КАРГА БОТКАСЫ БӘЙРӘМЕ
методическая разработка
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы.
Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
karga_botkasy_byrme.doc | 89 КБ |
Предварительный просмотр:
КАРГА БОТКАСЫ БӘЙРӘМЕ
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы.
Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.
Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар.
Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен, каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырганнар. Чишмә суына корбан иткәннәр.
Кырда учак ягу, ботка пешерү белән мәш килү балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек биргән. Соңыннан читкә китеп, каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп карр-карр килеп ботка белән сыйлануларын карап куанганнар.
Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык,гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.
Юк, бу гади әкият кенә түгел. “Карга боткасы” йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Әле безгә ислам дине кергәнче, мәҗүсилек чорыннан ук. Димәк, бу-мәҗүси йола. Ә мәҗүсилек-ул ай-кояшка, күккә-җиргә, гомүмән, табигатькә табыну.
Бик ерак заманнарда безнең ата-бабаларыбыз да мәҗүси булганнар. Алар табигатькә табынганнар. Һәм, җир-суларны хөрмәтләп, шундый йолалар уйлап чыгарганнар. Бу йолаларны, әлбәттә, олылар башкарган. Соңрак ул йола уен булып кына калган. Аны балалар гына уйнаганнар.
Бурычлар:
Өйрәтү: Балаларны татар халкының мәҗүси бәйрәмнәре белән таныштыру.
Үстерү: Карга боткасы мәҗүси йола-бәйрәме ,ырымнары, уеннары,такмазалары аша сөйләм үстерү.
Тәрбияви: Халкыбызның борынгы йола-бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү.
Катнашалар:
Алып баручы,әби,түтәй,балалар,каргалар.
Кичә барышы:
Залга урындыклар түгәрәкләп тезелгән, уртада уен өчен зур, ачык урын.
Сәхнәдә урман күренеше, язгы кояшлы көнне хәтерләтә.
Кояш, кара каргалар рәсеме. Зал шарлар белән бизәлгән.
Карга боткасы бәйрәме.
Музыка. Яз, кошлар сайраган тавыш. Каргалар тавышы...
(Кар-кар дип,ике карга очып керәләр)
1-карга: Кар-кар!
2-карга: Туем җитте, бар,бар!
1-карга: Матур язлар алып килдек!
2-карга: Күңелле җәйләр китердек!
Сәхнәгә балалар керәләр.
1 бала
Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре,
Кошлар кайта, сагындыра
Туып-үскән җирләре.
2 бала.
Көннәрен юлда үткәреп,
Куанышып очалар.
Канатларында күтәреп,
Яз китерә ич алар.
3-бала:
Исәнмесез,кошкайлар,
Безнең якын дускайлар!
Чәүкәләр, акчарлаклар,
Сыерчыклар, тургайлар.
4-бала:
Кыштан туеп беттек без,
Сезне сагынып көттек без.
Сезне көткән арада
Күп нәрсәләр белдек без.
5-бала:
Инде яз килде көлеп,
Сулар ага йөгереп,
Без оялар ясадык
Сез килер көнне белеп.
Карга1:
Мин карга , карр- карр ,
Төздән эреп бетәр кар.
Карга2:
Канатымда хатым бар.
Буен җитсә, тартып ал.
1 БАЛА :
Укымый да беләбез бит
Хатында ни язылганын!
Бөтен кошлар һәм балалар
Матур язны сагынганын.
Карга 2: Казан аскансыз да бит , безне сыйларга сыегыз бармы соң ?
Әби керә.
Әби : Саумысез , балалар. Бу нинди тавыш ? Ни дип гөрләшәсез ?
Карга 2: Балалар безнең килү хөрмәтенә бүген Карга боткасы үткәрә . Карр –карр .
Карга 2:
Ботка пешәр казанда ,
Тәмле ис таралыр урманда .
Карр –карр , карр – карр.
Әби: Әйдәгез,балалар, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясыйк, аларга ботка пешерик. Без өйләргә барыйк, дусларны чакырыйк, карга боткасына сый хөрмәт җыйыйк.
(Балалар, чиләкләр тотып, җырлап сый-ризык җыярга китәләр)
Музыкаль номер - җыр «Эх, зилем , зиләле»
1 А.Б.: Исәнмесез, кадерле кунакларыбыз. Без сезне шәһәребезнең 12 нче мәктәбендә күрүебезгә ихлас шатланабыз.
2.А.Б. Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, дип, сөйлиләр. Дөресме бу?
1 А.Б.: Әйе. Кешеләр язны җылы яклардан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар.
2.А.Б. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “карга боткасы” дип атаганнар.
1.АБ.Ничек була инде бу, димәк, каргаларга ботка пешереп ашатканнар?
2АБ. Юк ла инде!! Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр. Бергәләшеп өйдән –өйгә йөргәннәр-йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар.
Гармун тавышы ишетелә.
1.А.Б Без сезне бүген татар халык календаренда иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәрнен берсе- карга боткасы бәйрәменә чакырабыз. Хөрмәтле кунакларыбыз, бәйрәмгә рәхим итегез!!
Залга әби, балалар, каргалар керә.
А.Б.
Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлыйк әле алтыны.
Җырласаң да килешәдер,
Бүген бит бәйрәм көне.
Әби, балалар бер тәрәзә төбендә туктыйлар.
1-бала:
Өйдәме түтәй?
Җәтрәк бирче күкәй!
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр 100 күкәй.
Бергәләп: Май кирәк, ярма кирәк,
Карга туена бар да кирәк.
2-бала:
Тагын булса-он чыгар,
Пешерербез без чумар.
Шикәр кирәк,тоз кирәк,
Чыгар,түтәй, тизрәк!
Бергәләп: Синең кебек уңган түтәй
Бу дөньда бик сирәк.
Түтәй: Бирәм,балалар, мәгез,
Күпме кирәк, алыгыз. (сый бирә)
Балалар: Рәхмәт сиңа,түтәй, Кулың-аягың сызлаусыз булсын! Йөз яшә!
Түтәй: Амин, шулай булсын!
(балалар җырлап башка өйгә китәләр)
3-бала:
Әби, бабай, өйдәмесез?
Бер йомырка бирәмсез?
Бер йомырка бирсәң-
Тавыгың салып утырсын,
Иләк-чиләк тутырсын,
Йомыркагыз күп булсын.
Кыт-кытыйк, кыт-кытыйк!
Әби: Мәгез, балалар, мәгез, Бәйрәмегез котлы булсын!
Бергәләп: Рәхмәт, әби!
1А.Б: Әй әбекәй , әбекәй ,
Пешер безгә тәмлекәй .
Пешер безгә ботка да ,
Пешер бераз әлбә дә .
2А.Б : Тагын булсын күкәй ,
Шикәр булсын , тәмле чәй .
Рәхмәт әйтеп әбекәй ,
Без итәрбез чәбәкәй.
Әби : Булыр , кунаклар , бары да булыр .
Карга килер – казан асар ,
Торна килер – тоз салыр ,
Саескан килер – салма салыр .
Песнәк килер – пешерер ,
Чыпчык килер – тикшерер ,
Карга ашап бетерер .
Кап – та коп !
Әби: Без ботканы пешерергә куйыйк , сез күңел ача торыгыз.
(Сәхнәдә алан. Казан куялар, балалар чыбыклар җыялар)
2 А.Б. Шулай итеп авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнен иң күркәм җиренә - кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан- кырларга яки тау битләренә җыелганнар.
1А.Б. Димәк, учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар. Менә хәзер аңладым. Шулай да бер соравым калды. Ә каргаларга? Каргалар ботканы кайчан ашаган соң?
2 АБ Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен, каргаларга дип, ялан өстенә сибеп калдырганнар, чишмә суына корбан иткәннәр. Ә тукта, нишләп барысын да сөйләп торам әле, менә бүгенге бәйрәмдә барысында күрерсең, белерсең!
1А.Б Килештек, бәйрәмгә кунаклар да күп килгән.
2А.б. Алар да бүген карга боткасына бик күп күчтәнәчләр алып килгәннәр.Әйдәгез, хөрмәтле кунаклар, безгә дә күренегез әле, якыннанрак танышыйк.
Кунакларны чакырабыз. Алар үз “турлары” янына гына чыгып басалар. “Кунак” исеме язылган балалар гына чыгып баса.
1А.Б. Нинди генә кунаклар юк икән бүгенге бәйрәмдә!!-
- “Табышмаклар”
- “Уеннар”
- “Такмаклар”
- “Мәзәкләр”
- “Алдавыч әкиятләр”
- “Әкиятләр”
- “Әндәшләр”
- “Җырлы-биюле уеннар”
- “Мәкальләр”
- “Юаткычлар”
- “Тел көрмәкләндергечләр”-
- “Легенда, риваятьләр”
А.Б. Алар безгә татар халык авыз иҗатыннан кунак булып килгәннәр. Кайсы кунакка башлап сүз бирик икән?
А.Б –Әйдәгез, карга боткасы уенсыз булмый. Менә минем кулымда түбәтәй. Музыка уйнаганда түбәтәй кемдә кала- шул башлый. Ризамы? Башладык!!
Музыка уйный. Уен башлана.
- Түбәтәй уены
1, 2. 3 кунакларга шул тәртиптә сүз бирелә.
- 3.4.5 кунаклар. Санамыш буенча чират билгеләү.
1.Әке, пәке,
Кыек сәке,
Эремчек,
Син калып тор,
Сеңелем чык.
2.Каенда карга,
Имәндә-чыпчык,
Җирдә-елан,
Һавада-кош,
Бар син оч!
3.Әйлән,бәйлән,
тәти куян,
Соры янчык,
сал да чык.
6.7.8 кунакларга чират түбәндәге уеннар буенча билгеләнә.
- Шобага тотып чират билгеләү.(орчык белән)
- Ватык телефон-
- “Песием-песием” уены
Песи, песи, пес итәр,
Ана песи сөт эчәр,
Ана песи сөт эчкәндә,
Ата песи күз кысар.
Ал дигәндә алмасаң,
Лап итәр дә шап итәр.
Кунаклар чыгышы беткәннән соң.
Каргалар: Ботка пеште, ботка пеште!
(идәнгә эскәтер җәелә, балалар идәнгә утыралар)
1АБ. Ал да итәек әле,
Гөл дә итәек әле,
Күңелле итеп, бергәләшеп
Ботка ашаек әле.
2А.Б Тәмле микән боткасы,
Авыз итәек әле.
Матур язны каршылап,
Бәйрәм итәек әле.
(әби ботканы эскәтер өстенә китереп куя)
Әби:
- Менә бусы-Җир анага!
Җир атасы-җирән сакал,
Җир анасы-асыл бикә!
Түбәсенә-туклыгың бир,
Тамырына-ныклыгың бир,
Ил өстенә муллыгың бир,
Ил эчендә безгә дә бир!
-Менә бусы- суга,
Су иясе ташламасын!
-Менә бусы-күккә, Яңгыр бирсен!
Кояшлы җылы көннәр бирсен!
Илгә-туклык, гаиләгә-иминлек килсен!
-Бусы- каргаларга!
Канат очларында язны алып килгән өчен!
Каргалар: Карр, карр, әйбәт дуслар барр, барр!
Әби: Ә калганы-сезгә, балалар. Утырышыгыз. Сыйланыгыз. Муллык килсен. Бәхет килсен. Балалар сау-сәламәт үсегез, тәүфыйклы булыгыз. Милли йолаларыбызны, телебезне, гореф-гадәтләребезне онытмагыз.
Ведущий 1: Рәхмәт, әби, сыйладыгыз,
Тагын шулай кыйланыгыз.
Ведущий 2: Ашаттыгыз, эчерттегез,
Җырлаттыгыз, биеттегез,
Кеше арасына керттегез.
Йомгаклау.
- А.б. Кадерле балалар, килгән кунаклар. Иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе “ Карга боткасы”бәйрәме ахырына якынлашып килә. Халык иҗатын өйрәнү – безнең зиһенебезне баета, дөньяга карашыбызны киңәйтә, тел байлыгыбызны, белемебезне үстерә, тарихыбызны аңларга ярдәм итә.
2А.б. Ә бүгенге бәйрәмебездә без телдән – телгә, буыннан – буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән халкыбызның иҗат әсәрләре, энҗе – мәрҗәннәре турында сөйләшетек, мәкаль - әйтемнәрнең нигезендә яткан уй – фикерләрне аңларга тырыштык, җырлы – биюле уеннар уйнадык, әкиятләрнең серле дөньясына күз салдык. Аңлавыгызча, алар бүгенге бәйрәмгә “Халык авыз иҗаты”ннан кунак булып килгәннәр.
1.А.Б. Рәхмәт, матур чыгышларыгыз өчен! Туган телегездә матур итеп сөйләшә белгәнегез өчен! Милли йолаларыбызны онытмаганыгыз өчен! Рәхмәтләрнең дә рәхмәте- ата-аналарыбызга, туган тел укытучыларына- телебез сагында торганнары өчен!!!
2.А.Б. Бәйрәмебезне “Туган тел ”җыры белән тәмамлап куйыйк.
“Туган тел ”җыры
Сау булыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ТАТАРСКИЙ НАЦИОНАЛЬНЫЙ ПРАЗДНИК “КАРГА БОТКАСЫ - ГРАЧИНАЯ КАША”
СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА...
Сценарий праздника КАРГА БОТКАСЫ
Самым популярным весенним праздником татарского народа несомненно является "Карга боткасы"В древние времена люди считали, что весну на кончиках своих крыльев приносят вороны. Поэтому как то...
Фольклорный праздник "Карга боткасы"
Конспект праздника на тему "Карга боткасы". Это праздник проводиться весной....
Карга боткасы
Балалар бакчасында фолклор кичәсе...
Тема: «Карга боткасы» (на татарском)
Максат: “Карга боткасы бәйрәме” белән таныштыру.Бурычлар:-тәрбия: татар халкының традияләренә һәм культурысына мәхәббәт,ихтирам тәрбияләү.-үстерү: сөйләм телен үстерү,игътибарлык,тапкырлык һәм р...
"Карга боткасы"
Балаларны элекеге бэйрэмнэр белэн таныштыру,кошлар турында белем биру,аларны сакларга ойрэту.Татар халык йола бэйрэмнэренэ кызыксыну уяту....
Карга боткасы
Праздник “Карга боткасы” это весенний праздник посвящённый прилёту грачей....