"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”

Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгаруга ирешү, музей турында белемнәрен киңәйтү, музей экспонатларына сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: музей экспонатлары:бишек, карават, чигелгән мендәр тышлары, сөлгеләр, каба, мич, сандык; татар халык киемнәре:калфак, түбәтәй, читек, татар күлмәге, алъяпкыч; курчаклар.

Сүзлек эше:музей, калфак, түбәтәй, сандык, алъяпкыч, күлмәк, читек.

Алдан үткәрелгән эшләр: бакча кече музеена экскурсия, татар халык киемнәре рәсемнәрен карау, шигырьләр өйрәнү, татар халык киемнәрен ябыштыру-бизәү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biemnen_serle_sandygy.docx14.84 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”

Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгаруга ирешү, музей турында белемнәрен киңәйтү, музей экспонатларына сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: музей экспонатлары:бишек, карават, чигелгән мендәр тышлары, сөлгеләр, каба, мич, сандык; татар халык киемнәре:калфак, түбәтәй, читек, татар күлмәге, алъяпкыч; курчаклар.

Сүзлек эше:музей, калфак, түбәтәй, сандык, алъяпкыч, күлмәк, читек.

Алдан үткәрелгән эшләр: бакча кече музеена экскурсия, татар халык киемнәре рәсемнәрен карау, шигырьләр өйрәнү, татар халык киемнәрен ябыштыру-бизәү.

Әбиемнең серле сандыгы.

( шәһәр буенча күңел ачу чарасы)

 Татар халык көе астында балалар залга керә. Зал татар өе күренешен хәтерләтә.

      Тәрбияче: Балалар, менә без сезнең белән бик күп җирләрдә булдык, күп нәрсәләр күрдек. Һәм менә шушы матур өйгә килеп җиттек. Әйдәгез әле, балалар, үз-үзебезне мондый урыннарда ничек тотарга кирәклеген искә төшерик әле.( тыныч кына сөйләшергә, кычкырырга, сугышырга ярамый, кул белән кагылырга түгел). Әйдәгез, түрдән узып шушы матурлыкны карап чыгыйк әле.( карап әйләнәләр).

       -Балалар, сез монда нәрсәләр күрәсез?

       -Бишек, мич, карават, чигелгән әйберләр, курчаклар, түбәтәй, калфак, татар күлмәге, читек, алъяпкыч.

       -Әйе, монда тарихи, истәлекле әйберләр тупланган.Элек-электән авыл халкы матур итеп йортларны, капкаларны бизәгән. Хатын-кызлар чигүләр чиккәннәр. Карагыз әле, нинди матур сөлгеләр, мендәр тышлары.Кулдан идән паласлары үргәннәр, кабада йон эрләп оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр.(балалар белән барлык сүзләрне кабатлыйбыз).

       -Балалар, карагыз әле, бу нәрсә икән?

       -Сандык.

       -Әйе, бу әбиләрнең серле сандыгы. Аның эчендә ниләр барлыгын без дә карарбыз.Әйдәгез әле, шул серле сандык турында шигырь тыңлап үтик әле.

   1 бала: Әбиемнең матур сандыгы!

                Нинди серләр саклый икән ул?

                Гомер буе җыйган хәзинәме,

                Әллә инде күңел бизәгеме,

                Нинди серләр саклый икән ул?

        -Рәхмәт, Җәмилә.

        -Балалар, карагыз әле, бүген без дә көндәгечә киенмәдек бит. Безнең өстебездә элек киеп йөргән киемнәрнең бер төре. Ничек атала ул?

        -Татарларның милли киеме- татар күлмәге.

        -Әйе. Күлмәкнең  итәге аска таба киңәеп киткән.

        -Ә күлмәк өстеннән нәрсә кигәннәр?

        -Алъяпкыч.

        -Балалар, күлмәк белән алъяпкычның матурлыгын шигъри юлларга салыйк әле.

    2 бала: Матур изү бизәп тора,

                 Күлмәгенең күкрәген.

                 Диңгез суы кебек тора,

                 Дулкынланып итәге.

    3 бала: Алъяпкычымның бизәге,

                 Әллә кайдан күренә.

                 Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

                 Килешәдер үземә.

        -Ә алъяпкычларны ничек бизәгәннәр? Нинди бизәкләр куйганнар?

        -Татар халык бизәкләре, чәчәкләр.

        -Әйдәгез, без дә бизәп карыйк әле.(Бер зур алъяпкыч шаблонын бизәү. Балалар бизәкләрне әйтеп биреп бара, тәрбияче ябыштыра. Соңыннан күтәреп күрсәтеп күрсәтеп, барысы бергә кабатлыйлар).

        -Әйдәгез, сандыкны ачып карыйк, нәрсәләр бар икән?(бер бала чыгып калфак ала).

        -Нәрсә бу?

        -Калфак.

        -Аны кемнәр кигән?

        -Кызлар, апалар, әбиләр.

        -Калфакка нинди бизәкләр чигелгән?

        -Чәчәк бәйләме, бодай башагы, кошлар, йолдыз.(кызлар кигән калфакларны карау, алар алга тезелеп басалар, калфакларын күрсәтәләр).

    4 бала: Сандыкта ятты озак,

                 Әбием чиккән калфак.

                 Ул калфакны әбием,

                 Кадерләп кигән һәрчак.

    Тәрбияче: Милләтемнең нуры анда,

                      Ука, чугы, чачагы.

                       Кадерләп сакла, балам,

                       Әбиеңнең калфагын.

         -Балалар, ә ир-атлар башларына нәрсә киеп йөргәннәр икән, карыйк әле.

         -(бер бала чыгып, сандыктан түбәтәй ала).

         -Ә бу баш киеме ничек дип атала?

         -Түбәтәй.

         -Әйе. Әйдәле, Рамил, түбәтәй турында сөйләп үт әле.

      5 бала: Бигрәк матур түбәтәе,

                   Энҗе бөртекләр белән.

                   Алар монда килгән гүя,

                   Чын әкият иленнән.

          -Балалар, без бит түбәтәй белән уен беләбез. Әйдәгез, уйнап алабыз.

     (“Түбәтәй”   уены).

         -Балалар, безнең әби-бабаларыбызның тагын нинди киемнәре булды икән? Сандыкны карыйк әле.(бер бала чыгып читек ала).

         -Нәрсә бу?

         -Читек.

         -Алар нинди?

         -Алар шулай ук төрле бизәкләр белән бизәкләп эшләнгән.

         -Әйдәле Данил, читек турында сөйлә әле.

      6 бала: Бизәк төшкән итекләрне,

                   Читекләр дип йөргәннәр.

                   Аларны татар кызлары

                   Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

       ( “Җырлы-уен “Итек-читек, энә, без”).

        Тәрбияче: Менә, балалар, без әбинең серле сандыгын карап, үткәннәргә барып кайттык. Әйдәгез, нәрсәләр турында сөйләштек, искә төшерик әле.( әйтеп узган сүзләрне кабатлау, йомгак ясау).

         -Ә сандык төбендә бүгенге көннең истәлеге булган чигелгән алъяпкычлар бар.Әйдәгез, кунакларга бүләк итик әле.( кунакларга таратыла).

        Тәрбияче: Хәтерләүдән курыкма, син!

                        Үткәнеңне онытма син.

                         Бел син ерак бабаларның,

                         Ничек итеп көн иткәнен.

                         Ни иккәнен, ни чиккәнен,

                         Нинди җырлар, нинди моңнар

                         Безгә калдырып киткәнен.

        -Шуның белән, әбиемнең серле сандыгы буйлап үткәннәргә сәяхәтебез тәмам. Сау булыгыз.(татар көе астында залдан чыгу).

                                                                    Тәрбияче: Уразайкина Р.В.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әбиемнең серле сандыгы

Татар милли киемнәре турында оештырылган эшчәнлек конспекты....

Әбиемнең серле сандыгы

НОД для детей старшего возраста. Ознакомление детей с татарскими национальными одеждами....

Әбиемнең серле сандыгы

Туган җирең Идел буе, Һәр җирнең бар туган иле. Туган җирең кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле....

Әбиемнең серле сандыгы.

Максат:1.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау,  элекке чорның матурлыгын күрсәтү;2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уенн...

" Әбиемнең серле сандыгы"

Балаларны татар халкының кул эшләре белән таныштыру....

Әбиемнең серле сандыгы

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек  төркемендә күңел ачу чарасы сценарий...

Уеннар кичәсе "Әбиемнең серле сандыгы"

Сценарий для старшей-подготовительной группы для вечера татарских игр "Сундучок моей бабушки"( "Әбиемнең сандыгы")...