Тема: «Карга боткасы» (на татарском)
план-конспект занятия (средняя группа) по теме
Максат: “Карга боткасы бәйрәме” белән таныштыру.
Бурычлар:
-тәрбия: татар халкының традияләренә һәм культурысына мәхәббәт,ихтирам тәрбияләү.
-үстерү: сөйләм телен үстерү,игътибарлык,тапкырлык һәм ритмик ишетүне үстерү.
-белем бирү: балаларны Татарстан культурысы белән таныштыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
hamatova_zemfira_ahmetsahipo.doc | 40.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Хаматова Земфира Ахметсахиповна
воспитатель 1 кв.категорий
МАДОУ № 88 «Лесовичок»
Тема: «Карга боткасы»
(урта яшьтәге балалар төркеме)
Максат: “Карга боткасы бәйрәме” белән таныштыру.
Бурычлар:
-тәрбия: татар халкының традияләренә һәм культурысына мәхәббәт,ихтирам тәрбияләү.
-үстерү: сөйләм телен үстерү,игътибарлык,тапкырлык һәм ритмик ишетүне үстерү.
-белем бирү: балаларны Татарстан культурысы белән таныштыру.
Җиһаз һәм материал: йорт макеты,каргалар кастюмы,казан,кәрзин,азык-төлек.
Техник чаралар: магнитофон,учак имитациясе,диск «Бию көйләре»,диск «Кошлар тавышы»
Дидактик материал: «Гөлбакча», «Бәйрәмнәр,туйлар өчен», «Күңел ачыйк бергәләп» китаплары.
Зал бизәлеше: ике өй,аланлык.
Балалар белән эш: «Парлы бию» өйрәнү,табышмаклар кабатлау, «Кояш нурлары җыры»,рәсем ясау,санамышлар,хәрәкәтле уеннар өйрәнү,музейга бару, “Халык бәйрәмнәре” темасына төркем белән сөйләшү.
Тәрбияче әзерлеге: “Кояш нурлары” җыры һәм “Парлы бию” өйрәнү.
Бәйрәм барышы:
Матур итеп бизәлгән зал.Ике якта 2 өй.
Алып баручы.Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр,ди.Алар,ямҗле язны җылы яклардан кара каргалар алып килә,дип уйлаганнар.Шуның өчен,карлар эреп,сулар ага башлагач,каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар.Аны «Карга боткасы» дип атаганнар.Әйдәгез эле, без дә карга боткасын бәйрәм итик.(беренче өй янына киләләр,ишекне шакыйлар)
Балалар. Өйдәме түтәй?
Җәтерәк бир күкәй.
Бирсәң безгә өч күкәй.
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Май кирәк,ярма кирәк,
Карга туена бар да кирәк.
Әби чыга.(Йомырка һәм ярма алып чыга.)Менә балалар,йомырка да,ярма да бар.
Балалар.Рәхмәт әби,әйдә безнең белән бәйрәмгә.
Икенче өй ишеген шакыйлар.
Балалар. Оның булса,он чыгар,
Пешерербез без чумар.
Шикәр кирәк,тоз кирәк,
Чыгар,бабай,тизерәк!
Синең кебек уңган бабай
Бу дөньяда бик сирәк.
Бабай чыга. Менә балалар шикәр дә бар,тоз да бар.Бәйрәмегез күңелле булсын.
Балалар. Безне сөендергән өчен Ходай сине сөендерсен.Бабай әйдә син дә безнең белән карга боткасына.
Җыр. «Кояш нурлары.» Г.Латыйпов сүзләре,И.Шамсетдинов көе.
Матур аланга киләләр.Әби белән бабай учак торгызалар,казан асалар.
Алып баручы. Әйдәгез балалар ботка пешкәнче бер уйнап алыйк.
Татар халык уены «Чума үрдәк,чума каз.»
Әби(балалар уйнап бетергәч).Менә бит нинди матур,нинди күңелле уеннарыбыз бар безнең.Әйдәгез тагын нинди уен уйныйбыз? Тапкырлык,җитезлек остасы буласыгыз киләме?
Балалар. Килә!Килә! Әйдәгез уйныйбыз!Табышмаклар эйтешәбез.
Алып баручы. Агач башында йорты,
Эчендә яши җырчы.
(Сыерчык)
Агач башы тукылдык,
Тукый тукый тук булдык.
(Тукран)
Бер кошым бар:тынмый,
Агачка оя кормый;
Өе-җирдә,
Җыры-күктә.
(Тургай)
Кыш һәм җәй буе
Кызыл читек кигәне,
Күк ефектән күлмәге,
Ул үәркемнең сөйгәне.
(Күгәрчен)
Алып баручы.Әйдәгез әле биеп алыйк.
Парлы бию.
шулчак «кар-карр» дип,аланга кара каргалар килеп керә.
1 нче карга. Кар-карр!Кар-карр!
2 нче карга.Язлар җитте,балалар!
3 нче карга. Матур бәйрәм көнендә
Бар да күңел ачалар.
Әби белән бабай казан алып керәләр. Ботка пеште балалар!Килегез,сыйланыгыз.
Алып баручы.Рәхмәт,сезгә кошкайлар,безгә шундый матур яз алып килгәнегез өчен.Инде сез дә боткадан җитешегез.
Каргалар калган ботканы ашылар.Барсы да ашап туйгач,әби белән бабай дога кыла.Матур теләкләр теләнә.
-Көннәребез аяз булсын!
-Илләр тыныч булсын!
-Яңгырлар явып,игеннәр уңсын.
-Балалар акыллы,тәүфыйклы булып үссен.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ТАТАРСКИЙ НАЦИОНАЛЬНЫЙ ПРАЗДНИК “КАРГА БОТКАСЫ - ГРАЧИНАЯ КАША”
СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА...
сценрий татарского праздника "Карга боткасы"
персонажи...
Весенний татарский праздник "Карга боткасы"
Сценарий праздника....
Конспект татарского национального праздника "Карга боткасы"
Конспект татарского национального праздника "Карга боткасы"...
"Карга боткасы" татарский праздник
Познакомить детей с национальным праздником наших предков, с его историей и значением в жизни народа....
Коспект развлечения "Карга боткасы" ( на татарском языке).
Данное развлечение я разработала на татарском языке для проведения развлечения в подготовительной группе....