Тема: "Дуслыкның көче". "Ике төснең дуслашу" темасына рәсем төшерү
план-конспект занятия по рисованию (средняя группа) на тему

Шаехова Гулия Фаезхановна

 Тема: “ Дуслыкның көче”

«Ике төснең дуслашу» темасына рәсем төшерү.  Уртанчылар төркеме

Максат:  Бер-берсенә карата дуслык мөнәсәбәте, ярдәмләшү, киңәшләшү кебек сыйфатларны тәрбияләү. Матур яшәү өчен дуслаша белү сыөфатларын тәрбияләү.

.  Заман технологияләрен кулланып балаларга дуслык төшенчәсен, дуслыкны саклауның әһәмиятен, әгәр ачуланышсаң тизрәк дуслашу кирәклеген аңлату, дуслашу, анлашунын төрле алымнары белән таныштыру.

. Уен ярдәмендә аралашу культурасын үстерү, эмоциональ тирәлектә группаның бердәмлегенә ирешү.

. Гомуми нәтиҗәгә ирешү өчен рәсемнәр төрле җиһазлар куллану. Балаларга бергәләп эшләү күнекмәләрен бирү.

Җиһазлау:

.Туп, акварель буяу, пумалалар, альбом бите һәм салфеткалар.

. Магнитофон һәм аудиокассеталар.

. Компьютер, экран.

Шөгыль барышы.

1. Өлеш Оештыру моменты. Исәнләшү, барлау

Яңгыр”күнегүе.

Тавыш арта” күнегүе.

-Бүген көн нинди? Ягез эле, бергәләп кулларыбыз белән курсәтик. Күк йөзен болыт каплый, яңгыр яв абашлый... Берничә тамчы тама, яңгыр көчәя, тамчылар саны арта, ешая... Көчле яңгыр ташкыны башлана. (балалар учлары белән ешаю, көчәю тәртибендә кул чәбәклилэр).

-Балалар, әйдәгез, яңа уен өйрәнәбезме? Бу уен әле генә уйнаган “Яңгыр”уенына охшаган, ләкин аермасы шунда, кул урынына бу юлы тамак һәм яңаклар сөйләшәчәкләр. Уенның исеме "Тавышның көчәюе" дип атала.Дөньяда кечкенә генә Тавышчык яшәгән ди, ул үзенең нэзек тавышы белән “ш-ш-ш-ш...” дип сөйләшә икэн, еллар узган, Тавышчык үскән, зурайган һәм ул инде "ж-ж-ж!" дип сөйләшә башлаган, Тавышка әверелгэн. Әйдэгез,бергәләп Тавышчыкның ничек итеп тавышка әверелүен күрсәтик әле.

(Балалар бергәләп кабатлыйлар)

2 өлеш. Дискуссия. (Белемнәрне тирәнәйтү, актуальләштерү өлеше)

-Балалар эле генә “Яңгыр уенын уйнадык. Сез һәрберегез бер яңгыр бөртеге булдыгыз, бергәләп кушылып көчле яңгыр ташкынын барлыкка китердегез, бөтен жир өслеген капладыгыз. Ә хәзер әйтегез әле, бер яңгыр бөртегегең җир өслеген каплый алыр идеме?

- Җир йөзендә кеше бер үзе генә яши алыр идеме?

-Сезнеңчә, нәрсә ул дуслык?

- Һәркем белэн дә шундый ситуация булырга мөмкин: туганнарың белән, дусларың белэн, әти-әниең белән ачуланышасың. Бу вакытта бик куңелсез була, кэеф төшә, елыйсы килә, кемгәдер үпкәлисең... Ничек уйлыйсыз, ачуланышырга, бәхәсләшергә кирәкме икэн?

- Сезнең берәрсе белән үпкәләшкәнегез, ачуланышканыгыз бармы? Ул вакытта нинди хисләр кичерәсез?

- Ә сез ачуландырган кеше ниләр кичерә икэн?

- Әгәр икесенә дә начар икән,бу ачуланышуны булдырмый калып булыр идеме икэн?

-бер-береңә үпкәләүләр, рәнҗетүләр, үпкәләшүләр булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Ничек уйлыйсыз ,балалар? Әгәр ике кеше ачуланыша икән аларны ничек татулаштырырга?

- Ягез, үзегез белгән ,дуслык турындагы уеннарны искә төшерик әле?

-Бер, ике, өч

-Һәр бармакта көч

(балалар бармакларын күтәрәләр, куллары белән бер-берсенә тотыналар)

Бер,ике,өч

Бердэмлектә көч!

(уйныйлар)

- Бу уенда нәрсә турында сөйләнә?

Яки 2 вариант.

Бармакларым арасында,

Иң яратканы чәнти.

Ни өченме, хәзер сөйлим

Мин сезгә түкми-чәчми.

Берәрсе белән талашсам

Сорыйм чәнчә бармактан,

Зинһар өчен коткар диеп

Мине шушы кармактан.

Кем үпкәли, кем ачулы

Борылып бер-берсеңә

Тотып чәнчш бармакларын

Эләктереп тиз генә,

Башта бармак,ә аннары

Кулны тотып күтәрик

Дуслармы без?!Әйе,әйе

Шулай гомер үткәрик...

3 өлеш.Яшелчә исемнәре”белән ачуланышу.

- Шулай да бәхәс туа икән бер-береңне кимсетми калу мөмкинме соң? Кимсетү сүзләре бер-береңне рәнҗетми торган итеп дәшми калырга, яки әйтә торган сүзеңне уйлап кына әйтергә була. Ничек итеп? Хәзер шуның турында сөйләшеп алыйк әле.

- Ике дус упкәләшкәннәр, ачуланышканнар ди, күз алдына китерегез эле, бөтен яманлау сүзләре, начар сүзләр кинәт юкка чыккан, фәкать яшелчә исемнәре генә калган, дуслар ачуланышмакчы булалар, тик яман сүз урынына алар авызыннан яшелчә исемнәре генә чыга икэн. Шуны уйнап күрсәтик әле балалар. (Балалар уйныйлар).

- Кәбестә!

-Син үзең кәбестә!

-Ә син кыяр!

-Ә син редиска!

-Син пешмәгән помидор!

-Балалар болай итеп элгәләшү җинелме, мәгънәсе бармы? Эле һаман да тарткалашсыгыз киләме?

4 өлеш.Ягымлы сүзләр”дип атала.

- Балалар, хәзер инде бер-береңне рәнҗетмәскә, таркалашмаска өйрәндек, юл куярга өйрәндек. Ягымлы, матур сүзләр әйтергә дә өйрәник инде. Тугәрәккә басыйк та шушы матур шарны кулдан кулга жибәрик, кулыңда шар булганда матур ягымлы сүз әйтергә һәм күршеңә бирергә кирәк, ә ул икенче иптәшенә бирә. (уйныйлар).

- Балалар, бу уен сезгә ошадымы?

- Иң матур, ягымлы булган сүзләрне кем эйтте әле?

-Матур сүзләрне әйтү күңеллерәкме, әллә начарынмы, ә кайсысын ишетү рәхәтрәк? ( жавапларны гомумиләштерү)

5 бүлек."Ике чәчәкнең дуслыгы" темасына рәсем.

- Балалар , сезгә ике чәчәкнең дуслыгы турында бер легенда сөйлим әле, тыңлагыз. Бу хәл бик күптәннән була.Ике чәчәк яшәгән ди, берсе-сары, берсе- зәңгәр төстә булганнар.Сары төстәгесе үзенең Кояш төсендә, диңгез ярындагы ком төсендә булуы белән горурланган. Аннан ерак та түгел зәңгәр төстәгесе үсә икән. Ул үзен иң матуры, иң кирәклесе дип санаган.Шулай яшәгәннәр һәм гомерләре буена бәхәсләшкәннәр алар.

- Мин иң матуры һәм иң әһәмиятлесе, чөнки мин күк йөзе төсендә, диңгез дә минем төстә .

-Юк, мин иң матуры һәм иң әһәмиятлесе, чөнки мин Кояш кебек, ком төсендә.

Бөтенләй ачуланышып беткәннәр дуслар. Көтмәгәндә җил чыгып  ике чәчәкнең төсен болгатып бетергән, шулай итеп яшел төс барлыкка килгән, ә ул төстә, үләннәр, чәчәкләр һәм агачлар. Җир йөзендз шундый рәхәт икән, үләннәр, чәчәкләр, кояш, ком, диңгез, төрле төстә һәм бик матур булган. Зәңгәр һәм сары чәчәкләр үзләренең хаксызлыгын аңлаганнар, алар дуслашмаса, төрле төсләр барлыкка килмәс иде.

Менә без дә балалар сезнең белән сары һәм зәңгәр төсне дуслаштырып карыйк әле. Төрле төсләрне кушыйк. Дуслык нинди төсләр барлыкка китерер икән?

-Парларга бүленик тә, һәр кеше бер төс сайласын. Аннан соң бер бит кәгазь алабыз да һәр кеше үз ягын буый, кәгазьнең урта өлешенә якынайган саен төсләр кушылырга тиеш, иптәшежнеке белән кушылып, яңа төс барлыкка килсен.

(Эшләргә нәтиҗә ясау.)

6 Өлеш. Релаксация “Тын күл дип” атала

-         Балалар, уңайлы итеп утырыгыз әле, иркенләп, рәхәт итеп, һәм күзләрегезне йомып мине тыңлагыз. (музыка).

-         Искиткеч матур җәйге иртә, сез тыныч, ялтырап яткан күл буенда басып торасыз. Суның әкрен генә чайпалуы ишетелә, талгын гына җил исә. Кояш битләрне, кулларны җылыта, күзләрне иркәли, сезгә шундый рәхәт. Бөтен тәнегез кояш нурларында җылынып, изрәп китә. Янәшәдәге яшел куаклардагы кошлар сайравы, чикерткә тавышлары ишетелә. Сезгә шундый тыныч һәм рәхәт. Үзегезне әни куенындагыдай хис итәсез. Иртәнге матурлык, тын һава, су, кошлар тавышы, сезне дә тынычландыра.... Ял итәсез.

-         Хәзер күзләрегезне ачыгыз.

-         Без яңадан балалар бакчасында, рәхәтләнеп ял иттек, шушы яхшы кәеф көне буена саклансың, хәерле көн сезгә!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_duslyknyn_koche.docx29.05 КБ

Предварительный просмотр:

 Тема: “ Дуслыкның көче” 

«Ике төснең дуслашу» темасына рәсем төшерү.  Уртанчылар төркеме

Максат:  Бер-берсенә карата дуслык мөнәсәбәте, ярдәмләшү, киңәшләшү кебек сыйфатларны тәрбияләү. Матур яшәү өчен дуслаша белү сыөфатларын тәрбияләү.

.  Заман технологияләрен кулланып балаларга дуслык төшенчәсен, дуслыкны саклауның әһәмиятен, әгәр ачуланышсаң тизрәк дуслашу кирәклеген аңлату, дуслашу, анлашунын төрле алымнары белән таныштыру.

. Уен ярдәмендә аралашу культурасын үстерү, эмоциональ тирәлектә группаның бердәмлегенә ирешү.

. Гомуми нәтиҗәгә ирешү өчен рәсемнәр төрле җиһазлар куллану. Балаларга бергәләп эшләү күнекмәләрен бирү.

Җиһазлау:

.Туп, акварель буяу, пумалалар, альбом бите һәм салфеткалар.

. Магнитофон һәм аудиокассеталар.

. Компьютер, экран.

Шөгыль барышы.

1. Өлеш Оештыру моменты. Исәнләшү, барлау

“Яңгыр”күнегүе.

“Тавыш арта” күнегүе.

-Бүген көн нинди? Ягез эле, бергәләп кулларыбыз белән курсәтик. Күк йөзен болыт каплый, яңгыр яв абашлый... Берничә тамчы тама, яңгыр көчәя, тамчылар саны арта, ешая... Көчле яңгыр ташкыны башлана. (балалар учлары белән ешаю, көчәю тәртибендә кул чәбәклилэр).

-Балалар, әйдәгез, яңа уен өйрәнәбезме? Бу уен әле генә уйнаган “Яңгыр”уенына охшаган, ләкин аермасы шунда, кул урынына бу юлы тамак һәм яңаклар сөйләшәчәкләр. Уенның исеме "Тавышның көчәюе" дип атала.Дөньяда кечкенә генә Тавышчык яшәгән ди, ул үзенең нэзек тавышы белән “ш-ш-ш-ш...” дип сөйләшә икэн, еллар узган, Тавышчык үскән, зурайган һәм ул инде "ж-ж-ж!" дип сөйләшә башлаган, Тавышка әверелгэн. Әйдэгез,бергәләп Тавышчыкның ничек итеп тавышка әверелүен күрсәтик әле.

(Балалар бергәләп кабатлыйлар)

2 өлеш. Дискуссия. (Белемнәрне тирәнәйтү, актуальләштерү өлеше)

-Балалар эле генә “Яңгыр” уенын уйнадык. Сез һәрберегез бер яңгыр бөртеге булдыгыз, бергәләп кушылып көчле яңгыр ташкынын барлыкка китердегез, бөтен жир өслеген капладыгыз. Ә хәзер әйтегез әле, бер яңгыр бөртегегең җир өслеген каплый алыр идеме?

- Җир йөзендә кеше бер үзе генә яши алыр идеме?

-Сезнеңчә, нәрсә ул дуслык?

- Һәркем белэн дә шундый ситуация булырга мөмкин: туганнарың белән, дусларың белэн, әти-әниең белән ачуланышасың. Бу вакытта бик куңелсез була, кэеф төшә, елыйсы килә, кемгәдер үпкәлисең... Ничек уйлыйсыз, ачуланышырга, бәхәсләшергә кирәкме икэн?

- Сезнең берәрсе белән үпкәләшкәнегез, ачуланышканыгыз бармы? Ул вакытта нинди хисләр кичерәсез?

- Ә сез ачуландырган кеше ниләр кичерә икэн?

- Әгәр икесенә дә начар икән,бу ачуланышуны булдырмый калып булыр идеме икэн?

-бер-береңә үпкәләүләр, рәнҗетүләр, үпкәләшүләр булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Ничек уйлыйсыз ,балалар? Әгәр ике кеше ачуланыша икән аларны ничек татулаштырырга?

- Ягез, үзегез белгән ,дуслык турындагы уеннарны искә төшерик әле?

-Бер, ике, өч

-Һәр бармакта көч

(балалар бармакларын күтәрәләр, куллары белән бер-берсенә тотыналар)

Бер,ике,өч

Бердэмлектә көч!

(уйныйлар)

- Бу уенда нәрсә турында сөйләнә?

Яки 2 вариант.

Бармакларым арасында,

Иң яратканы чәнти.

Ни өченме, хәзер сөйлим

Мин сезгә түкми-чәчми.

Берәрсе белән талашсам

Сорыйм чәнчә бармактан,

Зинһар өчен коткар диеп

Мине шушы кармактан.

Кем үпкәли, кем ачулы

Борылып бер-берсеңә

Тотып чәнчш бармакларын

Эләктереп тиз генә,

Башта бармак,ә аннары

Кулны тотып күтәрик

Дуслармы без?!Әйе,әйе

Шулай гомер үткәрик...

3 өлеш.Яшелчә исемнәре”белән ачуланышу.

- Шулай да бәхәс туа икән бер-береңне кимсетми калу мөмкинме соң? Кимсетү сүзләре бер-береңне рәнҗетми торган итеп дәшми калырга, яки әйтә торган сүзеңне уйлап кына әйтергә була. Ничек итеп? Хәзер шуның турында сөйләшеп алыйк әле.

- Ике дус упкәләшкәннәр, ачуланышканнар ди, күз алдына китерегез эле, бөтен яманлау сүзләре, начар сүзләр кинәт юкка чыккан, фәкать яшелчә исемнәре генә калган, дуслар ачуланышмакчы булалар, тик яман сүз урынына алар авызыннан яшелчә исемнәре генә чыга икэн. Шуны уйнап күрсәтик әле балалар. (Балалар уйныйлар).

- Кәбестә!

-Син үзең кәбестә!

-Ә син кыяр!

-Ә син редиска!

-Син пешмәгән помидор!

-Балалар болай итеп элгәләшү җинелме, мәгънәсе бармы? Эле һаман да тарткалашсыгыз киләме?

4 өлеш.Ягымлы сүзләр”дип атала.

- Балалар, хәзер инде бер-береңне рәнҗетмәскә, таркалашмаска өйрәндек, юл куярга өйрәндек. Ягымлы, матур сүзләр әйтергә дә өйрәник инде. Тугәрәккә басыйк та шушы матур шарны кулдан кулга жибәрик, кулыңда шар булганда матур ягымлы сүз әйтергә һәм күршеңә бирергә кирәк, ә ул икенче иптәшенә бирә. (уйныйлар).

- Балалар, бу уен сезгә ошадымы?

- Иң матур, ягымлы булган сүзләрне кем эйтте әле?

-Матур сүзләрне әйтү күңеллерәкме, әллә начарынмы, ә кайсысын ишетү рәхәтрәк? ( жавапларны гомумиләштерү)

5 бүлек."Ике чәчәкнең дуслыгы" темасына рәсем.

- Балалар , сезгә ике чәчәкнең дуслыгы турында бер легенда сөйлим әле, тыңлагыз. Бу хәл бик күптәннән була.Ике чәчәк яшәгән ди, берсе-сары, берсе- зәңгәр төстә булганнар.Сары төстәгесе үзенең Кояш төсендә, диңгез ярындагы ком төсендә булуы белән горурланган. Аннан ерак та түгел зәңгәр төстәгесе үсә икән. Ул үзен иң матуры, иң кирәклесе дип санаган.Шулай яшәгәннәр һәм гомерләре буена бәхәсләшкәннәр алар.

- Мин иң матуры һәм иң әһәмиятлесе, чөнки мин күк йөзе төсендә, диңгез дә минем төстә .

-Юк, мин иң матуры һәм иң әһәмиятлесе, чөнки мин Кояш кебек, ком төсендә.

Бөтенләй ачуланышып беткәннәр дуслар. Көтмәгәндә җил чыгып  ике чәчәкнең төсен болгатып бетергән, шулай итеп яшел төс барлыкка килгән, ә ул төстә, үләннәр, чәчәкләр һәм агачлар. Җир йөзендз шундый рәхәт икән, үләннәр, чәчәкләр, кояш, ком, диңгез, төрле төстә һәм бик матур булган. Зәңгәр һәм сары чәчәкләр үзләренең хаксызлыгын аңлаганнар, алар дуслашмаса, төрле төсләр барлыкка килмәс иде.

Менә без дә балалар сезнең белән сары һәм зәңгәр төсне дуслаштырып карыйк әле. Төрле төсләрне кушыйк. Дуслык нинди төсләр барлыкка китерер икән?

-Парларга бүленик тә, һәр кеше бер төс сайласын. Аннан соң бер бит кәгазь алабыз да һәр кеше үз ягын буый, кәгазьнең урта өлешенә якынайган саен төсләр кушылырга тиеш, иптәшежнеке белән кушылып, яңа төс барлыкка килсен.

(Эшләргә нәтиҗә ясау.)

6 Өлеш. Релаксация “Тын күл дип” атала

  • Балалар, уңайлы итеп утырыгыз әле, иркенләп, рәхәт итеп, һәм күзләрегезне йомып мине тыңлагыз. (музыка).
  • Искиткеч матур җәйге иртә, сез тыныч, ялтырап яткан күл буенда басып торасыз. Суның әкрен генә чайпалуы ишетелә, талгын гына җил исә. Кояш битләрне, кулларны җылыта, күзләрне иркәли, сезгә шундый рәхәт. Бөтен тәнегез кояш нурларында җылынып, изрәп китә. Янәшәдәге яшел куаклардагы кошлар сайравы, чикерткә тавышлары ишетелә. Сезгә шундый тыныч һәм рәхәт. Үзегезне әни куенындагыдай хис итәсез. Иртәнге матурлык, тын һава, су, кошлар тавышы, сезне дә тынычландыра.... Ял итәсез.
  • Хәзер күзләрегезне ачыгыз.
  • Без яңадан балалар бакчасында, рәхәтләнеп ял иттек, шушы яхшы кәеф көне буена саклансың, хәерле көн сезгә!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль.

1 не кушу һәм алуга мисаллар эшләү, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Уңайга һәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр эшләү. Геометрик фигуралардан булган рәсемне ...

Күмәк шөгыль эшчәнлеге. Әйләнә - тирә белән танышу “Куян” темасына әвәләү.

Әвәләу шогыле. Күмәк шөгыль эшчәнлеге. Әйләнә - тирә белән танышу  “Куян” темасына  әвәләү....

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә  сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:- ел  фасыллары турында белем;- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;- сүрәтләү хикәясе төзү;- алдан өй...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Доктор Айболитка ярдәм итәбез” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Балалар белән ел дәвамында өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау,  ныгыту:-атна көннәре;-рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү;-ел фасыллары турындагы белем;-иҗек-аваз анализы ясау;-авазларны ишетеп...