Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачуның план - конспекты на тему: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү”
методическая разработка по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Гилязутдинова Ильсияр Василовна

Учить детей любить и беречь природу через сказки. Воспитывать в детях культуру поведения в природе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekologik_kiyat.docx15.29 КБ

Предварительный просмотр:

МКУ «Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге”

          Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән

күңел ачуның план - конспекты

                        Тема: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү”

                                                       Гилязутдинова И.В.

                                                              МБМББУ “Балтач 2 нче номерлы балалар

                                                              бакчасы”ның 1 нче квалификацион

                                                              категорияле тәрбияче

                                                2013 – 2014 уку елы

Тема: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү”

Эшчәнлек тере: танып белү

Максат: Балаларда экологик культура башлангычлары тәрбияләү.

Бурычлар: Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итү;

Табигать кочагында үзеңне дөрес тоту;

Әкият аша тере һәм тере булмаган табигатьтәге бәйләнешне аңларга өйрәтү.

Җиһазлау:Табигать күренеше, аудиоязма “Авыл көе”, курчаклар

 Алдан эшләнгән эш: Әкият сөйләү, шигырьләр өйрәнү

Барышы:

Көй яңгырый. (Аудиоязмада “Авыл көе” – кошлар тавышы ишетелә, әтәч кычкыра). Әкрен генә кояш күренә, чыга. (Авыл тормышы күренеше).          Өйдән әби белән бабай чыгалар.

Әби: Бабай, кара әле, нинди матур иртә! Ишек алдыннан керәсе дә килми.   Бабай: Әйе шул, әби, бүген көн матур булырга ошый. Ярар, мин үземнең эшләремә тотыныйм. Ә син, әби, икмәк пешер әле?

Әби: Нәрсәдән пешерим соң, он юк бит.

Бабай: Әби, әрҗә төбеннән кырып, бура почмакларыннан себереп бераз җыелмасмы?

Әби: Тырышып карармын инде.(Әби бабай әйткәнчә эшләгән дә, камыр басып, йомры икмәк пешергән. Аны суытырга дип тәрәзә төбенә куйган).

(Кинәт бөтен җирдә караңгы була).

Әби: Нәрсә булды бу? Бөтен җирдә караңгы?

Бабай: Бик күп еллар элек, мин кечкенә булганда, шушындый хәл булган иде.Ул вакытта кояшны аҗдаха йотты. Ул бик куркыныч.

Әби: Нишләрбез икән, бабай? Әллә өенә барып, кояшны сорыйкмы?

Бабай: Аның өе еракта, таулар, урманнар аша барырга кирәк. Без синең белән инде олылар, анда барып җитә алмабыз. Кем безгә ярдәм итәр икән ?

Йомры икмәк: Әби, бабай, монда мин дә бар бит әле. Кояшны үзем эзләп кайтам.

Бабай:  Адашмас өчен, тиен дустыбыз сиңа юлны күрсәтмәс микән?

Тиен: Мин сезгә бик теләп булышам. Мин агачтан – агачка сикереп йөргәч, урманның  барлык юлларын да беләм. ( Тиен артыннан йомры икмәк тәгәрәп китә).

Йомры икмәк үзенең яраткан җырын җырлап тәгәри:

Мине йомры икмәкне,

Әрҗә төбеннән кырдылар.

Бура төбеннән себерделәр,

Май белән бастылар.

Әби белән бабайга

Булышырга бик телим

Аҗдаха йоткан кояшны

Без эзләргә дип чыктым.

Куян очрый: Йомры икмәк, мин сине ашыйм.

Йомры икмәк: Ашама мине, аҗдаха кояшны йотты, аны эзләргә барам.

Куян: Мине дә ал әле үзең белән? Минем дә ярдәмем тими калмас.

Йомры икмәк: Бергә күңеллерәк булыр.

Юлларында бүре очрый.

Бүре: Икегезне дә тотып ашыйм.

Сорыдыр төсем,

 Үткендер тешем,

Урманда йорим

Барсында күзлим.

Йомры икмәк: Син безне ашама, безгә ярдәм ит кояшны коткарырга.

Аю бара. Йомры икмәк, тиен, куян, буре аюдан ярдәм сорыйлар.Аю риза булып китә.

Төлке килә.

Төлке: Йомры икмәк, синнән  бигрәк тәмле исләр килә. Әле сине матур җырлый дип тә беләм. Миңа җырыңны җырлап күрсәт әле?

Йомры икмәк: Минем җырлап торырга вакытым юк, аҗдаханың өенә барып, кояшны кире кайтарырга кирәк.

Төлке: Мине дә алыгыз әле. Үземнең хәйләкәрлегем белән мин дә эшкә ярармын.

(Йомры икмәк, җәнлекләр бара, бара аҗдаханың өен күрәләр).Төлке үзенең хәйләкәрлеге белән аҗдаханы өеннән чакырып чыгара.

Йомры икмәк: Син, аҗдаха, нигә кояшны урладың? Кояш булмагач, бар дөньяда караңгылыкка чума. Чәчәкләр, агачлар, кошлар, җәнлекләр берсе дә яши алмый. Табигатьтә бар нәрсәдә бәйләнешле. Табигатьне яратырга, сакларга кирәк.Табигать – ул безнең уртак йортыбыз икәнең беркайчан да онытмаска кирәк.

Барысы бергә: Аҗдаха, бир безгә кояшны ( Аҗдаха кояшны бирә).

Һәрвакыт булсын кояш

Һәрвакыт булсын һава

Һәрвакыт булсын әни

Һәрвакыт булыйм мин.

Табигатьне саклаган – үз яшәвен аклаган!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа! Мәктәпкә әзерлек “а” төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе программасы

Максат: 1.Хатын-кызларга ихтирам, аларны хөрмәт итүне тәрбияләү. 2.Балаларның тел байлыгын, сөйләм культурасы үстерү.3.Халкыбызның гореф- гадәтләренә, үткәненә кызыксыну уяту....

"Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!" - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачу кичәсе.

quot;Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!" - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән  үткәрелгән күңел ачу кичәсе....

Гали Хуҗи «Тамчылар». Шигырь уку (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты)

          Тема. Шигырь уку: Гали Хуҗи «Тамчылар»Г.Хуҗи иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләр...

" Су буенда кичке уен " (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән фольклор бәйрәм үткәрү өчен сценарий)

Максат:1). Балаларның җырлы-моңлы , биюле уеннары аша гасырлар буенчаүткәрелгән татар халык йола бәйрәмнәрен саклап калу;2).  Киләчәк буынны милли традицияләр нигезендә тәрбияләү;3).  Уен ба...