечкаң берәр бакчага кергәндер, һәм карачкыдан куркып качкандыр. Борчылма әле син,  озакламый килер ул монда.

Алып баручы. Әйдәгез, балалар, Манечка табылганчы “Карачкы” уенын уйнап алыйк.

Уен “Карачкы”.

Залга сыер килеп керә, аның артыннан сөйләнә-сөйләнә Шомбай атлый.

Шомбай. Матурым, кайда  йөрдең син? Мин бит сине сагыныплар беттем. (сыерны кочаклый, чәчен һәм койрыгын рәтли) Минем сыерымның  иң тәмле сөте. Хәзер сез дә эчеп карарсыз. (сыерны саварга тырышып карый, ләкин сыер тыпычына, сөзешә). Кая, Манечкамның биисе килә. Әйдә, биетәбезме? Кул чабыгыз!

СЫЕРНЫҢ ИРЕКЛЕ БИЮЕ.

Шомбай. Молодец, булдырасың!!! Хәзер инде балаларга сөтеңне күчтәнәчкә бир. Тор әйбәтләп, аягыңны ал әле, койрыгыңны  болгама, узеңдә селкенмә. (сыерны сава).

Карагыз әле, минем сыерыма сез  бик  ошадыгыз бит.  Ул сезгә сөт урынына күчтәнәчкә сөтле сыроклар биргән.  Мәгез, алыгыз , Манечкамнан сезгә бүләк. Ә безгә  китәргә  вакыт.  Сау булыгыз, балалар.

(сыер да башын болгый) Тпруга, әйдә, атла  аягыңны . Тибенмә.  Әйдә, әйдә.

Сөмбелә. Балалар, сез мине бик сөендердегез. Матур итеп җырлыйсыз, бик күп уеннар беләсез. Мин китәм, ә сез акыллы, хезмәт сөючән булып үсегез. Сау булыгыз.

Балалар. Сау булыгыз, Сөмбелә.

Алып баручы. Әйдәгез , балалар,  без дә бәйрәмебезне  бүлмәбездә   дәвам  итәбез.

Чыгып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценариесе

Сценарий на татарском языке...

Сөмбелә бәйрәме

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Сөмбелә күңел ачу кичәсе.

Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту...

Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә"

Конспект развлечения для детей старшего дошкольного возраста "Сау бул,Сөмбелә!"....

Сөмбелә - көз бәйрәме.

Сөмбелә - көз бәйрәме.(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)«Гомуми үсеш бирүче №7 нче Актаныш...

"Сөмбелә".

Көзге бәйрәм....

"Сөмбелә "

" Көз бәйрәме" - җырлы - биюле чара...