Презентация "Нәүрүз мөбарәк булсын"
презентация к уроку (подготовительная группа)
Нәүрүз − төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Ул 21-22 мартта уза. «Нәүрүз» сүзе фарсы теленнән алынган. Ул «яңа көн» дигәнне аңлата. Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә. Урта, Кече Азия илләрендә 21 нче мартта Яңа елны каршылыйлар. Иран, Әфганстан һәм башка кайбер илләрдә ул дәүләт бәйрәме итеп кабул ителгән. Биредә ул язны каршылап, язгы кыр эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменә әйләнгән. Нәүрүзне безнең халкыбыз да бәйрәм итә. Бу көнне балалар йорттан йортка кереп, «нәүрүз әйтеп» йөргәннәр. Нәүрүз такмагын әйтеп, алар хуҗаларга бәхет, уңыш теләгәннәр. Хуҗалар исә балаларга бүләкләр әзерләгәннәр: нәүрүз боткасы өчен ярма, йомырка, май биргәннәр. Аннан бөтен авыл халкы нәүрүз боткасына җыелган, бәйрәм иткән. Шулай итеп безнең халкыбыз ял да итә белгән, тырышып эшләгән дә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
navruz_.pptx | 2.17 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Максат: Татар халкының милли бәйрәме “Нәүрүз” бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү. Милли горурлык хисләре тәрбияләү . Бурычлар : бәйрәмдә катнашасы килү теләге булдыру , иптәшләренең чыгышларын дикъкать белән карарга һәм тыңларга өйрәтү; бәйрәм мөхите булдыру , балаларда күтәренке кәеф тудыру ; матур әдәбият һәм фольклор әсәрләрен сәнгатьле итеп башкарырга өйрәтү
Нәүрүз − төрки халыкларның кышны озату , язны каршылау бәйрәме. Ул 21-22 мартта уза. «Нәүрүз» сүзе фарсы теленнән алынган . Ул «яңа көн» дигәнне аңлата. Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә .
Урта , Кече Азия илләрендә 21 нче мартта Яңа елны каршылыйлар . Иран, Әфганстан һәм башка кайбер илләрдә ул дәүләт бәйрәме итеп кабул ителгән . Биредә ул язны каршылап , язгы кыр эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменә әйләнгән.
Нәүрүзне безнең халкыбыз да бәйрәм итә . Бу көнне балалар йорттан йортка кереп , «нәүрүз әйтеп» йөргәннәр. Нәүрүз такмагын әйтеп, алар хуҗаларга бәхет, уңыш теләгәннәр. Хуҗалар исә балаларга бүләкләр әзерләгәннәр: нәүрүз боткасы өчен ярма, йомырка , май биргәннәр .
Аннан бөтен авыл халкы нәүрүз боткасына җыелган, бәйрәм иткән. Шулай итеп безнең халкыбыз ял да итә белгән , тырышып эшләгән дә .
Нәүрүз бәйрәме атна-ун көн дәвам иткән. Фарсыча “Нәү”-яңа, “рүз”-көн дигәнне аңлата. Көнчыгыш календаре буенча бу-Яңа елны каршылау бәйрәме .
Балалар йорттан - йортка кереп , “нәүрүз әйтеп” йөргәннәр: Ач ишегең керәбез, Нәүрүз әйтә киләбез, Хәер-дога кылабыз Нәүрүз мөбәрәкбад!
Нәүрүз бәйрәме көннәрендә олылар , әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп , махсус нәүрүз намазларын укыганнар . Гаиләгә, илгә, дәүләт башлыкларына исәнлек, тынычлык , бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар , хәерле Яңа ел килүен сораганнар . Нәүрүз бәйрәмнәре мөселман халкын киләчәккә якты өмет белән карарга өйрәткән, аларга яңа көч-дәрман, дәрт биргән, аларны тормышны яратырга өйрәткән.
“Нәүрүз”иң шатлыклы яз бәйрәме-өмет бәйрәме билгеләп үтелгән . Таң ату белән учак кабызганнар.Шул чакта итле аш яки ботка пешереп кешеләр бер-берсен сыйлаганнар.Учак әйләнәсендә балачагалар , кызлар , егетләр әйләнгәннәр . Менә шушы шәрык бәйрәме безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла . Бу көнне халкыбыз уйный , ярыша , күңел ача .
Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар яктан уңган-булган кызын сайлап “ Нәүрүз-бикә ” дип игълан иткәннәр
Нәүрүз мөбарәк булсын !
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Адымнар нык, юллар имин булсын.
Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....
Юлларыгыз һәрчак имин булсын
Юлларыгыз һәрчак имин булсын темасына презентация...
Котлы булсын Яңа ел!
Сценария для новогоднего утренника....
Туган көнең котлы булсын!
Өлкәннәр төркемендә туган көн кичәсе....
"Юллар имин булсын!"
Зурлар төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре өйрәтү...
"Нәүрүз котлы булсын!"
Татар халкының иң яраткан бәйрәме....
"Бала әдәпле булсын өчен нәрсә эшләргә?"
Бала әдәпле булсын өчен нәрсә эшләргә? ...