Нәүрүз - язгы Яңа ел.
план-конспект занятия (старшая группа) на тему
Өлкән яшьтәге балалар төркеме өчен күңел ачу чарасы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Нәүрүз - язгы Яңа ел. | 52 КБ |
Предварительный просмотр:
Максат: Балаларны татар халкының борынгыдан килә торган бәйрәмнәре белән таныштыру. Татар халык җырлы – биюле уеннарын өйрәнү.
Жиhазлау. Матур итеп бизәлгән сәхнә. Түрдә, каеннар арасында, яз кызы – Нәүрүзбикә рәсеме чәчәкләр белән уратып алынган. Идәндә - зур вазада чәчәкләр. Агачларда "кара каргалар", кабартылган шарлар.
Музыка.
Алып баручы. Борын үткән заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Нәүрүз мөбарәкбад!
Балалар нэрсэ сон ул Нәүрүз ? Нәүрүз ул – Яңа ел, яңа көн дигән сүз. Бу бәйрәм – борынгыдан килгән. Нәүрүз –көн белән төн тигезләшкән чакка - 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнен төбәкләрдә язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар! Сезне халкыбызның иң изге йолаларыннан берсе - Язгы яңа ел - Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә чынга ашсын! Язгы Яңа ел котлы булсын! Нәүрүз мөбарәкбад!
1 нче бала. Әйдә, кояш, сип нурыңны,
Кызганма бер дә,
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Нәүрүз бүген бездә.
2 нче бала. Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Куяннар туңып беткәндер,
Иссен җылы җил.
3 нче бала. Урманда бит җылы өй дә,
Җылы мич тә юк.
Куяннарның әбиләре
Бәйләми оек.
4 нче бала. Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Чыпчыкларга җырлар өйрәт,
Уйна, сайра, көл.
5 нче бала. Урманда бит пешермиләр
Түгәрәк калач.
Песнәкләрнең туннары юк,
Тамаклары ач.
6 нчы бала. Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Балыкларны коткар берүк,-
Боз астында күл.
7 нче бала. Чәчәкләр белән күмелсен
Без яшәгән ил.
Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
"Яз килә" җыры башкарыла.
Музыка.
Сәхнәгә бер төркем балалар керә. Кулларында чиләкләр, анда йомыркалар, бүләкләр.
1 нче бала. Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтеп киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад!
Түтәй, Керегез, кер, балакайларым, без сезне күптән көтәбез инде (Сөлге белэн күмәч бирә). Нәүрүз котлы булсын!
2 нче бала. Нәүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безгә.
Яшегез җитсен йөзгә,
Малыгыз артсын көзгә,
Нәүрүз мөбарәкбад!
(Залда утыручылардан күчтәнәчләр җыеп чыгалар.)
Алып баручы. Балалар, күрсәтегез әле, күпме җыйдыгыз.
У-у, куп булган, булдыргансыз. Әйдәгез әле, барыбыз да аны шушы табакка салыйк. (Берәм-берәм китереп салалар, уртага куялар.)
Алъяпкычың чигүле,
Үзең чиккән түгелме?
Җырлап-биеп, уйнап-көлеп
Күтәриек күңелне.
Алып баручы. Әйдәгез берәр уен уйныйк.
Балалар ( бергә). "Зәңгәр чәчәк" уенын уйныйк.
6 нчы төркем балалары уртага чыга
Юл читендә зәңгәр чәчәк
Якты нурлар тарата
Безнең кызлар һәм малайлар
Зәңгәр чәчәк ярата.
Дус – ишләрең арасыннан
Берсен сайлап ал әле
Тезләнергә ипле булсын.
Мендәреңне сал әле.
4 нче төркем балалары уртага чыга. “Миңлебай” уены
Без йөрибез әйләнеп
Син уртада Миңлебай.
Ни эшләсәң. Ни кылансаң
Без кыланырбыз шулай.
М: Бер болай, бер болай
Я, кыланыгыз шулай.
Балалар: Син нишлисең?
М: Мин биим (утырам, йөгерәм, барам).
Балалар: Бер болай, бер болай
Моны эшләү бик уңай.
Алып баручы. Балалар,
Нәүруз килсә генә яз була бит.
Әйдәгез, яз гүзәле
Нәүрүзбикәне чакырабыз.
Балалар. Кил, Нәүрүз, кил тизрәк!
Ишектән Нәүрүзбикә булып киенеп Убырлы карчык килеп керә.
Убырлы карчык: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар!
Бик ераклардан килдем, сезгә язлар китердем!
Алып баручы: Исәнмесез, таныш түгел ханым. Сез кем буласыз?
Убырлы карчык: Ничек инде кем? Ничек инде кем? Танымыйсызмы мине? (пауза) Мин - Нәүрүзбикә!
Килдем мин ераклардан.
Җеннәрдән..., әй җәйләрдән сезгә сәлам!
Ахирәтем – Шүрәле,
Ул да бер килер әле.
Ай-яй. Ялгыш сөйләп ташладым бугай... Мин - Нәүрүзбикә дим бит инде!
Алып баручы: Ярар, Нәүрүзбикә булсаң, тыңла. Безнең балалар табышмаклар беләләр, дөрес җавапны әйтә алсаң, Нәүрүзбикә булуыңа ышанырбыз.
1бала:
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде,
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт?
Я, әйтеп кара.
2 бала:
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил, буран,
Бу кайчан, туган?
(Убырлы Карчык дөрес җавапны әйтә алмый)
Алып баручы: Дөрес җавапны әйтмәдең бит, кем соң син?
Убырлы Карчык: Нәүрүзбикә дигәч, Нәүрүзбикә инде!
Алып баручы: Нәүрүзбикә безнең балалар белән бергәләшеп уеннар уйный торган иде. Әйдәгез, балалар, тагын бер сынап карыйк бу ханымны.
5 нче төркем балалары “Яулык алыш” уены
Талым, талым, талчыбык.
Уртасында талчыбык.
Ал яулык, гөл яулык.
Бир син миңа бер яулык.
Балалар: Нәрсә кирәк?
Бала: Яулык кирәк.
Балалар: Нинди яулык?
Бала: Зәңгәр(сары, кызыл, яшел) яулык.
3 нче төркем балалары “Кәрия-Зәкәрия” уены
Бу бик яхшы укучы,
Бу бик яхшы укучы.
Аның укуы яхшы
Аннан үрнәк алыгыз.
Кушымта: Кәрия Зәкәрия коммая
Кәрия Зәкәрия коммая
Кәри комма Зәкәрия
Зәкәрия коммая.
Бу бик яхшы җырлаучы,
Бу бик яхшы җырлаучы.
Аның җырлавы яхшы
Аннан үрнәк алыгыз.
Кушымта.
Бу бик яхшы биюче,
Бу бик яхшы биюче.
Аның биюе яхшы
Аннан үрнәк алыгыз.
Кушымта.
Убырлы Карчык: (Егыла. Хәлдән тайган) Нишләптер, апып киттем әле.
Алып баручы: бу сынауны да үтмәдең бит. Кем соң син?
Убырлы Карчык: (кыюсыз) Нәүрүзбикә...
Алып баручы: Инде соңгы соравым, Нәүрүзбикә чәчәкләрсез йөрми торган иде. Чәчәкләрең кайда?
Убырлы Карчык: Ииии, чәчәкләр, табышмаклар, уеннар. Бигрәк башларым катырып бетердегез инде. Ярар, ярар, үзегезгә булсын Нәүрүзбикәгез! ( Нәүрүзбикәне сәхнәгә алып чыга) Китәм урманыма, анда бик рәхәт, тыныч. Мондагы кебек баш катыручылар юк анда.
Шау-гөр килеп, Нәүрүз, чәчәкләр керә. Нәүрүз яшел киемнән.
Нәүрүзбикә. Әссәламегаләйкем, кадерле дусларым!
Агымсулар кичтек без,
Сезгә килеп життек без,
Нәүрүз әйтеп үттек без,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Бергә. Хуш киләсең! Түрдән уз, Нәүрүз!
Чәчәкләрем, килегез!
Бию бүләк итегез!
(Чәчәкләр биюе)
Нәүрүзбикә
Игеннәрегез мул булсын,
Тормышыгыз ямьләнсен,
Сәламәт булыгыз!
Балалар. Амин, шулай булсын!
Нәүрүзбикә Котлап сәлам бирдегез,
Мине көтеп алдыгыз.
Тук булсын малларыгыз,
Мул булсын балларыгыз.
Инде мине тыңлагыз -
Уйнагыз да көлегез,
Биегез дә җырлагыз.
“Чума үрдәк, чума каз” уены.
Чума үрдәк, чума каз,
Чума үрдәк, чума каз.
Тирән күлне ярата шул, ярата.
Алсу үзенә иптәш эзли
Алсу үзенә иптәш эзли
Белмим кемне ярата шул, ярата.
Алып баручы. Хөрмәтле дуслар! Бәйрәм тамашасы ахырына якынлашты. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Бүгенгенең гүзәл мизгелләре
Күңелләрдә калсын уелып.
Тагын шулай, дуслар, бергәләшеп,
Очрашырга язсын җыелып.
Бергә. Хушлашмыйк без, дуслар,
Бары саубуллашыйк.
“Кояшлы ил” җыры (Л. Батыр-Болгари көе, Р. Корбан шигыре)
Кулланылган әдәбият:
- Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкулҗтура инструкторлары өчен методик кулланма/ К. В. Закирова, Л. М. Мортазина.- Казан: Редакционно-издательский центр, 2012.-192 б.
- Могҗизалы мәктәп сәхнәсе: Балалар бакчасы тәрбиячеләре, сыйныф җитәкчеләренә ярдәмлек.-Казан: Мәгариф, 2003.-255 б.
- Нәүрүз (Язны каршылау бәйрәме) // Шакиржанова Э.Б. Мәктәптә халкыбызның йола- бәйрәмнәре: Методик кулланма. -Казан: РИЦ "Школа", 2004. -Б.15-24 - (Науруз. Праздник встречи Весны).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".
Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...
Полезная прогулка в весенний лес (на татарском языке). Язгы урманга "файдалы сәяхәт".
Язгы урманга “файдалы сәяхәт”.Белгәнебезчә, быел экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы. Шул исәптән балалар бакчаларында да күп эшләр алып барыла. Мин дә бу чараны үз эш тәҗрибәмн...
Язга сәяхәт
Балаларны язгы табигать белән таныштыруны дәвам итү. Яз турында табышмаклар әйтә. Балаларның сөйләм телләрен үстерү өстендә эш алып бару....
Язгы табигать
Конспект занятия...
Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт
Коррекцияле-белем бирү: Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...
Язгы әкият
...
язгы агач
«Язгы агач»Дәреснең төре: белемнәрне ныгыту.Мәсәләләр:Обучающие: балаларны кәгазь белән эш итүне өйрәтергә дәвам итү, аппликацияне ясау ысуллары белән таныштыруны дәвам итү; бармак моторикасын үс...