"Әбиемнең сандыгы"
методическая разработка по теме

Шакурова Мавлида Мавлетовна

Разработка праздника "день матери"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл archa_munitsipal_rayon1.docx23.61 КБ

Предварительный просмотр:

Арча муниципаль районы «Шекә балалар бакчасы» муниципаль бюджет

мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Шакурова Мәүлидәнең

аралашу  өлкәсеннән үткәрелгән күрсәтмә  эшчәнлеге

Әбиемнең сандыгы

( Мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:

1.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау,  элекке чорның матурлыгын күрсәтү;

2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;

3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:  Әбием сандыгы”китабы,  чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл, читек.

Өстәлдә самовар, татар халык ашлары.

Эшчәнлек барышы

-Балалар, без кайсы республикада яшибез?

-Татарстанда.

-Татарстан Республикасының башкаласы ничек атала? (Казан)

-Балалар, Татарстан Республикасында нинди халыклар яши? ( балаларның җавабы)

-Балалар, Татарстан Республикасында татарлар, руслардан тыш тагын чуваш, мари, башкорт, мордва һәм башка милләт вәкилләре яши.Һәр халыкның үз теле, үз киеме,

үз милли  гореф – гадәтләре, үзенә генә хас матур җырлары, биюләре бар. Безнең татар халкының милли киемнәре нинди икән, без хәзер шул турыда сөйләшербез. Барыгызның да татар киемнәрен күргәне бар. Бәйрәмнәрдә үзебез дә киябез. Элек әби- бабайларның киемнәре менә шушындый матур сандыкларда сакланган.

Әбиебез сандыгында

Сакланмый ниләр генә

Әйдәгез сорыйк үзеннән,

Ачып күрсәтсен безгә.

- Сандыкта ниләр барын беләсегез киләме, балалар? Әйдәгез әле бергәләп ачыйк сандыкны. Карагыз әле нинди матур сөлгеләр?

-Бүген матур итеп чигелгән затлы сөлгеләр әбиләрнең сандыгында гына саклана. Әбиләр аларны кадерләп саклый. Яшь кызлар үз куллары белән чигеп, сугып сөлгеләр әзерләгәннәр. Сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь кызларның уңганлыгы, пөхтәлеге, булдыклылыгы бәяләнгән.

Татар хатын –кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

Бу сөлгеләр, эскәтерләр,

Тамбур белән чигелгән.

Әллә инде өсләренә

Чын чәчәкләр чигелгән

-Ә менә бу күлмәк, бала итәкле  - татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, озын булуы белән кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән саклый.

Әби ничек матур итеп

Киенгән яшь чагында

-Бу бит минем туй күлмәге,

Бабаенга яыкканда.

- Нинди матур читекләр! Карагыз әле,балалар, карагыз.

Борынгы бабаларыбыз – йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәртүнең чын осталары булганнар.

Бизәк төшкән итекләрне Арча муниципаль районы «Шекә балалар бакчасы» муниципаль бюджет

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр

 Бу читекләрне кигәч, гел бииселәре  генә килеп тора торгандыр, әйеме балалар?

Ә менә бу нәрсә икән, балалар күргәнегез бармы? “ Түбәтәй”

   -Дөрес  балалар, бу түбәтәй. Ирләрнең милли баш киеме - түбәтәй һәм кәләпүш бәрхеттән, зиннәтлеләре парчадан тегелгән. Алар көмеш, алтын, ефәк җеп, сәйләннәр белән белән чигеп, ялтыравыклар белән бизәгәннәр. Түбәтәй, кәләпүш тегә һәм чигә белгән кешене алтын куллы оста дип санаганнар.

                                         Балкып тора түбәтәйләр

                                         Энҗе бөртекләр белән.

                                         Алар монда килгән гүя

                                        Чын әкият иленнән  

-Ә хәзер ял итеп “Кәләпүшем, кәләпүш.” җырын тыңлап китик.

          Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән,

Туган көнгә дәү әтием

Кәләпүш алып килгән.

Кәләпүшемне кидем мин,

Көзге каршына килдем.

Менә шундый була ул –

Татар малае! - дидем.

Кәләпүшем, кәләпүш,

Энҗе-мәрҗәннәр чиккән.

Чиккән кәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән.

- Бусы, балалар калфак. Калфак татар хатын-кызларының тегү-чигү эшенә осталыгын күрсәтә. Калфаклар алтын яки көмеш чуклар, төрле чигешләр белән бизәлә.Калфак чәчкә кыстырып куела, аның өстеннән шәл ябыла.Ә зур калфакны тулысынча башка кияләр.

      Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә,

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

Хатын-кыз костюмын бизәүдә бизәнү әйберләренә зур урын бирелгән. Ювелирлык эше белән ир-атлар да , хатын- кызлар да шөгыльләнгән. Ювелир әйберләре өчен материал булып, алтын, көмеш, асылташлар, ясалма ташлар һәм төсле пыяла хезмәт иткән.Менә алар бик матурлар, сезнең өегездә дә бу бизәнү әйберләре бардыр,кайткач сорап карарсыз.

 Хәзерге кебек үк, борынгы заманнарда да бәйрәмнәр булган. Алар бик күңелле узганнар. Чөнки бу бәйрәмнәрдә уен – көлке, җыр, такмак әйтешүләр күп булган.Сез нинди бәйрәмнәр беләсез? ( Сабан туе, Сөмбелә, Нәүрүз)

-Балалар, сез тагын бер бәйрәм – аулак өй турында оныттыгыз. Элек аулак өй дә зур бәйрәм саналган. Борынгы әби- бабаларыбыз, бер-берсенә кич утырырга барганнар. Бик матур киемнәр кигәннәр, төрле уеннар уйнаганнар.  Кайберләрен сез дә беләсез: “ Йөзек салыш”, “ Кульяулык алыш”,” Түбәтәй”уеннары.

 - Әйдәгез әле “ Түбәтәй” уены уйнап алыйк.

Түбәтәенне кигәнсен

Бик ераклардан килгәнсен

Төскә матурлыгын белән

“ Шаккатырыйм” – дигәнсен.

Түп- түп, түбәтәй

Түбәтәен укалы

Чиккән матур түбәтәен

Менә кемдә  туктады.  ( 3-5тапкыр уйныйбыз)

-Ә хәзер барыбыз да өстәл янына утырабыз.Мин сезгә “ Түбәтәйләр”  бирәм, сез шуңы матур итеп бизәкләр ясарсыз. Түбәтәйләргә чәчәк, алтын каурый, бодай башагы, ярымай сурәте төшерегез.

Читекләр дип йөрткәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр

Бу читекләрне кигәч, гел бииселәре  генә килеп тора торгандыр, әйеме балалар?

Ә менә бу нәрсә икән, балалар күргәнегез бармы? “ Түбәтәй”

-Дөрес  балалар, бу түбәтәй. Ирләрнең милли баш киеме - түбәтәй һәм кәләпүш бәрхеттән, зиннәтлеләре парчадан тегелгән. Алар көмеш, алтын, ефәк җеп, сәйләннәр белән белән чигеп, ялтыравыклар белән бизәгәннәр. Түбәтәй, кәләпүш тегә һәм чигә белгән кешене алтын куллы оста дип санаганнар.

Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән

-Ә хәзер ял итеп “Кәләпүшем, кәләпүш.” җырын тыңлап китик.

Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән,

Туган көнгә дәү әтием

Кәләпүш алып килгән.

Кәләпүшемне кидем мин,

Көзге каршына килдем.

Менә шундый була ул –

Татар малае! - дидем.

Кәләпүшем, кәләпүш,

Энҗе-мәрҗәннәр чиккән.

Чиккән кәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән.-Бусы, балалар калфак. Калфак татар хатын-кызларының тегү-чигү эшенә осталыгын күрсәтә. Калфаклар алтын яки көмеш чуклар, төрле чигешләр белән бизәлә.Калфак чәчкә кыстырып куела, аның өстеннән шәл ябыла.Ә зур калфакны тулысынча башка кияләр.

      Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә,

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

Хатын-кыз костюмын бизәүдә бизәнү әйберләренә зур урын бирелгән. Ювелирлык эше белән ир-атлар да , хатын- кызлар да шөгыльләнгән. Ювелир әйберләре өчен материал булып, алтын, көмеш, асылташлар, ясалма ташлар һәм төсле пыяла хезмәт иткән.Менә алар бик матурлар, сезнең өегездә дә бу бизәнү әйберләре бардыр,кайткач сорап карарсыз.

 Хәзерге кебек үк, борынгы заманнарда да бәйрәмнәр булган. Алар бик күңелле узганнар. Чөнки бу бәйрәмнәрдә уен – көлке, җыр, такмак әйтешүләр күп булган.Сез нинди бәйрәмнәр беләсез? ( Сабан туе, Сөмбелә, Нәүрүз)

-Балалар, сез тагын бер бәйрәм – аулак өй турында оныттыгыз. Элек аулак өй дә зур бәйрәм саналган. Борынгы әби- бабаларыбыз, бер-берсенә кич утырырга барганнар. Бик матур киемнәр кигәннәр, төрле уеннар уйнаганнар.  Кайберләрен сез дә беләсез: “ Йөзек салыш”, “ Кульяулык алыш”,” Түбәтәй”уеннары.

 - Әйдәгез әле “ Түбәтәй” уены уйнап алыйк.

Түбәтәенне кигәнсен

Бик ераклардан килгәнсен

Төскә матурлыгын белән

“ Шаккатырыйм” – дигәнсен.

Түп- түп, түбәтәй

Түбәтәен укалы

Чиккән матур түбәтәен

Менә кемдә  туктады.  ( 3-5тапкыр уйныйбыз)

-Ә хәзер барыбыз да өстәл янына утырабыз.Мин сезгә “ Түбәтәйләр”  бирәм, сез шуңы матур итеп бизәкләр ясарсыз. Түбәтәйләргә чәчәк, алтын каурый, бодай башагы, ярымай сурәте төшерегез.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)

Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәл...

Сценарий праздника "Әбиемнең күңел сандыгы"

Знакомство детей с национальным татарским костюмом....

Әбиемнең сандыгы

Татар халкының милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштыруны дәвам     итү....

Әбиемнең сандыгы

Максат:  Балаларны татар халкының горыф -гадәтләре белән таныштыру.Киемнең билгеләнеше һәм функцияләре белән таныштыру,кием материалы һәм куллану ысулы арасындагы бәйләнешне урнаштырырга...

Балалар бакчасында өлкәннәр төркеме өчен шөгыль конспекты "Әбиемнең сандыгы".

Әлеге шөгыль балаларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән таныштыру, балаларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәр...

Белем бирү эшчәнлеге "Әбиемнең сандыгы"

Занятие о культурных ценностях татарского народа....

Уртанчылар төркеме очен шөгыль "Әбиемнең сандыгы"

Уртанчылар төркеме очен шөгыль" Әбиемнең сандыгы"...