Күңел ачу: "Алтын көзгә сәяхәт"
материал (старшая группа) на тему

Көз темасына куңел ачу, уеннар, шигырьләр, җырлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Күңел ачу20.83 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы

“Гомуми үсеш төрендәге “Алтынчәч” балалар бакчасы”

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль

бюджет учреждениесе

Күңел ачу:

“Алтын көзгә сәяхәт”.

(зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен)

Тәрбияче: Мөхетдинова Л.В

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән “Алтын көзгә сәяхәт” дигән бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле, тирә-як нинди матур. Агачларда сары яфраклар. Җирдә дә яфраклар күп. Ә мин сезгә бер табышмак әйтәм.

 Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана,-

Бу кайчак була?

Балалар. Көз.

(Залга көй астында көз керә).

Көз. Исәнмесез, балалар. Мин - Көз кызы булам. Көттегезме мине? Мин кәрзинемдә көзнең матур бизәкләрен, уңышларын җыя-җыя бераз соңардым.

“Көз һәм балалар” җыры.

Балалар. Көз,көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз. Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

Балалар. Көз,көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз. Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы-суык көннәр бар.

Балалар. Көз,көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз. Кәрзинемдә сары, кызыл,

Алтын матур төсләр бар.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле кәрзиндәге уңышлар белән бер уйнап алыйк.

Уен. “Кем тизрәк уңышны җыя”(залның икенче башында кыршауда яшелчәләр, ике бала кәрзин тотып ярыша, кем тизрәк уңышны кәрзингә тутыра шул җиңүче була). Кәрзингә нәрсәләр җыйганнары белән таныштырып чыгалар. Мәсәлән: кыяр-огурец, кәбестә-капуста, кишер-морковь...

Тәрбияче. Балалар, ә хәзер “Кем зирәк, әйт тизрәк” уенын уйнап алабыз.

  1. Катлы-катлы булып үсә

Җир  өстендә, ул нәрсә? (кәбестә)

  1. Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур, аны кем әйтер? (помидор)

  1. Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән,

Ашка тәм һәм төс бирер

Аны кем әйтер дә, кем белер? (чөгендер)

  1. Җир астында җиз бүкән,

Һәр көн ашыйсың, иркәм. (бәрәңге)

  1. Ашка салсаң, тәм кертә,

Борынга салсаң, төчкертә. (борыч)

  1. Үзе йомры – ай түгел,

Төсе сары – май түгел,

Койрыклы – тычкан түгел. (шалкан)

  1. Ишеге юк, тәрәзәсе юк

Эче тулы халык. (кыяр)

  1. Алма дисәң алалар

Нәрсә соң ул, балалар? (алма)

  1. Туныйсың, тунаганда елыйсың. (суган)

Өсте яшел, асты кызыл,

Җирдә үсә. (кишер)

Тәрбияче. Ә, хәзер зурлар төркеме башкаруында җыр тыңлап китик.

“Бар матур бакча”

  1. Бар матур бакча,

Анда кишер үсә.

Менә шундый кишер зур,

Менә шундый кечкенә.

Куш. Кишер, кишер кил әле,

Биеп, биеп кит әле.

Әллә-лә, әллә-лә,

Биеп, биеп кит әле.

  1. Бар матур бакча,

Анда алма үсә.

Менә шундый алма зур,

Менә шундый кечкенә.

Куш. Алма, алма кил әле,

Биеп, биеп кит әле.

Әллә-лә, әллә-лә,

Биеп, биеп кит әле.

  1. Шофер, шофер, кил әле,

Биеп, биеп кит әле.

Әллә-лә, әллә-лә,

Биеп, биеп кит әле.

Кулына кәрзин тотып зур куян керә.

Куян. Бүген иртән әни миңа

Кушты гөмбә җыярга

Һәр гөмбәне кәрзинемә

Кирәк салып куярга.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле куянга гөмбә җыярга ярдәм итик.

Уен. Гөмбә җыю. (Зал уртасына гөмбәләр утыртыла, ике бала чыга кем күбрәк гөмбә җыя).

Куян. Рәхмәт, балалар, балаларым бик шатланыр. Саубулыгыз.

Тәрбияче. Көз, без сине шундый сагынып көттек. Син килүеңә шигырьләр дә өйрәндек.

1Рәзил. Көз килде.Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

2Ландыш. Салкын җилләр исә,

Тәрәзәгә чиртә.

Сап-сары яфраклар

Җирә очып төшә.

Сары яфраклар белән

Безнең бакча тулган.

Кояш та елмаймый,

Белмим нәрсә булган.

3Ләйсән. Көзге җил “усал”,

Салкын булса да,

Колак – борыннар

Бераз туңса да,

Куркытмый безне

Һичбер суык җил.

4Денис. Көзге җиргә гашыйк әрсез җилләр

Яфракларга шулай эндәшә.

Хушыгыз, хуш, язга чаклы,  диеп,

Алар белән уйнап сөйләшә.

5Влада. Көзге урман тып-тын булган,

Агач башы- ялангач.

Соңгы яфрак төшә калтырап,

Әз генә җил шаяргач.

6Настя. Көз килде дә бөтен җирне

Сары төскә буяды

Яшелгә дә буяр иде

          Юктыр ахры буявы.

Тәрбияче. Көз шулай төрле төсләргә

Буйый бөтен җирне дә.

Җиләк-җимеш белән сыйлый

Шатландырып безне дә.

Балалар, ә хәзер әйдәгез “Яфраклар бәйрәме” дигән җырны башкарыйк.

 1.Яңгыр түгел, кар да түгел,

Яфраклар ява җиргә.

Көз турында җырлыйм әле-

Кушыл син яңа җырга.

Куш. Сары, сары, сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак-

Көзнең матур чаклары.

2.Оча яфрак, уйный яфрак,

Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме.

Көз.Бигрәк матур уйнадыгыз, дусларым.

Барысы өчен рәхмәт сезгә.

Алдагы көннәрдә дә

Телим сезгә уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

Тәрбияче. Һәр көз үзенчә килә ул,

Һәр көз үзенчә матур.

Елмаешып бер биесәк,

Көзне ярату булыр.

Күмәк бию. Бәйрәм тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.

Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.

Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....

Конспект занятие на тему:"Алтын коз".

Занятие на татарском языке....

Алтын көз, матур көз.

Балалар иртәсе...

“АЛТЫН КӨЗ” КАФЕСЫНДА УҢЫШ БӘЙРӘМЕ

праздник урожая на татарском языке...

Сценарий сказки "Золотая бита" по мотивам казахской народной сказки "Алтын сака".

Разработка дяна для постанивки сказки детьми старшего возраста. Можно использовать на празднике "Наурыз"....