Абдулла Алиш иҗатына багышланган бәйрәм кичәсе .
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему
Максат:
- Язучы иҗаты белән танышуны дәвам итү.
- Балаларның Алиш әкиятләре турындагы белемнәрен ныгыту.
- Киләчәк буын кешеләрндә әниләргә карата ихтирамлылык, дуслыкның кадерен белү, сер саклый белә кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
12gr.2018_alish_osen.docx | 23.81 КБ |
Предварительный просмотр:
Абдулла Алиш иҗатына багышланган бәйрәм кичәсе .
Максат:
- Язучы иҗаты белән танышуны дәвам итү.
- Балаларның Алиш әкиятләре турындагы белемнәрен ныгыту.
- Киләчәк буын кешеләрндә әниләргә карата ихтирамлылык, дуслыкның кадерен белү, сер саклый белә кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.
Алып баручы: -Исәнмесез,балалар!
Кәефләрегез ничек?
-Туган телне,Тукай телен
Өйрәнергә дип килдек!
Балалар, бүген без татар язучы Абдулла Алиш турында сөйәшербез.(Слайд)
Алып баручы: 15 сентябрьдә Абдулла Алиш туганына 110 ел тулды. Ул Татарстан республиканың Спас районының Куюки авылында туган. Аның әтисе белән әнисе крестьяннар булган. (Слайд).
Алып баручы: Абдулланың әнисе шигырьләр һәм кыска хикәяләр язган. Язучы сәләте Алишка димәк әнисеннән күчкән. Аның әтисе бик укырга яраткан, өйләрендә күп китаплар булган. Үскәч Абдулла Алиш шигырьләр, хикәяләр һәм әкиятләр язган. Алиш биктә балаларны яраткан, алар да аны яратканнар. Аның әкиятләрен йотлыгып-йотлыгып тыңлаганнар.Балалар Алишны “Әкияттәге абый” дип атаганнар.
Кемгә генә якын түгел
Әкиятләр дөньясы?!
Әкиятне яраталар
Кечесе hәм олысы.
Җыр “Где живёт сказка”
Урман күренеше.
Сихри моңлы көй яңгырый. Татарча киенгән малай килеп чыга.
Малай: Нинди җиргә килеп чыктым мин? Әллә кая адаштым. Малайлар белән ук ясарга усак агачы ботагы кисергә килгән идек бит.
Нинди матур урыннар!
Куян булып киенгән бала чыга.
Малай: Син кем?
Куян: Мин,куян кызы.
Малай: Аягыңда нәрсә ул синең?
Куян: Бу киез итекләр, аларны миңа әнием бүләк итте. Мин хәзер аларны бер дә салмыйм,сүзне тыңлыйм. Ә син нишләп берүзең урманда йөрисең.
Малай: Мин әнием сүзен тыңламадым, дусларым белән урманга киттем, менә хәзер адаштым, ничек өйгә кайтасы юлны табарга, белмим (елый).
“Әнкәй” шигырен балалар сөйлиләр.
№1 бала
Кая барма-шунда, әнкәй йөзе
Кая барсам-әнкәй күңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп яши гөмергә.
№2 бала
Авырсаң янда тора ул.
Төн буе керфек какмый
Ул саулыгында кызганмый
Ул безне саклый-саклый.
Кызлар башкаруында “Бишек җыры” яңгырый.
№3 бала
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан
Я кояштан hәйкәл салырлык.
Куян кызы: Елама, мин сиңа булышырмын. Әнә тегендә ике чыршы утыра, шуннан уңга таба китерсең, анда алан булыр, аланны кояш чыккан якка таба кисеп чык, шуннан юл күрерсең. Юлдан чыкмый 4-5 сәгать барсаң, авылыңа килеп чыгарсың. Онытма беркайчан: Әниләр сүзен тыңларга кирәк!
№4 бала
Җан җылысын тоя күңелебез
Әнкәй көчен тоя кулыбыз
Үпкәләмәсеннәр!
Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз!
Куян кызы саубуллашып китеп бара.
Малай: Рәхмәт куян кызы. (Малай китеп бара.Әзрәк баргач,аңа ике әтәч очрый)(Әтәч костюмнарында ике бала чыга)
Әтәчләр: Мин сине хәзер тукмыйм, ә мин сине чукыйм!(кычкырышалар)
Малай: Ә сез нишләп йөрисез монда, әтәчләр?
Әтәчләр: Менә, әбине тыңламадык: и сугыштың и талаштык, беребез гел тукмарга тотынды, беребез-чукырга. Әби түзәлмәде куды да чыгарды безне. Чыгып очтык хурлыктан,йөрибез хәзер адашып.
Малай: Әйдәгез бергә авылга юлны эзлик.
Әтәчләр: Әйдә,әйбәт булыр иде юлны табалсак, беркайчан да сугышмас идек, без хәзер бик яхшы беләбез: сугышырга ярамый, дус тату яшәргә!
( Бергә китәләр)
№5 бала
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә,
Дуслык булса, яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә.
№6 бала
Барыбызга безнең дуслар кирәк,
Дустан башка булмый яшәргә,
Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк
Дуслык орлыкларын чәчәргә.
“Чәчәкләр һәм бал кортлары биюе”
Малай: Бу Бал корты миңа бик тә таныш. Хәерле көн ,кадерле Бал корты! Ә синең исемең ничек?
Бал корты: Хәерле көн! Минем исемем Нечкәбил. Мин бик торыш һәм эшчән булдым, бал саклар өчен иң яхшы өй төзедем. Шуның өчен Чәчәкләр патшасы бөтен дөнья чәчәкләреннән безгә бал җыярга рехсәт итте. Ялкау булырга һич ярамый, эшләргә кирәк. Ярар, сау булып торыгыз, минем эшләрем бик күп, закламый кыш килә, эзерләнергә кирәк. (Китә).
Малай: Кара инде,юлны сорарга да җитешмәдек.
Малай белән әтәчләр тагын юл буйлап китәләр.
Сертотмас үрдәк килеп чыга.(Үрдәк булып киенгән бала)
Үрдәк: Бак,бак,бак
Бик авыр йөрүе серне саклап.
Берәрсенә сөйләргәме икән?
Сөйләмичә ничек түзәргә икән.
Малай: Исәнме,үрдәк, син нишләп йөрисең урманда?
Үрдәк: Исәнме,менә әниең сине эзләргә җибәрде. Мин бит бик ышанычлы үрдәк.Сиңа сөйлисе сүзем бар,малай.Хәзер бер җиргә барып киләм дә, аннары сөйлим. (Китә).
Малай: Балалар , бу нинди үрдәк, таныш та түгел?
Балалар: Бу Абдулла Алишның Сертотмас үрдәге.
Малай: Ә ник ул Сертотмас?
Алып баручы:Кил әле утыр, тыңла.
Бик борын заманнарда, башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. Ә менә бердәнбер көнне йорт хуҗасы үзенең этен ияртеп, корыч балтасын биленә кыстырып урманга утын кисәргә дип китергә җыена икән. Хуҗа йорт-җирдәге бар кош-кортларны , хайваннарны җыйган да сузен башлаган.
Хуҗа: Мин урманга барам, карагыз аны, өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз! Озак тормам, кайтырмын.
(Чыгып китә. Кош-кортлар, хайваннар башларын салындырып каралтыларына таралалар, шул вакыт бик аптыраган кыяфәттә …)
Үрдәк: Һич аңламыйм, нигә берәүгәдә белдермәскә кушты икән?
(Каралтыга кереп китә)
Әби: Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. Икенче көн дә җиткән, болар инде хәзер борчыла башлаганнар.
Күркә: Бүген дә кайтмас бу, әллә хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрикме урманга.
Тавык: Арабыздан кайсыбызны сайлыйк икән?
Әтәч: (үрдәккә карап) Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, гел бакылдап кына торасың, син бар!
Тавык: (үрдәккә карап) Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!
Үрдәк: Ярар, сезнең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде.
(Каралтыларына кереп китәләр)
Әби: Иртә торгач та үрдәк, уйлап-нитеп тормаган, тамагын туйдырган да, юлга чыккан. Башта ул канатларын кагып очкан, оча-оча бер елгага барып төшкән. Ишкәкләре — тәпиләре үзендә булганга аптырамаган, йөзеп тә киткән. Елга буйлап озак йөзгәч, корыга чыгып, тәпи-тәпи дә йөгергән…
Бара-бара куе бер урманга барып җиткән. Төрле тәмле җиләкләр, симез бөҗәкләр ашый-ашый, урманга кереп тә киткән. Үрдәк күбәләк куып йөргәндә, аның каршысына бер керпе килеп чыккан һәм аңа сүз дә кушкан.
Керпе: Исәнме, үрдәк, кая барасың болай ашыгып.
Әби: Үрдәккә инде шул гына кирәк тә. Юл буе берәү дә очрамаганга, берәү белән дә җәелеп сөйләшергә туры килмәгәнгә, аның бик эче пошкан булган, иптәшләренең әйткәннәрен дә оныткан, сүз артыннан сүзне тезәргә тотынган.
Үрдәк: Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр.
Керпе: Синең өең еракмы соң? Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы?
Үрдәк: И, безнең өйдә еланнарның бөтенләй булганы да юк, сарай тирәсендә шул хәтле күп тычкан, хәтта куселәр дә бар. Мырауҗан исемле песиебез гел ауда йөри, кайчак җәлләп тә куям инде үзен. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, беркемгә дә әйтмә, кара!
Керпе: Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчендә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр.
Әби: Керпенең бу акыллы киңәшенә үрдәк һич колак салмаган, ашыга-ашыга урман эченәрәк атлаган.
Бара-бара үрдәккә озын колаклы бер куян очраган һәм ул да аңардан сораган.
Куян: Әй, бүрекле үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?
Үрдәк: Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды, хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр. (Горурланып)
Куян: (читкәрәк китеп) Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән. (Үрдәккә карап) Синең өең еракмы соң?
Үрдәк: Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, беркемгә дә әйтмә, кара!
Куян: Хуҗаңны күргәнем юк. (Куаклар арасына кереп китә)
Үрдәк: Кайдан гына табарга инде хуҗаны. (Сукмак буйлап китә)
Әби: Үрдәк тагын алга киткән. Бара-бара бер аланлыкка барып җиткән. Анда бер зур соры аю мышный-мышный йоклап ята икән. Үрдәк аны да уяткан.
Үрдәк: Әй, аю, нишләп көпә-көндез йоклап ятасың? Тор, сиңа әйтәсе сүзем бар.
Аю: Ни булды, нигә болай тарткалыйсың?
Үрдәк: Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды, хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Күрмәдеңме аларны?
Аю: Күрмәдем, (үрдәкнең кайгысын уртаклашкандай булып кыланып)— Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез табарсың, (юл күрсәтә, үзе эченнән генә) Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән. (Ашыга-ашыга китеп тә бара)
Әби: Үрдәк һаман хуҗаны эзләвен дәвам иткән. Аның саен урманның эченәрәк керә барган. Бара торгач, аның каршына бүре килеп чыккан һәм аңа сүз кушкан:
Бүре: Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең?
Үрдәк: Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды, хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны эзләп йөрим. Күрмәдеңме?
Бүре: (бүре тешләрен шыгырдаткан, үз-үзенә) Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән. (Үрдәккә карап) Андый кешене күргәнем юк! (Куаклар арасына кереп китә)
Әби: Үрдәк һаман туктамаган. Хуҗасын эзләүне һаман дәвам иткән. Күргән бер коштан, төрле ерткычтан, хәтта нәни бөҗәкләрдән дә бу турыда сорашып бара икән.
Бара-бара аның каршысына көлтәдәй койрыклы бер төлке килеп чыккан. Теге дә ахмак бит, моңа да сүз кушкан:
Үрдәк: Багалмакай, матур апакай, минем хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте, кулында балтасы бар иде. Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды, хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк.
Төлке: Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! Янында кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде. Әйдә минем белән.
Әби: Үрдәкне үзе белән ияртеп киткән. Алар бик озак барганнар һәм куак белән капланган елга буена килеп туктаганнар. Шунда төлкенең оясы буенда балалары уйнап йөриләр икән. Төлке үрдәкне балаларына биреп үзе авылга киткән.
Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән. Хайваннар эшнең нидәлеген хуҗага сөйләп биргәннәр, Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр. Шуның белән әкият тә тәмам .
(Үрдәк керә)
Үрдәк: Менә әйләнеп тә килдем.
Малай: Көн кичкә авыша, тизрәк кайтырга кирәк. Әнием белән әтием бик кайгырырлардыр. Әйдә син дә безнең белән, үрдәк дус.
Авыл декорациясе, моңлы татар көе яңгырый.
Малай: Менә бит, минем туган авылым!
Бик,бик сине сагындым!
Өй тора. Малай, ике әтәч, үрдәк өй янына килеп җитәләр.
Малай: Әнием,әнием, мин кайттым.
Әни: И, балакаем, югалттым бит үзеңне. Эзли-эзли арып беттем, кайларда йөрдең?(Елый,елый әнисе чыга)
Малай: Әни, гафу ит мине синең сүзеңне тыңламадым, дусларым белән урманга киттем, адаштым. Ярый әле, яхшы җәнлекләр генә очрады. Гафу ит мине, әнием! Башка алай эшләмәм, синең сүзләреңне тыңлармын!
Елатмагыз әниләрне шигыреннән өзек
Малай:
Елатмагыз әниләрегезне
Күз төбәтеп юллар чатына:
Онытмагыз- сезне төп нигездә,
Әнкәгезнең йорты чакыра!
Җыр “Әниләргә сөю бүләк итик”
Әни: Әй, балакаем, багалмам. Мин сине бик яратам. Кара әле син, үрдәгебез дә кайткан икән, күрше Сания апаның Чукмар белән Тукмары да безгә кергәннәр. Бар куып керт аларны Сания апага.
Малай: Ягез әле, әтәчләр,сөйләшеп күрсәтегез әле әниемә. Кызык, сөйләшмиләр, Ә син, үрдәк? Берсе дә сөйләшми?!
Нинди могҗиза? Атлар, куян кызы, башкалар- әкият кенә булдымы әллә?!
Нинди акыллы,мөhим сүзләр әйттеләр соң әле алар миңа?
Тукта, тукта, чү, искә төшерим:
- Әниләрнең, олыларның сүзләрен тыңларга кирәк!
- Сугышырга ярамый, дус-тату яшәргә кирәк!
- Хезмәте каты – җимеше татлы.
- Серне саклый белергә кирәк!
Экранда презентация бара.(Әниләргә,дуслыкка багышланган иллюстрацияләр)
Барлык геройлар чыгалар:
Менә нинди мөhим сүзләр ул! Онытмагыз, сез дә, истә тотыгыз!
Автор: Әйе, бик мөhим сүзләр бу! Ә бу сүзләрне татар халкының бөек шагыйре Абдулла Алиш әйткән. Ул аларны, үзенең “Кем көчле? Бал корты белән шөпшә. Сертотмас үрдәк. Куян кызы. Каз белән Аккош.Чукмар белән Тукмар.Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык. Бикбатыр белән Биккуркак.Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” кебек бик күп әкиятләре аша безгә җиткергән.Әдипнең әкиятләре безне яшәргә өйрәтә,тормышы үрнәк булып тора.
Бик авыр юлны сайлаган ул,
Кыю кичкән үлем даласын.
Яшь буыннар өчен маяк ул:
Рухландырыр балам баласын!
Татарча “Күмәк бию”
Уеннар “Түбәтәй”
(әти-әниләр белән уен)
Бәйрәм тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сказки Абдуллы Алиша
Рассказ о жизни и творчестве Абдуллы Алиша. Прочитывается отрывок одного из произведений Алиша на угадывание детьми. Задаются и анализируются вопросы по сказкам автора. Проводятся игры, песни и театра...
Развлечение по сказкам Абдуллы Алиша "Сказка за Сказкой"
Материал подготовлен к юбилею татарского поэта и писателя А.Алиша для ознокомления детей дошкольного возраста с его творчеством...
Творческий проект для детей подготовительной к школе группы «Знакомство с творчеством Абдуллы Алиша»
Содержание1.Программа проекта.2. Системная паутинка.3. План работы.4. Творчество и биография поэта.5. Знакомство со сказками поэта.6. Детское творчество.7. Итоговое мероприятие «Человекбольшого ...
Мероприятие «Человек большого и доброго сердца» (посвещенное к творчеству Абдуллы Алиша). Для детей подготовительной к школе группы
Конспектитоговое мероприятие «Человек большого и доброго сердца»(посвешенной к творчеству Абдуллы Алиша).Для детей подготовительной к школе группы...
«Куян кызы » АБДУЛЛА АЛИШ
«Куян кызы » АБДУЛЛА АЛИШ, Воспитатели Мязитова З.С., Зарипова Д.М., Шафигуллина Л.Р. , музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т....
Театрализованная постановка по сказке Абдулла Алиша "Каз белән Аккош" подготовительная группа
Театрализованная деятельность. Сценарий для подготовительной группы, по сказке А.Алиша "Каз белән Аккош"...