Чыгыш: “ФГОС таләпләренә туры китереп мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ике теллелек шартларында сөйләм телләрен үстерү”
статья

Доклад

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_2021_god.docx26.82 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау мунипаль районы “Дөбъяз “Гөлчәчәк” балалар бакчасы”, мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе

 

Чыгыш:

“ФГОС таләпләренә туры китереп мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ике теллелек шартларында сөйләм телләрен үстерү”

Тәрбияче: Байбулатова

Ләйсән Фансатовна

Дөбъяз, 2021

Кешелекнең мәдәни мирасының иң зур байлыкларыннан берсе — ул Тел, аның ярдәмендә фикерләр, хисләр, кәефнең төрле төсмерләре чагыла.

Татарстан Республикасы Биектау районының Дөбъяз «Гөлчәчәк» балалар бакчасында татар телле, рус телле һәм катнаш гаиләләрдәге балалар йөри торган алты төркем эшли. Төп белем бирү программасы нигезендә барлык тәрбия-белем бирү эше татар телендә алып барыла.

2013 елда коллектив тарафыннан балалар бакчасының билингваль белем бирүне үстерү концепциясе эшләнде,аның төп максаты булып:

-мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү сыйфатын күтәрү һәм коммуникатив күнекмәләр формалаштыру торды.

Билингваль белем бирү һәм тәрбия бирү бурычлары һәм принциплары билгеләнде.

Буген мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында төп бурыч булып-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның жәмгыяттә тулы хокуклы әгъзалары булып җитешүе, рухи-әхлакый усеше, иҗади сәләтләренең камилләшүе, шәхси кызыксынуларының, омтылышларының тормышка ашуы өчен мөмкинлек тудыра торган шартлар тора. Безнең балалар бакчасында мәктәпкәчә белем һәм тәрбия  бирү Н.Е. Веракса, Т.С. Комарова, М.А. Васильева ларның үрнәк гомум белем бирү «Туганнан мәктәпкә кадәр», Р.К. Шаехованың «Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү» милли төбәк программалары нигезендә алып барыла. Федераль Дәуләт Мәгәриф Стандарты балаларның белем дәрәҗәсен баетуны шөгыльләрдә һәм көндэлек режим вакытларында дәвам итуне күз алдында тота.

Баланың аңы өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән уртак эшчәнлектэ генэ түгел, ә мөстәкыйль эшчәнлектә дә үсә, шуңа күрә тәрбиячегә төркемдә баланың үзлегеннән үсеш процессына, мөстәкыйль иҗади башалангычларына этәргеч көч булып торган предметлы- үстерешле мөхит оештыру мөһим. Аның төп өлешен балаларны ана һэм рус телләренэ өйрэту буенча УМК алып тора.  Бу комплектларга балаларны татар һәм рус телендә дөрес сөйләшергэ өйрэтү , балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомумән, балаларның актив сойләмен үстерү максаты куелган. Без белем бирү эшчәнлегендә УМК ны киң кулланабыз.

     Китап һәрвакыттагыча безнең ярдәмче, киңәшчебез. Әдәби әсәрләр белән танышкач балалар үзләренә ошаган, истә калган күренешләрне рәсемгә төшерәләр, пластилиннан әвәлиләр. Алар бигрәк тә “Татар бизәкләре”, “Түбәтәйне, читекне һәм калфакны бизә”, “Алъяпкыч бизә” дигән дидактик уеннарны бик теләп башкаралар.

Сюжетлы-рольле, хәрәкәтле һәм түгәрәк уеннар уйныйбыз. Жырлар өйрәнәбез, шигырьлэр ятлыйбыз Уен аша тәрбия һәм белем бирүгә нык игътибар итәбез, картиналар буенча хикәяләр тозергә өйрәнәбез.

Безнең бакчада бәйрәмнәр ике телдә уза. Әти-әниләр һәрвакыт балалар бакчасы тормышында актив катнашалар. Алар ярдәме белән төрле мавыктыргыч ярышлар, очрашулар, бәйгеләр, бәйрәм иртәләре уздырабыз.

 Ата-аналар һәм балалар белән китап атналыгы, Г.Тукай әкиятләренә иллюстарцияләр ясау, халыкара телләр бердәмлеге көнендә ата-аналар белән “ачык микрофон”,  халкыбызның мили ризыкларын әзерләү, туган телдә кулдан ясалган “Кечкенә китапчык”,  бишек җырларын башкару кебек конкурсларны уздырабыз. Бишек җырлары зур тәрбияви көчкә ия, баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы дип саныйм. Бакчабызда Сабан туй, Каз өмәсе, Карга боткасы кебек бәйрәм-йолалары үткәрәбез. Халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, бәйрәм-йолаларын белеп үскән бала, киләчәктә илен, җирен һәм халкын ихлас яратучы булыр.

   Кул эшләнмәләреннән кургәзмәләр оештырылды, төрле бәйрәм иртәләре, эшлекле уеннар үткәрелде. Бу чаралар ярдәмендә балаларнын сөйләм телләре яңа төшенчәләр белән баетылды.

Бакчабызда ике телне өйрәтүдә куллану өчен төрле тематик альбомнар ясадык: “Тел турында табышмаклар, мәкәльләр, әйтемнәр”, “Милли уеннар”, “Милли бәйрәмнәр”.

Безнен балалар бакчасында телләр өйрәнгәндә предметлы-үстерелешле мөхитне оештыруга зур игътибар бирәбез. Төркемнәрдә милли почмаклар булдырылды,рус һәм татар халкының көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдырган кечкенә музеебыз бар. Музеебызда бик еш әңгәмәләр уздырабыз, балалар  халыкның милли киемнәре, кул эшләре,  бизәкләре, көн-күреш предметлары белән танышалар. Әңгәмә барышында музейдагы әйберләрне бик кызыксынып карыйлар, сораулар бирәләр.

Бүгенге көндэ балалар бакчасында ике телдә сөйләм телен үстерү эшчәнлеген кызыклы ,мавыктыргыч итеп оештыру өчен мөмкинлеклэр күп. Ике телдэ балаларнын сөйләм телләрен үстерү шул ук вакытта башка телләрне үзләштерүгә дә этәргеч ясый.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә математик уеннар куллану.

Логик фикерләүгә ирешү – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә. Мәктәпкәчә яшьтә бала үзләштергән кү...

Татар халык уеннары аша балаларның сөйләм телләрен үстерү.

1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен уеннар (татар халык уеннары) аша үстерү, аралашу чарасы буларак татар телен үзләштерү өчен шартлар тудыру.2. Татар халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү өст...

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның картина буенча иҗади сөйләм телен үстерү»

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның картина буенча иҗади сөйләм телен үстерүдә педагогик тәҗрибәм белән уртаклашу.Бурычлары: Тәрбиячеләргә сөйләм теленең үсешен, актуальлелеген төшендерү;Тәрбиячеләрнең...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның картина буенча иҗади сөйләм телен үстерү

ldquo;И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле”. Бөек Тукаебыз шулай ди. Тукай әйткәнчә, кечкенәдән өйрәнгән туган телебез генә кешенең йөрәгенә үтеп керә, халыкта милли горурлык хисе уята...