6-7 яшьлек балаларга «Хикмәтле дә, кирәкле дә туган тел» дип исемләнгән темага сәнгати-нәфәсәти белем бирү эшчәнлегенең план конспекты.
план-конспект занятия по рисованию (подготовительная группа) на тему

Гимадиева Нурфия Хоснулловна

6-7 яшьлек балаларга «Хикмәтле дә, кирәкле дә туган тел»

дип исемләнгән темага сәнгати-нәфәсәти белем бирү эшчәнлегенең  план конспекты.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_teld_1241_s_1257_yl_1241_sh_1241_bez_plan_1.docx29.04 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль автоном учреждениясе

Муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Гомумүстерелешле 49 нчы балалар бакчасы”

6-7 яшьлек балаларга «Хикмәтле дә, кирәкле дә туган тел»

дип исемләнгән темага сәнгати-нәфәсәти белем бирү эшчәнлегенең  план конспекты.

Тема:  «Хикмәтле дә, кирәкле дә туган тел»

                                                                                                                                                            Төзеде:

                                                                                           49 нчы балалар бакчасы  тәрбиячесе :

                                                                                                                                Гимадиева Н.Х.

Түбән Кама шәһәре

2017нче ел

Үткәрү көне:

17.04.2017

Балаларның яшь төркеме:

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Тема:

«Хикмәтле дә,кирәкле дә туган тел”

Максат:

 Туган илебез,телебез,халкыбызның гореф-гадәтләре,мәдәнияте турында белемнәрен киңәйтү. 

Бурычлар:

Белем бирү: Туган илебез,телебез халкыбызның гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында белемнәрен киңәйтү.

Үстерү: Балаларның татар телендә чиста,аңлаешлы.дөрес сөйләшү күнекмәләрен  үстерү.

Тәрбияви: Балаларда  татар теленә,татар милләтенең йолаларына карата кызыксыну уяту.

Белем бирү өлкәләре:

“Танып белү үсеше”,”Сәнгати-эстетик үсеш”,”Сөйләм үсеше”.

Эшчәнлек төре:

 Уен-викторина

Сүзлек өстендә эш:

Моңлы,зирәк,бизәкләр,ләлә,бөек,шагыйрь

Җиһазлар:

 ноутбук,проектор,интерактив такта, интеллектуаль карталар, ребус-карточкалар,  эмблемалар смайликлар.

Тәрбияченең эшчәнлеккә әзерләнү буенча алдан эшләнәсе эше:

 Хәзрәтова Ф.В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик ярдәмлеген өйрәнү, төркемне эшчәнлеккә әзерләү,  күрсәтмә материаллар әзерләү.

Балалар белән алдан эшләнәсе эш:

шигырьләр,мәкальләр өйрәнү, Г.Тукай әкиятләрен уку, мультфильмнарын карау. Балалар бакчасындагы музейга сәяхәт ясау,милли киемнәр турында  өйрәнү,туган шәһәребез турында рәсемнәр карау,гаилә белән истәлекле урыннарга бару.

Методик алымнар:

  1. күрсәтү; 2)сөйләү; 3)уен.

Шөгыльнең структурасы:

 I-   Оештыру өлеше:

 а) Балалар төркемгә  керәләр. Исәнләшү

б)Тәрбияче  уен-викторина белән таныштыра.Ике командага бүленеп ярыш-бәйге булачагын аңлата.

II- Төп өлеш:

1.”Капитаннар алга”.

2.”Видео сораулар”.

3. Дидактик уен: “Алъяпкычбизәү”

4”Ял итү” уены.

5.Үстерешле уен:”Кайсы әсәрдән икәнен бел” .

6. «Кем тапкыр, кем зирәк”. 

7.”Интеллектуаль карта” уены .

8.Авазларны уйнатып.”Бу нинди сүз”уены

III – Йомгаклау.

а) эшчәнлеккә йомгак ясау;

б) балаларны җиңүләре белән котлап смайликлар тапшыру.

                            Шөгыль  барышы:

Балалар залга керәләр, ике төркемгә бүленеп басалар.

I.Оештыру өлеше.

Тәрбияче:Балалар, карагыз әле, бүген безгә  кунаклар  килгән. Әйдәгез        алар белән исәнләшик.

  -Исәнмесез! Хәерле көн!

 - Һәммәбезгә дәхәерле көн теләп  уен-викторинаны башлыйбыз..Бу уенда “Туган ил” һәм “Туган тел”командалары көч сынашачак .Әлеге бәйгедә  сездән тапкырлык һәм осталык сорала.Ә хәзер командалар үзләренең девизлары белән таныштырырлар һәм туган ил,туган тел турында дуртьюллыклар сөйләрләр.

II.Төп өлеш.

1 нче бирем.”Капитаннар алга”

Капитаннар девизлар белән таныштыралар:

1 команда:     ”Туган ил” җиңәр,оттырмас

                         Сезгә куып тотырмас.

2 команда:    “Туган тел”-бигрәк зирәк!

                        Зирәк һәр җирдә кирәк.

Капитаннар дуртьюллыклар сөйлиләр:

 1 команда: Туган җирем Идел буе,

                       Һәркемнең бар туган җире.

                       Туган җирең кебек назлы,

                       Җырдай моңлы татар теле.

2 команда:    Дөньяда иң-иң матур ил

                      Ул минем туган илем.

                       Дөньяда иң-иң матур тел.

                      Ул минем туган телем.

2 нче бирем.”Видео сораулар”

1 нче сорау: Элекке заманда газ да,электр да булмаган.Әби-бабайлар чәйне нәрсә белән һәм ничек кайнатканнар?

Җавап: (1 к) Элек чәйне күмер самаварында, күмер үрләтеп кайнатканнар.

2 нче сорау: Чуваш халкының яраткан төсләре нинди?

Җавап: (2 к)Сары һәм кызыл.Сары төс азатлыкка омтылуны аңлата,ә кызыл төс байлык,муллык билгесе.

3 нче сорау: Туган тел турында нинди мәкальләр,әйтемнәр беләсез?

Җавап:( 1 к.)Иң татлы тел-туган тел,әнкәм сөйләп торган тел.

4 нче сорау: Республикабызда зур шәһәрләр бар.Шуларны атап үтегез эле.

Җавап:( 2 к.)Казан,ЯрЧаллы,Түбән Кама,Алабуга,Яшел Үзән,Чистай,Элмәт,бөгелмә-иң зурлары.

5 нче сорау: Түбән Кама шәһәре истәлекле урыннарга бик бай.Балалар,сез нинди күренекле урыннарны беләсез?

Җавап:( 1 к.) Безнең шәһәрдә Тукай,Гаилә паркы,Лемаев скверы,Изге чишмә бар.

6 нчы сорау: (Тәрбияче): Татар халкының нинди милли киемнәрен беләсез?

Җавап:( 2 к. т) Түбәтәй,калфак,алъяпкыч,читек,камзул.

7 нче сорау: ( Тәрбияче) : - Әйе, дөрес әйтәсез.Ә хәзер игътибар экранга.     - Бу нәрсә?

Җавап:(1к.) Бу - алъяпкыч.

8 нче сорау: ( Тәрбияче) : - Ә болары нәрсәләр?

Җавап( 2к.) Бизәкләр- яфраклар,чәчәкләр.

( Тәрбияче): Балалар,әйдәгез бу алъяпкычны бизибез.Безнең алъяпкыч тагын да матуррак булыр.

3 нче бирем. Дидактик уен:”Алъяпкыч бизәү”

Тәрбияче: Балалар, биремне дөрес үтәдегез ә хәзер ял итеп алыйк.

 4.Физкультминут: (музыка яңгырый)

Тәрәз каршына (аяк очларына басып тәрәзгә карау)

Килгән бер чыпчык(бармак белән төртеп күрсәтү).

Миңа кычкыра(үзеңә төртеп күрсәтү)

-Чык әле,чык,чык(кул изәп чакыру).

Алдый ул беләм(кул селкү),

Гел шулай итә(кул селкү).

Йөгереп чыксам(йөгерү хәрәкәте),

Оча да китә  (очу хәрәкәте 2 тапкыр).

5 нче бирем. Устерешле уен ”Кайсы әсәрдән икәнен бел”

Экранда Г.Тукай әкиятләреннән өзекләр күрсәтелә.

Тәрбияче: -  Балалар, бу өзек  нинди әсәрдән?

 1җавап:”Кызыклы шәкерт”.(1к.)

2җавап“Гали белән кәҗә”(2к.)

3җавап :”Суанасы”.( 1к.)

4 җавап:”Бала белән күбәләк”(2к.)

5 сорау:Бу әсәрләрне кем язган?

Җавап(1к.)Г.Тукай язган.

6сорау: Г.Тукай кем соң ул?

Җавап(2к.)Шагыйрь.

Тәрбияче: Бик дөрес әйтәсез.Г.Тукай-халкыбызның бөек шагыйре.Аның тормыш юлы һәм иҗаты турында сез инде беләсез.Тиздән (26 апрельдә) аның туган көне.Татар халкы шагыйрьнең туган көнен бик зурлап билгеләп үтә.

6 нче бирем. “Кем тапкыр, кем зирәк”.

Тәрбияче:  Кем тапкыр,кем зирәк?

                      Әйтеп бирсен тизрәк.

                     Без табышмак әйтәбез,

                     Сездән җавап көтәбез.

-Сез  халкыбызның нинди музыка уен  коралларын беләсез?

  1.Тартма өстендә таяк,

    Таякта җиде җеп.

   Җиде җептә-

   Җитмеш сайрар кош.(Гитара).

2. Авызы бар-теле юк,

    Тавышы бар-сүзе юк.(Курай).

3.  Авызы юк-кычкыра,

     Теле юк-чакыра.(Быргы)

4.Эче буп-буш,

    Тавышы дөньяга сыймый.(Барабан)

5.  Сырлы-сырлы,сырлы ул,

Безнең кулда җырлый ул.(Гармун)

6.Телләре аклы-каралы,

   Ул-нинди уен коралы? (Синтезатор)

7.Тынлы уен коралы мин.

Уйнап җибәрәм – өрсәң.

Ватылып юкка чыгармын

Әгәр кулдан төшерсәң.(Флейта).

8.Борынгы булсам да, мине

   Онытып бетермиләр.

   Милли гармуныбыз диеп,

    Сәхнәдән төшермиләр.(Тальян)

г

и

т

а

р

а

к

у

р

а  

й

б

ы

р

г

ы

б  

а

р

а

б

а

 н

г

 а

р

м

у

н

с

и

н

 т

е

з

а

т

о

р

ф

л

е

й

т

а

т

а

л

ь

я

н

7 нче бирем:”Интеллектуаль карта” белән уен. .

2 командага да  интеллектуаль карта белән уен тәкъдим ителә.Бирем интерактив тактада башкарыла.

(1к. -кыргый хайваннарның , йорт хайваннарының кайда яшәвен һәм нәрсә белән туклануларын уклар белән  тоташтырып  күрсәтер.)

( 2к.яшелчәләрнең, җиләк-җимешләрнең кайда үсүләрен һәм алардан нинди ашамлыклыр әзерләп  булуын уклар белән күрсәтер. Әйдәгез ,балалар,такта янына рәхим итегез.

8 нче бирем:”Бу нинди сүз?”уены

Тәрбияче: Балалар,игътибар белән тыңлыйбыз. Өстәлдә ребус- карточкалар ята. Һәрберегез берәр  карточка аласыз.Бу бирем 2 өлештән тора: 1) рәсемнәргә туры килгән сүзләрне әйтеп,бу сүзләрнең беренче авазларын гына аерып алып, алардан яңа сүзләр төзергә. Нинди сүз уйлап табуыгызны соныннан әйтерсез.  2)Буш шакмакларга туры килгән  тартык һәм сузык авазларны төсле карандашлар белән  буярга.Нинди төсләр белән буярга кирәклеген сез инде беләсез.Әйдәгез  биремне үтик.

III. Йомгаклау.

Тәрбияче: -Кадерле,балалар!Бүгенге уеныбызны тәмамларга вакыт җитте.Сорауларга дөрес җавап бирдегез,биремнәрне төгәл үтәдегез.Бу бәйгедә дуслык җиңде һәм мин сезгә(смайликлар) тапшырам.

Ярышта катнашучыларга (смайликлар) тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Бәпембә сәскәһен әүәләү» темаһына икенсе кескәй төркөмдә художестволы-эстетик тәрбиә бүлегенең ойошторолған белем биреү эшмәкәрлеге конспекты.

Башҡортостан Республикаһы муниципаль районы Хәйбулла районының 3-cө һанлы «Шатлык» балалар баҡсаһы муниципаль мәктәпкәсә мәғәриф учреждениеһы   «Бәпембә сәскәһен әүәләү»темаһына и...

«Төҫлө туптар әүәләү» темаһына икенсе кескәй төркөмдә художестволы-эстетик тәрбиә бүлегенең ойошторолған белем биреү эшмәкәрлеге конспекты.

«Төҫлө туптар әүәләү» темаһына икенсе кескәй төркөмдә художестволы-эстетик тәрбиә бүлегенең ойошторолған белем биреү эшмәкәрлеге конспекты. Маҡсат. Балсыҡ киҫәген ике ус эсендә (таҡтала) өйрөлтөп...

Консультация для родителей "2-3 яшьлек балаларга бармак уеннары"(Пальчиковые игры)

В жизни детей дошкольного возраста главный вид деятельности – игра....

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....

“Сәламәтлек иленә сәяхәт” Әйләнә-тирә буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат:-сәламәт яшәү турында сөйләшү;-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү- сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,-балаларда сәла...

2нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлегенең план – конспекты. Тема: “Йорт хайваннары”.

2нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлегенең  план – конспекты.Тема: “Йорт хайваннары”....

Мәкалә:Балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә,туган телнең әһәмияте..

Баланы шәфкатьле, әдәпле, яхшыны начардан аера белә торган, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү өчен,иң беренче, балага күкрәк сөте белән кергән ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдән башларга.Ана телендә тәрбияләнгә...