Матурлык тудыручылар.
материал (средняя группа) на тему
Шагыйрә С.Нуриева иҗатыны багышланган кичә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
maturlyk_tudyruchylar.doc | 41 КБ |
selametlek_teatry.doc | 40 КБ |
Предварительный просмотр:
Матурлык тудыручылар. (Шагыйрә Сәлимә Нуриева иҗатына багышлана)
Музыка астында балалар кереп басалар Зал бизәлеше:Залның түренә С.Нуриева”Туган җирдә безнең бәхет!”китабы тышлыгы буенча зурайтып ясалган рәсем эленә.
Т-че: Карагыз әле, балалар, безең бүлмәбездә нинди матур кояш! Ничек матур елмая ул. Әйдәгез, без дә аның кебек елмайыйк. Ә хәзер кулларыбызны аңа таба сузыйк. Кулларыбыз ничек җылынды шулай бит. Әйдәгез, кулларыбызны бер-беребезгә бирегез әле, җылымы? Карагыз әле, безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән кул биреп исәнләшик. Сезнең кулларыгызның җылысы аларга да күчсен. Йөрәк җылыгыз, якты елмаюыгыз аларга бүләк булсын!
Җыр. Бәйрәм бүген.
Динә: Бүген бакчада бәйрәм
Бик күңелле көн безнең
Иртәдән үк кояш көлә
Бизәп зәңгәр күк йөзен.
Алмаз: Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр генә икән
Күңелләрне дәртләндереп
Кояшта та көлә икән.
Хор белән: Беләбез һәммәбездә!
Дилә: Бүген без дә зур бәйрәм
Һәр кеше дә сөенгән
Чөнки безгә кунакка
Бик күп тәрбиячеләр килгән.
Т-че: Без бүген, балалар, дөнья да матурлык тудыручылар әкият, хикәя, шигырь-җырлар иҗат итүче балалар язучылары турында сөйләшәбез.
Алар матур әдәбият аша безне нәрсәгә өйрәтәләр?
Б-р: Матурлык белән ямьсезлекне, яхшылык белән начарлыкны аерырга. Акыллы, тәртипле булырга өйрәтәләр.
Т-че: -Ә кемнәр соң ул матур әдәбиятны тудыручы әдипләр.
Б-р: Г. Тукай, А. Алиш, Ф. Яруллин, Ш. Галиев, Р.Валиева, Р. Миңнуллин.
Т-че: Сез санап киткән язучылар кебек үк үзебезнең күрше авылда яшәп иҗат итүче шагыйрә Сәлимә апа Нуриева бездз кунакта.
Сез аның турында ниләр беләсез?
Илназ:-Сәлимә апа1942 елда Кызыл Мишә авылнда туган.
Дилә;-Озак еллар Көек балалар бакчасында мөдир булып эшли.
Инзилә:-РСФСРның мәгариф отличныгы.
Илзия:-Саба таңнары газетасының “Закир Йосыф исемендәге бүләге лауриаты
-Сәлимә апа балалар һәм олылар очен шигырьләр яза. Бәйрәмнәрдә яттан өйрәнәбез.
Ришат: -Без якаш шагыйрәбез белән горурланабыз.
Илназ:Сәлимә апа! Хөрмәтле кунаклар.
Сезне котлыйбыз.
Бүгенге бәйрәм белән
Матур җыр яңгырасын
Бүләк булсын ул бездән!
Җыр: Гөлләрем.
Дилә: Ә хәзер Сәлмә апа Нуриеваның шигырьләрен сезгә дә сөйләп күрсәтәбез.
Алмаз: Сәлимә апа күрәсең
Безне бик ярата
Бездә начар гадәт күрсәтә
Тиз генә шигырь яза.
С. Нуриева. Нишләп аңа ялынабыз.
Киреләнеп килде бүген Фәрит:
Бүген дежур тормыйм,- ди
Идәнне дә себермим,
Табак савыт юмыйм,- ди.
Урынымны җәеп ятмыйм
Торгач җыеп куймыйм,- ди
Дежурлыктан туйдым,- ди
Нишләп аңа ялынабыз,
Әйдә, дибез тик торсын
Без ашаган вакытта
Бер почмакта утырсын.
Җырга да ул кушылмасын
Уен да уйнамасын
Эш сөймәсәң уен уйнап
Була дип уйламасын.
Инзилә: С. Нуриева. Бакчадан кайткач.
Кайттым да мин бакчадан
Мама, дидем әнигә
Бабушка дим әбигә
Шулай урысча гына
Әйтеп йөрим һәр әйбергә.
Көлемсергән әти
Гәҗәпләнгән әй, әби
Минем улым түгел бу, дип
Танымый тора әни
Иң кызыгы шул миңа
Энем Нәби шаккаткан
Әтием, ди абыем
Телен алышып кайткан
Алмашмадым, шуны да
Энем Нәби белми шул
Белер иде кечкенә
Бакчага да йөрми шул
С. Нуриева.Барыбызда тырыша.
Без үзебезнең бакчада
Һәр көн дежур торабыз
Ашаган табак савытыбызны
Үзебез җыештырабыз.
Бүген чиратта Айгөлгә
Аның арты мин торам
Үземнең урын җирне дә
Пөхтәләп җыештырам.
Бакчада чиста булсын, дип
Барыбызда тырыша
Апа безне мактап алса
Үсәбе бар карышка.
С. Нуриева.
Кояш безгә буйсынмый.
-Күр инде әни кояшны
Һаман миңа каныга
Нуры белән битемә
Я кулыма кагыла
Яп, әни, тәрәзә пәрдәсен
Кошны кызык ит син
Мине борчый алмасын ул
Безнең тәрәздзн китсен.
Юк шул улым, алай булмый
Кояш безгә буйсынмый
Назланып ятмасын Илназ
Йокысыннан торсын, ди
Йокы сәгате.
Җитте йокы сәгате
Хәзер йокларга ятам
Аюымны курчагымны
Үзем белән йоклатам.
Бетсен инде сүзегез
Йомыгыз дим күзегез
Бераз йоклап алсагыз
Дәү үсәрсәз үзегез
Киреләнеп күзен йоммый
Йокламыйм ди курчагым
Качып кына аюда
Шаярып ала тагын
Аларны көйләп, йоклатып
Бетте минем түземем
Ничек йоклап киткәнне
Сизмәгәнмен үземнең
Дилә: Ошадымы сезгә шигырьләр? Аларның барысында кем язган?
Б-р: Сәлмә апа Нуриева.
Дилә: Үзен күрәсәгез иләме сон?
Б-р: Әйе.
Дилә:Ә хәзер сүзне Сәлимә апага бирәбез. (2 шигырен укый, аларның язылу тарихын сөйли)
Дилә: Сезнең күчтәнәчегезгә җавап итеп без дә күчтәнәч әзерләдек.
Инзилә башкаруында һинд биюе.
Дилә: Шигырьләр дә сөйләдек, җырладык та кичәбез ахырына якынлашты.
Балалар Сәлимә апага чәчәкләр бирәләр.
Предварительный просмотр:
Сәламәтлек театры
“ Аю, куян һәм тиен ничек итеп Юнины Универсиадага әзерләгәннәр”.
Рольләрне башкаралар:
Куян, Аю, Тиен, Ябалак, Юни, урманчы.
Вакыйга урман аланында бара. Зал чәчәкле урман аланы шикелле бизәлгән.
Пәрдәләрне ачабыз,
Театрга дәшәбез
Сезнең каршыгызда
Бер нидән дә курыкмаучы
Каршылыкларда югалмаучы
Кызыл Мишә балалар бакчасының
Сәламәтлек театры.
Исәнмесез дуслар,
100 яшькәчә сәламәт булыгыз!
Куян: Тиздән Казанда Универсиада үткәрелә,без дә анда катнашсак
ничек булыр икән? Син ничек уйлыйсың, Тиен?
Тиен: Бик яхшы фикер, мин хәзер үземнең дусларымны чакырам.
Дусларым, килегез әле бире.
(Төрле спорт төрләрендә катнашучы җәнлекләр керә).
Язилә- Мин роликларда йөрим.
Камил - Ә мин бокс яратам
Илзат- Ә мин кыш буе чаңгыда шуам.
Мәрьям - Мин теннис уйныйм.
Инсаф- Ә без гер күтәрәбез.
Куян: Ә мин хөкемдар булырмын , ошаганмындыр бит хөкемдарга? Мин 3 тел беләм: татарча, русча, инглизчә.
Сәлам-сәлам, привет, хелло.
Аю:Безнең әле тагын Юни дустыбыз бар, ләкин ул соңгы вакытта еш авый башлады. Әйдәгез аңа спортчы булырга ярдәм итәбез.
Куян: Әйдәгез ябалак белән киңәшләшик, ул безгә берәр акыллы киңәш бирер.(музыка астында ябалак янына баралар)
(Ябалак өе янына килеп шакылдаталар)
Хор белән: Ябалак дустыбыз, чык әле!
Ябалак: -Исәнмесез, минем кадерлеләрем! Нинди йомыш белән килдегез?
Куян: Безнең Арыслан дустыбыз авыртып китте, ә безнең барыбызның бергә Универсиадада катнашасы килгән иде , аннан башка берничек тә булмый.
Аю: Юни дустыбызга ярдәм итә алмассыңмы?
Ябалак: Әйе,спортчы булу өчен сәламәт булырга кирәк шул. Мин сезнең белән Арыслан янына барам, үземнең киңәшләремне бирермен.
без аны бергәләп тиз савыктырырбыз
(Бергәләп Арыслан янына баралар)
(Арыслан дуслары килгәндә башын бәйләп йөткереп ята)
Куян: Исәнме, Арыслан, сиңа болай яту килешми.
Арыслан:(Йөткереп)Сез кая барырга чыктыгыз?
Куян: Без синнән спортчы ясарга килдек. Аннан бергәләп универсиадада катнашырбыз.
Ябалак: Башта сине терелтергә кирәк. Минем киңәшләремә колак сал:
- “Хәрәкәттә –бәрәкәт”, дигәннәр
Шуны истән чыгармыйк
Саф һавада уйныйк
Зарядка да ясыйк.
(Музыка астында зарядка ясыйлар)
Арыслан: Искиткеч,нинди яхшы, баш авыртуларым бетте.
Ябалак: Тагын бер киңәшемне тыңла:
Сау-сәламәт булыйк без
Витаминнар ашыйк без.
Карлыганы,балы да
Бик файдалы бары да
Шуны истә тотыйк без.
Арыслан: Ай-яй-яй! Һаваларга очарлык көч булды!
Хор белән җырлыйлар:
Искиткеч көн безнең көн, безнең көн
Арыслан га көчләр керде,көч керде
Авыру да басылды,ялкаулыклар да качты
Спортка тартылу артты.
Куян: Арыслан, синең универсиада турында ишеткәнең бармы?
Арыслан: Юк шул.
Куян: Бу турыда безнең дустыбыз Юни күп белә. Универсиаданың символы барс малае Юни бит. Әйдәгез аны чакырыйк әле.
Юни: Бу бөтендөнья студентларының спорт ярышлары һәм уеннары ,безнең Татарстан башкаласы Казанда 2013 нче елда үтәчәк. Универсиада программасында спортның 13 төре бар: җиңел атлетика, футбол, баскетбол, нәфис гимнастика , фехтование, йөзү, су полосы, теннис, өстәл теннисы, волейбол, суга сикерү, дзюдо, спорт гимнастикасы.
Куян: Безнең дә бу ярышларда катнашасыбыз килә.
Тиен: Минем тавышым көчле, мин сезгә көч бирүче булырмын.
Куян: Мин бик таләпчән, мин хөкемдәр булырмын.
Арыслан: Ә мин җитез йөгерәм, биеклеккә сикерәм. Менә кайда үземне күрсәтергә була икән. Әле вакыт бар,мин шөгылләнергә телим!
Куян: Дусларым,Универсиада – ул спорт бәйрәме генә түгел , ул аң белем таратучы чара да. Безнең башкалабыз культуралы үзәк тә. Барлык концерт заллары, театр, музей, күргәзмә ишекләре һәрвакыт ачык булсын.
Узып барышлый җәнлекләрнең сөйләшкәнен урманчы ишетә.
Урманчы: Әйдәгез агачлар, куаклар утыртыйк, шәһәребез яшеллеккә күмелсен, чиста , матур булсын (музыкага агачлар утырталар)
Барсы бергә: Ничек яхшы! Алга, Универсиадага! Ура!
Юни: Сез дә дусларым күңелсезләнеп утырмагыз. Һәркемнең үзенең күңеленә ошаган шөгыле булырга тиеш. Универсиаданың девизыда бит(хор белән)
“Фән – Спорт – Дуслык -Тынычлык” дип атала.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Көзге матурлык"
2 нче кечкенәләр төркеме балалары өчен физик тәрбиядән саф һавада күңел ачу....
“Язгы матурлык”
Максат: табигатьнең матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү; балаларның язгы табигатьтә булган үзгәрешләр турында күзаллауларын үстерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерүне дәвам итү, сүзлек байлыгын арттыр...
Конспект фрагмента игровой деятельности в подготовительной группе "Чисталыкта - матурлык" по мотивам сказки К. Чуковского "Федорино горе"
Конспект фрагмента игровой деятельности в подготовительной группе по закреплению лексики по татарскому языку, развитию навыков театральной деятельности, воспитанию культурно-гигиенических навыков....
Конспект занятия “Язгы матурлык”
Конспект занятия “Язгы матурлык” ...
Уртанчылар төркемендә "Көзге матурлык" темасына шөгыль конспекты
Кереш өлеш:Уен "Кояш".Төп өлеш:1. Көз турында табышмак.2. Проектордагы рәсемнәр ярдәмендә көз билгеләрен атау.3. Күчмә кошлар.4. "Шаяннар" ял минуты.5. 3 бала яшелчә турында ...
Конспект итогового занятия в средней группе "Көзге матурлык"
Конспект итогового занятия в средней группе "Көзге матурлык"...