Исәнме алтын көз!
материал (младшая группа) по теме
Предварительный просмотр:
Тема:Исәнме алтын көз!
Максат:Балаларның кәефләрен күтәрү.Аларга бу бәйрәм аша шатлык бүләк итү.Аларны иптәшләре арасында үз-үзләрен тота өйрәтүне дәвам итү.Дуслык, бердәмлек хисләре,көз бәйрәменә,хезмәткә ярату хисләре тәрбияләү.Материал: сары яфраклар, куян, кишер, кәрзин яфрак өчен.
Бәйрәм барышы.
Балалар бүлмәдә ярым түгәрәк ясап басалар. А.б.Исәнмесез әти-әниләр,апалар бүген без сезнең белән көз бәйрәменә җыелдык. Көз безгә үзенең алтын сары яфраклары,мул уңышлары белән килде. Мин сезгә бер табышмак әйтәм.
Кырлар буш кала
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана
Бу кайчак була?(көз) балалар белән бергә әйтәбез.
А.б.Әйе,балалар көз көне яңгырлар ява.көннәр кыскара,көннәр салкын, яфраклар
коела,кошлар җылы якка китәләр .Табигатькә алтын көз килде.Табигать тынып кала.
Әйдәгез әле,нинди шигырьләр беләсез.Сөйләп китик әле.
1б. Көз килде.Үләннәр саргайды,шиңде. Юлия
Сап-сары яфраклар җиргә сибелде.
2б. -Апа,безгә артыбыздан Ислам.
Шыбыр-шыбыр кем дәшә?
-Кем дә дәшми,көзге яңгыр
Зонтик белән сөйләшә.
3б. Салкын җилләр исә, Алия.
Тәрәзәгә чиртә,
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
А.б.Балалар тыңлагыз әле яфраклар кыштырдый түгелме? (яфракларга күмелеп куян утыра)
-Куянкай сиңа ни булды?(куян елый) -Куян:Мин өшедем һәм ашыйсым килә(елый) А.б.-Әйдә бергәләп уйнап алабыз,син җылынырсың
Ак куянкай утырган
Колакларын селкетә
Менә шулай,менә шулай
Колакларын селкетә
Куян туңа башлагач
Аякларын җылыта
Менә шулай,менә шулай
Аякларын җылыта
Куян һаман да туңа
Сикәргәләп тә куя
Менә шулай,менә шулай
Сикергәләп тә куя
Кемдер аны куркытты,
Куян урманга качты
А.б.Балалар куян нәрсә ярата?Ә кишерне каян алабыз?(бакчадан).Әйдәгез әле куянга кишер бирик.
Куян:Рәхмәт,балалар .
А.б.Куянга җыр җырлап күрсәтик.
Җыр:”Көз”
1. Салкын җилләр исә 2. Сары яфрак белән
Тәрәзәгә чиртә Бөтен бакча тулган
Сап-сары яфраклар Кояшта елмаймый
Җиргә очып төшә Белмим нәрсә булган
Куян: Миңа китәргә вакыт инде балалар,рәхмәт сезгә.
Бүлмәгә көз кызы килә.
Көз кызы:Исәнмесез, балалар!Менә мин дә сезгә кунакка килдем.Бүген бар җирдә бәйрәм.Көзге байлык,муллык китерәм.Көткәнегезне белдем,шуңа ашыгып килдем.
А.б. Сине шулай һәркайда көтеп,сагынып торалар.
Көз кызы:-Мин сезгә уен алып килдем.Уен:”Сары яфраклар”(яфрак җыйдыру)
А.б.Безнең шигырьләр дә бар әле синең турында,әйдәгез әле сөйләп күрсәтик.
4б Үтте-китте матур җәйләр Ильнара
Көзләр килеп җиттеләр
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр
5б.
Кырлар буш кала, Иделия
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана
Бу кайчак була?
Җыр:” Көз һәм балалар җыры”
-Көз,көз әйт әле
- Кәрзинеңдә ниләр бар?
-Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар.
- Көз,көз әйт әле
- Кәрзинеңдә ниләр бар?
- Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы –суык көннәр бар.
- Көз,көз әйт әле
- Кәрзинеңдә ниләр бар?
-Кәрзинемдә сары,кызыл
Алтын ,матур төсләр бар.
Кояшны каплады Лиана
Куе болытлар
Тып,тып тамгалый
Салкын яңгырлар.
Сары яфрак белән Булат
Бөтен бакча тулган
Кояш та елмаймый
Белмим нәрсә булган?
Җыр:”Сары яфраклар”(кулда сары яфраклар )
Көз кызы:Рәхмәт,балалар.Миңа китәргә вакыт,башка урыннарда да көтәләр мине, бик күңелле булды.Саубулыгыз балалар.
А.б.Әйдәгез әле бер биеп алыйк.(татар биюе)
А.б.Безнең шуның белән бәйрәмебез тәмам,игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.
Актаныш авылы”Гомуми үсеш бирүче 5нче балалар бакчасы”
1нче кечкенәләр төркемендә үткәрелгән бәйрәм программасы.
Тәрбияче:Гибадуллина Л.Х.
Актаныш,2013ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.
Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....
"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.
Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....
Конспект занятие на тему:"Алтын коз".
Занятие на татарском языке....
Алтын көз, матур көз.
Балалар иртәсе...
Конспект-занятие ."Алтын башак"
Для воспитателей...
“АЛТЫН КӨЗ” КАФЕСЫНДА УҢЫШ БӘЙРӘМЕ
праздник урожая на татарском языке...
Сценарий сказки "Золотая бита" по мотивам казахской народной сказки "Алтын сака".
Разработка дяна для постанивки сказки детьми старшего возраста. Можно использовать на празднике "Наурыз"....