Милли киемәр
план-конспект занятия (старшая группа) на тему
Конспект занятия по НРК. Данный конспект предназначен для старшей группе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
milli_kiemnr.docx | 17.82 КБ |
Предварительный просмотр:
Алабуга шәһәренең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү оешмасы 34 нче “ Салават күпере” бакчасы.
Милли киемнәр
( зурлар төркемендә комплекслы шөгыль)
Тәрбияче:
Гәрәева Г.Р.
Алабуга 2015
Тема : “ Милли киемнәр”.
Максат: татар милли киемнәре турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү.
Бурычлар:
- Милли киемнәргә кызыксыну уяту,үзенчәлекләрен ачыклау. Милли киемнәрнең исемнәрен , бизәлешләрен сөйләмдә кулланырга өйрәтү, татар бизәкләре белән таныштыру.
- Балаларның кыңгырау, яфрак бизәген кисенү ныгыту.
- Халык сәнгате аша балаларда зәвыклы, матур итеп киенү теләге тәрбияләү.
Сүзлек: калфак, түбәтәй, алъяпкыч, читек, лалә, кыңгырау, канәфер чәчәге, милли.
Җиһазлау: милли киемнән курчаклар, милли киемнәрнең рәсемнәре, түбәтәй, калфак, ИКТ, бизәк үрнәкләре, кайчы, җилем, гади карандаш. төсле кәгазьләр, түбәтүй һәм калфак өлгеләре.
Методик алымнар: сораулар, әңгәмә, дидактик уеннар.
Алдан эшләнелгән эшләр: музейда булу , шигырьләр уку, тизәйткечне “ Түбәтәй “ уенын уйнарга өйрәнү.
Шөгыль барышы:
- Исәнмесез, балалар! Карагыз әле бүген безгә кунакка кемнәр килгән?
- Курчаклар.
- Алар нинди милләт киеменнән киенеп килгәннәр?
- Бу татар милли киеме.
- Әйе, ә ни өчен ул милли дип атала?
- Чөнки аны татарлар гына кияләр.
- Әйе, балалар. Әйдәгез әле татар кызының киемен карыйк . Башына ул нәрсә кигән икән? Кем белә? Дөрес башына ул кафак кигән. Өстендә күлмәк һәм алъяпкыч, ә аякларында читекләр.
- Ә хәзер бергәләп татар кызларының башка киемнәрен дә карап китик.( презентация күрсәтү)
Кызларның күлмәгенә, читекләренә, бизәнү әйберләренә игътибар итегез. Бик матур , төрле төстәге бизәкләр белән бизәлгән, муенсалар, алкалар такканнар.
- Ә татар малае нәрсәләр кигән? Татар малае түбәтәй, камзул, читек кигән. Инде бергәләп татар малайларының киемнәрен карап үтик ( презентация күрсәтү). Бәйрәм киемнәре һәм көндәлек киемнәр ничек аерыла.
- Көндәлек кием гади, ә бәйрәм киемнәре бизәлгән.
- Әйе, балалар бик дөрес. Бергәләп сүзләрне кабатлыйк: милли, калфак, түбәтәй, алъяпкыч, камзул, читек.
- Инде бергәләп “ Түбәтәй” уенын уйнап алыйк.
Түбәтәең кигәнсең,
Бик ерактан килгәнсең.
Түбәтәең укалы,
Менә кемдә тукталды.
( Түбәтәй кемдә кала шул балага “ җәза “бирелә: бии, җырлый һ.б.)
- Балалар без караган киемнәрдә нинди төсләр күбрәк. Яшел, сары, кызыл, зәңгәр.
- Бу бизәкләр нәрсәләрдән тора?
- Төрле чәчәкләрдән, яфраклардан.
- Әйе, татар милли киемнәрен бизәү өчен үсемлек орнаментын кулланалар. Менә алар : кыңгырау , ләла, канәфер чәчәге, өчяфрак ( презентация күрсәтү) Хәзер аларны киемнәрдән эзләп табыйк. ( “Бизәкне таны “уены уйнала)
- Балалар карагыз әле безнең курчакларыбызның янында нидидер хат та бар. Укып карыйк әле.
“ Хөрмәтле балалар! Безне дусларыбыз кунакка чакырдылар. Без аларга бүләккә түбәтәй һәм калфаклар алып бармакчы идек, тик аларның бизәкләре югалган. Сез безгә ярдәм итә алмассыз микән.”
- Ярдәм итәбезме? Әйдәгез алайса бергәләп түбәтәй һәм калфакларга бизәкләр ябыштырыйк. Тик башта тизәйткечне искә төшереп алыйк:
“ Итек, читек, энә, без,
Матур итеп тегәбез.
- Инде эшебезне башлыйк.
( Тактага кыңгырау чәчәге үрнәге куела, төсне дөрес сайлау, кисү алымнары ныгытыла. Балалар әзер үрнәкләр буенча кисеп ябыштыралар. Эшләр буенча нәтиҗә ясала.)
- Балалар күрәсезме бу матур, пөхтә эшләребездән курчакларга күңелле булып китте. Сез аларны бик шатландырдыгыз. Инде аларны кунакка озатыйк, саубуллашыйк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.
Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия. Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...
"Пумала патшабикә" турында әкият.
Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....
Әкият – Матур йорт (портфель). Сценарий выпускного.
Балалар бакчасыннан чыгарылыш кичәсе.Сценарий выпускного в детском саду на татарсклм языке....
Зилә-ничек-киенгән.Әкият-бизәгеч
Әкият-бизәгеч...
Милли тел язмышы ул - милләт язмышы.
“Тел язмышы – милләт язмышы” –дип бик еш әйтәбез һәм ишетәбез. Тел язмышы барыбызны да борчыган бик мөһим ...
Милли тел – милләт җаны.
Милли тел – милләт җаны....