Музыкальная композиция " Уйныйбыз да, җырлыйбыз да! "
материал (подготовительная группа) на тему
Ознакомление детей с фольклором татарского народа.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
uynyybyz_dazhyrlyybyz_da.docx | 19.85 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Казан шәһәре башкарма комитетының муниципаль мәгариф идарәсе
Яңа Савин районының 86 нчы балалар бакчасы
“Уйныйбыз да, җырлыйбыз да”
(музыкаль композиция)
Татар теле өйрәтүче тәрбияче: Шиһапова Г.Г.
“Уйныйбыз да , җырлыйбыз да”
(музыкаль композиция)
Максат: Балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолалары белән таныштыруны дәвам итү. Халкыбызның күркәм гореф – гадәтләрен һәм йолаларын хөрмәт итәргә өйрәтү; халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту; бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү.
Әсбаплар: авыл өе күренешләре, чишмә, көянтә –чиләк, чигешләр, гармун, яулык, поднос белән касәләр.
Алып баручы: - Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Хәзер сезнең игътибарыгызга «Уйныйбыз да, җырлыйбыз да» дигән кичә тәкъдим итәбез. -Элек – электән безнең татар халкы җырларга, биергә яраткан. Яшьләр су буена төшеп ял иткәннәр, күңел ачканнар. Анда ике урам яшьләре арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, җырлы – биюле уеннар уйнаганнар. Яшьләр ямьле матур кичләрдә гөрләтеп ял иткәннәр. Сезне дә бәйрәмебезгә, су буена күңел ачарга чакырабыз.
1 бала: Күмәк бию, уен – көлке Була кичке уенда. Кызлар, егетләр җыела Таллыкта, су буенда. 2 бала: Пар табышлы, төрле мәзәк Кичке уенда була. Табыштыра , дуслаштыра Яшьләрне шушы йола. 3 бала: Җырлар , биюләр өзелмәс, Шатлык өстәр гармун да. Үкенерсез килмәсәгез Кызык булачак монда.
Авыл өе күренеше.
Шау – шу килеп кызлар керәләр һәм өй янындагы утыргычка утыралар.
1 кыз: - Кызлар! Әйдәгез, Миләүшәне кичке уенга чакырабыз. Кызлар, әйдәгез инде.
Бишек җыры ишетелә. Аны өй эчендә утырган кыз бишек тирбәтеп җырлый. 2 кыз: -Миләүшә, бүген кичке уенга чыгасыңмы? Миләүшә: - Хәзер,хәзер чыгам. Исәнмесез,кызлар! Кызлар: -Исәнме, Миләүшә!
Җырлый – җырлый малайлар керә. “Шома бас”көенә. Уйнат, уйнат гармуныңны Җырласыннар егетләр. Безнең илнең егетләре Бар да бөркет кебекләр. Их, шома басабыз, Җырлап күңел ачабыз! 1 малай: -Егетләр, кызлар монда икән? 2 малай: -Исәнмесез, саумысез, Нигә кәҗә саумыйсыз. Әтәчегез күкәй салган, Нигә чыгып алмыйсыз? 1 кыз: Әй, Әпсәләм, Әпсәләм, Сәлам бирдем Әпсәләм. Сездән безгә тиештер бит: Малайлар: Вәгаләйкем әссәләм! Кыз: Шуннан? Малай: Тугыз килә уннан. Кыз: Шуннан? Малай: Утырган да шуган. Кыз: Шуннан? Малай: Кишер белән суган. Кыз: Шуннан? Малай: Егетләр ярдәм итегез әле миңа?
Капма-каршы басып такмаклар әйтешәләр:
Малайлар, кызлар: Без җырлыйбыз шаян җырлар Ә сез тыңлап торыгыз. “Әнә килә автомобиль” Булыр безнең җырыбыз. Кызлар: Әнә килә автомобиль Төягәннәр калайлар. Безнең авыл малайлары Туксан яшьлек бабайлар. Малайлар: Әнә килә автомобиль Төягәннәр капчыклар. Безнең авыл кызлары Сиксән яшьлек карчыклар. Кызлар: Әнә килә автомобиль Төягәннәр бүрәнкә. Безнең авыл малайлары Җыенысы бер тәңкә.
Уен “Чума үрдәк, чума каз”
Гадел: -Әйдәгез, егетләр,кызлар бергәләп биеп алыйк.
“Парлы бию”
Малик: Эх, бар иде безнең яшь чаклар, Кесә тулы борчаклар . Саламнан тәртә каерып Кырмыска җиккән чаклар... - Айдар, әйдә әле, бер гармун уйнап җибәр әле,йөрәкләр җилкенеп китсен.
Айдар җырлый :“Бии итек, читекләр”
Зөлфия: Әй, кояшкай, зәп-зәңгәр күк, Безгә карап көләсезме? Сайрар кошлар, саф чишмәләр Безнең җырны ишетәсезме? Миләүшә: -Бигрәк күңелле монда. Әйдәгез, җырлап,биеп алабыз.
Җырлы – биюле уен (“Зәңгәр чиләк” көенә)
Фәнил: -Әйдәгез, “Капкалы” уенын да уйнап алыйк инде. Әйдә, безгә килегез Өебезгә үтегез. (2 мәртәбә) Өебезгә үтегез, Кунак булып китегез. (2 мәртәбә)
Алсу: Чылтырап аккан чишмәгә Суга дип килгән идек. Тиз генә әйләнеп өйгә Кайтырбыз дигән идек.
Миләүшә:(чишмәдән су алып көянтә-чиләк күтәрә) –Кызлар,егетләр, җырладык та, биедек тә,уйнадык та, безне өйдә әти- әниләр көтәләрдер. Чәй кайнатырга чишмә суы да кирәктер.Әйдәгез, өйләргә кайтыйк инде.
Малайлар,кызлар: -Әйе шул, әйдәгез,кайтыйк.
Алып баручы: -Су буенда күңел ачтык. Сезгә дә охшагандыр дип уйлыйм. Киләчәктә дә халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын онытмабыз мондый күңелле кичәләр үткәрербез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Литературно - музыкальная композиция для детей старших и средних групп «День Птиц»
Сценарий для детей средних и старших групп посвященный "Дню птиц"...
Литературно-музыкальной композиции по нравственному патриотическому воспитанию на тему: «Знакомство детей с творчеством Сергея Есенина».
литературно-музыкальная композиция по нравственно-патриотическому воспитанию в старшей и подготовительной группе....
Конспект литературно-музыкальной композиции, посвященной 9 Мая.
Конспект литературно-музыкальной композиции "Великий и светлый день Победы!" для детей подготовительной группы....
"Этих дней не смолкнет слава" литературно-музыкальная композиция
Литературно-музыкальная композиция при участии ветеранов Великой отечественной войны....
Литературно - музыкальная композиция "М.В. Ломоносов - великий помор.
Литературно - музыкальная композиция " М.В. Ломоносов - великий помор" раскрывает историю жизни и научной деятельности М.В.Ломоносова в доступной для детей форме. В ходе сценария дети пере...
"Развитие интереса дошкольников к музыкально-ритмическим движениям на основе современных музыкальных композиций"
Педагогический опыт в развитии интереса дошкольников к музыкально-ритмическим движениям на основе современных музыкальных композиций....
“Уйныйбыз да, җырлыйбыз” күңел ачу кичәсенә сценарий
ldquo;Уйныйбыз да, җырлыйбыз”күңел ачу кичәсенә сценарий...