«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның картина буенча иҗади сөйләм телен үстерү»
материал по развитию речи
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның картина буенча иҗади сөйләм телен үстерүдә педагогик тәҗрибәм белән уртаклашу.
Бурычлары: Тәрбиячеләргә сөйләм теленең үсешен, актуальлелеген төшендерү;
Тәрбиячеләрнең төркемдәге эшчәнлегенә шартлар булдыру;
Тәрбиячеләрнең алга таба иҗади сөйләм этапларын тәрбия- укыту процессында куллануларына ирешү;
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Мастер класс:«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның картина буенча иҗади сөйләм телен үстерү» | 29.18 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның картина буенча иҗади сөйләм телен үстерү»
Мастер – классның максаты: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның картина буенча иҗади сөйләм телен үстерүдә педагогик тәҗрибәм белән уртаклашу.
Бурычлары: Тәрбиячеләргә сөйләм теленең үсешен, актуальлелеген төшендерү;
Тәрбиячеләрнең төркемдәге эшчәнлегенә шартлар булдыру;
Тәрбиячеләрнең алга таба иҗади сөйләм этапларын тәрбия- укыту процессында куллануларына ирешү;
Мастер- класста катнашучылар: тәрбиячеләр.
Җиһазлау: презентация, смайликлар, инструкция, А3 форматындагы рәсемнәр, йомгак, А4 форматындагы кәгазь битләре, ерактан күзәтү торбасы, ручка-карандашлар.
Мастер- класс барышы:
1.Проблемаларны ачыклау.
- Исәнмесез хөрмәтле тәрбиячеләр! Үземнең мастер- классны фәнни табышмактан башлыйсым килә. Фәнис Яруллин аны «халык күңеленең кыңгыравы»ди. Ә кыңгырау - кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын,- дип нәрсә турында әйткән? Уйлап карагыз әле? (Тел)
- Әйе, дөрес. “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле”. Бөек Тукаебыз шулай ди. Тукай әйткәнчә, кечкенәдән өйрәнгән туган телебез генә кешенең йөрәгенә үтеп керә, халыкта милли горурлык хисе уята, ата-бабаларыбызның үткәненә, алар калдырган мираска хөрмәт хисе белән карарга мөмкинлек бирә. Татар җирендә яшәгән татар баласы үз телен белмәсә, моны һич кенә дә табигый хәл дип атап булмас иде. Ә балаларның сөйләм телен үстерүгә тискәре йогынты ясаучы факторлардан сез ниндиләрне атар идегез? Үз фикерегезне кәгазь битенә языгыз һәм кычкырып укыгыз. (Һәр катнашучыдан да сорала).
Катнашучылардан көтелгән җаваплар:
- Сүзлек байлыгының тиешенчә формалашмавы.
- Балаларның фантазияләү сәләте төрле дәрәҗәдә булуы.
- Сөйләмдә сүзләрне дөрес кулланмау яки башка телдәге сүзләр белән алыштыру.
- Тәрбиячлеләрнең, ата- аналарның балалардан тулы җөмләләр белән җавап бирүләрен тәлап итмәү.
- Куп вакытны телевизор, компьютер каршында утырып файдасыз уеннар уйнау, мультфильмнар карау.
- Сүзне урынсыз куллану, мәгънәсен бозып сөйләшү.
- Сөйләм сәнгатьлелегенең, иҗадилыгының түбән булуы.
- Матур әдәбият белән кызыксынмау һ.б.
Бала сөйләмендәге әлеге кимчелекләрне бетерү өчен тәрбиячегә күп көч кирәк булачак. Ә әлегә кәгазьне йомарлап чүп чиләгенә ыргытыйк. Балалар бакчасында сөйләм телен үстерү шөгыленең иң катлаулы төре булып сюжетлы картина буенча хикәя төзү тора. Чөнки башта бала тәрбияченең үрнәк сөйләмен, аннан 3-4 иптәшенең хикәя төзегәнен тыңларга мәҗбүр. Ә хикәя эчтәлеге бертөрле диярлек. Бары тик җөмләләрнең санында гына аерма булырга мөмкин. Әмма төп кимчелек булып баланың хикәяне үзе төзүе түгел, ә алдагы иптәшенең сөйләмен кабатлау тора. Шөгыль дәвамында да тәрбияче 4-6 баладан сорарга өлгерә, ә калган балалар пассив тыңлаучылар булып кала.
2.Панель (белемнәрне актуальләштерү.)
“Балага билгесез 5 сүз өйрәтегез. Ул озак һәм юкка вакытын гына әрәм итәчәк. Ә шул ук сүзләрне картина белән бәйләсәгез балагыз сүзләрне тиз исендә калдыра алачак”,- дип язган К. Д. Ушинский.
Картина буенча хикәя төзегәндә төп дидактик максат: картина буенча конкрет хикәя төзү түгел, ә теләсә нинди сюжетлы картина буенча акыл эшчәнлеген, үзаллы фикер йөртү сәләтен ачып “җанлы” хикәя төзергә өйрәтү. Т.А. Сидорчук һәм А. В. Кузнецова авторлыгындагы “Картина буенча иҗади сөйләм телен үстерү” технологиясе шундый уеннарны үз эченә ала. Ә хәзер әйдәгез әлеге технологиянең иҗади сөйләмгә өйрәтү этаплары белән танышып үтик:
- этап: “Картина эчтәлеген ачыклау.”
Балаларга картинадагы объектларны билгеләү һәм күрсәтү өчен “Ерактан күзәтү торбасы” уены оештырыла. Балаларның максаты: Торба аша картинадан бер объектны карау һәм әйтү. Ә объектның төрле элементларын барлау өчен “Кем иң игътибарлы?” уены оештырыла. Табылган объектларны модельләштерү алдан әзерләнгән битләрдә яки тактада схемалар,хәрефләр, төсләр һ. б. ярдәмендә күрсәтелә.
- этап: Картинадагы объектлар арасында бәйләнеш урнаштыру.
“Берләштер” уены. Тәрбияче картинадагы ике объектны күрсәтә.Аларны берләштерә һәм балалардан бу ике объектны ни өчен берләштергәнлеген сорый.
Мәсәлән: “Песи һәм аның балалары” картинасы.
“Дуслар эзлим” уены – үзара бәйле булган объектларны табу.
Мәсәлән: Песиләр үзара дус, алар бергә уйныйлар, чөнки алар бер әнидән дип җавап бирергә мөмкин.
“Дус булмаганны эзлим” уены- үзара “дус”(бәйле булмаган) объектларны эзләү.
- этап: Төрле анализаторлар ярдәмендә картинадагы объектларны ачыклау.
“Картина эченә керү” алымы.
Тәрбияче балаларга бер минутка күзләрне йомып үзеңне картина эчендә дип күз алдына китерергә куша.
- Син нәрсә тоясың?
Син нәрсәләр ишетәсең?
Син нинди хис- тойгылар кичерәсең?һ.б. кебек сораулар бирелә.
- этап: Табышмаклар төзү.
Башта тәрбияче балалар белән бергә табышмак төзи. Аннан соң бала бер объектны сайлап алып үзе табышмак төзи. Балаларга алдан: “Мин картинада сурәтләнгән кем яисә нәрсә турында әйтәм?”дигән сорау бирелә.
- этап: Объектларны вакыт аралыгында үзгәртү.
“Вакыт машинасы” уены.
Картинадан төгәл бер объект сайлап алына һәм аның хәзерге вакытта башкарган эш гамәлләре турында әйтелә. Ә аннан соң балаларга бу объектның үткән заманда нинди булганын, киләчәктә нинди булачагын күзаллап сөйләргә кушыла.
- этап: Картинадагы объектларның урнашкан җиренә тасвирлама бирү.
“Җанлы картина” уены.
Алып баручы картинадагы бер объектны уйлый, ә балалар сораулар ярдәмендә аның урнашкан урынын ачыклыйлар. Табылган объект “җанлана” һәм сәхнәдә үз урынын таба.
Бу уеннарда балаларның бурычы: объектның картинадагы урынын ачыклау, сәхнәдә урынын табу.
- этап: Хикәя- фантазия төзү.
Балаларга картина буенча әкият төзергә тәкъдим ителә.
“Кунакка Тылсымчы килгән” уены.
Зур- Кечкенә Тылсымчы, Кире Тылсымчы, Вакыт Тылсымчысы, Тиз- Әкрен Тылсымчы, Вакытны туктатучы Тылсымчы һ.б. чакырып хикәя- фантазия төзү.
3.Проблемаларны чишү өчен группаларга берләштерү.
Хөрмәтле тәрбиячеләр! Бу уен этапларын уйнап карау өчен безгә 3 төркемгә бүленергә кирәк булачак.
Үз теләгегез белән төркемнәргә аерылырга мөмкин.
(Әгәр дә катнашучылар кыенсынып торсалар мондый тәртип буенча төркемнәргә бүлергә мөмкин:
1нче төркем- Кыз бала тәрбяләүче тәрбиячеләр;
2 нче төркем- Ир бала тәрбяләүче тәрбиячеләр;
- нче төркем- 3 бала тәрбияләүче тәрбиячеләр.
4.Материал белән эш.
Ә хәзер әйдәгез һәр этап уеннар уйнап карыйк. Һәр төркем катнашучыларга да 3 әр этапны уйнап күрсәтергә кирәк булачак. Төркемнәрдә эшләгәндә сезгә ярдәмчел таблицалар һәм инструкция ярдәмгә килер. Инструкцияне укыйм.
- Төркемдә алып баручыны (“укытучыны” ) сайлап алыгыз.
- Биремнәрне игътибар белән укып чыгыгыз.
- Уен этапларын уйнап күрсәтергә әзерләнегез.
- Чыгышыгызны иҗади сөйләмгә өйрәтү этапларын атаудан башлагыз.
- Бер- берегезгә карата ихтирамлы, мәрхәмәтле һәм сабыр булыгыз!
- Иптәшегезне кечкенә уңышлары өчен дә мактарга онытмагыз!
1.“Картина эчтәлеген ачыклау.”
“Ерактан күзәтү торбасы”, “Кем иң игътибарлы?”,
2. Картинадагы объектлар арасында бәйләнеш урнаштыру.
“Берләштер” , Дуслар эзлим” , “Дус булмаганны эзлим”,
3.Төрле анализаторлар ярдәмендә картинадагы объектларны ачыклау.
“Картина эченә керү”
2 нче төркем
1.Табышмаклар, метафоралар төзү;
2.Объектларны вакыт аралыгында үзгәртү.“Вакыт машинасы”,
3.Картинадагы объектларның урнашкан җиренә тасвирлама бирү.“Җанлы картина”
- нче төркем
1.Картинага характеристика.
“Ни өчен картина шулай атала?”,
2.Хикәя- фантазия төзү.
3.Картина буенча рифмалы текстлар төзү.“Кунакка Тылсымчы килгән”.Рифмалы текстлар төзү.
Залда утыручылар белән уен: Коллегаларыбыз әзерләнгәнче, сез экранга игътибар итегез.Тактада әлеге уеннарның кагыйдәләре белән танышырга була.
.Уенның кагыйдәләре:
- Баланың картина буенча сөйләме 2 нче кечкенәләр төркеменнән башларга тәкъдим ителә.
- Картинаны сайлаганда андагы булачак объектларга игътибар итәргә: бала никадәр кечкенә, объектлар да шулкадәр азрак булырга тиеш.
- Шөгыльләрдән соң картина балаларга күренерлек урында көн буена эленеп торырга тиеш.
- Уеннар подгруппаларда яки мөстәкыйль оештырыла. Ләкин һәр баланың да барлык уен этапларын узуы мәҗбүри түгел.
- Бала үз күзләре белән күрмәгән, ишетмәгән, тормыштан алынмаган хикәя уйлап сөйләргә тиеш.
- Нәтиҗә булып баланың уенда үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрен кулланып мөстәкыйль рәвештә тулы һәм төзек хикәя төзүе тора.
5.Эш нәтиҗәләрен җиткерү.
Барлык катнашучылар да төркемнәрдә чыгыш ясыйлар. Бирелгән барлык уен этапларын уйнап күрсәтәләр.
6.Эш нәтиҗәләре турында фикер алышу, төзәтү.
Хөрмәтле тәрбиячеләр. Сез барлык уен этапларын уңышлы уздыгыз. Рәхмәт. Мин сезгә серле йомгак җибәрәм.Үзегезнең фикерләрегезне,тәкъдимнәрегезне 1 сүз белән генә әйтеп йомгакны беләгегезгә яки бармагыгызга бәйләп теләгән кешегә җибәрегез. Ләкин йомгакны янәшәдәге иптәшегезгә бирергә ярамый. (Барлык катнашучылардан да сорау. ) Менә карагыз , без бүген мастер- класста инди бердәм, дус һәм ярдәмчел булдык. ( Җепләр ярдәмендә катнашучыларның бердәмлеген күрсәтү.) Баланың сөйләм үсеше белән дә шу ук хәл. Бер үсеш өлкәсендә булса да читкә тайпылсак яки тиешле игътибар бирмәсәк бу баланың сөйләмендә зур тайпылышларга китерергә мөмкин.
Рефлексия «Минем өчен бүгенге мастер- класс…»
Нәтиҗә
1. Кызыклы.
1.Эшләдем.
1. Материалны аңладым.
2. Күңелсез.
2. Ял иттем.
2. Яңа белемнәр үзләштердем.
3. Битараф.
3.Башкаларга ярдәм иттем.
3. Аңламадым.
Хөрмәтле коллегалар! Мастер- классыбыз ахырына да якынлаша. Йомгаклап«Минем өчен бүгенге мастер- класс…» дигән рефлексия үткәреп алыйк. Таблицадан үзегезгә туры килгән елмаючы битләрне (смайликларны) сайлап алыгыз һәм алдыгызда яткан альбом битләренә беркетегез.
Тәрбиячеләр үзләренә туры килгән сүзләрне сайлап алып нәтиҗә ясыйлар. (Барлык катнашучыдан да сорау.)
Битләрегезне коллегаларыгызга күрсәтегез. Менә ничек матур, күңелле! Сез дә иртән көзгегә карап үзегезгә, ә эшкә килгәч хезмәттәшләрегезгә, яраткан балаларыгызга елмаерга онытмагыз! Рәхмәт!
Катнашучылар үз урыннарына утыралар.
Ахырдан тәрбиячеләргә әлеге уеннар технологиясе буенча буклетлар таратырга мөмкин.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Чыгыш: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"
"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"...
Доклад "Кече яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү".
Туган тел – рухи байлыгыбыз. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфиклы, игелекле итеп күрергә тели. Туган телендә тәрбияләнгән бала гына шундый сыйфатларга ия булып үсә. Кү...
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, әкиятләр аша сөйләм телен үстерү методикасы
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, әкиятләр аша сөйләм телен үстерү методикасы...
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның картина буенча иҗади сөйләм телен үстерү
ldquo;И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле”. Бөек Тукаебыз шулай ди. Тукай әйткәнчә, кечкенәдән өйрәнгән туган телебез генә кешенең йөрәгенә үтеп керә, халыкта милли горурлык хисе уята...
«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рәсем буенча сөйләм күнекмәләрен үстерү»
Для воспитателей...
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә лэпбукларның әһәмияте
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә лэпбукларның әһәмияте...