"Татар кызы" темасына уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты
план-конспект занятия (средняя группа)
В нашей многонациональной стране детей с малых лет надо приучать уважать людей других национальностей, принимать их культуру, традиции. И конечно же знакомство с другими культурами и их представителями начинаем с жителей родного края.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
urtanchylar_torkeme_ochen_shogel_konspekty.docx | 15.72 КБ |
Предварительный просмотр:
Уртанчылар төркеме өчен шөгель конспекты.
Тема: “Татар кызы”
Белем бирү өлкәсе: танып белү, тирә-юнь белән таныштыру.
Белем бирү өлкәләренең интеграциясе:
“танып белү”-балаларның күзаллауларын үстерү, белемнәрен баету
“ аралашу”-әңгәмә барышында сөйләм телен үстерү
“ социальләштерү”-төрле милләт вәкилләре турында белемнәрне арттыру
“ физик культура”- хәрәкәтле уен барышында балаларның хәрәкәтләнү активлыгы,бию хәрәкәтләре ясау
“музыка”- ял минутында җырлы-биюле уен уйнау
Максат: балаларны шәһәребездә яшәүче татар милләте белән таныштыруны дәвам итү.
Программа эчтәлеге:
-татар милли киеменең үзенчәлекләрен билгеләү: калфак, читек, камзол;
-башкалар сөйләгәнне аңлауларына ирешү һәм сүз байлыгын баету;
-туган шәһәребез –Алабуганың истәлекле урыннары турындагы белемнәрне ныгыту; хәтерләрен, күзаллау сәләтләрен үстерү;
татар милләте, туган шәһәребезгә карата горурлык хисе тәрбияләү.
Дидактик материаллар белән тәэмин ителеш:
татар милли киеме кигән кыз, Алабуга шәһәренең истәлекле урыннары төшкән фоторәсемнәр, магнитофон язмасы, алъяпкыч һәм яулык, “Картаны тутыр” уены.
Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге барышы
-Хәерле көн, балалар.
- Хәерле көн, Флюза Фидаиловна.
- Балалар, дөрес матур итеп утырдык. Без бүген туган шәһәребез һәм анда яшәүче кешеләр турында сөйләшербез. Туган шәһәребезнең исеме ничек ? Кем белә?
-Әйе. Безнең туган шәһәребез- Алабуга. Туган шәһәребез турында сөйләшү һәрвакыт рәхәт.Әйдәгез, барыбыз да елмаябыз һәм шәһәребез турында матур сүзләр әйтәбез.
- Матур, якты, гүзәл, зур, чиста,яшел, борынгы һәм башкалар.
- Рәхмәт. Сез Алабуга турында шундый матур сүзләр әйткәч, күңелем дә елмайды. Үзегез яшәгән шәһәрне яратасыз икән.
-Балалар бакчасына килгәндә, саф һавада йөргәндә, урамда кемнәрне күрәсез?
-Кешеләрне.
- Ә кешеләр нинди телдә сөйләшәләр? (әйтә алмасалар, менә мин нинди телдә сөйлим?)
-Татарча.
- Кешеләр тагын нинди телләрдә сөйләшәләр, бәлки берәрегез беләдер?
-Русча.
-Әйе, балалар, шәһәребездә татарча, русча сөйләшүче кешеләр яшиләр. Алар без татарлар һәм руслар дип әйтә алабыз.
- Балалар, бүген сезне бер сюрприз көтә.Безгә кунакка татар кызы Алинә килергә тиеш иде. Чыгып каршы алыйм әле.
-Исәнмесез, балалар.
-Исәнмесез.
- Алинә ,рәхим ит, түрдән уз.Балалар, Алинә безгә татар милли киемнәре киеп килгән.Карагыз әле, нинди матур аның киемнәре. Сокланып туя алмаслык, гаҗәеп матур киемнәр. Нәрсәләр кигән икән Алинә, шуларны карап үтик әле. Өстенә нәрсә кигән?
-Күлмәк.
- Нинди төстә?( ак, ал, зәңгәр, яшел)
- Әйе, Алинә өстенә күлмәк кигән, күлмәге озын һәм бәби итәкле. Балалар, истә калдырыгыз: бәби итәкле, озын җиңле.
Күлмәк өстеннән камзол, ә башына калфак кигән.
Алинәнең аяк киеменә күз салыйк әле. Балалар бу нинди аяк киеме, кем белә?
-Читек.
-Алинә, читегеңне салып бир әле, балалар белән карыйк. Читек йомшак, яхшы, затлы күннән тегелгән. Истә калдырыгыз-читек.
Балалар, Алинәнең бизәнү әйберләренә күз төшерик. Колакларына нәрсә кигән татар кызы?
- Алкалар.
- Муенына нәрсә кигән?
- Муенса.
- Балалар, Алинә өстенә бәйрәм киеме кигән. Элек әбиләребез гел шулай матур итеп киенеп йөргәннәр. Ә аш-су әзерләгәндә күлмәк өстеннән алъяпкыч кигәннәр, башларына, чәчләре төшмәсен өчен, яулык бәйләгәннәр.
Аделина, чык әле, сиңа алъяпкыч кигереп, яулык бәйләп күрсәтәм.
Ял минуты
Уен “Бергәләп биибез”
Бас-бас уртада
бик ямансу булса да,
чәчләреңне сыпыр да,
тыпыр-тыпыр тыпырда.
Уеннан соң Алинә китә.
-Балалар, миңа китәргә кирәк. Мин сезгә бүләк итеп уен калдырам.
- Зур рәхмәт сиңа. Тагын кунакка көтеп калабыз. Саубул, Алинә.
- Саубулыгыз.
-Балалар, Алинә нинди уен калдырды икән? Бу “Картаны тутыр” дигән уен. Беренче картаны карыйбыз. Бу урыннар сезгә танышмы?
-“Чебурашка” балалар мәйданчыгы, фонтан, балалар бакчасы, мәктәп.
- Балалар, сез үз картагызны тутырачаксыз, шуңа күрә картаны ихтибар белән карагыз , исегездә калдырыгыз.
Балалар ихтибар белән картаны карыйлар, аннан соң карта алып куела. Балалар эшлиләр һәм эшнең дөреслеге тикшерелә.
-Булдырдыгыз, балалар. Эшебез ахырына якынлашты.Бүген безгә кунакка кем килде?
-Алинә.
-Ул нинди милләт кызы?
-Татар кызы.
-Ул нинди киемнәр килгән иде?
-Күлмәк(бәби итәкле, озын җиңле), камзол, калфак, читекләр.
-Шөгель сезгә ошадымы?
Рәхмәт, балалар, сез мине дә шатландырдыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”
- Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.- 4 кә кадәр санауны ныгыту.- Предметларны төсләре буенча аеру.- Зур, кечкенә һәм...
“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты
Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...
Минем яраткан шәһәрем. ( уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспект)
Балаларны туган шәһәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Әлмәтнең тарихы, урамнары, матур урыннары, табигате, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте. Зурлар хезмәтенә мәхәббәт, ихтирам һәм туган я...
"Көләч йөзле әнием" уртанчылар төркеме өчен шөгыль (конспект НОД)
уртанчылар төркеменә кулланма...
“ ЮЙК ләрен беләсеңме?" уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты
ТәрбиячеГарипова Ләйсән НаилевнаИванова Ландыш СагитовнаЭш урыны“83 – нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы” муниципаль узидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе Тема&ld...