Төрле төр эшчәнлек аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларны телләргә өйрәтү
консультация на тему

Ахметгалиева Миляуша Рифатовна

чыгыш

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Төрле төр эшчәнлек аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларны телләргә өйрәтү”

                     

     Баланың аңы үсү, белем арту, чынбарлыкны танып белүләре киңәю  һәм  чын кеше булып тәрбияләнүе аның үз туган телен яхшы белүенә бәйле. Туган тел - белем һәм тәрбия алуга ачкыч ул.Тел – кешеләрнең аралашу коралы. Балаларны төрле телләрдә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату,  аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе  булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп ,үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш.

      Балаларны икенче телдә яки үз ана телендә әдәби тел нормаларына туры  китереп сөйләшергә өйрәткәндә, бәйләнешле сөйләм үстерү иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Бәйләнешле сөйләм-аларга бер-берсен аңлау өчен бердәнбер чара.

      Телләргә өйрәтү  балалар бакчасының тәрбия һэм өйрәтү принципларына нигезләнә.Тәрбияче тиешле алымнарны яки ысулларны сайлаганда, балаларның телне аңлау, белү дәрәҗәләрен, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эшли. Телне яңа өйрәнә башлаганда   ул яңа сүзләрне күпләп алып түгел, ә бәлки һәр аерым сүзне төрле ситуацияләрдә күп тапкыр кабатлау юлы белән барырга, үзе өчен һәр уңай моментны файдалалана белергә тиеш. Өйрәнелгән сүзләр шөгыльләрдә һәм аннан тыш кабатлансалар да, балалар аларны тиз оныталар.Шуның өчен өйрәнелгән сүзләрне, фразаларны 10-15 көннән соң  балаларның сөйләменә яңадан кертергә кирәк. Телне өйрәнү шөгыльләрдә генә түгел, ә көндәлек режим процессында да даими алып барылырга тиеш.

    Шөгыль барышында тәрбияченең бары тик өйрәтелгән телдә генә сөйләшүе уңай шарт булып тора, балаларга да шуны искәртеп куярга кирәк. Ләкин, телне яңа өйрәнә башлаган очракларда, тәрбияче балаларга биреләсе сорауларны элек чит телдә, аннан соң  ана теленә тәрҗемә итеп бирә.Балалар телне аңлый башлагач кына, ул тулысы белән чит телгә күчә. Телне өйрәнгәндә, тәрбияче балаларны кызыксындыру өчен уеннар, предметлар күрсәтү, аңлату, йомыш кушу алымнары куллана.        

      Авазларны әйтергә өйрәткәндә, тәрбияченең сөйләме балалар өчен һәрчак  үрнәк булырга тиеш; хикәяләр сөйләргә, шигырь ятларга, сорауларга җавап бирергә өйрәткәндә дә бу шарт истә тотылырга тиеш.

     

      Телләргә өйрәтү дидактика, ягъни үзара сөйләшү принципларына нигезләнеп үткәрелә, һәм ул түбәндәге алымнар ярдәмендә тормышка ашырыла:

  • Балага таныш булган предметлар һәм эш төрләре;
  • Схемалар, пиктограммалар;
  • Рәсемнәр белән эшләү;
  • Сүзле, хәрәкәтле уеннар, җырлар, шигырьләр;
  • Хикәяләр, әкиятләр уку, аларның эчтәлеген сөйләү;
  • Әсәрләрне сәхнәләштерү, сәхнәләштерелгән тамашалар, курчак спектакльләре;
  • Техник чаралар, аудиоматериал, компьютерда уеннар, мультфильмнар карау.

         Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, тәрбиячеләргә дә, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә дәресләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш. Инновация- латин сүзе. Безнең телгә тәрҗемә итсәк,”яңарту, яңалык, үзгәртү” дигәнне аңлата. Педагогик инновация - ул укыту һәм тәрбияләү эшен яхшыртуга юнәлдерелгән үзгәрешләр.

         Балалар бакчасында тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион технологияләрне куллану — тормыш таләбе. Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле, тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзер булган, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. Укыту процессында инновацион технологияләр куллану балаларда татар телен тагын да ныграк белергә кызыксыну уята.

        Информацион технологияләрне куллану формалары:

  • Әзер электрон продуктларны куллану. Белем бирүнең сыйфатын яхшырта, күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә.
  • Мультимедиалы презентацияләр куллану. Уку материалын тиешле бер эзлеклелектә биреп,материалны ассоциатив рәвештә истә калдырырга булыша.
  • Интернет челтәре ресурслары куллану .Белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һәм системага салырга ярдәм итә.

       

     Шулай ук телләргә өйрәтүдә укыту- методик комплектлары да зур ярдәм итә. Бу комплектлар балаларны  ике   дәүләт   теленә   өйрәтү, шул  телләрдә  сөйләшү, аралашу бурычларын үз эченә ала. Балалар  белән эшчәнлекнең төп максаты инфомацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып  тел   өйрәтү, аралашу теләге тудыру. Чынлап та, бу комплектлар һәрбер эшчәнлекне оештыру өчен төсле матур күргәзмә, таратма рәсемнәр, битлекләр, аудиоязмалар, бармак театрын үз эченә ала. Болар барысы да балаларның сүз байлыгын, сүзләрне отып калу аша хәтер, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы ике телдә дә диалогта катнаша белү күнекмәсен үстерә.

        Алда әйтеп узганча, без  шөгыльләрдә пиктограммаларны киң кулланабыз. Пиктограммалар- борынгы сурәт кулланылган шартлы рәсем. Пиктография- сурәт язуы, рәсемнэр белән язу, хәрефлэр белән язуга кадәр булган язу. Пиктограммалар- гадиләштерелгэн рәсемнэр, билгеләр, тамгалар. Ул предметның копиясе түгел. Балалар  пиктографик язуны тиз үзләштерәләр. Тәрбияче балага : «Әйдәле, укып күрсәт әле,» - дип, аңарда үз-үзенә ышаныч та тудыра. Һәм бала рәсем-схеманы китап укыган кебек укый ала. Пиктограммалар кулланып эшләүне 4 этапка бүлергә мөмкин.

        1 нче этап: башта, курсәтмә материалыннан тыш ( уенчыклар, рәсемнәр ) ,     шөгыльләрдә теге яисә бу әйбернең контурлы рәсеме-пиктограмма күрсәтелә. Тәрбияче рәсем-пиктограмманың нәрсә аңлатуы турында сөйли:

             - бу        - йоклый        - түгәрәк

         - алма        - яратам        - елый

             - мин        - шакмак        - яратмыйм.

 2 этапта балаларны таныш сузлэр ( рәсем-схема ) кулланып, җөмләләр төзергә өйрәтү бурычы куела. Бала, җөмләдәге сүзләр тәртибен схема-пиктограммадан күреп, сүзләрне искә төшерә һәм телдән җөмлә төзи. Мәсәлән:  

                Мин алма яратам.

 Әлеге этапта балаларга җөмләләр «язылган» карточкалар  тәкъдим  итү отышлы. Җөмләләр төзергә өйрәнгәннән соң, балалар ел фасыллары, урман, хайваннар турында хикәяләр төзи башлыйлар, табышмаклар, шигырьләр, әкиятләр иҗат итәләр. Бу өйрәтүнең 3 этабына карый.

Түгәрәк, ай түгел,

Сары, май түгел,

Койрыклы, тычкан түгел (шалкан).

                                        Түгәрәк, туп түгел,

Кызыл , алма түгел. (алма).

         Схемалар һәм тамгалы карточкалар куллану шигырьләр ятлау процессын да шактый җиңеләйтә, аның эчтәлеген яхшырак һәм тизрәк аңларга мөмкинлек тудыра. Мәсәлән, Г.Зәйнәшеваның «Яз килә» шигырен өйрәнгәндә гади генә итеп төзелгән  карточка куллану,  аны бик тиз һәм аңлап үзләштерү мөмкинлеген бирә. Схема шигырь эчтәлеген билгеле бер эзлеклелектә күзалларга һәм хәтердә калдырырга булыша.

Мәсәлән:

Яз килә, яз килә!

Кояш елмая күктә

Түбәдән тамчы тама

Жирдә кар эреп бетә.

4 этапта исә (мәктәпкә әзерлек төркеме өчен ) үзләре уйлап чыгарган һәм «язган» хикәя, шигырьләрне иптәшләренә укып күрсәтәләр. Бу алым балаларны фикер йөртергә, уйланырга өйрәтә һәм тел байлыгын үстерә. Без пиктограммаларны татар, рус һәм шулай ук инглиз теленә өйрәткәндә дә киң кулланабыз.Мәсәлән:

        Бу куян.                                Мин көләм.

        Это заяц.                                Я смеюсь.

        It`s a hare.                                I am laughting.

Пиктограммалар балаларга телләрне өйрәтүдә, материалны җиңел һәм аңлы үзләштерергә ярдәм итә, балаларны активлаштыра, игътибарын туплый, сөйләм телен үстерүгә булыша.

Шөгыльләрдә һәм шөгыльдән тыш әкият-терапия куллану да яхшы нәтиҗә бирә. Әкиятләрнең тәрбияви әһәмияте бик зур. Әкиятләрдә халыкның педагогик культурасы, милли үзаңы, әхлак сыйфатлары, күңел матурлыгы, нәфис зәвыгы тупланган. Һәр әкиятнең ачык сизелеп торган тәрбияви максаты бар. Аларның һәрберсе гыйбрәтле, үгет-нәсихәтле, нинди дә булса әхлакый хакыйкатьне үткәрә.

Әкият-терапиянең үзенә җәлеп итүе, беренче чиратта аның күпкырлы булуы белән аңлатыла:

  • Әкият-мәгълүмати. Бала уйлап тапкан әкияткә анализ ясау аша педагог аның тормышы, хәләте, авырлыкларны җиңә алу сәләтләре турында информация ала.
  • Әкият-чиксез. Бала әкиятне үзгәртеп, баетып, үзгәртүләр кертеп, үз-үзен чикләүне җиңә һәм тормышын үзгәртә, баета.
  • Әкият-феерик. Төрле курчаклар, маскалар, костюмнар, музыкаль инструментлар куллану – баланы серлелек һәм могҗизалар дөньясына кертә.
  • Әкият-эмоциональ. Әкият-терапия шөгыльләрендә бала үзенең социаль иммунитетын ныгытып, эмоциональ заряд ала.

Әкият-терапияне кулланып, балага үзенең  проблемаларын  чишәргә  ярдәм  итеп була; аның эмоциональ тотрыклылыгын торгызып яисә үз-үзен тотышында кимчелекләрне бетереп, шулай ук интеллектуаль үсешкә ярдәм итәргә мөмкин. Төрле әкиятләр төрлечә балага җиткерелә: ул әкиятне анализлау, сөйләү, курчак театры, драматизацияләү, рәсем ясау һәм башкалар.

Соңыннан нәтиҗәләр чыгарабыз, анализлыйбыз.

Шулай итеп әкият-терапия безгә бик күп мөмкинлекләр ачырга мөмкин, моннан без дөрес итеп файдаланырга , балага әкиятләр аша чынбарлык белән танышырга булышырга тиешбез.

Әкият- терапиядә иң кызыклы эш  формасының берсе – әсәрләрне сәхнәләштерү,сәхнәләштерелгән тамашалар, курчак спектакльләре.Без үзебезнең балалар бакчасында бу формаларны киң кулланабыз. (“Өч кыз”, “Бала белән күбәләк”, “Шүрәле”, “Су анасы”, “Акбай”әкиятләрен сәхнәләштерү.)  Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне, артистлык сыйфатларын үстерәләр. Спектакльләрдә  катнашып,  балалар  тирә-юнь белән танышалар, ә уйланылып куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Сәхнәләштерелгән уеннар барышында, бала персонажлар өчен кайгыра, үзен алар урынына куя, булышу ысулларын таба, яхшылык hәм явызлыкка үзенең карашын күрсәтә. Әкият-терапия балаларны төрле яктан үстерә.

Безнең туган телебез татар теле – изге дә, көчле дә. Аның көче - тәрбияви әһәмиятендә. Бакчада бала  туган телебездә халкыбызның бишек җырларын, халык әкиятләрен, такмак-такмазаларын, җыр моңнарын ишетеп үсә, аңлап үсә икән, димәк  ул изгелек, игелек дигән төшенчәләрне аңлап үзләштерә. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – милли көй, иң матур тел – туган тел. Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше һичшиксез эшкә дә, гыйлемгә дә маһир була.

Йомгак итеп шуны әйтер идем, әгәр дә тәрбиячеләр күрсәтмәлелекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементларынннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, телләргә өйрәтүдә уңышка ирешәчәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Перспектив план"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру"

Мәктәпкәчә яштәге балаларны фольклор әсәрләре беләнтаныштыру эшенң перспектив планы     № Тема Уртанчылар төркеме Зурлар төркеме Мэктэпкэ хэзерлеклэр торке...

Тема: “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләрең  балаларының өй һәм балалар бакчасында сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту чаралары белән таныштыру....

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...