Конспект. “Хайваннар дөньясына сәяхәт”. (4-5 яшьлек балалар өчен).
план-конспект занятия (средняя группа) на тему
Конспект. “Хайваннар дөньясына сәяхәт”.
(4-5 яшьлек балалар өчен).
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dres_khayvannar_donyasyna_seyakhet.docx | 33.14 КБ |
Предварительный просмотр:
Конспект. “Хайваннар дөньясына сәяхәт”.
(4-5 яшьлек балалар өчен).
Максат: 1. Балаларны кыргый хайваннар белән таныштыру.
2. Кыргый хайваннарга хас сыйфатларны әйтергә өйрәтү.
3. Хайваннарга карата мәрхәмәтле караш тәрбияләү.
Метод һәм алымнар: аңлату, әңгәмә, рольле-сюжетлы уен, дидактик уен-нар.
Җиһазлау: Урман-төрле агач макетлары, аю, куян, төлке, бүре, тиен, керпе уенчыклары, рәсемнәре, табышмаклар, сюжетлы рәсемнәр, битлекләр, йорт макеты, аудиоязма, магнитофон, ноутбок, мольберт, интерактив такта.
Сүзлек өстендә эш: куыш, азык, йомарлана, тырпайта, энәле, койрыклар, те-ремкәй, “ө”, “ү” авазларын дөрес әйтү.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Балалар: Исәнмесез. Тәрбияче: Хәлләрегез ничек? Балалар: Яхшы. Әйбәт. Тәрбияче: Мин сезне хәзер билгеләп алам, Ветошкина Валерия. Бала: Мин. (Тәрбияче балаларны билгеләп чыга, “мин” сүзе ныгытыла). Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән урманга барабыз. Анда җәяү генә барып булмый, берәр юл транспорты белән барырга кирәк. Әйдәгез, уйлап карыйк әле, нәрсә белән барабыз? Балалар: Машина. Автобус белән. Тәрбияче: Бик әйбәт. Автобус белән барырбыз. Кем йөртүче була ? Балалар: Мин. (Артём кулын күтәрә). Тәрбияче: Димәк, Артём йөртүче була? Кил әйдә, минем яныма чык. Менә сиңа руль. Ә калганнар икешәрләп төзелеп, Артём артына басалар. Автобуста барган кебек түгәрәк буенча йөреп, җыр җырлыйбыз. Балалар:
Без барабыз, барабыз, Урманга барабыз, Лә-лә-лә-лә-лә- Урманга барабыз.
Тәрбияче: Менә килеп тә җиттек. (Бүлмәнең бер җире урман итеп бизәлгән, чыршы, агач макетлары). - Балалар, карагыз әле, менә без сезнең белән сихри, матур урманга килдек! Бу урман. (Бергәләп әйтү). Балаларның игътибарын юнәлтеп: - Урман нинди?
Балалар: Урман матур. Зур. Тәрбияче: Әйе, урман матур, зур. Балалар, урманда нәрсәләр яши? Балалар: Урманда аю яши. Куян яши. Төлке яши, керпе, бүре яши. Тиен яши. Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Урманда аю, куян, төлке, бүре, тиен, керпе яши. (Урман макетында уенчык кыргый хайваннар). Тәрбияче: Без аларны – кыргый хайваннар дип атыйбыз. Әйдәгез, уйлап ка-рыйк әле, ни өчен аларкыргый хайваннар дип атала икән? Кайсыгыз әйтә? Балалар: Алар урманда яшиләр. Азыкны үзләре табалар. Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Алар урманда яшиләр. Үзләре турында үзләре кайгырталар. Яшәү өчен урын әзерлиләр, ризыкны үзләре табалар. (Интерактив тактада рәсемнәр күрсәтелә). Шуңа күрә дә без аларны кыргый хайваннар дип атыйбыз. -Балалар, аларны тагын кайда күреп була? Балалар: Телевизорда. Китапта. Зоопаркта. -Мин куян күрдем. -Мин аю күрдем һ.б. Тәрбияче: Бик дөрес, балалар.Телевизорда, китапта, зоопаркта һәм циркта күреп була, хайваннар турында төрле передачалар, фильмнар, кинолар ка-рыйсыз. Безнең әле бик яратып карый торган мултьфильмнар, әкиятләр дә бар, кайсыгыз әйтә? Балалар: “Куян кызы”, “Өч аю”, “Маша һәм аю”, “Теремкәй”, “Кабартма”, “Сер тотмас үрдәк”, “Ике кыз”. Тәрбияче: Молодцы! Менә никадәр әкият беләбез икән без.Ә хәзер балалар, игътибар белән тактага карыйбыз.(Интерактив тактада куян рәсеме). Куянның колаклары озын, алгы тәпиләре кыска, ә арткы тәпиләре озын. Шу-ңа күрә ул бик яхшы йөгерә. Ә йоны шундый йомшак, мамык төсле. Шуңа күрә без аны куянкай-йомшаккай дибез. (Йомшак, чынга охшаган уенчык ку-ян биреп, тотып карау).
-Куян турында табышмак та беләбез:
Җәен соры, кышын ак, Аңа шулай яхшырак.
Балалар: Куян. Тәрбияче: Әйе. Балалар, әйтегез әле миңа, ни өчен куян төсен үзгәртә? Ни-чек уйлыйсыз? Кышын ник ак та, җәен ник соры? Балалар: Бүредән качар өчен. Тәрбияче: Әйе. Молодцы!Табигатьтәге үзгәрешләргә куян шулай җайлаша. Кыш җитеп, җир өсте кар белән каплангач, ак тунлы куян кар өстендә бөтен-ләй күренми диярлек. Димәк, аны дошманнардан шул ак туны коткара. Тәрбияче: Балалар, куян тагын нинди? Балалар: Куркак. Тәрбияче: Әйе. Куянның дошманнары бар. Сез аларны беләсезме? Балалар: Бүре. Төлке. Тәрбияче:Дөрес. Куян нәрсә белән туклана? Ул нәрсә ашый, нәрсә ярата? Балалар: Куян кишер ярата. Кәбестә ярата. Үлән ашый.
Тәрбияче: Дөрес. Ә салкын көннәрдә, ашарга берни таба алмаганда куян агач кайрысы кимерә. ( Интерактив тактада балаларга күрсәтелеп барыла. Тәрбияче һәр хайван турында сөйләгән саен, мольберт тактага рәсемнәрне беркетеп бара). Тәрбияче: Куян турында менә ничек күп беләбез икән! Әйдәгез, ял итеп, без яратып уйнала торган “Ак куянкай” уенын уйнап алыйк. (Балалар түгәрәккә басалар, аудиоязмага кушылып җырлау, хәрәкәтләрне туры китереп ясау).
Ап-ак куян утыра,
Колагын селкеп тора.
Менә шулай, менә шулай,
Колагын селкеп тора.
Куян тик торса туңа,
Сикергәли ул шуңа.
Һап, һап, һап, һап
Сикергәли ул шуңа.
Кем куянны куркытты?
Куян сикереп качты,
Ай качты, качты, качты,
Куян сикереп качты.
Бергәләшеп кул чабалар, балалар йөгерешеп үз урыннарына утыралар. Тәрбияче: Молодцы! Менә ял да итеп алдык. Дәресебезне дәвам итәбез.
-Кош түгел, оча,
Ябалактан курка.
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата.
-Йә, уйлап карагыз әле, нәрсә булыр икән бу? Балалар: Тиен. Тәрбияче: Әйе. Дөрес әйтәсез, тиен. Әйдәгез, бергәләп әйтик әле. Балалар: Тиен. Тәрбияче: Балалар, ә тиен кайда яши, беләсезме? Әйдәгез, бергәләп карыйк. (Интерактив тактада рәсемнәр). Тәрбияче: Менә бу куыш - тиен оясы. (“Куыш” сүзен бергәләп кабатлау). Балалар, тиен нинди? Балалар: Матур. Кызыл-сары төстә. Кечкенә. Бик дөрес, балалар.Тиен – йомшак, зур койрыклы, кечкенә җәнлек. Койрыгы матурлык өчен генә түгел, ул аңа бер агачтан икенче агачка сикерергә ярдәм итә. Ул озын тырнаклы тәпиләре белән агачка бик нык ябышып тора. Тиеннең тешләре бик үткен, чикләвекне тиз вата. (Куышка күрсәтеп). Тиен кышка азык әзерләгән. Сез ничек уйлыйсыз, куышта ниләр бар? Ул нәрсә ярата, нәрсә ашый әле? Балалар: Чикләвек ярата. Гөмбәләр ашый. Җиләкләр ашый. Тәрбияче: Дөрес әйтәсез. Молодцы, балалар! Тиен чикләвек, гөмбә, җиләк ярата, агач күркәсе, имән чикләвеге ашый. (Рәсемнәр күрсәтелә).
“Фыр-фырр!” иткән тавыш чыга. (Тәрбияче үзе әйтә, кулында керпе).
Тәрбияче: Балалар, бу нинди хайван булыр? Балалар: Керпе. Тәрбияче: Дөрес.
Ул өстенә җәй дә, кышта,
Энәле күлмәк кия.
Шулай да әнкәсе аны
“Йомшагым” диеп сөя.
Тәрбияче: Әйтегез, әле миңа, керпенең нәрсәләре бар? Балалар: Энәләре. Тәрбияче: Әйе, балалар. Керпенең туны энәле. Аңа бүре дә, төлкедә кагы-лырга курка. Туп кебек йомарланып борынын да, тәпиләрен дә яшерә. Шулай дошманнардан саклана. -Балалар, керпе нәрсә ярата әле? Балалар: Ул алма ярата. Гөмбә ярата. Тычкан тота. Тәрбияче: Әйе. Керпе тычкан тотып, кешеләргә зур файда китерә. Тәрбияче: Балалар,табигатьтәге һәр хайван үзенчә матур һәм файдалы. Аларны беркайчан дарәнҗетмәгез, кыерсытмагыз. Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, аларны тагын нәрсәләре бар? Койрыклары. (Бергәлләп кабатлау). Тәрбияче: Әйе. Койрыклары нинди? Балалар: Зур. Кечкенә. Тәрбияче: Әйе. Куянның койрыгы кечкенә, тиеннең зур, йомшак. Ә керпе-нең койрыгы юк. Тәрбияче: Әйдәгез, хәзер бергәләп “Күрсәт әле, үскәнем” уенын уйнап алыйк, ял да итәрбез.
(Балалар түгәрәккә басалар, аудиоязмада көй яңгырый. Бер бала уртага чыга, күмәк җырлап әйләнәләр, уртадагы балага төрле эшләр кушыла. Уртадагы бала кушылган эшләрне башкара, кырыйдагылар да “менә шулай, менә шу-лай”, - дип, ул эшләгән эшне башкаралар.)
Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек йөри аюлар?
-Менә шулай, менә шулай,
Шулай йөри аюлар.
Күрсәт әле, үскәнем,
Куян ничек сикерә?
-Менә шулай, менә шулай,
Шулай куян сикерә.
(Төлке, керпенең ничек йөрүләре турында җырлау).
Тәрбияче: Молодцы! Уен сезгә ошадымы? Балалар: Әйе. Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән “Теремкәй” әкиятен беләбез, аның мултьфильмын да карадык. Әйдәгез, шул әкияттән өзек уйнап алыйк. Хәзер мин сезгә кыргый хайван битлекләрен таратам. Нинди хайваннар бар әле ан-да? Кайсыгыз әйтә? Балалар: Тычкан бар. Аю бар. Куян бар. Төлке бар. Бүре бар. Тәрбияче: Бик дөрес.
(Бүлмә уртасына матур бер йорт макеты куела).
-Урманда бик матур алан булган. Анда күбәләкләр очкан, чәчәкләр үскән. Алан уртасында “Теремкәй” исемле йорт булган. Бер тычкан үтеп бара икән. (Данис чыга).
-Чи-чи,- чи. Бигрәк матур теремкәй. Кем яши икән, шакыйм әле.
-Тук, тук, тук.Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?
Беркемдә җавап бирмәгәч, тычкан кереп яши башлаган. Куян килә (Даша).
- Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?
- Мин тычкын – Чыелдык. Ә син кем буласың?
- Мин куянкай – Йомшаккай. Мине дә керт әле.
- Әйдә, кер, бергә яшик.
- Рәхмәт.
(Аннан соң бүре, төлке, аю килә. Уен шулай дәвам итә)
Тәрбияче: Алар теремкәйдә дус-тату яшиләр. Әкият шулай тәмамлана. Мо-лодцы! Булдырдыгыз, матур килеп чыкты. Балалар, инде көн кичкә авышкан, безгә кайтырга кирәк.
(Автобуска утырып, бүлмә буйлап әйләнү һәм урындыкларга утыру).
Тәрбияче: Менә, балалар, без кайтып та җиттек. Әйтегез әле миңа, без кая бардык? Балалар: Урманга. Тәрбияче: Урманда нәрсәләр яши? Балалар: Хайваннар. Аю яши. Куян яши. Төлке, бүре яши. Керпе яши. Тиен яши. Тәрбияче: Әйе. Без аларны кыргый хайваннар дип атыйбыз. (Бергә кабат-лау). Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, куян, тиен, керпегә хас сыйфатларны әйтеп китик әле. Балалар:
- Куян ак, соры була.
- Куян йомшак, куркак.
- Тиен кызыл-сары төстә.
- Тиен кечкенә, җитез.
- Керпе энәле, кечкенә.
Тәрбияче: Бик дөрес. Молодцы! Урман патшасы аю, хәйләкәр төлке, соры бүре турында без киләсе дәрестә сөйләшербез. Тәрбияче: Балалар, бүгенге дәресебез сезгә ошадымы? Балалар: Әйе, ошады. Тәрбияче: Балалар, миңа да ошады, бик күңелле булды. Бүгенгә шуның бе-лән дәресебез тәмам. Сау булыгыз! Балалар: Сау булыгыз!
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1. Иң матур сүз: Ата-аналар чен һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2000,-335б.
2. Туган телдә сөйләшәбез. Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү. Методик кулланма өчен аудио-кушымта.
3. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хресто-матия. – Казан: РИЦ, 2011. – 560 б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект. “Ямьле яз”. (5-6 яшьлек балалар өчен).
Конспект. “Ямьле яз”.(5-6 яшьлек балалар өчен)....
Конспект. “Зоопаркка сәяхәт”. (6-7 яшьлек балалар өчен).
Конспект. “Зоопаркка сәяхәт”.(6-7 яшьлек балалар өчен)....
Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”. (6-7 яшьлек балалар өчен).
Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”.(6-7 яшьлек балалар өчен)....
3-4 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты “Математикага беренче адымнар”
3-4 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты“Математикага беренче адымнар&rdquo...
4-5 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты “Йорт хайваннары”
4-5 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты“Йорт хайваннары&rdquo...
6 - 7 яшьлек балалар эчен "Киемнэр кибете" уены конспекты.
Конспект игры...