“Сәламәтлек иленә сәяхәт” Әйләнә-тирә буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты
план-конспект занятия по окружающему миру
Максат:
-сәламәт яшәү турында сөйләшү;
-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;
-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү
- сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,
-балаларда сәламәтлекне сакларга, аның кадерен белергә, спортка уңай караш тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
selametlek_ile.doc | 83.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәренең Муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең “Сөембикә” исемендәге 64 нче бакчасы
“Сәламәтлек иленә сәяхәт”
Әйләнә-тирә буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты
Төзеде: 64 нче балалар
бакчасының беренче
категорияле тәрбиячесе
Гаффарова И.Ф.
Түбән Кама
2020
Үткшрү вакы | 16.03.2020 |
Тема | Сәламәтлек иленә сәяхәт |
Программа | |
Яшь үзенчәлеге | зурлар төркеме |
Юнәлеш | Белем бирү |
Төп белем бирү өлкәсе | танып – белү, аралашу |
Интеграцияләгән белем бирү өлкәсе | иҗтимагый - комуникатив үсеш, сәнгать-эстетик үсеш, физик үсеш. |
Үткәрү формасы | әңгәмә, квест-уен |
Максат | Максат: -сәламәт яшәү турында сөйләшү; -чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү; -үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү - сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру, -балаларда сәламәтлекне сакларга, аның кадерен белергә, спортка уңай караш тәрбияләү. |
Тәрбия бурычы | - Чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү |
Үстерелешле бурыч | бәйләнешле сөйләм, балаларның бер-берсен тыңлый белү, игътибарлыкларын үстерү. |
Белем бирү бурычы | |
Көтелгән нәтиҗә | сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү; Үзеңнең сәләмәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү теләге тәрбияләү. |
Методлар (ысул) | Сораулар бирү, балаларның җаваплары, сюрприз момент, кул бармак чукларына гимнастик күнегүләр, җыр җырлау, эшләгән эшләргә анализ ясау. |
Алымнар | сүзле уен, аз хәрәкәтле уен, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү. |
Күрсәтмә әсбаплар | Курчаклар, рәсемнәр, плакат, обруч. |
Балаларны оештыру | |
Шәхси эш | җөмлә төзегәндә тулы җөмләләр белән җавап бирүгә игътибар бирү |
Алдан эшләнгән эш | Сәламәтлек турында әңгәмә |
Җиһазлау: | комьютер, табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр, крассворд, сабын, теш пастасы, теш щёткасы, мунчала |
Белем бирү эшчәнлеге баршы | 1. Оештыру Тәрбияче: Хәерле иртә балалар! Хәерле иртә, кояш, Хәерле иртә кошлар, Хәерле иртә дуслар! 2. Төп өлеш - Балалар, без бүген сезнең белән “Сәламәтлек – зур байлык” дигән квест-уен уйнарбыз. Квест уен ул- сәяхәт итү дигән сүз. Миңа балалар, сәламәтлек иленә ачкыч кирәк. Тик әлегә ул ачкычның өлешләре генә бар. Без бергәләп сәяхәт итеп, шул сәламәтлек иленә илтүче ачкычны табарбыз яме. Әйдәгез, һава шарлары булып, Сәламәтлек иленә сәяхәткә чыгарбыз. Алсу чыккан урамга, Тик чәчен тарамаган. Битен, кулын юмаган, Көзгегә карамаган. Туфлиен чистармаган, Сөртеп ялтыратмаган. Оекларын юуны Кирәк дип тә тапмаган. Күгәрченнәр гөр-гөр килә: Гөлдер-гүдә, гөлдер-гү. Бигрәк шапшак кыз икән, Безнен Алсу түгел бу. I. Менә бу тукталышта безнең ачкычның беренче өлеше. Тик аны алу өчен бераз хезмәт күрсәтергә кирәк. Карагыз әле менә бу рәсемнәрдәге балаларның аяк-куллары, кием-салымнары бигрәк пычрак. Әйдәгез, без аларны чистартабыз. Сезнең бит бетергечләрегез бар. Ягез, шулар белән балаларны чистартабыз. Балаларга рәсемнәр таратыла. Анда бите (тезе, кулы, киеме) пычракка буялган малай рәсеме бирелгән. Сигнал буенча. бетергеч белән кешеләрне "чистарталар”. - Балалар, сез бу балаларга нинди киңәшләр бирер идегез? 1) Өс һәм аяк киемнәрен чиста тотарга. 2) Кулны-битне юарга. Ачкычның БЕРЕНЧЕ кисәген тактага эләбез. II. Төчкергән тавыш ишетелә. (өстәл астыннан микроб чыга.) Т. Син кем буласың? Нигә шулай төчкерәсең? - Минем бертуктаусыз авырыйм, кешеләргә чир таратам. Аппчи! Т. Ә сез нишләп безнең бакчага авырган килеш килдегез әле? Мөгезборын. Әйе, кешеләрнең авырганын, төчкергәнен, йөткергәнен мин бик яратам. Т. Ә без синнән курыкмыйбыз. Без чыныккан, без чирләргә бирешмибез. Шулай бит балалар? Балалар: -Әйе. М. Мин ялкауларны, көчсезләрне яратам. Хәзер мин күп итеп төчкерәм, йөткерәм дә сезгә чир йоктырам. (балаларга карап төчкерә, йөткерә) Балалар, әйдәгез микробка бирешмәс өчен ниләр эшләргә кирәк, шул турыда сөйләшик әле. Чыныгу күнекмәләре үткәрү, физзарядка ясау, кулларны юу, витаминнар ашау. Тәрбияче: Шапшак балалар чисталык һәм тәртип турында уйламыйлар, юынмыйлар, тешләрен чистартмыйлар. Алар чәчләрен тарамыйлар, чиста кулъяулык йөртмиләр, тырнакларын кисмиләр. Шуңа күрә бу балалар бик еш авырый. Ә мин хәзер сезне чиста балалар яши торган шәһәргә алып барам. Әйдәгез авыру йоктырган МӨГЕЗБОРЫННЫ да үзебез белән алыйк. Аны терелтербез һәм башка авырмаска өйрәтербез. Бу шәһәрдә яшәүчеләр чисталыкны яраталар. Алар сезгә сәламәт яшәү өчен кирәкле әйберләрнең исемлеген калдырдылар. Әгәр табышмакларга дөрес җавап бирсәк, без ачкычның икенче өлешен табарбыз. 1. Бит-кулыңны юасың, “Һай рәхәт!”- дип куясың. Чисталыкны ярата Хуш исләрен тарата. (сабын) 2. Эчтә ята ул посып, Чыгарам аны кысып. Щётка белән гомергә Яшиләр бергә-бергә. (теш пастасы) 3. Тешләре бар, ләкин аралы, Нәрсә икән уйлап кара әле. Иртән торсам шуны эзлимен “Чәчләремне рәтлә тиз!”-димен. (тарак) 4. Тыгыз бәйләнгән кыллар Гүя игезәк уллар. Тешкә таба кертәсең, Алга-артка йөртәсең. (Теш щёткасы) 5. Кирәк булса мунчада Минем исемем ….. (мунчала) Менә бит, ачкычыбызның ИКЕНЧЕ кисәген таптык. Димәк, балалар, сабынны, теш пастасын, теш щёткасын, мунчаланы үзегезнең дусларыгыз итсәгез аек фикерле, көр күңелле, сәламәт, матур булырсыз. III. Хәзер мин сезне балалар, “Душ” кертәм. Душта коенып алабызмы? Әйдәгез, шул исемдәге уен уйнап алабыз. (балалар бер-бер артлы басалар да, обручны баштан аска таба кияләр) Хәзер инде, балалар, бу шәһәренең кагыйдәләре белән танышып үтик, без ул кагыйдәләрне беләбез, искә төшерик әле? 1. Ашар алдыннан ни эшләргә кирәк? (Кулларны юарга, чиста сөлгегә сөртергә) 2. Бары тик нинди суны гына эчәргә ярый? (Кайнаган чиста суны гына) 3. Иртән һәм кичен тешләрне ничек карага кирәк? (Теш пастасы белән юарга) 4. Иртән һәрвакыт нәрсә белән шөгыльләнергә? (Гимнастика ясарга) IV. Сәяхәтебезне дәвам итик, Безгә ачкычның өченче кисәген табарга кирәк. Моның өчен зарарлы һәм файдалы ризыкларны аера белергә кирәк. Мин сезгә хәзер күрсәтми генә карточкалар бирәм. Әгәр ул зарарлы булса – кызыл конвертка, файдалы ризык булса яшел конвертка салабыз яме. Уен “Зарарлы – файдалы” Менә бит балалар, ачкычыбызның ӨЧЕНЧЕ кисәген дә таптык. VI. Балалар, әйдәгез, тагын күп итеп һава алабыз да доктор Айболитның янына очабыз. Анда безнең ачкычның соңгы кисәген табарбыз Доктор Айболит киңәш итә:
Ә ачкычны алу өчен Доктор Айболит биремен дә үтәргә кирәк. Ул безгә рәсемнәр күрсәтер. Ә сез шул рәсемнәрне карап, нәрсә дөрес түгеллеген аңлатырсыз. (Беренче фотода бала краннан су эчә, икенчесендә юылмаган яшелчә ашый, өченчесендә зарарлы ризыклар ашый) Айболит: Сез балалар, бик күпне беләсез икән. Мин сезгә зур үстерә торган витамин биреп калдырам. Группагызга кайткач, аларны кабул итәрсез. Менә Айболиттан ачкычның соңгы ДҮРТЕНЧЕ кисәген дә алдык. Безгә тагын өч нәрсә белән дуслашырга кирәк. Ә аларын инде сез үзегез укып белерсез. (тактага сүзләр КОЯШ, СУ, ВОЗДУХ) элә. Аларны бергәләп укыйлар һәм иҗекләргә бүләләр. V. Менә балалар, без ачкычның бар кисәкләрен дә җыеп алдык. Шул ачкыч белән без сәламәтлек илен ачып керә алабыз. Сәламәтлек иле ул балалар, кояшлы, матур, гел чәчәкләрдән торучы гына ил. (рәсем күрсәтә). Безнең бүген сәяхәтебезне тәмамларбыз һәм ял иткәндә сәламәтлек иленең рәсемнәрен ясап курябыз яме. VIII.Йомгаклау Балалар димәк сәламәт булыр өчен нишләргә кирәк инде? - Су белән дус бул! - Дөрес туклан! Яшелчә, җиләк-җимешләрне юып аша! - Күбрәк хәрәкәтлән! Спортны ярат! - Иртән физарядка ясарга онытма! - Чынык! - Күңелең саф, чиста булсын Ә киләсе шөгылебездә сәламәтлекне саклау өчен әле без тагын бер нәрсә әйтми калдык. Бу СПОРТ ҺӘМ ВИТАМИННАР. Витаминнар яшәү өчен мөһим органик матдәләр. Сәламәт булу өчен тагын дөрес тукланырга, витаминнарга бай ризыклар ашарга кирәк. - Аша дустым,син кишер Һәр нәрсәгә килешер Аны якын итмәүчеләр Авыруларга бирешер. - Кызыл чөгендернең Хәтта яфракларында да С витаминнары бар Анда бик күп калий, фосфор Тимер, кобальт, йод һәм фтор. К витамины бик күп Кәбестәнең суында Искиткеч дәвалау чарасы Җәрәхәтле урынга. - Алмада витаминнар күп Һәм дә минераль тозлар. Тырыша ул булсын диеп. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль
Максат:- Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;-...
әйләнә-тирә дөньяны танып белү буенча зурлар төркемендә интегральләштерелгән шөгыль конспекты
Тапкырлык, зирәклек.Интегральләшкән шөгыль конспекты...
“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты
Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....
“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты
Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....
“Серле су асты дөньясы” темасына танып белү үсеше буенча зурлар төркемендә интеграцияләнгән эшчәнлек.
Максат: традицион булмаган төрле фигуркаларны тамчытерапия ысулы (пипетка белән буяу) техникасына өйрәтү. Бурычлар: Тәрбияви бурыч: психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, игътибарлылык тәрбия...
“Юлда йөрсәң уяу бул!” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты
конспект...
«Докторга ярдәм итик» темасына танып белү (Әйләнә тирә белән таныштыру) буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты.
Тема: “Докторга ярдәм кирәк”.Максат: Балаларны әйләнә –тирә белән таныштыруны дәвам итү. Аралашуны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Тәрбия бурычы: Балаларда бер-берсе белән аралашу,...