Милли тел – милләт җаны.
занимательные факты
Предварительный просмотр:
Милли тел – милләт җаны.
“Тел язмышы – милләт язмышы” –дип бик еш әйтәбез һәм ишетәбез. Тел язмышы барыбызны да борчыган бик мөһим мәсьәлә. Тел һәм моң – милләт сакчылары. Безнең телебез бик күркәм һәм матур тел .
Җир йөзендә телләр бик күп. Аларның төгәл санын әйтеп тә булмый. Шулар арасында үзебезнең туган телебез - татар теле дә бар.
Татар теле – татар халкы өчен уртак милли тел ул. Кайда гына яшәвенә карамастан бу телдә миллионлаган татар халкы үзара аралаша, аңлаша ала, төрле фәннәрне үзләштерә, мәдәни байлыгы белән таныша, алардан иҗади файдалана. Тел бетсә, халык та, милләт тә югала.Телебезгә кагылышлы мондый афәттән ничек котылырга соң? Минемчә ике телле кешеләрнең ике телне дә яхшы үзләштерүләренә, һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен белүләренә ирешү.Шуна күрә дә туган телеңне кадерләп саклау, үстерү, аның матурлыгы ,сафлыгы өчен көрәшү һәр кешенең изге бурычы.
Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру – хәзерге буынның төп бурычы . Ана теле сабыйларга аң-белем һәм тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә.
Татар теле – безнең тел. Аны әби- бабаларыбыз меңләгән еллар буе саклап, буыннан-буынга тапшырып килгән .Тел безнең байлыгыбыз. Бу байлыкны күз карасыдай саклау – безнең бурычыбыз.
Туган телне өйрәнү гаиләдән башлана. Чын татар булу өчен баланы татар мохитендә тәрбияләргә кирәк. .
Татар теле укытуның төп бурычларыннан берсе булып, татар телен өйрәнүгә кызыксынуны көчәйтү, үз телеңә, милләтеңә хөрмәт белән карау, рухи мирасыбызга мәхәббәт тәрбияләү тора . Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала. Татарлар инглиз телен тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнә, чөнки инглиз телендәге һ, ң, вау, къ, гъ авазлары безнең телебезнең дә байлыгы булып тора.
Беркемгә дә сер түгел, телебезне чит илләрдән килеп махсус өйрәнүчеләр дә шактый бит. Казан дәүләт университетында “Татар телен өйрәнү” кафедрасы бар. Анда укырга АКШ, Кытай, Вьетнам, Германия кебек илләрдән киләләр.
Безгә , укытучыларга, балалар белән генә түгел, ата-аналар белән дә бик яхшы аңлату эшләре алып барырга туры килә. Укытучылар алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклау бурычы булса, икенчедән, укучыларда телне өйрәнүдә мотивация булдыру, аны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, ягъни профессионализм сорый.
Бүгенге 21 нче гасыр татар гаиләсе нинди? Әгәр гаилә чын татар авылында икән , бу очракта телгә әле куркыныч янамый. Ә инде авылдан читкәрәк киткән саен әлеге мәсьәлә катлаулана. Күпчелек гаиләләрдә үзләре татар милләтеннән ,татар телен яхшы белүгә карамастан ата-ана үзара рус телендә сөйләшә. Балалар да әти-әни сөйләшкән телгә күчә, шул телдә аралаша башлый. Тел - ананың балага биргән иң зур бүләге. Ул — байлык, хәзинә санала. Ә бүләкне, байлыкны, хәзинәне кадерләргә, сакларга кирәк Аны югалту бик тиз. Әгәр дә шушы байлыкны югалтабыз икән халык халык булып яшәүдән туктый. Юкка гына «Теле барлар—халык булган, теле юклар—балык булган» дип әйтмәгәннәр.
Тел хәзинәсе сагында торган язучыларыбыз моны яхшы аңлыйлар. Халык язучысы Нурихан Фәттах болай язган: «Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китаплар язарга?
Милли телне күтәрү өчен төрле юллар бар.Ул матбугат-нәшриятны киңәйтү, радио-телевидение аркылы аралашу, кәгазьләрне татар телендә алып бару, төрле милләт кешеләрен татар теленә өйрәтү һәм башка күп сфераларда татар теленә юл бирү.
Бистәбездә яшәүче татарлар да урыслашкан татарлар, ана телебезнең мөһимлеген аңлату эшләрен иң беренче алар белән алып барам. Аларның күңеленә кереп, зиһеннәрнә дөрес юнәлеш биргәч кенә, балалар белән эшне дәвам итәргә мөмкинчелек туа.
Менә шуларны күзалдында тотып, мин укыту процессын дәрестән тыш эш белән берлектә алып барырга тырышам. Укучыларда сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар теле предметына кызыксыну уятырга ярдәм итү өстендә эшлим. Дәрестән тыш чараларда бәйгеләр, викториналар телдән журнал, , экскурсияләр, очрашулар оештырам. Билгеле бу эштә әти-әниләр ныклы терәк,ярдәмчеләрем.
Мәктәбебездә саф татар телендә “Милләтем дулкыннары” дип аталучы мәктәп радиосы тулы көченә бик уңышлы гына эшләп килә. Татар телен , мәдәниятен үстерүдә аның да роле бик зур.
Безнең бүгенге яшәешебез, уебыз, теләкләребез, гамәлебез бары бер генә максатка – милли телебезне саклау, үстерүгә юнәлтелергә тиеш.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Түгәрәкләр аша балаларда милли үзаң тәрбияләү.
Моя деятельность с одарёнными детьми всегда объемна, многопланова и результативна. Главный же итог всей моей работы в том, что в коллективе создан эмоционально-положительный климат, способствующий реш...
Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.
УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...
Доклад "Милли тәрбия"
Һәр чәчәкнең - үз исе, һәр халыкның - үз төсе. Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән......
милли компонент
Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый һәм башка байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгебездә бихисап. Милли тәрбия бирү,халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күз...
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".
Тематическое занятие для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...
Милли тел язмышы ул - милләт язмышы.
“Тел язмышы – милләт язмышы” –дип бик еш әйтәбез һәм ишетәбез. Тел язмышы барыбызны да борчыган бик мөһим ...