Котлы булсын Яңа ел!
материал (старшая группа) по теме

Галимуллин Ильшат Рашитович

Сценария для новогоднего утренника.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                          Котлы булсын Яңа ел!

Алып баручы:  Бүлмәдә чыршы агачы,

                           Ул яшелдән киенгән

                           Чыршы да урманнан безгә

                                   Бәйрәм итәргә килгән.

   Нинди матур безнең чыршы!

   Җем-җем килеп яна ул.

   Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

   Котлы булсын Яңа ел!

 Балалар ( шигырь сөйлиләр)

1 Урманнан безгә бәйрәмгә

   Ямь – яшел чыршы килгән,

   Яңа елны каршыларга

   Матур күлмәген кигән.

2 Исәнме, чыршы, исәнме!

   Яңа ел килеп җитте.

   Күңелле чыршы бәйрәмен

   Балалар күптән көтте.

3 Әйдә, бергә биеп алыйк

   Әйдә, бергә уйнашыйк.

   Бизәкле чыршы янында

   Гөрлик, көлик, җырлашыйк.

«Чыршы, чыршы» җыры.

4. Күрегез бу чыршыны,

   Чыршының да чып – чыны!

   Нинди төз, матур, биек,

   Тора түшәмгә тиеп.

5. Ботак саен утлар яна,

   Йолдыз балкый очында

   Матур чыршы горур басып

   Тора зал уртасында.

Ямь- яшел ылысларына

Энҗе бәсләр эленгән

Безгә киләсен белеп ул

 Шуңа матур киенгән.

«В лесу родилась ёлочка»

   6. Бәйрәм иртәсенә иртүк

       Чыршы кунакка килгән.

          Энәле ботакларына

          Ап-ак бәсләр эленгән.

          Балкып йолдызы яна,

          Балкып утлары яна.

          Ялтыравык уенчыклар

          Бик күп эленгән аңа.

          Түгәрәккә җыйналып

          Басыйк, дуслар, тиз(е)рәк.

          Әй Яңа ел, өр-яңа ел!

          Кил син безгә тиз(е)рәк.    

(балалар урындыкларга утыралар. Куян булып киенгән балалар чыршы янына чыгалар шигырь сөйлиләр)

 1Куян  Куяннарга Кыш бабакай

               Ак туннар бүләк итте

               Урман юлын акка бизәп,

               Ак карлар сибеп китте.

2. Куян   Без бәйрәмгә килгәндә

                Көчле җил, буран купты

                Юлыбызга тау-тау итеп

                Ап-ак кар салып чыкты.

3. Куян   Без адаштык озак йөрдек,

                Шундый-шундый өшедек.

                Сез дусларны тапмабыз дип

                Тәмам өметне өздек.

                Кыш бабай килгәч булачак

                Котлаулар да, бүләк тә!

                Яңа елда чынга ашар

                 Безнең бөтен теләк тә.

Алып баручы

Балалар, карагыз әле бу куянкайларны. Алар безгә ерак урманнан кунакка килгәннәр.Ә ерак серле урманда хәзер хәлләр ничек икән, әйдәгез, бергәләп карыйк әле!

                           “ Куяннар биюе” башкарыла

 

Алып баручы Урманның кунаклары бәйрәмгә дип килгәннәр, кар кызының ак эзләрен күргәннәр.

( Кар кызы ишектән килеп керә)

 Кар буранда тудым мин,

 Кар биләүдә үстем мин.

 Кар биләүләрдә үстем мин.

 Кар сулары эчтем мин.

             Карлы-бозлы күлмәгем

             Капрон челтәр итәгем

             Ап-ак, ап-ак кар чәчәкләр

             Сезгә бүләк итәрмен.

 Мин биимен, җырлыймын

 Буран уйнап торганда

 Биеп аргач ял итәмен

 Чыршы үскән урманда.

            Мин салкыннан курыкмыйм,

            Мин кар-буран яратам.

            Бизәп йөрим бар дөньяны,

            Кар бөртеге таратам.

  Мин Карчәчәк, Карчәчәк,

  Яшим урманда бик шәп

  Җәнлекләр белән мин дус,

  Гомерләрем узмый буш.

        Куяннар һәм аюлар

        Килә миңа киңәшкә,

        Миңа авырлык килсә,

        Алар килә иптәшкә.

. Дусларым, кар бөртекләрем, чыгыгыз, әйләнеп алыгыз( кызлар түгәрәккә басалар hәм бию башкаралар

                        “Кар бөртекләре биюе” башкарыла.

2 куян Кыш бабайның ак капчыгын

             Явыз Шүрәле алган.

             Үзе, балалардан куркып,

             Карлы урманга качкан.

Кар кызы Кыш бабабыз борчылгандыр,

                  Нишлибез инде дуслар?

                  Бәлки безгә булышырлар

                  Урмандагы куяннар?

                  Куянкайлар, тиз килегез

                  Бүләкләрне эзләргә.

                  Ул каракны җиңәр өчен

                  Уйлап табыгыз хәйлә!

(шул вакыт балтасын күтәреп Батыр залга керә)

Батыр   Әй куяннар, нәрсә булды?

3 куян Явыз Шүрәле Кыш бабайның

             Ап – ак капчыгын алган.

             Яңа елда нәни дуслар

             Күчтәнәчсез калган.

Батыр Ул шыксыз Шүрәлене

             Мин дә бүген эзләдем

             Әйдәгез бергә эзлик.

( Барысы бергә Шүрәлене эзлиләр. Шүрәле ата – аналар арасында ята)

Батыр Юнсез карак йоклап ята, уятыйк әле аны ( куяннарга карлы йомгак бирә, куяннар ата башлыйлар, бу уенга ата – аналар да кушылырга мөмкин)

“Карлы йомгак уены” уйнала

Шүрәле ( уянып) Нинди шау – шу, нинди чыр – чу? Ник мине уяттыгыз? Нигә минем куышыма кар йомгагы аттыгыз? ( куяннар урындыкларга утыралар)

Батыр Кайда безнең бүләк – капчык? (аягы белән идәнгә суга)

Шүрәле Яшереп куйдым( куркып китеп). Ярар, дуслар, ачуланмагыз, юри генә алдаштым, хәзер, хәзер алып киләм.

Урманнан ул капчыкны. ( Шүрәле китә. Кар кызы, Батыр чыршы артына китәләр. Капчыгын күтәреп Шүрәле керә)  

Шүрәле Ха – ха – ха... Ышандылар, ышандылар! (кулларын уып сикереп йөри).

 Кыш бабай бит Яңа елга

 Бар халыкны чакырган.

 Бер мин – Шүрәле калганмын

 Бәйрәмгә чакырылмаган.

         Бу оятка, бу хәлләргә

         Ничек итеп түзәргә?

         Кыш бабай һәр баланы

         Тели бит бүләкләргә.Әй-й!...(Кул селти)

 Ашыйм да бетерәм хәзер

 Барлык прәннек-конфетны,

 Калганын яшереп куям –

 Шуннан минем эш бетте!

  (чыршы астына утыра да капчыктагы конфетларны ашый, аннары капчыкны чыршы астындагы кар астына яшереп  чыгып китә.)

( Чыршы артыннан Кар кызы hәм Батыр чыгалар)

Кар кызы Балалар, Кыш бабай әле килмәдеме? (Юк). Әйдәгез, аны чакырыйк. Вакыт бит инде.

Балалар Кыш бабай! Кыш бабай! Кыш бабай!

(Кыш бабай керә)

 Кыш бабай Исәнмесез, балалар

                      Исәнмесез, кунаклар.

                      Яңа ел котлы булсын!

                      Бәхетләр алып килсен.

  Кар-бураннар туздырып,

  Барыгызны туңдырып,

  Ерак юллар үттем мин,

  Сезгә килеп җиттем мин.

       Сез дә мине көткәнсез,

         Чыршы бизәп куйгансыз,

          Җем-җем яна утлары,

          Яктыртсын ул юлларны.

 Килсен күп-күп кунаклар:

 Аю, бүре, куяннар,

 Төлкеләр һәм керпеләр,

 Тагын соң, тагын кемнәр?..  

Кыш бабай (Кар кызына сөйләп) Кызым, онытмадыммы, барсын да чакырдыммы?

Кар кызы (кул селтәп) Булды, бабакай, булды, барысы да килде инде.

Кыш бабай  Шулай дисеңме, кызым

                       Кызым минем, йолдызым.

                       Ягез, бер биеп алыйк

                       Ягез, бер җырлап алыйк. ( балаларга карап)

Түгәрәктә: биюләр, җырлар, уеннар.

Кыш бабай Уф – уф арыдым, утырып торыйм әле.

Кар кызы Син утыр , балалар сиңа шигырь cөйләрләр.

  Серле урман буеннан

  Ак каеннар юлыннан

  Безгә килә Кыш бабай

  Кар кызы да бар бугай.

       Оча гына атлары

       Көтә чыршы утлары

       Шыгырдап кала карлар

       Бәйрәмгә килә алар.

 Кыш бабай килә (2)

 Чәчәк карлар яуганда

  Кыш бабайның капчыгы бар

  Ниләр генә юк анда.

      Кыш бабай куша биергә

      Матур шигырь cөйләргә

      Аркабыздан сөеп кала

      Озатканда өйләргә.

 Яшел чыршы төбендә

 Керпе елап утыра

 Чыршыныкы шикелле

 Күлмәк сорап утыра.

      Чыршының күлмәге ди

       Ямь- яшел энәле,ди

       Миңа да шундый күлмәк

       Булсын иде, менә, - ди.

   Минем яраткан агачны

   Зинһар өчен кисмә син

   Мин бит шушы урманда

   Чыршы төбендә яшим.  

  Кыш бабай, кыш бабай

  Безгә бик таныш бабай.

  Сакал – мыек, ап – актан,

  Килгән безгә ерактан.

         Бүләкләр алып килгән,

         Бүреген кыңгыр кигән

         Әйлән-бәйлән уйната,

         Биетә һәм җырлата.

   Безгә конфетлар бирә,

   Үзе елмая, көлә.

    Кыш бабай безгә тагын

    Яңа ел алып килә.

       Әйләнгәләп, тибрәнгәләп

       Йомшак карлар коела,

       Җем-җем итә, балкып китә,

       Чәчәктөсле тоела.

             Барда пардан, ап-ак кардан

             Кырлар юрган ябынган

             Салкын җилләр әкрен генә

             Исә котып ягыннан.

                 Бергәләшеп, күмәкләшеп

                 Җырлап чыктык урамга

                 Карлар атып, карга батып,

                 Без уйныйбыз буранда.

     Ямь- яшел ылыслары

     Балкып тора утлары.

     Чыршыкай, чыршыкай,

     Бигрәк матур чыршыкай.

         Әйлән-бәйлән уйныйбыз,

         Биибез дә җырлыйбыз.

         Чыршыкай, чыршыкай,

         Бигрәк матур чыршыкай.

   Яңа, яңа яңа ел!

   Бүген шундый яңа ул!

   Яшел чыршы очында,

   Йолдыз булып яна ул!

         Дуслар белән җыелдык,

         Бергә шундый күп булдык.

         Әйлән-бәйлән уйнарга

         Кулны-кулга тотыштык.

  Чыршыбыз шундый нәфис

   Аңкып тора тәмле ис!

  Йолдызлары җем-җем итә

  Уенчыклары искиткеч.

       Урман җәнлекләре барда

       Кунакка дип килгәннәр.

       Кыш бабайның күчтәнәчен

       Исеннән үк сизгәннәр.

   Әйдә басыйк парлашып,

   Тормыйк әле шаккатып,

    Чыршыга биеп күрсәтик

     Аяклар тыпырдатып.

              Кар бөртеге кун кулга,

              Азрак ял ит син шунда.

              Бер карасам, гел боз син,

              Бер карасам, йолдыз син.

              Искитәрлек матур син,

              Ничек җирдә ятарсын.

   Саубул инде, Чыршыкай

   Ямләндерден бүлмәне

   Онытмабыз, беркайчан

   Без бүгенге бәйрәмне.    

Алып баручы Кыш бабай! Кыш бабай! Безнең балалар  шигырьләрен cөйләп бетерделәр. Ник дәшми икән? ( балаларга карап). Ай – hай – hай, Кыш бабаебыз йоклап киткән бит. Ничек уятабыз инде үзен?

(Күңелле музыка астында Петрушка йөгереп керә)

Петрушка: Мин хәзер уятам бабакайны.

Петрушкалар, дусларым,

Матур, җитез, шукларым,

Килегез монда тизрәк,

Биик тизрәк, җитезрәк!

Кыш бабай Кем миңа йокларга бирми икән дип торам, сез икән. Ярар, биюегез бик күңелле булды.

Кар кызы Кыш бабай, әллә син дә биеп күрсәтәсеңме?

( Кыш бабай бии аңа Кар кызы да кушыла)

“Кыш бабай биюе”

Алып баручы Бик матур биедегез Кыш бабай

“Яңа ел җыры” (Кыш бабай безне бик ярата, бүләкләр тарата)

Кыш бабай Ярый, балалар, мин сезне күрдем, сезнең белән биедем, җырларыгызны тыңладым, уеннар уйнадым, кайтыр вакыт та җиткәндер( китәргә җыена)

Алып баручы Кыш бабай, балаларга бүләкләр бирергә оныттың бит.

Кыш бабай  Ай минем тишек башым!

                      Бөтенләй онытканмын,

                      Капчыгымны кайдадыр

                      Югалтып калдырганмын!( эзләнә)

Кар кызы    Бабай, әйдә чакырыйк

                      Булышырга батырны.

                      Эзләп табар ул безгә

                      Югалткан ак капчыкны.

(батыр керә)

Батыр Аны Шүрәле алгандыр.

(Музыкага елый – елый, бармагын бүкәнгә кыстырып, Шүрәле керә)

Батыр Ә – ә – ә... менә сиңа шул кирәк.

Шүрәле Зинhар өчен, помогите! Бармагымны тагын кыстырдым бит инде! И җүләр баш та инде мин! (елый)

Батыр Булышырбыз без сиңа, әгәр әйтсәң кайда куйдың Кыш бабайның капчыгын?

Шүрәле Мин бит аны монда калдырып киттем, әнә бит алар шунда ята.

Батыр Әйдә күрсәт. Бармагыңны чыгарсам качмассыңмы?
Шүрәле Юк -юк ( батыр бармагын чыгара, шүрәле бүләкләрне табып бирә). Минем дә сезнең кебек бәйрәм итәсе килә. Кыш бабай алып  барчы мине дә бәйрәмгә.

Кыш бабай Бүтән начарлык эшләмәссеңме?

Шүрәле Юк, Кыш бабай.

Кыш бабай Ярар, соң булса да, уң булсын. Шүрәле үзенең хатасын аңлады. Менә балалар Яңа ел бүләкләре( Алып баручыга бирә) . Зур уңышлар, яңа бәхетләр сезгә. Ә безгә китәргә кирәк. Сау булыгыз!

Кар кызы Сау булыгыз балалар!

(Кыш бабай, Кар кызы, Шүрәле саубуллашып чыгып китәләр.

Алып баручы Менә бәйрәмебез дә ахырына якынлашты, сезгә исәнлек, саулык, бәхет телим, сау булыгыз.

Бәйрәм тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган көнең котлы булсын!

Өлкәннәр төркемендә туган көн кичәсе....

"Нәүрүз котлы булсын!"

Татар халкының иң яраткан бәйрәме....

Сценарий: “Котлы булсын Әниләр бәйрәме ”

Алып баручы . Хәерле кич, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.  Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдыз...

"Нәүрүз котлы булсын"

Как мы Навруз встречаем....

"Туган көнең котлы булсын" бәйрәм сценариесе

Балалар бакчасында үткәрү өчен туган көн бәйрәме сценариесею...

Котлы булсын Яна ел!

Кышкы урман. Кар кызы агачларнын, жир остенен мамык кар белэн ничек каплануын, жэнлеклэрнен ничек кышлауларын карап йори.Кар кызы: И-и-и, ничек матур безнен урман! Хавасы ничек чиста...

Яңа ел котлы булсын!

Сценарий для средней группы на татарском языке...