Салат шоу
план-конспект занятия (средняя группа) на тему
Предварительный просмотр:
« Салат-шоу»
Киров районы тәрбиячеләренә метод берләшмәдә
өлкәннәр төркемендә күрсәтелгән дәреснең конспекты
Тәрбияче:Вафина Г.Н
356нчы балалар бакчасы
2013 ел.
Тема: “Салат-шоу” занятиясе(ТРИЗ элементлары белэн)
Максат: Балаларны әйтелгән сүзләрнең мәгънәсенә туры килерлек
хәрәкәтләр ясарга өйрәтү. Ишетү сәләтен игътибар белән тыңлаү,
сөйләшкәндә дөрес сулыш алырга, авазларны дөрес итеп әйтергэ күнектерергә,күргәнне истә калдырга өйрәтү.Балаларны активлаштыру,
мөстәкыйльлек тәрбияләү.Белем алуга омтылыш уяту,яшелчәләр турында белемнәрен ныгыту,арттыру.
Дәрес материалы: Яшелчәләр маскалары,яшелчәләр исе сеңдерелгән таякчылыр,яшелчәләр тутырылган кәрзин.
Тәрбияче: Балалар бүген сезне бик кызыклы “Салат-компания”
шаушулы яшелчә шоу көтә. Тыңлагыз әле шигырьне.
1.Түтәл саен бакчабызда
Яшелчә үстерәбез
Вакытында суын сибеп
Йөукенегшәзхүхүйффывапролдңэ
Җиренә җиткерәбез.
2.Үсә бездә кишер,суган
Бәрәңге,борча,шалкан
Кыш буена җитәрлек
Күрсәң-исең китәрлек.
Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз,без бүген кая барырга җыенабыз?
Балалар: Яшелчә бакчасына.
Тәрбияче: Эйе,дөрес яшелчә бакчасына.Көзен бакчаларда бик матур
чак. Ни өчен көзне без яратабыз?
Балалар:
- Агачлар,яраклар алтын төскэ керә.
- Ураманда гөмбәләр үсә.
- Бакчада алмалар өлгерә.
- Яшелчәләрне кышка әзерлиләр.
- Ә без авылда бик күп бәрәңге җыйдык.
Тәрбияче: Әйе,көз уңышка бай выкыт! Әйдәгез,дусларым,алайса
киеник һәм юлга җыеныйк.
- Кәрзин алыйк та кулга Куллар белән кәрзин ясыйлар
Чыгыйк без озын юлга
- Бакчабызга барабыз Бүлмә буйлап йөриләр
Яшелчәләр җыябыз
- Вак ташлы юлдан балалар Аяк очына басып йөрү
Аяк очында баралар
- Ә алда куе тирәк Ян белән йөрү
Ян белән бару кирәк
- Бормалы юлдан барабыз Елан кебек йөрү,йөгерү
Йөгергәләп алабыз
- Менә килеп тә җиттек Тын алуга күнегү
Килгәндә арып беттек А-у, А-у
Тәрбияче: Ишетәсезме? Нинди сихри көй яңгырый. Бу көй
яңгырыннан ишеткәч ниндидер яшелчә буласы килә.Сез
нинди яшелчә булыр идегез? (кәбестә,кишер,суган...)
Хәзер нәрсәдер була!?.
Бер урында әйлән син, Балалар яшелчә
Яшелчәгә әверел син! башлыкларын кияләр
Яшелчәләр барыгыз, Төрле хәрәкәтләр ясыйлар
Бераз уйнап алыгыз
Үзегезне күрсеннәр
Өлгергәннәр дисеннәр
Бик озак уйнадыгыз! Суган-эх,кишер-ох,борчак-ух,
Әллә инде ардыгыз? кәбестә-уф чүгәләп утыралар
Ял иттегез,торыгыз! Яшелчәләр үз урыннарына
Түтәлләргә барыгыз барып утыралар
Кыз керэ:
- Исэнмесез.Ярыймы керергә?
- Исәнме,Катя. Кер әйдә бакчага. Нишлэп йөрисең үзең генә?
Катя: Мин инде зур булдым
Эшкә ярый башладым
Эниемә булышам
Яшелчәләр җыешам.
Әни җибәргән иде
Кәбестә кирәк диде.
Тагын суган да,кишер,
Бәрәң һәм чөгендер.
Кайсылары салатка,
Ә кайсы винегретка?
Кайсын турыйлар ашка?
Таба алмам сездән башка...
Тәрбияче: Катя, борчылма бер дә
Ярдәм итербез бергә
Реклама куям хәзер
Сайлап алырсың үзең.
Кишер: Мин чибәрне күрегез.
Кишер булам,белегез.
Куе яшел чәчләрем,
Кып-кызылдыр битләрем.
Мине мактап сөйлиләр,
һәм ашка да турыйлар.
Салатка да мин кирәк,
Винегретка да кирәк.
Мичкә бәлеш куялар
Мактый мине куяннар.
Кәбестә: Курегез мин кәбестә,
Күлмәгем яшел төстә
Булса да ул йөз катлы
Файдалы һәм бик татлы.
Салатка да барам мин
Шулпага да барам мин
Зур мичкәдә тозлыйлар
һәм кыш буе ашыйлар.
Чөгендер: Тәмгә мин бик баллыдыр.
Түгәрәк тә,эредер.
Ягез,кайсы белде
Билгеле мин чөгендер
Винегретка мин керәм
Шуңа тәмле иттерәм.
Суган: Минем исемем суган
Без таныш инде,туган
Мине ваклап турыйлар
Тураганда елыйлар.
Түтәлләрдә үсәм мин,
Яшел кыяк бирәм мин.
Алар ярый салатка,
Аны турыйлар ашка.
Бәрәңге: Иң кирәкле яшелчә-
Бәрәңге ул минемчә.
Тәгәрәк мин,ак тәнле,
Ярамалы һәм бик тәмле.
Кыздырып та,пешереп
Бәрәңге ашыйлар
Өчпочмаклар,бәлешләр
Хәтта чипсы ясылар.
Катя: Яшелчәләр,мин шуны аңладым,
Сез барыгыз да бик кирәкле икән
Рәхмәт сезгә.
Тәрбияче: Ә хәзер балалар,мин сезгә төрле яшелчәләр исен
сеңдерелгән таякчылар бирәм.Сез аны иснәп карыйсыз да,
кемнең күз алдына нинди яшелчә килсә,шуларны альбом
битләренә ясагыз. Катя да безгә булышыр.
(Балалар яшелчәләр рәсемен ясыйлар).
Тәрбияче: Балалар сез нинди яшелчә ясаганын белер өчен,мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм,ә сез җавапларын әйтерсез.
Табышмаклар:
Җир астында җиз бүкән
Ул ни икән?
(Бәрәңге)
Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.
(Суган)
Өсте яшел,асты кызыл,
Җирдә үсә.
(Кишер)
Кечкенә генә йорт,
Эче тулы корт.
(Кыяр)
(Балалар үзләре ясаган рәсемнәрне күрсәтеп,табышмакларга җавап бирәләр).
Тәрбияче: Без бүген сезнең белән нәрсә ясадык?
Балалар: Яшелчәләр.
Тәрбияче: Әйе,яшелчәләр.Ә яшелчәләр кайда үсәләр?
Балалар: Бакчада,түтәлләрдә.
Тәрбияче: Әйе,бик дөрес.
(Тәрбияче һәрбер баладан нинди яшелчә ясаганын
сорый: кәбестә,бәрәңге...Алар озын сүзме,кыска
сүзме?Ничә иҗектән тора?)
Тәрбияче: Балалар,безгә төркемгә кайтырга вакыт җитте.
Катяга үзебезнең яшелчәләребезне бирик тә,төркемгә
кайтык.Анда безне яшелчәләрдән пешкән җылы аш
көтә.
( Яшелчәләр салган кәрзинне Катяга бирәләр).
Тәрбияче: Безгә вакыт,сәгатъ 12 тула
Бер урында әйләнегез
Балаларга әверелегез.
Бакчаларда йөрдек без
Бераз гына ардык
Төркемгә кайтып
Яшелчәләрдән пешкән
Тәмле ашлар ашыйк без
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект непосредственно образовательной деятельности на развитие творческого воображения на тему: «Салат из сказок»
В психической жизни дошкольника исключительно важную роль играет воображение. Воображение в дошкольном возрасте проявляется настолько ярко и интенсивно, что многие психологи рассматривали его как изна...
Г.Тукай әкиятләреннән салат
Тема:“Яшәсен лә безнең чын дуслык”.Г.Тукай әкиятләреннән салат.Максат:vбалаларның рольләрне башкару осталыкларын үстерү, vсәнгатьле сөйләмгә өйрәнү; vдуслык төшенчәсен ныгыту;vГ.Тукайның и...
Конспект трудовой деятельности в подготовительной группе: «Приготовление салата «Здоровье».
Учим детей готовить...
Конспект трудовой деятельности «Красота, здоровье, праздник» (приготовление фруктового салата «Экзотика»)
Трудовое обучение...
Конспект познавательного занятия в средней группе Тема: Фруктовый салат «Дары Солнца»
Занятие из блока ознакомление дошкольников с секретами кухни и проводится совместно с мамами....
Информация в родительский уголок "Витаминные салаты"
Витаминные салатыКрапиваСАЛАТ ИЗ КРАПИВЫ Ингредиенты:• листья молодой крапивы 200 г• ядра орехов 25 г• зелень петрушки 20 г• зеленый лук 30 г• уксус 1 ч. ложка...
Салат-компания
Осенний праздник для детей старшего дошкольного возраста...